Габдессәлам бине Урай (Уразмөхәммәд).

 (1700- 1762 елдан соң )

 

       XVIII – XIX гасырларда Ташкичү авылы мәдрәсәсе белән дан тоткан. Бу мәдрәсә  1710-1720 еллар аралыгында Ташкичү мәчете каршында ачылган булырга тиеш. Тарихларга кереп калган, даны тирә - якларга таралган әлеге уку йортында заманының зыялылары, күренекле дин белгечләре дәресләр биргән, укыткан.    

       Шуларның беренчесе  - күренекле рухани, педагог, шагыйрь  ахун Габдессәлам бине Урай (Уразмөхәммәд). Габдессәлам үзе Ташкичүдән әллә ни ерак урнашмаган Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан. Ул 1746 елга кадәр Ташкичү мәчетендә имам  булып торган. Габдессәлам хәзрәт, дин гыйлеме генә өйрәтеп калмыйча, шәкертләрдә мөстәкыйль фикерләү күнекмәсен үстерергә омтылган. Ул укыткан шәкертләр арасында атаклы көрәшче Батыршаның булуы игътибарга лаек. Шулай ук педагогик эшчәнлегеннән тыш, 18 йөз татар әдәбиятына күз салсак, Габдессәламнең күп кенә лирик парчалар авторы булуын да күрербез. Бу парчалар халык җырлары үрнәгендә, фольклор казанышлары мул кулланып язылганнар.  Чыгышы белән татар булган Державинның да заманында бу шагыйрь иҗаты белән кызыксынуы, хәтта аның 9 бәетен русчага тәрҗемә итүе дә мәгълүм. Бүгенге көндә шагыйрь Габдессәламнең берничә әсәре 9 нчы класста татар әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә.  Шигырьләре  Ташкичүдә язылган булуына ышаныч бар. Ташкичүнең шул урта гасыр ахыры чорындагы сулышы аларда чагылган бит! Аның иҗатында халыкның тормыш-көнкүреш, гадәт-йолаларының реалистик сурәтләре чагылып китә.
Габдессәлам иҗаты шактый үзенчәлекле. Аның шигырьләрендә төп урынны мәхәббәт темасы, иҗтимагый һәм дини мәсьәләләр били.
Сагынуб кәлдем бән үзүм,
Аулак булса, куб сүзүм.
Йөзең күрдүм йыгладум,
Тыйыла алмадум үзүм.
Кәлче бире, йарийым,
Сачкенәңне тарыйым.
Төн уртасы булганда,
Каткунаңа барыйым.
Йан тәрәзәң пыйала,
Ачсам кеше тойа ла.
Әйтүр сүзүм бигүк күб,
Берүк йөзүм ойала...

   Бу шигырьдә XVIII йөзнең беренче яртысындагы татар тормышының күп кенә кызыклы яклары — пыяла, ян тәрәзәле йорт; аулак өй реалистик сурәттә чагылыш таба, Аларда яшь кешенең хис сафлыгы гәүдәләнә. Шигырьләрнең лирик герое тирән кичерешле һәм үтә әдәпле, инсафлы егет булып күз алдына килә.

Халык җырларына хас булганча, табигать күренешләре белән янәшәлеккә корылган шигырьләр лирик нәфис тә, афористик үткен дә яңгырыйлар:

Һавадан чарлап очар кыр казлар,
Бу дөнйаны сәйер кылган гүзәл йарлар.

Габдессәлам поэзиясендә болардан тыш конкрет тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәтле урыннар да очрый.

1740 елларда патша хөкүмәтенең хуплавы нәтиҗәсендә урыннарда мөселманнарга һөҗүм дәвам итә, көчләп чукындырулар бара. Аерым татар гаиләләре туган җирләреннән башка якларга күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Бу вакыйгалар Габдессәламнең күңелен дә яралаган.

