Мөхәммәдрәхим.

    Мөхтәрәм  зыялыларның  яңадан берсе – Мөхәммәдрәхим. Ул – XVIII гасыр әдәбиятында яхшы таныш булган данлыклы  “Мәҗмугыл-хикаят” әсәренең безнең көннәргә килеп җиткән кулъязмасын күчерүче. Шулай ук, Ташкичү мәдрәсәсендә гыйлем алуы, әдәбият белән кызыксынуы, күренекле әсәрләрне күчерү белән шөгыльләнүе хак.  Әдәбият тарихыннан билгеле булганча, татар мәдрәсәләрендә укучы шәкертләр китап күчерү белән “җенләнәләр”. Мөхәммәдрәхим дә әнә шундый изге һәм кирәкле эш белән мәшгуль була. Аның фарсычадан тәрҗемә ителгән “Мәҗмугыл-хикәят”  кулъязмасы Тубыл якларында табыла, чөнки Мөхәммәдрәхим Пугачев хәрәкәте бастырылганнан соң шушы якларга китә, әсәрне дә биредә күчерә. Мөхәммәдрәхимнең  ерак оныклары бүген  Ташкичүдә гомер кичерәләр.