Мәгърифәтле  як  шәхесе.

(Ташкичү авылы  мәктәбенең “Мәрҗани музеена” керүчегә юллама).

Кадерле дуслар  340  еллык тарихы булган авылымда юбилейлар  башланды. Кайчан гына газиз авылдашыбыз мәшһүр татар халкы әдәби классигы М.Галәүнең шәхесен олылап, искә төшереп, иҗатының әһәмиятен тагын да  зурлап, барлап китәргә җыелган идек.  Инде  бөек мәгърифәт  иясе  Мәрҗаниебезнең олуг юбилее 200 еллыгы  якынлаша...

   Тарихка күз салсак, безнең тирә-як авыллар тирә-юньнән татарлар күчеп утырып барлыкка килгәннәр. Ташкичү авылы да шулай туган. Яңа килгән кеше ул әлбәттә авыл үсешенә икенче төрлерәк “җан өрә”, амбицияле була, авылның йөзен билгели. 18 гасыр башында шундыйларның берсе бине Уразмөхәммәд була. Габдессәлам үзе чыгышы белән Ташкичүдән әллә ни ерак урнашмаган Олы Мәңгәр авылыннан. Габдессәлам- күренекле рухани: авылыбыз имамы, соңрак ахун; педагог, шагыйрь дә- ул. Чынлыкта, Ташкичү мәдрәсәсенең даны ул анда укыта башлагач күтәрелеп киткән дә инде һәм еракларга Татар мохитена таралган..

   Инде 19 гасыр башына керсәк тагын тарих бераз  кабатлана сыман.. Мәрҗаниләр нәселе вәкиле Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл- Мәрҗани  Ташкичүгә күчеп килә.

    Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл- Мәрҗани 1786 елда, Бәрәскә авылында дөньяга килгән. Аның бабалары чыгышлары буенча Әтнә төбәгендәге Мәрҗан, Комыргуҗа авыллары белән бәйләнгәннәр. Мәрҗаниләр нәселендә китап күчерүчеләр, шәкертләр тәрбияләүче укымышлылар, зыялылар күп булган.

    1810 елларда, безгә күчеп килгәнче үк, әле ул чакта яшь Баһаветдин Ташкичү мәдрәсәсенә килеп белем алган. Шушы елларда Ташкичү авылы зурая барган, халкы гел арткан, кәсепчелек үскән. Авылда яңа таш мәчет салына башлый (Бу яңа мәчеттә 1817 елда беренче намаз укыла). Баһаветдин безнең мәдрәсәне тәмамлап, 1812 елның азагына Бохарага сәфәр кылып, анда белемен арттыра. Үзенең мәгърифәтчелеге белән аерылып торганга күрә, Бохара әмире Хәйдәрнең ихтирамын казана. Әмир аны мөдәррис итеп билгеләп Бохарада калдырырга ниятли. Баһаветдин әти-әнисен, туган ягын нык сагына, кайтырга ашкына. Бохара әмире аның теләгенә каршы килми. 1813 елда ул Бохарадан кайта, Бибихөбәйбә атлы кызга  өйләнә. Баштарак, ягъни 1816 елда Баһаветдинны хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылына имам, мөдәррис итеп билгелиләр. 1818 елның  январенда  Ябынчы авылы имамы  Баһаветдин  һәм   Бибихөбәйбә  гаиләсендә  татар халкының  бөек  улы  Шиһабетдин  Мәрҗани   дөньяга килгән.    

     Ниһаять, инде алдарак әйтеп киткәнчә, Баһаветдинны 1821 елда Ташкичү мәчетенә имам итеп билгеләгәч, Мәрҗаниләр  нәселе Ташкичү авылына күчеп килеп төпләнә. Шулай итеп, Мәрҗаниләр нәсе­ле авылыбыз тарихы белән аерылгысыз бәйләнеп китә. 1823 елда, инде Ташкичүдә  гомер иткәндә, Баһаветдин, тормыш иптәше выкытсыз вафат булу сәбәпле, аның сеңлесе Бибихәбибә белән яңа тормыш кора. Бу никахтан 9 бала дөньяга килгән. Шуларның беренчесе олы улы Садретдин булса, икенчесе, аның энесе Галәветдин.

     Баһаветдинга килсәк, ул калган бар гомерен авылыбызда дин - мәгърифәт таратып уздыра. 35 ел Ташкичү мәдрәсәсен җитәкли, күп шәкертләр анда белем алып үзләре дәрәҗәле руханилар булып киткәннәр. Баһаветдин төрле фәннәрдән дәрес биреп кенә калмаган, тирә - як авыллары имамнары арасында зур абруйга ия булган.