Без икәүмез ушбу йирдә тормайалыйк,
Дуст-дошман арасында булмайалыйк...
Кадыйр алла, безгә йул бир, китәлүм,—
ди ул.

XVIII гасыр — халык кузгалышлары кайнап торган дәвер. Габдессәлам бу хакта турыдан-туры язмаса да, аның шигырьләрендәге:

Карчыга карап очар — тауны күрсә,
Ир-егет кылыч алыр — йауны күрсә,—

кебек юллар шагыйрьнең халык хәрәкәтенә мөнәсәбәтен күрсәтәләр. Тарихи чыганакларда Габдессәламнең халык кузгалышларына теләктәшлек иткәнлеген раслаучы дәлилләр бар. 1755 елда Урал буенда Батырша җитәкчелегендәге татар-башкорт хәрәкәте башлана. Ләкин ул уңышсызлыкка очрый. Батырша Алиев — заманында Ташкичүгә килеп Габдессәлам мәдрәсәсендә укыган кеше. А. П. Чулошников, Габдессәлам Урай улының Батырша җитәкләгән восстаниегә теләктәшлек белән караганын күрсәткән документлар барлыгы хакында яза.

 

 


 

ШАГЫЙРЬ ГАБДЕССӘЛАМ

XVIII гасыр татар лирика поэзиясе исемнәргә бай түгел. Гасыр башында иҗат иткән Габди, Габдерахман Тайсугани, гасыр ахырында иҗатлары күренә башлаган Габдерәхим Утыз Имәни, Таҗетдин Ялчыгол һ. б. шигъриятендә нигездә әхлак, суфыйчылык, дини-фәлсәфи мотивлар хакимлек итте. Нигъмәтулла бине Бәшир, Хөсәен бине Локман кебек шагыйрьләрдән калган берничә лирик шигырь үрнәге генә XVIII гасыр татар лирик һәм иҗтимагый поэзиясенең йөзен ачып бирергә җитәрлек түгел иде, Археографик эзләнүләр нәтиҗәсендә ачылган Габдессәлам мирасы бу ихтыяҗны тутыруда ярдәм итте .

Габдессәлам бине Уразмөхәммәт (Урай) бине Колмөхәммәт бине Колчура Татарстан җөмһүриятенең хәзерге Әтнә төбәгенә караган Олы Мәнгәр авылында 1700 елда туган. Укып белем алгач, туган җиреннән ерак булмаган Ташкичү авылында (хәзерге Арча төбәге) укыта һәм анда имам була. Ташкичү мәдрә-

Татар әдәбияты тарихы. Урта гасырлар дәвере. — Казан, 1984. — Б. 404-411; Әхмәтҗанов М. Шагыйрь Габдессәлам // КУ, — 1995. — N 6. Б. 157-169 һ. б,сәсендә заманында. 1755 елдагы татар милли азатлык хәрәкәтенең юлбашчысы Батырша Алиев та килеп укый. Габдессәлам белән Батыршаның дуслыгы шул еллардагы уку дәвереннән үк башлана.

• Габдессәлам 1746 елда Ташкичүдән Оренбург янындагы Сәгыйд бистәсенә күчеп китә һәм анда ахун булып хезмәт итә башлый. Аның иҗат зшчәнлеге инде Олы Мәнгәрдә яшәгән дәвердә үк башланган була. Борынгы әдәбият белгече, мәрхүмә Зәйнәп Максудова, Габдессәламнең кулъязма «Коръән» һәм шигырьләрен Петербург фәнни китапханәләренең берсендә күргәнлеген сөйләгән иде.,

