Ташкичү авылы татар халкының бөек шәхесләре Шиһабетдин Мәрҗани, Мәхмүт Галәү  исемнәре белән бәйле. Аның мәдрәсәсе тирә - юньдә үзенең эшчәнлеге белән  дан тоткан. Шул чорлардан бирле килгән мәгърифәтчелек традицияләренә ия  булган авылда аң – белемгә омтылыш һәрвакыт көчле булган.

   Ташкичү авылында беренче мәктәп 1929  елда Һидиятуллина Факия йортында ачыла. Анда иң беренче укытучы  булып  Яңа Кенәр мулласының улы  Арсланов Гомәр укыта башлый.  

1930  елда мәктәп колхозның иске канцелярия бинасына күчерелә. Бу елларда Арсланов Гомәр, Мөхтәр, Гали (фамилияләре ачыкланмаган) исемле укытучылар укытканы  мәгълүм.

1932  елда мәктәп вакытлыча таш мәчеткә  күчә, аннан соң  Садретдин мулла йортына  урнаша. Анда мәктәп мөдире булып Низамиев Гайфетдин эшли башлый. 1936 - 1937  елларда Садретдин мулланың ике катлы агач йортын күчереп  агач мәктәп итеп салалар 

 

   

   

1933 нче елда Садретдин

мулланың агач йорты

ике каты мәктәп

итеп күчереп салына

 
 
 
 
1939  елда мәктәптә беренче пионер отряды төзелә. Авылның беренче пионерлары Абдуллина Сәкинә, Фатхрахманов Габделхаклар була. Аннан соң пионер оешмасына Абдуллаҗанова Маһиафтаф, Вафина Галия, Ибәтуллина Рәзинәләр керә. Мәктәп пионерлары колхозга барлык эшләрдә дә булышалар: көл җыю,  тайлар, бозаулар карау, әби – бабайларга булышу, башаклар җыю, ындыр табагында эшләү һ.б..

    Мөдир Низамиев Гайфетдин мәктәп янына беренче тапкыр бакча ясата. Анда: гөлләр, чәчәкләр, яшелчәләр, җиләк - җимеш куаклары, агачлар утыртыла.Чәчәк клумбасын Шәймәрданов Нәҗип ясый, укучылар чирәм кәзе ташып торалар. Мәктәп яны рәшәткә белән әйләндереп алына. Җәй буе укучылар бакчада эшлиләр: су сибәләр, чүбен  утыйлар. Мәктәп янында спорт мәйданчыгы ясала.  Район күләмендә киңәшмә үткәрелә, мәктәпкә югары бәя бирелә. Мәктәпнең даны башка яхшы эшләр белән дә районга тарала.  Низамиев Гайфетдин 1941  елга кадәр мөдир булып эшли . Ул  чын каһарман шәхес, бик оста оештыручы, балаларның иң яраткан мөгаллиме, авыл халкының лаеклы ихтирамын казанган кеше була. Сугышка китәр алдыннан Гайфи (аны шулай дип йөрткәннәр) авылда зур митинг уздырган.  Явыз дошманны җиңеп әйләнеп кайтачакларына халыкта  өмет уяткан. Ләкин,  кызганычка каршы, ул сугыштан әйләнеп кайтмый.

      Гайфетдин киткәч, мөдир булып Габдрахманова Хәдичә билгеләнә.  Бөек Ватан сугышы башлангач, “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!“ дигән  Коммунистлар партиясе чакыруына өлкәннәр белән  беррәттән балалар да кушыла. 1941  елның сентябреннән тимурчылык хәрәкәте башланып китә. Пионерлар фронтовикларның гаиләләрен шефлыкка алалар. 1941  елның салкын кышында кулларына балта, пычкы тотып, урман кисәргә хатын-кызлар белән бергә балалар да китә. Балалар фронтка йон бияләйләр, носкиләр җыялар, шарфлар, шлемнар бәйлиләр, тәмәке капчыклары тегәләр, фронтка күп посылкалар җибәрелә. Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләр  госпитальләргә озатыла. Балалар әтиләрен алмаштырып әниләре, абый-апалары белән берлектә авыл хуҗалыгының барлык авыр эшләрен үз җилкәләренә алалар. Күбесе басуларда, ындыр табакларында, фермаларда эшли. Көл җыю, тирес чыгару, кар тоту кебек эшләр  балаларга кала. Урып-җыю чорларында балалар агитбригадалар оештырып басуларда, ындыр табакларында концертлар куялар.

