Шиһабетдин Мәрҗанинең 190 еллыгына багышланган чаралар мәгърифәтче-галимнең икенче “туган авылы” – Арча районы Ташкичү авылында урнашкан урта            мәктәптә старт алды.

 

1)  “Без Мәрҗани оныклары”   региональ конкурсы.

 

Без Мәрҗани оныклары”  региональ конкурсының оештыручысы, инициаторы – Ташкичү урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, фәннәр кандидаты Рәшит Габделхак улы Фатхрахманов.

 

“Без Мәрҗани оныклары”  региональ конкурсының жюри рәисе – “Ялкын” журналының баш мөхәррире Эльмира Закирова

 

 

  Илебездәге яңарышлар, әйләнә тирәдәге үсешләр, заманча технологияләр күз ачып йомганчы үзгәрә, яңара, алга бара. Вакыт агышы бер генә минутка да тукталып тормый һәм без бу вакыт агымыннан калышмаска тырышабыз, Интернет, кәрәзле телефоннар, заманча техника белән эш итәргә өйрәнәбез. Балаларыбыз читтән генә көлеп карап торалар. Әйе, замана баласы барысын да белеп туа, дип юкка гына әйтмәгән әби-бабалар. Бүгенге яшьләр – безнең киләчәгебез, алар. Чыннан да, бик күпкә алга китеп атлый. Дөрес, моны заман таләп итә. Мондый балаларны күрә белергә, аларга дөрес юнәлеш күрсәтә белергә кирәк. Сәләтле балаларга ярдәм күрсәтү, туган телгә мәхәббәт уяту, милли үзаң, гражданлык хисе тәрбияләү максатыннан 2-11 класс укучылары арасында Татарстан Республикасының Мәдәният Министрлыгы ярдәме һәм Арча, Балтач, Әтнә районнары башкарма комитетларының “Мәгариф бүлеге” оешмалары белән берлектә Ташкичү урта мәктәбендә “Без Мәрҗани оныклары” республика конкурсы оештырылды. Конкурсның нигезләмәсе, номинацияләр, конкурсның этаплары, яшь аермалыклары билгеләнде. Районнарның “Мәгариф бүлеге” ярыш шартлары турында алдан искәртелде.

    Ни өчен конкурс Ташкичү урта мәктәбендә оештырылды соң?

    Моның берничә сәбәбе бар. Төп сәбәп, әлбәттә, Мәрҗанига барып тоташа.2008 нче елда аның тууына 190 ел тулды.  Шул уңайдан район, республика һәм, хәтта, халыкара масштабта төрле чаралар уздырылды. Ул чаралар Ташкичүне дә читләтеп узмады. Тукай өчен кырлай ничек якын булса, Мәрҗани  өчен Ташкичү дә шулай. Ташкичү – бу асыл затның дөньяга күзе ачылан урын.

     Икенчедән, Ташкичү авыл җирлегендә урнашкан ике урта мәктәптә - Ашытбашта һәм Ташкичүдә - югары квалификацияле кадрлар эшли. Балалар да, укытучылар да төрле дәрәҗәдәге олимпиада, конкурсларда җиңү яулыйлар. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Ташкичү авылы җирлегендә әдәби иҗат конкурсы оештыру тәкъдиме белән чыккач, Ташкичү урта мәктәбе коллективы һич икеләнеп тормады. Арча районы хакимиятендә дә идеяне күтәреп алдылар һәм һәртөрле булышлык күрсәттеләр.

    Конкурста 3 районнан 600 дән артык укучы катнашты. Конкурста катнашып, 3 район укучыларына  һәм укытучыларына региональ дәрәҗәдәге 24 призлы урын яуларга мөмкинлек бирелде. Конкурс 5 номинациягә бүленде. Бер номинациядә, әдәби түгәрәк җитәкчесе буларак, укытучылар да турыдан-туры катнашты, бүләк тә нәкъ менә укытучыга бирелде.

Номинацияләр:

1.Шигъри иҗат.

2.Проза һәм драматургия.

3.Юмор һәм сатира.

4.Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме.

5.Иң актив иҗат түгәрәге.

   Гадәттә балалар шигырьләрне күп яза, ә менә проза, юмор һәм сатира ңанрлары арткы пландарак кала. Конкурсның төп максаты менә шушы өлкәләрне җанландыру.

 Мәктәпләрдә башта яшь үзенчәлекләре буенча башлангыч класслар, 5-8, 9-11 классларда конкурста катнашу өчен сайлап алу туры үткәрелде. Район турында 1-2 урыннарны алучылар финал турында катнашу хокукы алдылар. Финал турында эшләрне  “Ялкын” журналы редакциясе,  составындагы жюри тикшерде. Йомгаклау турына 3 районнан 72 бала чыкты, шуның 24 е призлы урын яулады.

   “Без Мәрҗани оныклары” йомгаклау тантанасы Ташкичү авылы мәдәният йортында узды. Иртәдән музыка тавышы яәгырый, кунаклар килә... Иң мәртәбәле кунаклар – “Ялкын” журналының баш редакторы Эльмира Закирова, Татар дәүләт гуманитар педагогия университеты доценты Әлфия Рухулловна Мотыйгуллина, ИЯЛИның бүлек мөдире Равил Рахмани, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимовалар да килгән иде.

2) Ташкичү урта мәктәбендә узган “Шиһабетдин Мәрҗани: мирасы һәм хәзерге заман” халыкара конференциясе.

   2008 нче елның апрель аенда мәктәптә Шиһабетдин Мәрҗани  исемендәге тарих институты оештырган “Шиһабетдин Мәрҗани:мирасы һәм хәзерге заман” дип аталган конференциянең бер өлеше үтте. Конференциянең Ташкичү җирлегендә узуы тикмәгә түгел. Бу олуг шәхес һәм, гомүмән, Мәрҗаниләр нәселе Ташкичү авылының тарихында иң әһәмиятле урын алып тора. Юкка гына Шиһабетдин хәзрәт үзе дә “Казан һәм Болгар хәлләре” китабында, авыллар һәм мәчетләр турында язганда, иң беренче чиратта безнең Ташкичү авылы һәм аның мәчете турында язып калдырмаган. Алай гына да түгел әле, шул китабында олуг хәзрәт, Ташкичүдә үткән тормышына багышлап, гарәп телендә (татарчага тәрҗемәсе бирелә) шигырь юллары да язып куйган:

               Яшьлек һәм сабыйлык дәверен үткәргән идем,

               Анда мин тормышның яңа киемен кидем.

               Анда мин яшерен уйларымның ятышлыгын күрдем,

               Анда минем яшьлегемнең ботаклары тирбәлде.

   Ш.Мәрҗани татар галимнәреннән беренче буларак, татарларның килеп чыгышы мәсьәләсен күтәрә. Ул борынгы Болгарда, бик күп авылларда була, тарихи тикшеренүләр өчен материаллар туплый. Ул гомумроссия фәнни форумында чыгыш ясаучы беренче татар кешесе була. Юкка гына да Г.Тукай үзнең бер шигырен аңа багышламагандыр:

                      Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,

                      Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,

                      Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,

                      Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

   Бу конференциядә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Г.Фатхрахманов, тарих укытучысы Ф.Х.Кашшапов,  алар әзерләгән укучылар чыгыш ясадылар.