Яңа урында Габдессәлам үзенең тирән белеме, гаделлеге, тыйнаклыгы белән мөселманнар арасында зур абруй казана. Ул Сәгыйд бистәсенә күчеп килгәч тә шигырь язуын туктатмый. Монда аның иҗатына Оренбург ягының үзенчәлекләре тәэсир итә. Аның әсәрләрендә Төркестанның сәүда юлы, күчмә казакларның җәйләү алыштырулары, татарларның пыяла тәрәзәле йортлары һ. б. сюжетлар чагылып китә. Барыннан да бигрәк Габдессәлам лирик шагыйрь. Аның мирасын фәкать XIX йөздәге атаклы татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый әсәрләре белән генә чагыштырырга мөмкин. Ләкин Габдессәламнең үз үзенчәлеге бар. Ул Алтын Урда чорындагы татар шагыйрьләре Мәүлә Казый Мөхсин, Мәүлә Исхак, Сәйф Сарай стилендә иҗат итә.

Габдессәламнең шигырьләре үз вакытында татар халкы яшәгән Идел-Җаек буйларында кулъязмалар рәвешендә киң таралганнар. Әлегә аның иҗаты аз өйрәнелгән, шуның белән бергә күп кенә шигырьләрендә авторның исеме дә күрсәтелмәгән. Шулай да кайбер басылып чыккан китапларда билгесез

авторларга нисбәтләнгән шигырьләрне стиль, тематика, тел материаллары нигезендә Габдессәламгә нисбәтләргә мөмкин. Әсәрнең авторы күрсәтелмәгән очракларда аны билгеләгәндә, хронологик, географик факторларны һәм социаль мотивларны да исәпкә алу җитә.

Габдессәлам иҗатын, 1746 елларга кадәр, дини, милли колониаль изүнең үзәге булган Казан тирсәсендә башлый. Бу иҗатка иң зур этәргеч борынгы әдәби мирас хәзинәләре нык сакланган Олы Мәнгәр авылында яшәү, уку дәвере шарт булган. Олы Мәнгәр авылының тарихи үзенчәлеге аның Казан җимерелгән елларда да чагыштырмача ким зыян күрүендә, шунлыктан анда мәдәни традицияләр һичбер вакыт өзелмәгән. Соңгы елларда бу авылда эзләнүләр искиткеч күп әдәби мирас хатирәләре сакланган булуын күрсәтте. Анда археографик эзлә-нүлар нәтиҗәсендә 200 берәмлектән артык борынгы кулъязма китаплар. 50 дән артык ХУШ-ХХ гасырга караган язма документлар табылды1. Бу кулъязма китаплар Х1Ү-Х1Х гасырларда күчерелгәннәр. Алар арасында «Кыйссаи Йосыф» дастанының XVIII гасырда күчерелгән кулъязмасы,Мөхәммәдъярның «Нуры содур» поэмасының XVII гасыр күчермәсе, Алтын Урда татар әдәбияты ядкарьләре булган «Җөмҗөмә солтан», «Кыйссаи Ибраһим», «Кыйссаи Сәкам' % «Түләк белән Сусылу», «Кәлилә вә Димнә», «Кисекбаш» әсәрләре кулъязмалары, урта гасыр татар әдәдбиятының иң популяр шагыйрьләре Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани әсәрләренең ХУП-ХУШ йөз кулъязмалары, XVIII гасырдан калган кулъязма календарьлар, XVII гасыр-

Әхмәтҗан М. И. Тарихка кечкенә сәяхәт//Татарстан. -1995. — N 1-2. — Б. 102-106.

 

дан калган фарсы-гарәп телендәге иллюстрацияле «Кешенең әгъзалары һәм гигиенасы» исемле медицина китабы, XIV гасырдан калган гарәп телендәге шәрех китабы һ. б. бар.

Габдессәламнең поэтик таланты нәселдән килә, күрәсең, аның оныгы Әбелмәних Әбелфәез улы Габдессәламов-Каргалый

(1782-1826) атаклы татар шагыйре булган.

Туган якларында алган тирән белеме Габдессәламне бөтен Җаек буенда абруен күтәргән.

