Тегермән сабаклары

1980 елларның уртала­рына кадәр Ташкичүдә мәгърур канатларын киң җәеп, түбәсен күкләргә ашырып утырган җил тегермәне бар иде. Татарс­танның башка авылларын­да андый тегермәнне күрергә насыйп булмады. Үзем йәргән Русия төбәкләрендә дә аңа охшаган экземплярны очратмадым. Ихтимал, ул вакытларда инде мондый җил тегер­мәннәре бөтен СССРда санаулы гына калган булгандыр. Җил тегермәннәррен мәшһүр Сервантес романнарында һәм үзлебезнең классик татар әбиятының кайбер әсәрләрендә генә очратрга мөмкин иде. Ташкичүдәге ул тегермән никтер җилләр иркеннән качыбрак, иңкүлектә утыра һәм колачларын никадәр генә киң итеп җәймәсен, бик тә моңсу иде ул, чөнки канатлары мәңгегә әйлән­мәслек итеп беркетелгән – тегермән очарга талпынып катып калган кош кебек тын тора. Шуңа карамастан да тарта иде әле ул, ташын заманчалатып электр мото­рына көйләгәннәрдә, авыл халкына фуражлык ашлык­ны әйләндереп тик утыра. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән бер тиен дә түләмичә исә торган җилләр көчен инде файдаланмыйлар, хәер, файдаланырга уйла­салар да, эш рәтен белгән чын тегермәнчесе калма­гандыр инде аның. Тегермәннең стеналары берни­кадәр каралса да, бүрәнә­ләре нык иде әле. Шул хә­лендә торганда әле дә тари­хи һәйкәл булырлык, хәтта ки, кайсыдыр бер останың кулы тисә, тегермән үзе дә җырлап эшләп җибәрер ке­бек тоела иде. Тик гасырлар буена җырлап әйләнергә дип корылган тегермән ка­натларын бөтенләй башка язмыш, кызыксыз финал, җирдә ятып, череп бетү көткән икән. Милләтнең газиз улы Тукайның йөз еллык юбилее җитәрәк микән, кайсыдыр бер акыллыбаш түрәнең башына Ташкичү тегермәнен Кырлайга күчереп, бө­ек шагыйрьнеңмузей-комплексың бер өлеше итеп кору уе килә. Хуҗасынан сорау-нитү юк, беркемгә бер тиен түлисе юк -тегермәнне сүттеләр дә , кырлайга ташып та куйды­лар, һәм ...һәм шуның бе­лән эш тә бетте. Бүрәнәләр вәйран булып таралып юкка чыктылар, аларны җыеп өярдәй, канатларын кабат урынына беркетер­дәй оста табылмады. Кос­моста орбиталь станция тоткан илдә, заводларында фәләнчә мең километр  ераклыкка очарлык канат­лы ракеталар ясаган Татар­станда берничә кат йорт биеклегендәге әзер тегер­мәнне корырлык кына бел­гечләр табылыр иде, бәлки. Тик коммунистик түрәләр­нең пошмаслыгы, эш оеш­тыруга килгәндәге булдык­сызлыгы тегермәнне харап итте. Югыйсә әле ул килә­чәк буыннарга аларның ерак бабаларының эш ке­шеләре, алтын куллы осталар булганлыгын сөйләп торасы да торасы иде. Хуҗасы дигәннән... Җил тегермәненең хуҗасы дип ул вакыттагы колхоз санала иде. Татарның уртак малны эт ашамас дигән әйтеме колхозга бик тә ябышып то­ра. Колхозның хуҗалык итүе - Мәнди анасының галәмне тикшерүче гыйль­ми институтның директоры булуы кебегрәк бер нәрсә иде. Шул ук вакытта тегер­мәннең чын хуҗасы аннан ерак түгел тыйнак кына яшәп ята, хуҗалыгын нык итеп кора, ипле итеп, таза тормышта яшәргә ярата, чөнки эш рәтен белә. Әмма әтисе Хәкимҗан, тегермән­че бабасы Сабир кебек киң җәелеп китәргә, аңа, билге­ле, ирек бирмиләр. Шулай да совет чорында да авыл­дагы иң җитешле хуҗалык­ларның берсен тота, шуның белән аз гына горурланырга да ярата Рәхимҗан абый. Ә бит утызынчы елларда авылдашлар бу нәселнең авылдагы эзен корытырга дип, Себергә сөрәләр. Те­гермәннәрен тартып алып, йортларына кереп, өс ки­емнәренә кадәр берничә кат талыйлар башта. Тегермәнче Сабир белән аның улы Хәкимҗан авыл­да ике тегермән тоталар: берсе - су тегермәне, икен­чесе - югарыда телгә алын-ган канатлы тегермән. Моннан тыш та революция­гә кадәр берничә бизнес алар кулында була. Чит ил­дән җиһазлар кайтартып, авыл хуҗалыгы продукци­ясен эшкәртү предприятие­ләре ачып җибәрәләр. Те­гермәннәрне дә үз куллары