     Мәрҗаниләр нәселе шәҗәрәсенә тагын бер күз салыйк әле. Минем шуны әйтеп китәсем килә: Баһаветдинның 3 улы Шиһабетдин, Садретдин, Галәветдин аның терәге, дәвамчылары гына булып калмаганнар, ә татар халкын мәгърифәтле итүдә  үзләреннән тагын да саллы өлеш керткәннәр.

     Иң беренче улы Шиһабетдин Мәрҗани. Аның турында күп сөйләп булыр иде.

 Ул  татарны торгынлык йокысыннан уятучы, уйлау-фикерләү офыгын арттан алга таба, үткәннән киләчәккә борып куючы булды. Аның бөек  реформаторлыгының  асылы  әнә шуннан  гыйбарәт. Кеше фикерен рухи коллыктан коткару кирәклеген тирән аңлап, Ш.Мәрҗани үзенең бөтен көчен алгарыш һәм туган халкының дөньяга карашын киңәйтү өчен бирде.

Ләкин шуны искәртеп әйтәсем килә.  Ташкичү мәдрәсәсе татар милләтенә Шиһабетдин Мәрҗанине  биргән! Чөнки, Шиһабетдин да мәдрәсәдә алган гыйлеме галимлелек -  реформатор талантын ача. Уналты ел яшь гомерен Ташкичүдә яшәгән, булачак галим һәм мәгъ­рифәтче үзенең бер китабында: Ташкичүнең тарихы, мәчете - мәдрәсәсе, рухани - зыялылары турында  күп кенә кызыклы мәгълүматлар язып калдырган. Анда Шиһабетдин хәзрәтнең, Ташкичүдә үткән яшьлегенә багышлап язылган шигъри юллары да бар...

Яшьлек һәм сабыйлык дәверен үткәргән идем.

Анда мин тормышның яңа киемнәрен кидем;

 Анда мин яшерен уйларымның  ялгышлыгын күрдем,

Анда минем яшьлегемнең ботаклары тибрәлде.

      Мондый  мәгънәле юллар бер сәбәпсез генә язылмый бит?

     Инде белгәнебезчә, ул вакытта мәшһүр белем йорты булган Ташкичү мәдрәсәсенең мөдәррисе Баһаветдин хәзрәт була. Шиһабетдин атасы мәдрәсәсендә тәүге белемнәрен ала башлый. "Гыйлемлелекнең  башы, Ташкичүдә башланды", - дигән ул. Ул Ташкичүдә дини белем генә алып калмый, ә фән серләренә төшенү юлында беренче адымнарын ясый Шиһабетдинда галимлелек таланты да шушында  ачыла. Мәрҗани яшьтән үк  күңелен укуга салган. Укыган дәресләрен яхшы аңларга тырышкан, дәреслә­рдә сабакташларыннан  зирәк  һәм төпле акылы  белән  аерылып торган, әгәр дә тәрбиясе җитеш булса, гыйлем иясе  була­чагы  яшь вакытларыннан ук мәгълүм булган. Хәтта бервакыт үзенең хәлфәсенең бу  сүзләрне әйткәнле­ге  билгеле: «Мин никадәр шәкерт укыттым, күрдем. Әмма   Шиһабетдин кадәр зиһенле, аның кадәр аңлы шәкерт күрмәдем.  Сабакларын берәр генә  мәртәбә укый да, һәммә  яшьтәшләреннән артык белә, дәрес­не буташтырып икенче урыннардан сораганда да, һич аптырамый, буталмыйча җавап бирә, унике-унөч яшьлек балаларның шулкадәр белүенә гаҗәплә­нәм.  Әгәр дә   хәзрәтнең бу баласы сәламәт кенә үссә, зур галим булыр».

     Мәрҗани  яшьтән күп китаплар укып, мәгълүмат арттыруы өстенә  бәхәсле  мәсьәләләрне ата-бабасыннан сораган, һәрнәрсәне  төп­тән аңларга тырышкан, шәригать мәсьәләләренең  чишелешләрен   тикшерә торган булган. Мәрҗанидә тәнкыйди  фике­рләү  дәрәҗәсе  бик тиз үсеш алып,   инде  унтугыз-егерме яшь­ләрендә үк ул, гади муллаларны гына түгел, бәлки мәшһүр авторларның да язмаларын  тәнкыйтьләп, алар сүз­ләрен  үзенчә   бәяли башлаган.