Сәгыйд (Каргалы) бистәсенә 1745 елда хәзерге Татарстанның Кукмара, Саба районнарына караган авыллардан хәлле сәүдәгәр татарлар күчеп утыралар. Олы сәүдә юлына утырган татар авылы (бистәсе) таза тормыш белән яши башлый. Габдессәламнең Сәгыйдкә килгәч язган «Илаһи бәет»ләреннән инде хөр, таза яшәү тәме сизелә башлый. Башка төбәкләрдә мондый рух өчен социаль нигез бик тар була. Без аның бәетләрендә карындык тәрәзәләр урынына пыяла тәрәзәләр, йорт (киез тирмә түгел), утрак тормыш, сәүдә, сәүдәгәр психологиясен сизеп торабыз. Моның традициясе ерактан килә. Урта Азиягә сәүдә юлын татарлар Оренбург, Сәгыйд бистәсе корылганчы ук күптән таптаганнар. Олы Мәнгәр һәм аның янындагы авылларның сәүдәгәрләре дә ХҮП-ХУШ гасырлардан бирле Урта Азия белән тыгыз элемтәләрдә торганнар. Алар аеруча Өргәнеч-кә йөреп, Олы Мәнгәрдә юл күрсәтүче карган башлары яшәгән. Шушы сәүдә юлы Габдессәлам бәетенә дә килеп керә: «Төркестанның юлына төште томан, Арт ягын бер баскан юрга кунан».

Габдессәлам шәхес буларак милли, дини изүнең Русия империясендәге бөтен авырлыгын күреп яшәгән, ул ~ беренче чиратта дин эшлеклесе түгел, ә бәлки милли азатлык хәрәкәтекең рухын саклаучы булган. Юкка гына урыс хакимияте акың

Батырша белән бәйләнешенә шик тотмаган. Бер шигырендә ул: Карчыга канат кагар тауны күрсә,

Ир егет кылыч алыр яуны күрсә, -

дип. ир-егетнең ватанын, халкын саклаучы булырга тиешлегенә ишарә итә.

Татарстанда 1980 елларда Габдессәламнең XVIII гасырдан калган ике кулъязма җыентыгы табылды. Әлеге җыентыклар Байлар Сабасы һәм Сарлы авылларында уздырылган археогра-фик экспедицияләрдә ачылдылар. Шулай ук аның әсәрләре академик М. Госманов, әдәбият белгече Зәйнәп Максудова, әдәбиятчы Әхнәф Харисов хезмәтләренә дә килеп кергәннәр, димәк, алар кулында да шагыйрь әсәрләренең кулъязма күчермәләре булган.

Габдессәлам дәверендә татар халкында милли бер фольклор жанры булып Х1Х-ХХ гасырларда гына формалашкан бәетләр жанрының әле шигырь-мөнәҗәтләрдән аерылып җитмәгәнлеге күренә. Моны аеруча Меллагол хакындагы «Илаһи бәет» тә сиземләргә мөмкин. Чыннан да татар бәетләре аеруча XIX гасырның икенче яртысында киң булып үсеп китәләр. XIX гасырның беренче яртысында бәетләр күп булса, аларның кулъязма күчермәләре дә күп сакланыр иде, ә бу дәвердән бары әле җыр дип аталган «Француз сугышы», «Җиде кыз», «Зөлхәбирә», «Аккан Оры», «Лашманчы зари» кебек аз санлы бәеткә хисапланган әсәрләр генә мәгълүм. Хәлбүки XIX гасырның беренче яртысыннан сакланган кулъязмалар аннан соңгы ядкарьләрдән күбрәк тә табыла әле.

Габдессәлам шигырьләрендә Шәһре Казан, Болгар вилаяте, Төркестан юлы. Казан юлы кебек тарихи топонимнар аның

кайсы әдәбият вәкиле буларак иҗат иткәнен күрсәтәләр.