белән коралар алар, буган буаларын язгы ташкыннар алып китмәслек, тегермән диварларын чермәслек итеп эшлиләр. Тик җил те­гермәне генә бераз уңай-сызрак урынга салына: авылдашлар калку урын­нан җир бирмиләр. Шуңа да Мәмсә ягыннан - биек­тән җил искәндә тегермән канатлары тик тора, сөзәг­рәктән искән көнбатыш һәм көньяк җилләре генә әй­ләндерә тегермән ташын. Җилсез көннәрдә авыл хал­кын су тегермәне коткара. Тегермәнче Сабир белән улы Хәкимҗан яшәгәндә авыл халкы ак онга да, арыш ипиенә дә тилмерми, билгеле. Алардан калган тегермән җимерелеп юк ителгән сиксәненче еллар­ның уртасында авыл кибе­тендә арыш ипиенә чират, ак он инвалидлар белән укытучыларга килолап кы­на үлчәп бирелә иде. Баш­ка бер авылның урта мәк­тәбендә профсоюз җыелы­шында бер потлык он өчен олы тавыш кубуының да шаһиты булырга туры кил­гән иде миңа Совет власте­ның җитмеш еллыгын бәй­рәм иткән чакларда. Бигрәк тә инде утызынчы, кыры­гынчы, илленчеелларда ку­лаклардан котылып "хөр тормыш"ка чыккан авыл халкының тамагы ипигә туймый. Эксплуатациядән котылып, көне-төне бил бөксә, чәчүен чәчсә, урагын урса да. Тегермәнче Сабир гаи­ләсенә дә Себердә бик авырга туры килә. Кеше яшәмәгән җирләргә куып китерелеп, әрләннәр кебек җир казып кереп куыш ко­рырга, шунда ачлыктан ак­рын гына сызарга тиеш бу­лалар алар. Әллә Сабир үзе, әллә улы Хәкимҗан­ның ауга маһирлыгы котка­ра ач үлемнән аларны да, алар белән сөрелгән башка гаиләләрне дә. Алар, куыл­салар да, ватанга кайту, илдә яшәү теләген дә югалтмыйлар Үзләре артыннан репрессияләнгән коммунистлар аклануөмете белән Сталлинга хат язып, башларына бәла арттырып ятканда болар ничектер җайлап, кирәкле документлар алуга ирешәләр һәм Берия палачлары котырган бер чакта туган якка кайтып төшәләр. Сиксәненче еллар башында миңа Казанда кайчандыр кулак дп себергә сөрелгән кеше очрады. Кызыл идеология тәэсирендә тәрбияләнгән яшь егет буларак, аның фәлсәфәсе миңа ул чакта ят тоелган иде. "Себергә сөрелгән кулак балалары берсе дә югалмады, - дигән иде ул; - Кайсы хәзер СССРда завод директоры, баш белгеч булып эшли, кайсы тормышын бүтән  өлкәләрдә уңышлы корды. Без яшибез!" Бу сүзләрдә; тантана да, киная дә җ итәрлек иде Моннан бер-ике ел элек яше сиксәннә узып киткән картлык зәгыйфьлеге сәбәпле өйдә генә утырырга мәҗбүр бер өлкән авылдаш мине үз янына чакырды, Кеше аша әйтеп тә, телефоннан чылтыратып та кат-кат чакырга, вакыт табып бардым аның янына. Монысы да утызынчы елларда хаксызга каһәрләнгән, йортыннан куылып интектерелгән нәсел вәкиле. Эзәрлекләнүләргә карамастан, аякта нык басып кала алган, Ватан сугышына барып, орденнар белән бүләкләнеп кайткач, тормышын нык корган шәхес. Ләкин теге еллардагы каһәрләнүләр, хаксызга рәнҗетүләр йөрәгендә һамнда эз булып калган. Шул еллар тарихы, таныш исемнәр, таныш нәселләр... Шунда мин үзем өчен гаҗәп бер ачыш ясадым: утызынчы елларда таза тормышлы замандашларына каныгып, аларны төрлечә мәсхәрәләгән авылдашларның язмышы күбесенчә аянычлы төгәлләнгән икән. Югыйсә совет власте боларга киң юллар ачкан, үзләренә һәм балаларына карьера ясау өчен мөмкинлекләр биргән, тик берсе дә әллә ни мантый алмаган. Кайсыларының нәселе бөтенләй киселгән, эссез югалган, репрессияләр тегермәненә актив су коючыларның байтагы бик иртә һәм газаплы үлемнәр белән бу дөнҗядан аерылган, балалары- оныкларының да язмыны гыйбрәтле. Ил агасы яшенә җитеп хөрмәттәутырган өлкән авылдаш боларның барысын да исемнәре белән яз дип берничә язмышны санаса да, мин инде тарих тузанын алай ук селкергә кирәк тапмадым. Сулар аккан, вакытлар үткән... Һәр кем үз кылганнары өчен Аллах каршында персональ җавап бирәчәк. Безгә гыйбрәт алырга тарих үзе дә җитәр дидем.