1943  елда мөдирлек  вазифасы Нәбиуллина (Сәфәргалиева) Мәгъфүрә-гә күчә. Сугыш  бару мәктәп тормышын тагын да авырайта. Төп авырлык укытучы хатын-кыз һәм укучылар җилкәсенә төшә. Мәктәптә утын кисү, ремонтлау, әйләнә - тирәлекне төзекләндерүне дә алар эшли.  Укыту эшчәнлеге сугыш елларының кырыс таләпләренә буйсынырга мәҗбүр була. Сугыш вакытында мәктәптә уку өчен дәреслекләр җитешмәгән, язарга дәфтәрләр булмаган. Укытучының кулында бер иске дәреслек булып, ул шуның буенча балаларга белем өстәгән.

  1930  елларның ахыры - 40  елларның башында Ташкичү мәктәбендә эшләгән укытучылардан Хисмәтуллина Әминә, Гыймадиева Мәрьям, Файзрахманова Рәшидә, Мусин Фаяз, Габдрахманова Хәдичә, Сибгатуллин Рәмлә, Гыйзәтуллина Сафия, Сабитова Тәскирә, Сәгъдуллина Мәрвәр исемнәре билгеле.

Ниһаять Җиңү көне!  Совет хөкүмәте сугыштан соң тиз арада илне торгызу, мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр кертү  бурычын куя. Сугыштан соңгы еллар бик авыр була.         

1945 - 1946  елда Галимуллина Рәхимә, 1946 - 1947  елда Сафина Хәҗәр, 1947- 1948  елда Һадиева Бахар мәктәп мөдире булып торалар. Сугыштан соң  мәктәпкә укытучы ир - егетләр эшкә килә башлый.     

 
1948 нче елдан мәктәп итеп 

файдалануга тапшырыла

тапшырыла. География, физика,

математика, химия-биология,

хезмәт кабинетлары, пионер

бүлмәсе шушында оештырыла.

1986 елга кадәр мәктәп

                                                                                         

    1948  елда җидееллык мәктәп ачу өчен Ташкичү мәктәбенә директор итеп Кенәр авылыннан Шәрипов Тәлгать билгеләнә. Ул Министрлар Советыннан таш мәчет  бинасын мәктәп итеп файдалану өчен рөхсәт алып кайта. Мәктәп бинасы итеп ул бинаны  яраклаштыралар.

1949 елның сентябрь аенда Шәрипов Тәлгать  РОНО мөдире итеп билгеләнә. Мәктәп директоры итеп Носы авылыннан Әхмәтов Вәлине куялар. Ул мәчет бинасын мәктәп итеп үзгәртүгә күп көч куя. Кызганычка каршы,  Вәли 1950 елны, мәктәп кирәк - яраклары өчен агач материаллары алып кайтканда, юлда машина белән капланып үлә. Шушы вакыйгадан соң,  директор вазыйфасын башкаруны  Җәләев Мингалигә йөклиләр. Ул  1953  елга кадәр  бу хезмәтне башкара.

