ГАЛӘҮ МӘХМҮТ

(1886–1938)

    ХХ йөз татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, нашир, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) 1886 елның 8 сентябрендә Казан губернасының Арча өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Ташкичү авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Тумышы һәм нәсел шәҗәрәсе белән ул татарның бөек мәгърифәтчесе, дин һәм тарих галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә якын кардәш туры килә. Әдипнең бабасы – Ш.Мәрҗанинең бертуган энесе. Большевиклар инкыйлабына кадәр Мәхмүт Галәү үзе дә, әдип һәм журналист буларак, язган әсәрләрен «Мәрҗани» имзасы белән бастыра.

Туган авылында әтисе Галәветдин хәлфәдән укып – башлангыч мәктәпне, аннары Казанда «Мәрҗания» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, унҗиде яшьлек егет 1903 елда үз көнен үзе күрергә дип Әстерхан шәһәренә юл тота һәм шундагы татар мәктәпләренең берсендә мөгаллим булып эшли башлый. Әстерханда М.Галәү 1907 елның ахырларына кадәр яши. Өч-дүрт ел дәвамында шәһәрнең хөр фикерле зыялы шәхесләре белән даими аралашып яшәү, төбәктәге демократик рухлы мөселман яшьләре оештырган төрле милли-мәдәни чараларга, әдәбият-сәнгать кичәләренә һәм театр тамашаларына катнашу яшь егетнең дөньяга карашы, иҗтимагый-сәяси омтылышларының билгеле бер юнәлештә формалашуына ярдәм итә. Моның өстенә Баку шәһәрендә чыга торган «Шәркый рус» һәм 1906 елдан Әстерханда нәшер ителә башлаган «Борһанел тәрәкъкый» газеталарына мәкаләләр язып, 1907 елда исә «Туп» исемле көлке журналын оештыру һәм чыгарышуга якыннан катнашып, М.Галәү журналистика бабында да зур тәҗрибә туплый.

Милли-мәдәни җәмгыятьләр һәм сул юнәлештәге яшерен оешмалар белән элемтәдә торганы, бигрәк тә беренче саныннан ук шик астына алынган һәм өченче саныннан бөтенләй туктатылган «Туп» журналын чыгаруга катнашканы өчен М.Галәү Әстерхан охранкасы тарафыннан эзәрлекләнә башлый һәм даими күзәтү астына алына; тора-бара охранка аны мәктәптә балалар укыту хокукыннан да мәхрүм итүгә ирешә. Тормышны алып бару өчен зарури соңгы матди чыганак урыныннан . мөгаллимлек эшеннән дә куылган М.Галәү, ниһаять, 1907 елның ахырларында Әстерханны ташлап Оренбург шәһәренә күчеп китәргә мәҗбүр була.

Оренбург чоры (1907–1918) – М.Галәү гомеренең тышкы яктан иң тыныч-хәвефсез, эш һәм иҗаты өчен шактый киң мәйдан, мөмкинлекләр ачылган еллар.

Башта ул биредә «Кәримев-Хөсәеневләр китап басу вә сәүдә ширкәте»нең матбагасында хәреф җыючы һәм корректор булып эшли. Соңрак, 1909–1913 еллар арасында, шул ук ширкәтнең китап кибетендә хезмәт итә, ә 1914 елда «Белек» исемендә хосусый нәшрият ачып, 1918 елга кадәр аның эшенә җитәкчелек итә; шул нәшриятта үз мөхәррирлегендә 1914 елдан «Кармак» исемле юмор-сатира журналы чыгара; популяр характердагы фәнни рисаләләр, уку-укыту кулланмалары, дәреслекләр бастыруны җәелдереп җибәрә. Алар арасында аның үзе төзеп чыгарганнары да бар («Төрки сарыфы» дәреслеге, «Төрки уку» китабы һ.б.).

Бу чордагы әдип иҗат эшчәнлегенең тагын бер тармагы – тәрҗемәдер. Ул рус классикасыннан Л.Толстойның атаклы «Хаҗи Морат»ы белән «Крейцер сонатасы»н, А.Пушкин, К.Батюшков, М.Лермонтовларның аерым шигъри әсәрләрен тәрҗемә итә. Шигъри тәрҗемәләре, М.Галәүнең үз шигырьләре белән бергә тупланып, 1912 елны Оренбургта «Ник язылганнар?» исеме астында аерым җыентык булып басылып чыга.

Җыеп әйткәндә, Мәхмүт Галәүнең 1917 елга кадәрге иҗтимагый-мәдәни һәм әдәби эшчәнлеге күп тармаклар буенча бара. Бу чорда ул татар әдәби-мәдәни фикер дөньясының алгы сызыгыннан атлаган талантлы журналист һәм публицист, тәҗрибәле нашир вә матбага белгече, оста оештыручы һәм халыкка аң-белем таратучы мәгърифәтче булып таныла.

Ниһаять, зилзиләле, табигый агышындагы тормыш тәртипләрен пыран-заран китергән 1917 елгы инкыйлаб вакыйгалары башлана. Иҗтимагый-сәяси тормыштагы бу кискен үзгәрешне, кыйблалар алышуны М.Галәү ничек кабул иткән соң? Җайланган тормыш тәртипләренең кисәк кенә бозылып куюы, 1914 елдан бирле уңышлы эшләп килгән «Белек» нәшриятының яңа хакимият тарафыннан конфискацияләнеп дәүләт кулына күчүе, үз наширлегендә вә мөхәррирлегендә чыгып килгән, ул вакытта болай да бердәнбер татарча көлке журналы булып калган «Кармак»ның туктатылуы – болар, әлбәттә, әдипнең рухи халәтенә тәэсир итмичә калмаган.

