Шәмсетдин бине Габдрахман

 

            Ташкичү авылы тарихы, мәдрәсә тарихы белән тыгыз бәйләнештә булган тагы бер кешене атыйк. Ул - Шәмсетдин бине Габдрахман. XIX гасыр башында ул Ташкичү  мәчетенә имам итеп билгеләнә. Бу шәхес турында мәгълүматлар ул кадәр күп булмаса да, аның үз заманы өчен бик тә зиһенле, гыйлемле, алдынгы карашлы булуы ачык. Шәмсетдин бине Габдрахман берничә телне камил белүе белән таң калдыра. Шул  таланты аңа үсәргә, татар дөньясына танылырга җирлек бирә. 1820 елларда хаҗ сәфәрен кылган вакытта, аңа Каһирәнең атаклы “Әл - Әзһәр” университетында фарсы теле укытучысы булып эшләргә тәкъдим итәләр! Уйлап карасаң, бүгенге көн белән чагыштырсаң, бу искиткеч дәрәҗә, хөрмәт бит! Гарәп җирендә фарсы телен укыту өчен телне, аның закончалыкларын ни дәрәҗәдә камил белүнең зарурлыгын күз алдына да китерүе кыен.   Шәмсетдин бине Габдрахман бу тәкъдимне кабул итә һәм биредә җиде ел эшләгәннән соң, 1832 елда вафат була.