1945–1950 елларда Ташкичү мәктәбендә Нәбиуллина Мәгъфүрә, Нигъмәтҗанова Кәүсәрия, Фәйзиев Әхтәм, Усманов Сабир, Шәкүрова Әлфия, Гайнуллина Галия, Гурьянова Анастасия, Шәйхетдинов Кашшафетдин, Минхәерова Тәгъзимә, Зәйнуллина Факия, Җәләев Мингали, Җәләева Әминә,  Габдрахманова Зәйтүнә,  Миннебаева Язилә,  Зәйнуллин Мансур, Фәхриева Мәхтүмә,  Әфләтунова Роза,  Халитов Рәгыйб,  Хәсәнова Рәйсә,  Хәйруллин Самат эшләгәннәр.

        1953  елда  Күшәр авылыннан килгән  Усманов Сабир мәктәп директоры итеп билгеләнә. Бу чорда мәктәпләрдә ныклы белем һәм  дисциплина өчен көрәш башлана. Мәктәптә хуҗалыкның хезмәт алдынгылары: төзүчеләр, сыер савучылар, механизаторлар белән очрашулар үткәрелә. Аларның эш урыннарына экскурсияләр оештырыла. Төрле фәннәрдән чаралар, укучылар өчен төрле түгәрәкләр үткәрелә башлый. “Яшь натуралист”, “Яшь техник”, “Яшь турист” дигән күкрәк билгеләре булдырыла.  Яшь натуралист  эше киң җәелә.  Мәктәп балалары  табигатькә чыгып бик күп агачлар утырталар, тәҗрибәләр үткәрәләр. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә  зур игътибар бирелә.  Укучылар бәрәңге утырту, терлекләрне шефка алу, кроликлар үрчетү  һ.б. эшләрдә  теләп катнашалар. Мәктәп  укытучылары  коллективы белемле, практик күнекмәләргә ия  укучылар  әзерләп  чыгару  максатын  тормышка  ашыра . Шушы елларда  Габдраупова (Гарипова)  Венера, Габделханова Гөлнур, Минхәерова Тәгъзимә, Миннебаева Язилә, Самигуллин Энгель, Фәхриева  (Юсупова) Мәхтүмә,  Сәфәргалиева Мәгъфүрә, Галимуллин  Әхәт,   Ахметова Бибинур балаларга белем бирәләр.   

        1962 елда мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1967  елда пенсиягә чыккан  Усманов  Сабир урынына директор итеп Габдраупов Равил билгеләнә. Алдынгы карашлы һәм энергияле яшь директор мәктәпкә иҗади, тырыш коллектив туплау өстендә эшли.  Коллектив яңа укытучылар белән тулылана.  Шушы елларда мәктәптә Габделхаев Рәфкать,  Җәләева Венера ,  Җәләлиева Финза, Фәхретдинова Әлфия, Нуриҗанов Мәхмүт, Мөхәммәтҗанов Шәмгун, Фәйзрахманов Әдһәм,  Мөхәрләмова Суфия, Шәйдуллина Мәсрүрә,  Һадиева Рәхимә, Кашапова Зәйтүнә , Минтаһирова Алсу,  Шаяхметова Нәзирә,  Шәвәлиева Наилә,  Хаҗизянова Марзыя, Зарипова Дания,  Габделхакова Венера,  Ибәтуллина (Яруллина) Гөлбирә,  Михайлов Борис,  Самигуллина Фирзалия,  Нигъматуллина Раушания,  Гомәрова Гөлзада эшләгәннәр.    

       1970 елларда Ташкичү  мәктәбе ике  бинага урнашкан була. Укучылар ике катлы агач мәктәптә һәм үзгәртелгән мәчет бинасында укыганнар . Агач мәктәптә класслар бик кысан, һәр класста 25-28 бала булган.Классларда җиһазлар бик иске, уңайсыз. Таш мәчет бинасында аскы этажларда пионер һәм хезмәт мастерское, өстә 4 укыту кабинеты урнашкан.        