Булат ХАКОВ

Чыганак: "ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ" газетасы

 


 

 

 

Равил Габдраупов истәлекләреннән...

 

Мин, Габдраупов Равил Габдрауф улы, Ташкичү җидееллык мәктәбенә 1960 нчы елның 31 августында физкультура һәм хезмәт укытучысы булып килдем. Мин килгәндә мәктәп директоры Усманов сабир, завуч Миннебаева Язилә иде. Башлангыч классларда Фәхриева Мәхтүмә, Сәфәргалиева Мәгъфүрәләр укыта иде. Усманов сабир тарих, Миннебаева Язилә математика, Минхаерова Тәгъзимә рус теле, Фәхриева Голнур татар теле, Әхмәтова Бибинур химия-биология укыттылар.

Ул вакытта мәктәп хәзерге медпункттан түбәндәрәк ике катлы агач бинада һәм таш мәчет бинасында урнашкан иде. Башлангыч класслар икенче сменада укыйлар. 1962 нче елда укучылар саны арту сәбәпле, таш мәчеттәге классларны бүлдек. Шулай итеп мәчеттә 4 класс бүлмәсе, аскы катта хезмәт кабинеты һәм,  керү өлешенә идән  җәеп, түшәмен штукатурлап, пионер бүлмәсе оештырдык.

 

Тулырак мәгълүмат...

 


 

Мичтә утын ысылдады...

1970-1974 нче елларда Ташки­чү сигезьеллык мәктәбенә унике яшь мөгаллимә килде. Рус теле, татар теле, математика, физика, музыка фәннәре буенча укытырга килгән укытучы кызларны ялгыз әбиләргә фатирга керттеләр. Дүрт ел эчендә кызларның күбесе китте, кайсы-берсе төпләнеп, шул авыл егетләренә кияүгә чыгып, чын авыл тормышы белән яши башлады. Шул елларда нык хатирә булып калган вакыйгалар гел искә төшә, үзебез яшәгән “абыстай” өе төшләргә кереп сагындыра.

Мәктәп директоры, үзенә яңа өй җиткергәч, безгә – 4 кызга – үзләре торган 4 тәрәзәле кечкенә генә “абыстай” өенә күчәргә тәкъдим итте. Бу өйгә күчү безнең өчен зур шатлык булды. Ник дисәң, фатир хуҗаларына гел яраклашып яшәргә туры килә: идән-сәке юу, чишмәдән су китерү, бәрәңге утырту, җир казу, утын яру һ.б. хуҗалык эшләре. Кичләрен дә озак йөрергә ярамый, утны да вакытында сүндерергә кирәк. Кыскасы, һәр яклап бәйле булып яшисең. Ә монда... үзеңә хуҗа, бергә-бергә яшәү дә күңелле, уен-көлке, дәресләргә әзерләнү, бергәләп кич чыгу, кон­церт-театрлар кую һ.б. Ләкин бу рәхәтләрнең без уйламаган кыенлыклары да килеп чыкты...