Әмма, намусы чиста кеше буларак, аннан да бигрәк яңа хакимият вәгъдә иткән «якты киләчәк»кә өмет баглап, шулай ук егерменче еллар башында милли сәясәттә, милли дәүләтчелек юлында ирешелгән кайбер уңай үзгәрешләрне дә күреп, М.Галәү ихластан яңа, «якты тормыш төзүчеләр» сафына басарга омтыла.

1919 елда ул Башкортстан Мәгариф комиссариатының кантон бүлегендә хезмәт итсә, 1920 елны Оренбург губернасында һәм Мәскәүдә мәгариф-нәшрият системасында эшләп ала, 1921 дә бөтенләй эшсез калып, янә Оренбургка кайта, 1922.1923 елларда төрле хосусый ширкәтләрдә хезмәт итә, алар таратылгач, бер ел тәмам эшсез йөреп, 1925 елны кабат Мәскәүгә бара, анда берникадәр вакыт СССР халыкларының Мәркәз нәшриятында һәм үзе оештырышкан хәреф җыючылар (наборщиклар) мәктәбендә эшли.

1930 елда югары даирәләргә язган бер шикаять хатында ул: «1926 елдан алып бүгенге көнгәчә мин тагын эшсез. Ничек кирәк алай, ярым ач хәлдә көн кичерәмен», – дип билгеләп үтә.

Ләкин иң гаҗәбе шунда: «ярым ач хәлдә көн кичерүенә» карамастан, М.Галәүнең матур әдәбият өлкәсендәге нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге нәкъ менә шушы елларга туры килә. Ул илдәге социаль үзгәрешләргә бәйле кешеләр аңында, психологиясендә барган үтә катлаулы, каршылыклы процессларны чагылдырган дистәдән артык хикәя, татар авылына инкыйлаб 17 алып килгән үзгәрешләр-болганышлар фонында төрле катлау кешеләре арасындагы киеренке мөнәсәбәтләрне психологик планда яктырткан «Кабулсай» дигән романын, «Саламторханнар», «Курчак туе» исемле сатирик комедияләрен һәм «Пугачев явы» дигән тарихи пьесасын яза. Барыннан да бигрәк шушы елларда әдип үзенең күңеле түрендә күптәннән йөрткән иҗади хыялын – татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу турындагы ниятен эшкә ашырырга керешә. Гомуми исеме «Канлы тамгалар» дип алынган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. Әдип алдан һәр китапның киңәйтелгән планын төзи, исемнәрен билгели. Беренче китапта XIX гасыр татар авылының, авыл һәм шәһәр халкының 1877 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгаларын, икенче китапта 1897 елгы халык исәбен алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан Төркиягә күчеп китүе, өченче китапта рус-япон сугышы һәм 1905 елгы беренче инкыйлаб чоры һәм, ниһаять, «Өермәләр» дип исемләнгән соңгы дүртенче томда большевиклар инкыйлабы елларындагы давыллы вакыйгаларны гәүдәләндерү күздә тотылган була. Ләкин, язучының фаҗигале язмышына бәйле рәвештә, роман-эпопеяның беренче ике китабы гына язып тәмамлана, өченче, дүртенче кисәкләре, каралама хәлендә әзер булсалар да, әдипнең кулъязма архивы һәм беренче ике кисәгенең асыл нөсхәләре белән бергә юкка чыгалар.

Беренче ике кисәген тәшкил иткән «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары да безгә 1930–1934 елларда Мәскәүдә русча тәрҗемәдә чыккан басмалары буенча гына билгеле.

Ә менә әсәрләрен оригиналында бастыру мәсьәләсендә әдип Татарстандагы нәшрият җитәкчелеге белән берничек тә уртак тел таба алмый.

Кулъязмалары нәшриятка кат-кат тәкъдим ителсә дә, субъектив тәнкыйтькә яки, әдипнең үз тәгъбиренчә, «чиктән ашкан саклык күрсәтү»гә очрап, һәр юлы «төзәтү өчен» авторга кире кайтарыла. Соңгы мәртәбә нәшрият җитәкчелеге «Мөһаҗирләр» романының татарча кулъязмасын рецензентлар таләп иткәнчә «төзәтү өчен» 1936 елның ахырларында кире кайтара.

Бу хакта нәшриятның язма рәвештә теркәлгән рәсми боерыгы сакланган. Замандашларының истәлекләренә караганда, Мәхмүт Галәүне Мәскәүдәге фатирында кулга алып, хөкем итәр өчен Казанга китерәләр.

Махсус коллегия (ОСО) утырышы 1937 елның 4 ноябрендә була. НКВД биргән белешмә кәгазе буенча әдипнең вафаты (атып үтерелүе?) 1938 елның 12 ноябрендә дип фараз кылына.

Тоталитар режим булмаган җинаятьләр кылуда гаепләп әдипне зинданга яба һәм шунда гомерен кисә, тик, никадәр тырышса да, язучының абруйлы исемен һәм әдәби мирасын бөтенләе белән тарихтан сызып калдыра алмый. Узган гасырның алтмышынчы елларында әдипнең русча тәрҗемәдә генә сакланып калган «Болганчык еллар» белән «Мөһаҗирләр» романнары, кабаттан татар теленә тәрҗемә ителеп һәм кат-кат матбугатта басылып, егерменче йөз татар әдәбияты хәзинәсендә үзләренә лаек урынны ала.

М.Галәү – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.