       Габдраупов Равил җитәкчелек иткән  чорда мәктәп зур үзгәрешләр кичерә, мәктәпнең материаль – техник базасы ныгый,  күп кенә яшь белгечләр укытырга килә. Шуларның  берсе, Сөләйманова Розалия Ибраһим кызы була. Ул 1971-1972  уку елыннан өлкән пионервожатый булып эшли башлый. Беренче көннән ул үзенең бөтен көчен, бөтен энергиясен балалар тәрбияләүгә бирә. Оста, сәләтле, зур фантазиягә ия булган  белгеч  пионер тормышын җанлы, мавыктыргыч итеп оештыра. Ул елларда  Аркадий Гайдар исемендәге дружина район күләмендә иң яхшы дружиналар исемлегенә керә  Шушы елларда тупланган коллективта  балаларга ныклы белем бирү өстендә  түбәндәге укытучылар эшләгән:  Абдуллина Фәния,  Абдуллина Кәүсәрия (рус теле),  Сәгъдуллина Розалия (география),  Фатхрахманова Резеда,   Фәттерова  Хәлимә (биология),  Ситдыйкова Флера (физика),  Низамова Наилә (математика),  Галимҗанова Дания (рус теле),  Әхмәтҗанова Фәридә (рус теле),  Хөснетдинова Флера (рус теле),  Габдрахманов Хәбир (физика), Яруллина Ания (математика), Хәсәнова Фирдәвес (математика),  Фәйзрахманова Рауза (физика),  Зарипова Рәмзия (тарих), Сәмигуллина Вәсилә (рус теле),   Һадиева Бахар, Сагдуллина (Хөснетдинова) Флера (рус теле һәм әдәбияты, (Фәйзрахманова) Зиннатуллина Гөләра (рус теле),  Гайнуллина (Шакирова) Гөлнадия (математика),   Самигуллина Гөлзада (китапханәче),  Габдраупова  Сөмбелә (математика),  Гарифуллина Наҗия һ.б.                                                                                                                       Ныклы белем бирү белән беррәттән, укытучылар  халык арасында да зур эш алып барганнар.   Клубта  бер генә чара да алардан башка үтмәгән. Укытучылар агитатор итеп  билгеләнеп, һәр атнада  халыкка лекция-докладлар укыганнар, тематик кичәләр үткәргәннәр,  телдән  журналлар чыгарганнар.  Балаларда  табигатькә,  хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү өлкәсендә  укытучылар зур роль уйнаганнар.  Пионер, комсомол оешмалары да югары әхлакый сыйфатлар  тәрбияләүгә зур әһәмият биргәннәр. Ул чор  балалары тырыш, максатчан  булганнар.  Һәрберсе тормышта үз юлларын таба белгән.                                                                                              

         80 еллардан мәктәп тормышында үзгәрешләр башлана. 1984  елда  мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә .Ул елларда мәктәпләрдә укытуда кабинет системасы кертелә. Арасы хәйран гына булган ике мәктәп  арасында йөреп укыту бик авыр булганлыктан, заман таләпләренә туры килерлек яңа мәктәп салу мәсьәләсе көн кадагына куелган. Габдраупов Равил яңа мәктәп бинасын булдыруда  күп хезмәт куя. 1986 елда 320 укучыга исәпләнгән 2 катлы мәктәп бинасы салынып бетә. Шул елны  Ташкичү урта мәктәбендә  яңа бинада укулар башлана.  Зур бина, якты класслар, укучыларга һәм укытучыларга эшләр өчен уңайлы шартлар тудыру  да үз нәтиҗәсен бирә.      