Дәвамы...

Рузалия Ибраһим

"Ватаным Татарстан"


 

Абдуллина Сәкинә апай истәлекләре.    

     Минем хәтеремдә безнең колхоз оешканнан бирле Камил Якуб исемен йөртте. Сугыш башланганчы 1938-1940 һәм 1941 нче елда сугыш башлангач безнең колхозда председатель булып Кысна авылыннан Сафин Салихҗан абый аннан соң үзебезнең авылдаш Сибгатуллин Габдрахим абыйлар эшләде. Габдрахим абый сугышка киткәч Нигматуллин Әсәт абый эшли башлады. Ул 1950 нче елларга кадәр эшләде..

     Авылда тормыш сугышка кадәр дә җиңел түгел иде. Сугыш башлангач бигрәк авыр булды. Сугышка кадәр дә эш ат һәм кеше көче белән башкары- ла. Колхозның үзендә бер төрле техника юк (ат сукасы, айлы тырма, айлы угычлардан кала) . Һәр ел яз көне АТС тан колхозга ике зур тимер көпчәкле “Фортзон” тракторы һәм бер “Коммунар”комбайны (үзен трактор сөйрәп йөри торган) җибәрәләр иде. Ләкин алар бик еш сатылып яталар иде. Сугыш башлангач авыл таза ир-атлары сугышка китеп бетте. Колхозда булган яхшырак атлары да сугышка алдылар. Авылда барлык эш карт-коры, хатын-кыз һәм балалар өстенә калды. Ул вакытта 1928-1930 елда туган малайлар (10-12 яшьлек) ат җигеп сука сукалап, тырма тырмалап, барлык эшләрне эшләделәр. Ул вакытта 10 яше тулгач балага мәҗбүри 50 хезмәт көне тиеш иде. Ул хезмәт көнен тутыру бик выр иде. Колхозда булган балалар эшли ала торган эшләрне дә балалар эшләде.

Тулырак мәгълүмат...


 

Вәхибә Котдусова истәлекләре

      Мин, Котдусова Вәхибә Котдус кызы, Арча районы Ташкичү авылында туганмын. Без гаиләдә җиде бала идек.

“Сугыш” дигән  күпме күз яшен,кайгы-хәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүзне өйдәгеләрнең,авылдашларның елавыннан белдем. Бар кеше тирән кайгыда, кайсы ирен, кайсы улын озата. Ләкин әтиемне-Галиәхмәтов Котдусны озатуыбызны, аның чыгып киткәнен хәзер хәтерләмим. Әтиемнең ике энесе - Галихмәтов Касыйм һәм Галиәхмәтов Низамны да сугышка алдылар. Алар икесе дә үлеп калды. Әтиемнең абысы Ибраһим Биектауга хәрби комиссариатка алынды.

 1941 ел искиткеч авыр, газаплы ел булды. Авылдашлар сугышка китә башладылар. Булган атларны да алып киттеләр, авылда эшләргә кеше калмады. Бөтен эш бала-чага,карт-корыга калды...

Тулырак мәгълүмат


Шәүкәт ВӘЛИШИН

1982 ел. Камил Якуб исемендәге Ташкичү товарлыклы—сөтчелек фермасыннан Фәрит Кашапов “ГАЗ—51” машинасында Арча сөт комбинатына юл алды. Вакыт төштән соң. Арчага 29 чакрым барасы. Машина әрҗәсендә сөт тутырган ике “танктан” тыш без — өч яшүсмер егет. Үрнәктәге һөнәр училишесына өч айлык шоферлар курсына укырга барыш. Өчебезгә өч капчык бәрәңге. Биштәрдә әни, әби тутырган ашау ризыклары.