      Мәрҗани,  тырышлыгы, сәләте, гыйлем­гә ихласлы  булуы   нәтиҗәсендә, мәдрәсәдә булган сабакташ­лары һәм  хәлфәләре арасында бик тиз  дан  казан­ып, унҗиде яшеннән башлап атасы мәдрәсәсендә дәрес укытырга керешкән. Кайбер дәрес­ләрне укыту рәвешен үзгәртергә кирәк дип табып, фикерен атасына сөйләгән һәм  кайбер дәресләрне үзе теләгәнчә укы­тырга карар биргән.

      Дәресләр укытуда  Мәрҗанинең игътибарын башлап җәлеп иткән нәрсә фарсы телендәге сарыф  китабы булган. Гарәп теленең кагыйдәләрен фарсыча китап­тан укып, гарәпчә  һәм  фарсычаны бер-беренә катнаш­тырып уку шәкертләргә читен булганлыктан, сарыф китабын үзе язып укыта башлаган. Бу хакта эне­се Садретдин хәзрәт болай дип яза: “Мәрҗани бала вакытыннан ук төшенүчән, уйлаучан иде. Бер эшкә керешүдән элек, ул эшне үзенчә дикъкатьләп, фикерләп зиһененнән үткәрә иде. Шуңа күрә замана­сында танылган кайбер нәрсәләрне яратмавы, үзгәр­тәсе килүе, кулыннан килсә, үзгәртүе дә бар иде. Авылда вакытта да үзен зур галимнәр кеби тота, уйлап кына сөйли,  муллаларча йөрүне ярата, ата-бабасы вә башкалар янында берәр гыйль­ми мәсьәләдән сүз кузгатырга, гыйльми мәҗлес ясап, җентекләп тикшерергә, мәгълүмат алырга ты­рыша иде. Һәрнәрсәне төптән аңларга сөючән, камиллек һәм бөеклеккә ихласлы булып, һәркемнән өстен, һәр җә­һәттән беренче буласы килә иде. Үзен камилләште­рергә тырыша, күп вакыт китап уку белән   мәшгуль бу­ла, бик аз аралаша иде”.

         Унҗиде-унсигез яшьлек  авыл шәкертенең газеталар чыга башламаган,  җәмгыятьтә үзгәрешләр  фикере кермәгән бер заманда, боларны эшләү зур гамәл кебек   күренмәсә дә, дөнья күрмәгән, авылыннан бер адым да читкә  чыкмаган   гади  авыл  кешесенең   шундый  эшкә  алынуы  аның гаять сәләтле һәм  олуг фикерле  бу­луын күрсәтә иде. Укыткан укытучылары аның зирәклегенә  һәм  максатчан булуына таң калып: ”Бу  бала киләчәктә зур галим булыр, - дип  аның  тырышлыгы, күп  нәрсәләр  белергә омтылуына сокланганнар. 

    19-20  яшьләренә җиткәндә аны укыткан остазлары  тагын укырга, гыйлемен арттырыга киңәш итәләр.Ул вакытта гыйлем эстәү өчен  шәкертләрдә Урта Азиянең   Бохара шәһәренә укырга китү  гадәткә кергән була.  Бервакыт Мәрҗани үзе дә: «Соңгы вакытларда авылда бер дә гыйлем артты­ра алмый башлаган идем. Авыл тормышыннан бик туйган идем. Бохарага барып олуг галимнәрнең дә­ресләрендә булып, тынычлык илә гыйлем эстәргә, төрле китапханәләрдә булган зур белгечләрнең әсәр­ләрен укырга ихласым бик куәтле иде». Мәрҗани   алга таба да  белемен арттыру  бурычын куя  һәм 1838 нче елда  Мәңгәр авылының  сәүдәгәре Мохтарның йөкләренә утырып  Бохарага юл тота. Алда аны әле зур сынаулар көтә...

    Урта Азиядә алган белем, бай китапханәләр, андагы галимнәр белән очрашулар, Мәрҗанигә көчле тәэсир ясыйлар, аның дөньяга карашы киңәюдә, тарихчы- галим булып җитешүенә этәргеч бирәләр. Ул Урта Азиядә 1848 елга кадәр яши. Анда күргәннәре хакындагы язмалары, белемнәре соңыннан галимнең энциклопедик 6 томлык " Вафиятел- әлляф..." китабында файдаланылган..