Бу елларда коллектив  түбәндәге укытучылардан торган: Габдраупова (Гарипова) Венера (башлангыч сыйныф укытучысы), Туктарова Дания, Насыйбуллина (Сөләйманова) Рузалия (пионервожатый), Гатауллина Резеда, Фаттерова (Галәветдинова)  Гөлчәчәк (математика), Гафурова Диләрә, Яруллина Ания (математика) . 80 еллар уртасыннан мәктәп коллективында  Гайфуллина Фәниянур (рус теле һәм әдәбияты),  Гайфуллин Мансур (физика һәм математика), Сагдеева Гүзәл (чит телләр), Заляев Данил (математика), Вәлиев Зөфәр (физик тәрбия), Сәмигуллин Таһир (физика), Мәгъсумов Нәкыйп (физик тәрбия), Фазуллина Гашия (башлангыч сыйныф), Сафиуллина Алсу (чит телләр), Камалиев Рөстәм (география), Камалиева Мәүҗидә (башлангыч сыйныф), Мухаметзянова Нурия (биология),  Фәтхрахманов Рәшит  (татар теле һәм әдәбияты), Гыймадетдинова Рәимә (пионервожатый), Саляхов Инсур (физик тәрбия) эшлиләр.  Яңа педагогик кадрлар  туплаган коллектив үзенең бар көчен ныклы белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.                                                                 

       1990 елда Ташкичү  урта мәктәбе район күләмендә уздырылган бәйгедә “Ел мәктәбе” исемен яулады.  Мәктәп директоры  Габдраупов Равил Гапдрауф улының  да тырыш   хезмәтенә югары бәя бирелә .  Ул 1992 елда Каюм Насыйри исемендәге мәртәбәле премиягә лаек була.                                

   1993  елда мәктәп директоры булып Насыйбуллина Розалия  билгеләнә. Ул эшләгән елларда мәктәпнең материаль-техник базасы баетыла, мәктәп бинасы газ белән җылытуга көйләнә. Эшләү өчен  уңай шартлар тудырыла. Мәктәптә заманча спортзал, 60 кешегә исәпләнгән ашханә, заман таләпләренә туры китерелгән 19 укыту кабинеты  җиһазландырыла. 1999  елда укытучылар коллективы көче белән “Туган якны өйрәнү музее” оештырыла.Республика күләмендә үткәрелгән конкурста  патриотик тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен мәктәп музее икенче урын яулый.                   

    Рузалия Ибраһим кызы - иҗади эшләүче, инициативалы, киң белемле, яңалыкка омтылучы, мәктәп эшендә яңалыкларны кыю кертүче  укытучы-директор булып танылды.  Югары категорияле җитәкче, халык мәгарифе отличныгы, үзенең эшчәнлеге, үрнәк гаиләсе, әхлаклылыгы белән халык арасында аерылып тора.  Аның тырышлыгы белән мәктәптә бердәм тату коллектив туплана.  1990 - 2000  еллар дәвамында мәктәп коллективына башлангыч класс укытучылары Ханафиева Сөмбелә Кәрим кызы, Зыятова (Кашшапова) Дилбәр Хәлил кызы, Шагидуллина Рәйсә Сәйделхан кызы, Шәймарданова Гөлгенә Шәүкәт кызы, рус теле һәм инглиз теле укытучылары Вафина Әлфия Әлфрит кызы, Фәттерова Рәмзия Инсур кызы, татар теле укытучылары  Гарипова Раилә Камил кызы, Насибуллина Гүзәлия Равил кызы, тарих укытучылары Кашшапов Фәнил Хәлил улы, Хәкимҗанова Резедә Ринат кызы, хәрби хезмәт һәм физик тәрбия укытучылары  Баһавиев Әбузәр Җәүдәт улы, Гарипов Фәрит Фарук улы, музыка укытучылары Хөснетдинов Илшат Шәрәфетдин улы, Әхмәтов  Әхтәм Васил улы, математика һәм информатика  укытучысы Фәттеров Фәннур Габделнур улы, биология укытучысы Ибатуллина  Эльмира Ришат кызы һәм хезмәт мастеры Насибуллин Камил Нигъмәтулла улы, китапханә мөдире Хабибуллина Флера Фатих кызы   килеп кушыла.