Тәүге тапкыр авылдан аерылу авыр икән, күңелне моңсулык биләп алды. Кичке сәгать 5ләр тирәсендә без Тылангыр авылына килеп җиттек. Авыл уртасында урнашкан авыл өенең капка төбендә безне елмаеп Мәүлиха апа каршы алды. Бүген инде Мәүлиха апа вафат, урыны җәннәттә булсын. Өч ае буе ул безне җылы, чиста өендә ашарга пешереп, мичтә аяк киемнәребезне киптереп, якты йөз белән укырга озатты һәм каршы алды. Ул вакытта Мәүлиха апа өендә яшәп бик күп якташларыбыз машина йөртү таныклыгы алды, рәхмәтләребез мәрхүмә рухына барып ирешсә иде.

Тулырак мәгълүмат


 Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ 

Узган җомга арчалылар өчен истәлекле булды. Райондагы 71нче мәчетне Ташкичүдән ерак түгел Акчишмәдә ачканнан соң, тантана Мәрҗани мәчетенә күчте. Ә ул данлыклы: анда Шиһабетдин Мәрҗани башлангыч белем алган. Әтисе Баһаветдин 1821-1856 елларда имамлык иткән. Мәчеткә 1817 елда нигез салына, ә беренче намаз 1819 елда укыла. Шунысы: бу мәчет минем туган авылым белән бәйле. Аны авылдашым төзеткән. Тирә-якта шактый мәчетләр торгызган, Түбән Орының алдынгы карашлы кешесе Нәзир бай акчасына салына ул. Авылымда революциягә кадәр завод-фабрикалар эшләп торган, сәүдәгәрләре булган, шуңа да халыкта аны бүгенгәчә Байлар Орысы дип йөртәләр. Һәм шул байлар мәчетләрне яшәтүгә зур өлеш керткән. 

1991 елда әлеге истәлекле тарихи бинаны Татарстан хөкүмәте тарихи архитектура һәйкәлләр исемлегенә кертә. Һәм менә шул программа нигезендә ул элеккедән дә матураеп, дин тотучылар карамагына тапшырылды.

Тулырак мәгълүмат


 

Үзе ваклый, үзе турый – Арча укучысы яңа җайланма уйлап тапкан

20180420_112611Чеби алу һәм аны үстерү сезоны җиткәндә гаиләгездә булган ир-атларның ике кулына бер эш: үлән турау һәм орлык ваклау җайланмасы эшләп карасыннар әле. Бу җайланманы Арча районы Ташкичү урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рәсүл Галиев уйлап тапкан. Ә инде планнарын тормышка ашыруга аның хезмәт укытучысы да зур өлеш керткән. Шушы җайланма ярдәмендә хезмәт фәне буенча республика

күләмендәузган олимпиадада 5нче урынны алган егет. Аны ясау серләрен Рәсүл «Безнең гәҗит»кә дә сөйләде.

– Авылда яшәгәч терлек тә асрыйбыз, ел саен бройлер токымлы чебеш алабыз. Аларга азык әзерләгән вакытта, барыбер, күп эш кул көче ярдәмендә эшләнә. Әйтик, чебиләргә үләнне кулдан да турап була, әмма моның өчен күп физик көч, вакыт кирәк. Гадәттә, без үләннәрне пычак, балта белән ваклый торган идек. Алай эшләү хәтәр дә бит әле ул – ялгыш кына бармагыңны кисәргә мөмкин. Кычытканны турый башласаң, ул да бер җәфа – кулны өтәли. Шуңа күрә үлән чаба торган җайланма ясап карарга булдым. Чиләк, калай, электр двигателе генә кирәк монда. Калганы бик җайлы...

Дәвамы...

"Безнең Гәҗит"  /  13.05.2018  /  Айгөл ЗАКИРОВА

 


 

 

Ш. Мәрҗани: үз телеңне сакларга тырышырга кирәк

Ш. Мәрҗани: үз телеңне сакларга тырышырга кирәк 

Галимнәр әйтүенчә, күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең кайбер кулъязмалары әле һаман да яхшылап өйрәнелмәгән. Хәтта Ташкичү авылында аларның бәрәңге бакчасында баз булган, Мәрҗани китаплары шунда ташылган, дигән гыйбарә дә йөри. Имеш бу турыда авылның бер әбисе сөйләп калдырган.

