Ш.Мәрҗани Казанда

    Ш.Мәрҗани 1849 нчы елның 21 маенда Бохарадан Казан якларына юл тота.  Ул Габделгаффар әт-Тазларый (хәзерге Ташчишмә авылы) кешесе һәм үзен Бохарага алып баручы Мохтар бине Мөхәррәм кәрванына кушыла. Юл озын. Шушы юлда ул күп кешеләр белән очраша, аралаша.  Шушы юлда кайтканда бер үзбәк бае : “Никадәр галимнәр белән булдым. Никадәр муллалар белән  белән очраштым. Бу кадәр шәригатьне һәм борынгы хәлләрне белүче кеше күрмәдем!”- дип сөйли. Кайтканда Имән Кальга, Орск, Оренбург шәһәрләрендә туктап-туктап кайталар.

     Ш.Мәрҗани туган ягына кайткач, Казанда беренче мәхәлләдә иң галим затны имам итеп сайларга мөмкинлек туа. Казанның иң атаклы бае Ибраһим бине Юнысов имам булачак кешеләрне мәҗлескә җыеп сүз көрәштерәчәген, фикерләрен беләчәген дигән сүз җиткерә. Шушы көннәрдә Ш.Мәрҗани белән Бохарадан кайтучылар Ибраһим байга Ш.Мәрҗани турында сөйлиләр. Ибаһим бай Шиһабетдинне мәҗлескә чакыра. Мәҗлестә төрле сорауларга җавап биреп, Шиһабетдин Мәрҗани дан казана. Мәҗлестән соң Шиһабетдин Мәрҗани беренче мәхәллә имам хатыйбы булырга дигән тәкъдимне кабул итә. 1850 нче елның 30 мартында аңа указ тапшырыла һәм Ш.Мәрҗани эшкә керешә. Мәрҗани бик тырышып, дәресләргә зур әһәмият бирә.  Кайбер мәчет шәкертләре дә Ш.Мәрҗани мәчетенә күчеп, укый башлыйлар. Шушы чорда мәдрәсәдә Хөсәен бине Фәесхан, Нәҗип бине Байморат, мәшһүр Камал карый, Хуҗаәхмәт Мозаффарыйлар укыйлар.

     Яхшы абруй казанган Шиһабетдингә мәхәлләнең иң җиреннән йорт урыны бирелә. Ул шунда йорт салдырган.  Ләкин Казанның байтак муллалары Шиһабетдиннең алдынгы карашлары белән килешмиләр, аның тәнкыйтен яратып бетермиләр. Ибраһим бай белән дә Шиһабетдиннең аралары суына. Ике мәртәбә указы алына. Шәкертләре тарала.  Берникадәр вакытан соң, Шиһабетдин Мәрҗани яңадан имам итеп куела.  Ләкин Ибраһим бай мәдрәсәгә ярдәм итми башлый. Берничә тапкыр мөрәҗәгать итсәләр дә, “Вакытым юк!”,- дип кенә җавап бирә. Башкаларга да мәдрәсәне төзекләндерүгә мөмкинлек бирми. Һәртөрле авырлыкларга карамастан, Шиһабетдин  мәдрәсәдә тырышып укыта. Буш вакытларында укуга, язуга, иҗат итәргә керешә.

    Хезмәтен зурлап, Ш.Мәрҗанига 1867 нче елда ахун дәрәҗәсе бирелә. 1871 нче елда мәхәллә байлары , үз араларыннан акча җыеп, хәзер “Мәрҗани мәдрәсәсе” дип йөртелә торган мәдрәсә урынын, йортлары белән, сатып алганнар.

   1870 нче елда 2 февральдән соң мөселман мәктәпләрендә һәм мәдрәсәләрдә  русча укыту турында канун игълан ителә.  Казанда татар балалары русча укытырга өйрәтү өчен “Учительская школа” ачыла.  Бу мәктәпкә дин мөгаллиме булып Ш.Мәрҗани билгеләнә. Үзе мондый юллар язып калдыра: “Бу мәктәпкә дин мөгаллиме булып керергә бер дә хәтеремә килмәгән иде. Фәкать Радлов кабат мөрәҗәгать итте. Губернатор махсус үтенде”.   Шиһабетдиннең “Учителҗская школа”да укытуын дошманнары гына түгл, дуслары да урынлы күрмәгәннәр.  Һәрвакыт сүз кузагтып, Мәрҗанине борчып торганнар. Бигрәк тә хаҗга барып кайтканнан соң, хаҗи көенчә, рус мйөгәллимнәре арасында катнашып, укытып йөрүен бер дә килештермәгәннәр. Төрле авырлыкларга карамастан эшен дәвам итәргә теләсә дә, каршылыклар чыгу сәбәпле “Учительская школа” дан китәргә мәҗбүр була.

    Ш.Мәрҗани 70 яшьләренә кадәр укыту, китап язу һәм халыкка хезмәт итү белән мәшгуль була. Төрле каршылыклар, яраткан улы Мәхмүтнең үлеме, хәзрәтнең сәламәтлеген какшата. Һәм ул 1889 нчы елның 18 апреледә вафат була. Казанда Яңа татар бистәсендәге татар  зиратында җирләнә.

Гарифжанов М.З           “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе”  муниципаль бюджет гомуми белем     учреждениесе түгәрәк җитәкчесе