     Бу чорда мәктәптә 29 укытучы белем һәм тәрбия бирә : 1 филология фәннәре кандидаты, 12 укытучы-методист, 5 өлкән укытучы, 1 мәгариф отличнигы эшли. Мәктәпнең район, республика күләмендә ирешкән уңышлары да арта.1995  елда Ташкичү урта мәктәбе республика күләмендә “Ел мәктәбе” конкурсында 2 урынны ала,  1995 - 2000  елларда район олимпиадаларында 26 укучы призлы урыннарны алды. Ә 1 укучы республика олимпиадасында җиңүче булды. Бу эшләр укытучыларның квалификацияләрен күтәрүгә дә зур этәргеч булды. Мәктәптә укыту – тәрбия эше эчтәлек ягыннан нык  үзгәрде.                            

Мәгариф системасына 2000  елдан соң күп үзгәрешләр кертелә.  Укыту – тәрбия барышында  яңа идеялар, алымнар куллану максатка куелды. Фәннәр бәйләнешен тәэмин итү,  заманча укыту, индивидуаль һәм дифференциаль укыту методлары киң таралды. Коллективка яңа укытучылар: татар теле укытучысы  Ахмадуллина Алсу Тәфкил кызы, тарих укытучысы Касыймова Гөлзилә Җәудәт кызы, Шәвәлиева Ландыш Фатих кызы килеп кушыла.   

       2004  елдан  Ташкичү  урта  мәктәбендә директор булып Фатихова Надия Габделфәт кызы эшли башлый. Ул җитәкләгән елларда  Ташкичү  мәктәбе  районыбызда гына түгел, республикада да танылды. . Мәктәптә филология  фәннәре кандидиаты, югары категорияле укытучылар белем бирде. Шулай ук мәктәп коллективы яңа кадрлар белән тулыландырылды. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын Гарифҗанов Мәсхут Зариф улы башкарды. Закирова Гөлчәчәк Фәрит кызы  һәм Бакиева Рилә Риф кызы музыка фәнен  укыттылар. Бакиева Рилә җитәкчелегендәге “Тылсым” бию коллективы  республика һәм районыбызда үткәрелгән  чараларда катнашты  һәм призлы урыннар яулады.  Милли тәрбия бирүгә игътибар артты, белем сыйфаты яхшырды. Хәрби-патриотик тәрбия чараларына да зур игътибар бирелде .  Укучыларның белем дәрәҗәсе яхшырды. Шушы елларда Ташкичү урта мәктәбе мәгариф өлкәсендә үрнәк тәҗрибә мәйданчыгына әйләнде. Ташкичү мәктәбе  Татарстан Республикасында уздырылган профсоюз оешмалары арасында уздырылган конкурста -“ Иң яхшы коллектив  килешүе” лауреаты булды. Кытай, Франция вәкилләре белән очрашулар, республика күләмендәге семинарлар, конференцияләр үткәрелде.

          Мәктәп укытучылары коллективы да зур уңышларга иреште. Мәгарифтәге казанышлары өчен  Фатихова Надия Гаптелфәт кызы, Фаттерова Гөлчәчәк Солтан кызы, Мөхәммәдиева Нурия Сәләх кызы,  Гайфуллин Мансур Мохтар улы, Гайнуллина Гөлнадия Шакир кызы, Хакимҗанова Резеда Ринат кызы Россия Федерациясе  Мәгариф һәм фән министрлыгының Почёт грамотасына, Фатихова Надия Гаптелфәт кызы  Татарстан  Республикасының Мәгариф Һәм фән министрлыгының  “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә, Гайфуллина Фәниянур Гәбделхай кызы  “Татарстан Республикасының  атказанган укытучысы” исеменә лаек булдылар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мухамадиева Нурия Сәләх кызы  Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Республика күләмендә үткәрелгән конкурста татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Фатхрахманов Рәшит Габделхак улы “Иң  яхшы татар теле укытучысы”, район күләмендәге конкурста катнашкан өчен  инглиз теле укытучысы Вафина Әлфия Әлфрит кызы,   тормыш иминлеге фәне укытучысы Баһавиев  Әбүзәр Җәүдәт улы  “Ел укытучысы” исеменә лаек булдылар.  Тарих укытучысы Кашшапов Фәнил Хәлил улы  республика күләмендә “Ш. Мәрҗанинең 190 еллык юбилее” уңаеннан үткәрелгән фәнни – гамәли конференция , Гарипова Раилә Камил кызы “Минем гаиләм тарихы” конференциясе  дипломанты булдылар. Камалиева Мәүҗидә Миннәхмәт кызы Татарстан Республикасында  уздырылган “Мәгарифтә 50 инновацион идея”  авторлык  программалары һәм методик ярдәмлекләр бәйгесендә  җиңүче  булды .