Ш. Мәрҗани мирасын өйрәнү 5 секциядә алып барылды. Мәртәбәле жюри алдында 77 укучының чыгышы тыңланды. Хәйран кыю чыгышлар бар иде. Арчаның 2нче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлфинә Җәләлиеваның бернәрсәдән карамыйча сөйләве, үз фикере булуы сокландырды.

– Ш. Мәрҗани күп телләрне, күп фәннәрне белгән, татар ханнарын барлаган, – дип сөйләде Гөлфинә. – Шиһабетдин хәзрәт музыка кешене тынычландыра, анда үзеңә таяныч табасың, дип музыканы таныган. Мәрҗанине югары сыйныфка җиткәч кенә түгел, кечерәк сыйныфларда да өйрәнергә кирәк.

Ташкичү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рәсүл Галиев авылдашын шулай ук кызыксынып өйрәнгән.

– Ш.Мәрҗани көрәшче булган, авыл тарихы турындагы мәгълүматларны, каберлекләрне өйрәнгән. Ташкичү авылына якынча 1717 елда нигез салынган.

Ташкичү авылына 300 ел, Ш. Мәрҗанинең тууына 200 ел...

Дәвамы...

http://arskland.ru  /   Румия Надршина  /   06.04.2018 


 

Шиһабетдин хәзрәт

 

Киләсе елга Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәрбез. Бу хакта күптән түгел генә Президентыбыз фәрманы чыгып юбилей уздыру комиссиясе төзелде. Ә олуг шәхесебезне халык хәтерендә саклау ки­рәклеге турында сүзләр инде күптән башланган. XX гасыр башларында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Исмә­гыйль Гаспралы: “Шиһабет­дин Мәрҗани бер иде, кадерен, кыйммәтен белмәк аның өчен түгел, безләр өчен дәрәҗәдер...” – дип язган.

Музейда Шиһабетдин хәзрәт кулъязмаларының төп нөсхәләрен күрү миңа бераз гаҗәп тоелды. Бит музейларда, гадәттә, документ-кулъ­язмаларның күчер­мә­ләре генә саклана. “Каян алдыгыз?” – дип төп­ченә башлагач элемтә оешмасында эшләүче мәгълүм шагыйребез Рөстәм Зәкуан: “Таптык инде”, – дип кенә куйды. Музейда бер китапка тап булдым. Андый китап беркайда да юк. “Нужен ли XXI веку “татарский Геродот – Марджани?” – дип атала ул. 
Бактың исә, элемтәче егетләр ислам динен кабул иткән урыс егете Джаннат (Җәннәт) Сергей Мар­кус­ның Шиһабетдин Мәр­җани нә­селе вәкилләре белән әңгә­мәләрен табып-туплап шуларны китап итеп чыгарганнар. Музей экспонатлары кеше кулына бирелми. Бик игътибар белән актарып утыруымны күргәч, Рөс­тәм: “Мә, берәр атнага бирәм, өеңдә иркен­ләп укырсың!” – диде. Ир­кен­ләп укып чыктым мин бу китапны. Әңгәмә Мәр­җанинең оныкчыгы, Казан дәүләт технология университеты профессоры Даниял Гомәр улы Әмир­ханов бе­лән иде. Даниял әфән­де әңгәмә барышында ук ерак баба­сы­ның мирасы Татарстан һәм аның халкы мәдә­ниятенең нигез ташы булуын әйтеп: “Сез ышанмассыз, әмма Мәр­җа­ни хезмәт­лә­ренең күбесе әле бүген дә кулъязма хә­лендә һәм өй­рәнел­мичә, беркайда да бас­тырылмыйча ята”, – дигән. Мәр­җаниләр нәселенең Каюм Насыйри урамындагы йорты язмышы өчен дә бор­чылган, ул халыкка мәгъ­ри­фәт тарату максатларында файдаланылмый, дигән.
Мәрҗани мирасына кил­гәндә, галимнәребез әйтүен­чә, аның кулъязмалары чыннан да тулысынча өйрә­не­леп бетмәгән. Ярый әле “Җыен” фонды Мәр­җани турында кү­ләмле китап чыгарды, әмма китапка керми калган хез­мәтләре дә бар әле “татар Ге­ро­доты”­ның. С.Мар­кусның Мәр­җанине Геродотка тиң­ләве очраклы тү­гел.
Безнең эрага хәтле 484-425 елларда яшәгән борынгы грек тарихчысы Геродот Галикарнасский белән Мәр­җани арасында уртаклык­лар шактый. Геродот язмалары ул яшәгән чорның энциклопедиясе саналса, Мәр­җани иҗаты милли та­ри­хыбызның нигезен тәш­кил итә. Галим Миркасыйм Госманов язганча, “...XIV йөз­нең икенче яртысында – ХХ га­сырның башында татар һәм, гомумән, Русиядә мө­сел­ман халыклары дөнья­­сында бар­лыкка кил­гән иҗ­ти­ма­гый уяну, рухи һәм мә­дәни яңару чорын Шиһа­бетдин Мәрҗани фикер­ләреннән һәм аның конкрет эшчән­легеннән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел”. 