Үз шигырьләрендә ул исемен -Габдессәлам, Габдеш, Габди рәвешләрендә шигырь ритмикасына, иҗекләр санына яраштырып куллана. Бер шигырендә аның язылу вакытын да — 1757 ел, билгеләп була. Димәк, исем, географик киңлек, хронологик дәвер, иҗтимагый тоткан урыны,татарча язуы, белем амплуасы — Габдессәламнең күренекле һәм замандашларына тәэсирле татар шагыйре икәнлеген раслыйлар. Аның иҗаты борынгы традицияләргә таянып үскәнлектән, бик халыклашкан. Шунлыктан татарларның күчерүчеләре «Кыйссаң Йосыф»ка иҗади өлешләрен керткән кебек, Габдессәлам шигырьләренә дә үзләренчә өстәмәләр, үзгәртүләр керткәннәр. Бу дәверләр өчен үзгәртүләрнең автор өчен дә, укучылар өчен дә принципиаль әһәмияте булмаган. Ул үзенә күрә бер иҗат методы булып, бер генә урта гасыр әдибе дә мондый төзәтүләрдән (башка халыкларның әдәбиятындагы мондый методлар булуы безгә караңгы) имин була алмаган. Ул төзәтүләр аерым сүзләр, юлларга карамыйча, әсәрнең аерым өлешләрен кыскартып, төшереп калдыруга хәтле мөмкин була. Язма ядкарь никадәр соң иҗат ителсә шул кадәр башкалар иҗаты катнашудан азат була. Аннан соң автор иҗатының халыкта резонансы да үзгәртүләргә этәрә. МәсӘхЯән, Габдулла Тукай шигырьләренә ияреп язылып, аңа нисбәтләнгән шигырьләр дә табылып тора.

Габдессәлам үзенең мәхәббәт лирикасы, осталыгы ягыннан чын шагыйрь. Ул фәкать Габделҗаббар Кандалый һәм XIV гасыр татар шагыйрьләре иҗаты белән чагышытырыла ала; анда кешенең эчке кичерешләре, борчулары, шатлыклары өстенлек

итә. Ул үгет-нәсыйхәт, фәлсәфә шагыйре түгел, шуның белән бергә анъщ мирасы халык эстетикасын бүген дә канәгатьләндерүгә хезмәт итәргә мөмкин.

Шагыйрьнең кайсы елны вафат булуы әлегә билгеле түгел, тик аның 1762 елда исән булганлыгын сөйләүче документ барлыгы мәгълүм.

Кулъязма хокукында ӘХМӘТҖАНОВ Марсел Ибраһим улы

 


 

ГАБДЕССӘЛАМ

XIII гасыр татар шагыйрьләре исемлегенә шагыйрь Габдессәлам дә өстәлә. Бу — татар культурасы, әдәбияты тарихында билгеле зат. Ләкин иҗаты өйрәнелми килде, материаллар җитәрлек түгел иде. Ниһаять, 1979 елгы экспедиция вакытында аның шигырьләр җыентыгы табылды. Хәзер инде Габдессәламнең шагыйрьлеге хакында да сөйләргә мөмкин. Автор үзенең исемен һәм шигырь-бәетләренең язылу вакытын болай күрсәткән:

Бу бәйетнең мөбәййене —
Исмедүр Габдессәлам,
Иманымны йулдаш әйлә, 
Фазлың илә, зөлкәрам. 
Улдым сәфәр, кылдым җиһад. 
Бу урыс Пүлшә йиридә, 
Тарих мең дә йите йөз дә 
Илле йитинче йылыда.

Димәк, шагыйрь XVIII йөзнең урталарында иҗат иткән була. Аерым юлларда ул үзенә Габдүш дип тә эндәшә. Кулъязмада автор биографиясенә ачыклык кертерлек тагы берничә фактны күрсәтергә мөмкин. «Каты хәсрәт орды безә» шигыре сюжетлы булуы белән кызыклы. Ул кыскартылган килеш матбугатка чыгарылган иде. Шигырьдә Мәһди һәм Габдүш исемле ике остазның ниндидер сәбәпләр аркасында шәкертләреннән аерылып, Казан ягыннан «аһ оруб» китүләре тасвирлана.