        Яшь укытучылар да яңа үрләр яуладылар. Шулар арасыннан   Фәттеров  Фәннүр Габделнур улы  республика күләмендә үткәрелгән  “Ел укытучысы - 2009” конкурсында  җиңүче булды.                     

        Укытучы елына багышланган фәнни –тикшеренү эшләр бәйгесендә катнашып, коллектив укытучылары   “21 гасыр укытучысы” номинациясендә беренче урынны яуладылар. Шушы  елларда  аерым  фән  укытучылары да  уңышка ирешә. Фатхрахманов Рәшит Габделхак улы Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан   “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Мухамадиева  Нурия Сәләх кызы  “Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы  хезмәткәре” исемен алды. “21 гасыр педагогы” – 2010 конкурсында катнашып,  Җәләев Данил Минһаҗ улы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының Почет грамотасы, озак еллар буе мәгариф өлкәсендәге тырыш хезмәтләре өчен Мухамадиева Нурия Сәләх кызы, Мөхәммәтҗанова Нурия Илдар кызы, Камалиев Рөстәм Гәрәфетдин улы Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан  Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр.  Фатихова Надия Гаптелфәт кызы  “Россия Федерациясенең  гомуми белем бирү мактаулы  хезмәткәре” исемен  алды.

     Соңгы елларда хөкүмәтебез югары уңышларга ирешүче педагогларга аерым  грантлар булдырды. Бу грантка Ташкичү мәктәбе коллективыннан түбәндәге укытучылар ия булдылар: Мухамадиева Нурия Сәләх кызы, Гайфуллин Мансур Мохтар улы, Камалиев Рөстәм Гәрәфетдин улы, Камалиева  Мәүҗидә Миннәхмәт кызы, Фәттеров  Фәннүр Габделнур улы. Мәктәп директоры Фатихова Надия Гаптелфәт кызы “ Иң яхшы директор” гранты иясе булды, район күләмендә үткәрелгән бәйгедә татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Әхмәдуллина Алсу Тәфкил кызы  “ Иң яхшы татар теле укытучысы” исемен алды.  Фәттеров  Фәннүр Габделнур улы Татарстан Республикасында  уздырылган  авторлык  программалары һәм методик ярдәмлекләр бәйгесе  җиңүчесе булды. Профсоюз берлеге җитәкчесе Фазуллина Гашия Татарстан Республикасында уздырылган профсоюз оешмалары арасында уздырылган конкурста -“Иң яхшы коллектив  килешүен  төзүче”  исемен алды.                                                                                                