Дәвамы...

“Ватаным Татарстан”,    /   № 153, 17.10.2017   /    Риман Гыйлемханов


Бөек Мәрҗани кайта

Татар җәмәгатьчелеге 18 гыйнварда Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре тууның 200 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Газиз телебез типкәләнеп һәм киң мөнбәрдән чаршау арасына куылып йөргән дәһри көннәрдә Мәрҗани кадәр Мәрҗани бөеклеген аяк­ка басып килүче яшь буынга бик тиз генә аңлата алмабыз да сыман. Ун ел эчендә генә дә бер миллион улы һәм кызлары бөек Ана теленнән мәхрүм ителгән кара заманда гына түгел, хәтта үзе яшәгән “надан” дәвердә дә тиешле кадерен күрмичә, хөсет кавемдәшләре, аеруча кадими мулла-мунтагайларның эттәй өереннән кысрыкланып һәм таланып гомер сөргән бит ул. 

 

Дәвамы...


ИКЕҢ БЕР ҖАН БУЛГАНДА...

«Игътибар үзәгендә – хатын кыз» темасына багышланган әлеге очрашуга республиканың дистәләгән төбәгеннән җирлекләрдәге берләшмә әгъзалары – хатын-кыз депутатлар килгән иде. Гәрчә Арча районы хакимият башлыгы урынбасары Любовь Осина: «Махсус, әзерләнмәдек...», – дип әйтсә дә, күрсәтер, тәҗрибә уртаклашыр эшләре көн дәвамында карап-күреп бетерерлек кенә булмады.

Ташкичү авылына барып, аның балалар бакчасы, мәктәбе белән танышып, авылның Кулибиннары – Хәбибуллиннар гаиләсен күреп, 9 нчы сыйныф укучысы Рәсүл Галиевнең үлән, бодай тарткыч җайланмасын карап, коридор буйлап сузылып киткән күргәзмәгә хәйран калып йөрдек. Мәдәният йортына кереп, «Төп йорт килене» бәйгесендә җиңүчеләрнең чыгышларын тамаша кылдык. Республикага танылган «Өммегөлсем» ансамбле җырчыларының чыгышын тыңладык. Әйтергә онытып торам, Ташкичүгә юл алганчы, арчалыларның данлыклы музеена кереп чыктык. Бу төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы турында бик озаклап сөйләргә булыр иде. Шиһабетдин Мәрҗәни, Габдулла Тукай, Гаиләскәр Камал,  Нәгыймә Таҗдарова... Бу шәхесләр үзләре генә дә ни тора! 60 лап мәгърифәтчене, 70 тән артык һөнәри һәм 50 дән артык һәвәскәр язучыны, 100 гә якын фән докторларын, дүрт Советлар Союзы Героен, алты Социалистик Хезмәт Героен биргән як бу.

Дәвамы...