    Шиһабетдин 1848 елда, Оренбург аша, Казанга кайтып төшә. Ә аннан атлар җиктереп, 10 ел буе кайтылмаган, Ташкичүгә ашыга. Бу вакыйга турында соңарак : "...Рамазан аеның унөчендә, иртәнге намаздан соң, ияләнгән ватан һәм күнегелгән урын Ташкичүгә кайтып, исәннәрне күрү һәм үлгәннәрне, ата-ананы зиярәт кылуга ирештек", - дип яза олуг галим . 

    Аның белем дәрәҗәсен белгән Казан шәһәренең хөрмәтле руханилары, байлары ризалыгы һәм соравы белән Мәрҗанине Казанның беренче мәхәлләсе мәчетенә имам итеп билгеләгәннәр.

    Казанның баш мәчете башлыгы булса да, Шиһабетдин хәзрәт, гел Ташкичүгә туган гаиләсенә кайтып йөргән. Замандашлары аның турында : "Мәрҗанинең атлары шәп булган, җаны теләгән вакытта ул Казан артына кайтып, нәсел - нәсәбенең хәлен белеп йөргән", - дип язып калдырганнар.

   XIX гасырның икенче яртысы бара.. Бу татар милләте барлыкка килә башлаган һәм аның мәгърифәтчелеге чәчәк аткан чорлар була. Мәгърифәтчелек хәрәкәте башында Шиһабетдин Мәрҗани тора.

  Шиһабетдин хәзрәт горур, көчле гәүдәле, тирән белемле, туры сүзле шәхес булган. Үз динеңне, үз кыйблаңны саклап калып рус теле, рус мәдәнияте аша европа мәдәнияте, фәне казанышларына чыгу  кирәклеген  Мәрҗани бик вакытлы аңлаган. Шиһабетдин Мәржани заманында, бөтен колониаль һәм үз дәүләтләре булмаган халыклар алдындагы кебек үк, татар халкы алдында да Рус дәүләте шартларында үз-үзен ничек саклап калырга дигән проблема торган. Шундый шартларда үз-үзен саклап калу өчен татарлар заманга яраклашкан һәм урыслар белән ярыша алырлык дәрәҗәдәге заманча халык булырга тиеш иде. Ә Татар җәмгыяте исә, әле ул заманда нигездә татар-ислам кабыгы эченә бикләнеп яши. Нәкъ менә шушы заманда Ш.Мәрҗани, реформатор буларак, татар халкының дөнья цивлизациясеннән артта калуын сизеп ала. Бу -  татарлар өчен куркыныч хәл була, чөнки үз дәүләтсез халык, цивилизациядән дә артта калса, башка халык тарафыннан йотылачак бит! Шуңа күрә Мәржани татарларны дөнья цивилизациясен үзләштерергә, ягъни Европа фәннәрен, техниканы, музыканы өйрәнергә, хатын-кызларга белем бирергә һәм кирәгенчә урысча өйрәнергә өнди.

       Ләкин галимебез милләтнең икенче нигез баганасын да, ягъни, Ислам белән береккән милли мәдәниятне дә онытмый. Ш.Мәрҗани фикеренчә, татарлар гомумдөнья цивилизациясе җимешләрен үзләштерергә тиешлар, ләкин бу эш дин белән береккән милли мәдәният исәбенә эшләнергә тиеш түгел. Бу бик дөрес фикер,  чөнки  цивилизация безгә фәкать белем, мәгълүмат кына бирә, ә милли мәдәният исә безне татар итеп тәрбияли, безне иманлы, милли идеаллы итә

     Шиһабетдин Мәрҗани - үзенең җаны бөтен барлыгы белән мәгърифәтче, XIX  гасырның икенче яртысында барлыкка килгән, бөтен Русия мөселманнары арасында киң таралган, көчле яңгыраш алган XX гасыр башында илдә җәелгән милли-азатлык хәрәкәтенең олы елгасын барлыкка китергән җәдитчелеккә капка ачкан, юл күрсәткән кабатланмас шәхес.

     Ул-тарих өлкәсендәге тикшеренүләрне фәнни чыганакларга  нигезләүче, татар тарихын өйрәнүчеләренең фәнни мәктәбенә нигез  салучы. Илаһият белеме, тарих һәм фәлсәфә, гуманитар фәннәрнең башка өлкәләренә караган 30 дан артык хезмәт калдырган галим.

     Шулай  итеп, үзенең күпсанлы хезмәтләре аша Ш.Мәрҗани безнең күз алдыбызга зур галим-тарихчы, философ-фикер иясе һәм мәгърифәтче, армый-талмый халкыбызның киләчәге өчен көрәшкән олы шәхес булып килеп баса.

 

Авторы :Кашшапов Фәнил Хәлил улы.

2017 ел.