Сәләтле балалар белән системалы эшләү “Арча районының сәләтле яшьләре һәм балалары” дигән программа нигезендә алып барылды. Укытучылар коллективы заман сулышы белән  иҗади хезмәттә зур уңышларга иреште. Укучылар район, республика күләмендә уза торган олимпиада, конкурс, акцияләрдә теләп катнаштылар, күп кенә призлы урыннар яуланды. Соңгы 6 елда район һәм республика күләмендәге  олимпиадаларда җиңүләр дә артты. 2007 - 2013 нче елларда  рус теле һәм әдәбияты,  астрономия, технология, сәнгать фәннәре буенча республика күләмендәге олимпиадаларда катнашып  түбәндәге укучылар призлы урыннар алдылар:   Ханафиева Алисә (рус теле һәм әдәбияты) – 2 урын; Валиев Фәнис (технология фәне) – 3 урын, Фатхрахманов Булат (информатика) – 2 урын, Данилова Алена (русс теле) – 3 урын, Сагдуллин Салават (технология) – 2 урын. 2012 нче елда Фәтхрахманов Булат  информатикадан бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыеп  зур уңышка иреште.

       Укучылар  шулай ук республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда, акцияләрдә  катнаштылар. Хабибуллин Илфат “Без булдырабыз” конкурсында  Татарстан Республикасы президенты грантына лаек булды, Валишин Ирек “Яшь программист” конкурсында  – 1 урынны алды. “Без Мәрҗани оныклары” конкурсында дүрт укучы дипломант , “ Авылның 100 талантлы баласы” конкурсында Фатхрахманов Булат, Далинова Алена җиңүче  булдылар, “Иделем акчарлагы” конкурсында Багавиева Илүзә – дипломант, Кадриева Алинә “Алтын каләм” – 2013 конкурсында беренче урын алдылар.

             Мәктәбебезнең  республика һәм район күләмендә уздырылган күп санлы чараларда, конкурсларда, акцияләрдә катнашып  призлы урыннар алуында  эзләнүчән, талантлы, кешелекле  җитәкчебезнең  өлеше  бик зур булды.                                                             

Мәгариф системасында  барган  үзгәрешләр безнең районыбыз мәктәпләренә дә кагылып узды. 2010  елдан  мәктәп  төп гомуми белем мәктәбе  статусында калдырылды.  93 балага 21  укытучы белем һәм тәрбия бирде. .  Җитәкчебезнең эшләү дәверендә күрсәткән тырышлыгы, педагогик осталыгы, намуслы хезмәте  хөкүмәтебез тарафыннан  югары бәяләнде.  Күп санлы дипломнар, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары моның ачык дәлиле булып тора. 2005 уку елына хәзерлек  буенча  Ташкичү урта мәктәбе коллективы 1 урынны  ала һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының, ә 2007 уку елында  Арча муниципаль районының мактау грамотасы белән  бүләкләнә.  2010 елда Ташкичу урта  мәктәбе Мәгариф һәм Фән министрлыгының   иң  затлы бүләгенә  – Каюм Насыйри премиясенә лаек була. 2011 елда  яңа җиңү  - Татарстан Республикасы Дәүләт советының “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Ф.Х.Мөхәммәтшин тарафыннан бирелгән   Рәхмәт Хаты.    Ләкин  2014 нче елның 21 февралендә мәктәбебез коллективы зур югалту кичерде: Надия Гаптелфәт кызы – вафат. Бу югалту һәрберебезне  тетрәндерде.                         

2014 елның 1 мартыннан  Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә директор вазыйфасын  башкару Гибадуллин  Илгиз Илсур улына йөкләнде.

         Бүгенге көндә мәктәптә 91 укучы белем һәм тәрбия ала. Укучылар өч авылдан килеп укыйлар. Мәктәптә укучыларга сыйфатлы, ныклы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: бай китапханә, тарихи музей, фельдшерлык пункты бар. 60 урынга исәпләнгән  ашханә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итә.                                                                                                            

    Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе заман сулышын тоеп, алдынгы тәҗрибәне иҗади кабул итеп, милли традицияләргә таянып, ныклы белем бирү өстендә эшләвен дәвам итә.

 

Кашшапов Фәнил Хәлил улы,       Ташкичү  төп гомуми белем мәктәбе.