Мәдинә АВЗАЛОВА

"Сөембикә" журналы


"Дуслык күпере"

Якын булса да торган җир, сагындыра туган ил, диләр. Чыннан да, ерак җирләрдә гомер итеп, балда, майда йөзсәң дә, югары дәрәҗәләргә ирешеп, шул төбәкнең йолдызына әверелсәң дә, туган якны, яшәгән нигезне, укыган мәктәпне, яраткан укытучыларны, авылдашларны оныту мөмкин түгел.
Туган, үскән авылның һәр почмагы, һәр йорты, бәрәңге бакчалары, чишмә буйлары якын, хәтта әременә кадәр татлы булып тоела. Мәмсәдә яшәп, аның болыннарында уйнап үскән, Ташкичү мәктәбен тәмамлап, хәзер ерак Урал якларында яшәүче Фәвия Сафиуллина да шундый фикердә. Югыйсә, үзенең 55 яшьлек юбилеен туган ягында авылдашлары белән бергә билгеләп үтүен ничек аңлатырга.
2 майда Ташкичү мәдәният йортында шушы уңайдан искиткеч матур кичә булды. Урамнан ук биредә бәйрәм рухы бөркелә иде. Әнә шулай җылы һәм якты, ипи–тоз белән каршы алды Ташкичү халкы ерак Урал якларында гомер итеп, ул төбәкнең танылган шәхесенә әверелгән авылдашын. Кунакларны дәртләндереп, балалар татар биюен башкарды, мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өммегөлсем” фольклор коллективы җырлы–биюле уеннарын тәкъдим итте. 
—Хөрмәтле авылдашларым! Мәгърур Урал якларында яшәгән милләттәшләребездән ялкынлы кайнар сәламнәр алып килдек сезгә. Бүгенге очрашу шатлыгын уртаклашырга иҗатташ дусларым, хезмәттәшләрем дә кайтты. Миңа биредә һәр таш, һәр агач кадерле. Сагындым. Укытучыларым, сыйныфташларымны да очраткач, яшьлегемә кайткандай булдым. Свердловск өлкәсендә дә без, татарлар, дус, тату яшибез. Теләгем — “Татарстан—Урал: һәрвакыт бергә” дигән исем астында дуслык күпере оештыру. Әлеге очрашу чишмәнең башы гына,—диде Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге киңәшчесе, “Урал татарлары” конгрессы ида-рәсе рәисе урынбасары, Милли медиа–холдинг директоры, “Саф чишмә” газетасы баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәвия Сафиуллина һәм бу очрашуны оештыручыларның барысына да, шулай ук зал тутырып килгән авылдашларына рәхмәтен белдерде.
Юбилярны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати–аналитик идарә җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи, Татарстан Республикасының Уралдагы даими вәкил урынбасары, Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Гыйльфанов, якташы, “Бәкер” шифаханәсе баш табибы һәм җитәкчесе Фаяз Ибраһимов, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин тәбрикләде.
—Безнең Урал төбәгендә 50гә якын татар авылы бар, шуларда 150 меңгә якын татар яши. Татар халкының барлык гореф–гадәтләре, мәдәнияте саклана. Татарстан белән Урал арасында рәсми хезмәт-тәшлек 1996 елда Екатеринбургта Татарстан Республикасының Уралдагы даими вәкиллеген төзүдән башланды. Хәзерге вакытта без Кукмара, Алабуга районнары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Киләчәктә татарлар күп яшәгән башка районнар белән дә дуслашу турында сүз алып барабыз,—диде Хәйдәр Гыйльфанов.
Фәвия Сафиуллина авылдашларына ул көнне сәнгать осталары концертын бүләк итте. Татарстанның атказанган артистлары Вил Усманов, Хәйдәр Гыйльфанов, Закир Шаһбан, Азат Хәлимов, Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина, Фердинанд Фәтхи, “Татар моңы” халыкара җыр бәйгесе лауреатлары Наил Сәгъдиев, Виларек Садыйков, “Урал сандугачы” Зөлфия Мөбарәкшина, Иркә Гайнимөхәммәтова, “Казан егетләре” ансамбле чыгышлары тамашачыларга чын бәйрәм бүләге булды. Кичә Габдулла Тукайның “Туган тел”е белән тәмамланды.
 

Гөлсинә ЗӘКИЕВА    /    http://arsk.tatarstan.ru   /     07.05.2014 

 

"ТАТАРЛАР" тапшыруыннан ("ТНВ-Планета" телеканалы). 5.05.2014.