Икенче бер шигырьдә:

Төркестанның йулына төште томан, 
Арт йагын бер-бер баскан йурга-кунан,— 
дигән гыйбарә бар.

Алдагы шигырь сюжеты белән бу шигъри юл арасында эчке бәйләнеш сизелә. Аларны XVIII гасыр Россия тарихы фонына куеп карасаң, бу бәйләнешләрнең сәбәбе яхшы аңлашыла һәм шагыйрьнең тормыш юлын тагын да ачыклый төшә, Бу исә шагыйрьнең Оренбург Каргалысы — Сәгыйд бистәсе белән бәйләнгәнлеген күрсәтә. Ул вакытта патша администрациясе Урта Азияне гомумән Төркестан исеме белән йөрткән. Шигырьдәге «Төркестан юлы» тәгъбире Оренбург өязе Сәгыйд бистәсе халкы өчен таныш лексик берәмлек булган һәм ул шигырьнең нәкъ шул тирәдә, ягъни Сәгыйд бистәсендә язылуын күрсәтә.

Татар галимнәреннән Ш. Мәрҗани һәм Р. Фәхретдинов хезмәтләрендә Габдессәлам хакында кызыклы мәгълүматлар бирелә. Ш. Мәрҗанидә күрсәтелгәнчә, Габдессәлам бине Уразмөхәммәд (Урай) бине Колмөхәммәд бине Колчура Казан өязе Алат юлындагы Мәңгәр авылында туган (хәзерге ТАССР, Арча р-ны, Олы Мәңгәр авылы), 1746 елга хәтле Мәңгәргә күрше Ташкичү авылында укыткан. Анда Габдессәламнең иҗат иткән һәм күчереп язган китаплары санап үтелә. Оренбург Каргалысына — Сәгыйдкә күчеп китеп, анда мәдрәсәләр тотуы хакында языла. Шундый ук мәгълүмат Р. Фәхретдиновның «Сәгыйд» исемле хезмәтендә бар. Архив материалларында Габдессәлам Урай улының 1762 елда 62 яшьтә исән булганлыгы күрсәтелә.

Китерелгән фактларга таянып, шигырьләр җыентыгындагы Габдессәлам белән тарихта билгеле Габдессәлам Урай улын бер үк кеше дип карарга кирәк. Күпчелек шигырьләрдә авторның бик яшь кеше булмавы сизелә. Шагыйрь бу хакта ачык итеп:

Йар кадрен белмәскә, йәшем йәш дәгүл, 
Агъламай, нишләйүм, халем хуш дәгүл,—

ди. Бу — шулай да. Габдессәлам Сәгыйд бистәсендә күчеп килгәндә аңа инде 46 яшь була.
Габдессәлам шигырьләре заманында таралган булган. «Татар әдәбияты тарихыннан студентларның практик дәресләре өчен уку материалы» әсбабының 4—5, 7—8, 13—15 һ. б. битләреңдә шагыйрьнең берничә шигыре бирелгән. Габдессәлам шигырьләре заманында рус шагыйре Т. Р. Державинны да кызыксындырган.

Габдессәлам иҗаты шактый үзенчәлекле булып, үз чоры әдәби хәрәкәтендә билгеле бер эз калдырган. Аның шигырьләрендә төп урынны мәхәббәт темасы, иҗтимагый һәм дини мәсьәләләр били. Шагыйрь үз әлгәреләреннән мирас итеп әдәбиятны тормышка якынайту тенденциясен ала, аны үстерә. Мәхәббәт темасына багышланган шигырьләрендә Габдессәлам реаль сюжет алып, традицион һәм халык иҗаты әсәрләрендә кулланылган тел-сурәтләү чаралары белән эш итә:

Нәркәс кара күзләрүң, 
Тулган ай тик йөзләрүң. 
һич күңлүмдин китмәйдүр —
Бал-шәкәр тик сүзләрүң. 
Чыгып китдүң йортуңдин, 
Карап калдум артуңдин. 
Бер көн хәстә, бер көн сау, 
Үлә йаз дым дәртеңдин...

