Равил Габдраупов истәлекләреннән

Мин, Габдраупов Равил Габдрауф улы, Ташкичү җидееллык мәктәбенә 1960 нчы елның 31 августында физкультура һәм хезмәт укытучысы булып килдем. Мин килгәндә мәктәп директоры Усманов сабир, завуч Миннебаева Язилә иде. Башлангыч классларда Фәхриева Мәхтүмә, Сәфәргалиева Мәгъфүрәләр укыта иде. Усманов сабир тарих, Миннебаева Язилә математика, Минхаерова Тәгъзимә рус теле, Фәхриева Гөлнур татар теле, Әхмәтова Бибинур химия-биология укыттылар.

Ул вакытта мәктәп хәзерге медпункттан түбәндәрәк ике катлы агач бинада һәм таш мәчет бинасында урнашкан иде. Башлангыч класслар икенче сменада укыйлар. 1962 нче елда укучылар саны арту сәбәпле, таш мәчеттәге классларны бүлдек. Шулай итеп мәчеттә 4 класс бүлмәсе, аскы катта хезмәт кабинеты һәм,  керү өлешенә идән җәеп, түшәмен штукатурлап, пионер бүлмәсе оештырдык.

  1962 нче елда укытучылар коллективында үзгәрешләр булды. Һадиева Рәхимә, Габделхаев Рәфкать һәм башка яшьләр килде. Миннебаева Язилә Апаз авылына кайтып киткәч, завучлык эшен миңа тапшырдылар. Әхмәтова Бибинур Яңа Кенәр мәктәбенә күчеп киткәч, химия-биология укыта башладым.

   1967 нче елның 15 августында мәктәп директоры итеп билгеләндем. Ул вакытта иң кыен хезмәтләрнең - мәктәпкә ягу һәм укытучыларга бирү өчен утын әзерләү. Хәзерге кебек  көчле тракторлар да аз, урман да ерак, агачны кисү, төяү кебек эшләргә кушу өчен кеше ялларга кирәк.

   Ул елларда балаларга кайнар чәй эчертү керде. Чиләк белән чәйне класска кертәләр, теләсә нинди кружка белән салалар. Бу миңа бер дә ошамый иде. Мәчет ишек алдында иске клуб бар иде. Шуны ремонтлап, ашханә өчен бина итеп әзерләдек. Ашханәне продуктлар белән тәэмин итүдә кыенлыклар туды. Колхоз рәисе Фәхретдинов Рәис абый белән райсоюзга барып сөйләштек. Ресторан өчен зыянга булса да, (мисал өчен: корңикның бәясе 8 тиен булуга карамастан, мәктәп ашханәсендә 6 тиенгә сатыласы иде) ашханә ачылды. Нәтиҗәдә балалар кайнар ризык белән ашханәдә туклана башладылар, санитария-гигиена таләпләре үтәлә башлады. 1968 нче елны. Урып-җыю эше төгәлләнгәч, Ташчишмә авылыннан калайчы алып кайтып, мәчет түбәсен яптырдык. Бу эштә авылдашыбыз Гәрәев Хәйдәр дә катнашты.

   Укыту өчен урын һаман да җитмәде.Кысна авылындагы мәчетне үзебезнең мәчет янына күчереп салдык, бу биналарны пар белән җылытуга көйләдек. Шул рәвешчә һәр ел нинди дә булса төзелеш белән узды.

   Яңа мәктәп бинасы бик кирәк иде. 1976 нчы елда проект эшләтү өчен кирәкле документларны әзерли башладык. Башта 190 урынга исәпләнгән проектка заказ бирелде. Шуннан соң Фәхретдинов рәис абый белән сөйләштек тә, 360 урынлык сигезьеллык мәктәп бинасы төзетергә булдык. Чөнки мондый бинанытөзү өчен акчаны хөкүмәт тә бирә дигән сүз булды. Ләкин проект ны эшләп бирүне төрле сәбәпләр белән суздылар. Ул вакытта мәктәпләргә караганда дуңгыз абзары төзетү җиңелрәк иде. Проект артыннан 6-7 ел йөрергә туры килде.

   Мәктәптә кабинетлар төрле биналарда урнашканлыктан, тәнәфесләрдә пычрак ярып йөрү дәвам итте. Бервакыт 1984 нче елда роно мөдире Хәкимҗанов Нәбиулла:               

 -   Ашытлар урта мәктәп ачарга йөриләр, син моңа ничек карыйсың?- дип сорый.

   -Безнең коллектив уңайрак түгелме соң, бездә ачарга кирәк,- дип җавап бирдем.

   Дөрестән дә, Иске Ашыт авылы төп юлдан читтә урнашкан, барып йөрүе ерак. Безнең укытучыларның эш нәтиҗәләре дә районда күренә башлаган еллар бу. Нәтиҗәдә урта мәктәп бездә ачылды. Ашытбаш һәм Иске Ашыт тулы булмаган урта мәктәбе укучылары урта белемне Ташкичү урта мәктәбендә ала башладылар. Шул арада яңа бина төзүне планга керттеләр. Олы Әтнә төзү-монтаң идарәсе бу эшне башкарырга булды. Колхоз рәисе булып бу вакытта яшь, энергияле Нурмөхәммәтов Фәрит иде. Төзү эшләре тиз башкарылды: беренче елны фундаменты һәм беренче каты салынды. Төзелеш барышында проектка үзгәрешләр кертергә туры килде. Моның өчен Балтач районы Карадуган авылындагы мәктәп бинасын карап кайттык. Кайбер кыенлыклар да килеп чыкты. СМУ начальнигы, кеше юклыктан файдаланып, төзелешне сузарга теләде. Төзелешкә колхозчыларны китердек, ләкин материаллар китерелмәгән. Шул ук көнне Арча райкомыннан төзелеш барышы белән кызынсынып килделәр. Алар да төзелеш материалының юклыгын күреп киттеләр. Шулай итеп СМУ начальнигының кырын эшләре фаш ителде, төзелеш эшләре тизләнде.

   Колхоз рәисе Нурмөхәммәтов Фәрит белән Апаз мәктәбе төзелешен карап кайтканнан соң читләргә ышанырга ярамый дигән фикергә килеп кайткан идек. Шуңа күрә тәрәзә тартмаларын куюны, түбә ябуны да үзебезчә эшләргә булдык.Шулай итеп, төзелеш барышында шактый нәрсәне уйлап үзгәртергә туры килде.

   Бинаны җиһазлауда Мәгариф министрлыгының ярдәме зур булды. Элек Арча райкомының 3 нче секретаре булып эшләгән Марс Лотфуллович Гайнетдинов нык булышты.