Күренә ки, Габдессәлам тасвирлаган сылу — ниндидер мифик легендалардан алынмаган һәм көнчыгышның классик поэзиясендәге хур кызы да түгел. Ул җирдә, шагыйрьнең күз алдында, янәшәсендә яши.
Яки менә икенче әсәреннән бер өзек:

Кызыл мәхбуб такыйа кыз башында, 
Хатынмыйдүң, кызмыйдүң йар кашында. 
Хатынлардин кызларның артугысы, 
Алтмыш хатун — бер кызның садакасы. 
Минем йарым менгәне кызыл турат, 
Кызыл турат менгәне -йанга куәт.
Мал вирүб — йарым димәк шулдыр морад, 
Мал вирмәй — йарым димәк, халкдин ойат.

Бу шигырьдә XVIII йөзнең беренче яртыларында ^кыз алу ечен мал бирү йоласы чагыла. Бу эпизод та — шагыйрь иҗатында урын алган бер җанлы тормыш күренеше.
Егетнең кыз белән очрашуы да реалистик картина булып баса:

Су акар гөлдүр-гөлдүр,
Сәүгәнем кызыл гөлдүр. 
Сәндин үзгәне дуст тотсам, 
Пычак ал, бәни үлдүр. 
Барурым йулым имеш, 
Йаулыгум тулу йимеш. 
Йарымдин хәбәр килмеш, 
Тормасын, йитсен димеш...

Шагыйрьнең кайбер әсәрләре тел ягыннан үз чорының әдәби нормалары буенча язылсалар да, аларның ритмикасы шул заман халык җырларыныкыннан аерылмый: Васыф кыла белмәзмен - 

Оҗмах эчрә хуридур. 
Васыф кылам буйларуң, 
Бал-шәкәр тик сүзләрең. 
Кыл ди, бәгърем, бер йәнә, 
Нәркәс кара күзләрүң. 
Васыф кыла белмәзем —
Имди сәне нәрсәгә. 
Дәстүр виргел, нигярем, 
Күкрәңдәге бәстәгә... 
Яки:
Кәтди хәбәрем, карарым,
Күңлүмдә һәм нигярем. 
Сән, сән бәнем нигярем, 
Бәгыйд улды висалум. 
Гаклым улды пушидә, 
Нигяремнең гыйшкыйлә; 
Пәракәндә улды һушым 
Күз карамак вәҗһилә.

Габдессәлам үзе сөйгән җир кызына мәхәббәтен реалистик планда җырлавы белән аерыла. Бу — татар поэзиясе үсешендә реалистик тенденцияләрнең көчәя баруын күрсәтә.
Габдессәлам әсәрләрендә борынгы әдәбияттан һәм халык иҗатыннан килгән сурәтләү чаралары күп кулланыла: гөл йөзең, инҗү дешләр, нәркәс кара күзләр, күнгер кара күзләр,, сөнбел сачләр, бал-шәкәр тик сүзләр.

Шигырьләрдә халыкның тормыш-көнкүреш, гадәт-йолаларының реалистик сурәтләре чагылып китә.

Сагынуб кәлдем бән үзүм, 
Аулак булса, куб сүзүм. 
Йөзең күрдүм йыгладум, 
Тыйыла алмадум үзүм. 
Кәлче бире, йарийым, 
Сачкенәңне тарыйым. 
Төн уртасы булганда, 
Каткунаңа барыйым. 
Йан тәрәзәң пыйала, 
Ачсам кеше тойа ла. 
Әйтүр сүзүм бигүк күб, 
Берүк йөзүм ойала...

Бу шигырьдә XVIII йөзнең беренче яртысындагы татар тормышының күп кенә кызыклы яклары — пыяла, ян тәрәзәле йорт; аулак өй реалистик сурәттә чагылыш таба, Аларда яшь кешенең хис сафлыгы гәүдәләнә. Шигырьләрнең лирик герое тирән кичерешле һәм үтә әдәпле, инсафлы егет булып күз алдына килә.

Халык җырларына хас булганча, табигать күренешләре белән янәшәлеккә корылган шигырьләр лирик нәфис тә, афористик үткен дә яңгырыйлар:

Һавадан чарлап очар кыр казлар,
Бу дөнйаны сәйер кылган гүзәл йарлар.

Габдессәлам поэзиясендә болардан тыш конкрет тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәтле урыннар да очрый.

1740 елларда патша хөкүмәтенең хуплавы нәтиҗәсендә урыннарда мөселманнарга һөҗүм дәвам итә, көчләп чукындырулар бара. Аерым татар гаиләләре туган җирләреннән башка якларга күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Бу вакыйгалар Габдессәламнең күңелен дә яралаган.

Без икәүмез ушбу йирдә тормайалыйк, 
Дуст-дошман арасында булмайалыйк... 
Кадыйр алла, безгә йул бир, китәлүм,— 
ди ул.

XVIII гасыр — халык кузгалышлары кайнап торган дәвер. Габдессәлам бу хакта турыдан-туры язмаса да, аның шигырьләрендәге:

Карчыга карап очар — тауны күрсә,
Ир-егет кылыч алыр — йауны күрсә,—

кебек строфалар шагыйрьнең халык хәрәкәтенә мөнәсәбәтен күрсәтәләр. Тарихи чыганакларда Габдессәламнең халык кузгалышларына теләктәшлек иткәнлеген раслаучы дәлилләр бар. 1755 елда Урал буенда Батырша җитәкчелегендәге татар-башкорт хәрәкәте башлана. Ләкин ул уңышсызлыкка очрый. Батырша Алиев — заманында Ташкичүгә килеп Габдессәлам мәдрәсәсендә укыган кеше. А. П. Чулошников, Габдессәлам Урай улының Батырша җитәкләгән восстаниегә теләктәшлек белән караганын күрсәткән документлар барлыгы хакында яза.

Алда искә алып үтелгән «Каты хәсрәт орды безә» шигыре Батырша хәрәкәте һәм аның шәхесе мөнәсәбәтендә язылган дип уйларга нигез бар.

Мәдрәсәдин җөда улуб, 
Китди Мәһди аһ идүб. 
Дәхи Габдүш шәйлә китди, 
Хәсрәт илә зар идүб. 
И, галимнәр, әһле шәкерт, 
Таифәсе һәр дәвам — 
Хәйер-догаң илә бези, 
Йад идүб әйлән, фиган...

Монда Габдессәлам шәкертләрнең остазлары булган Мәһди белән Габдүш образы аркылы Батыршаны һәм үзен күз алдында тота дип уйларга кирәк. Риваятьләр буенча, Мәһди гаделлек өчен көрәшкә күтәрүче булып санала. Мөселман халыклары тарихында изүче феодалларга һәм колонизаторларга каршы кораллы көрәшкә күтәрелүчеләрнең «Мәһди» исеме белән чыгу очраклары бар. Бу исемнең мәгънәсе дә «дөрес юлдан җитәкләүче» дип аңлатыла.

Иҗтимагый-тарихи темага язылган әсәрләре арасында Габдессәламнең «Мөллягол бәете» әдәбият һәм фольклор тарихы өчен шактый әһәмиятле. Бәеттә Россия империясенең җидееллык сугышка (1757—1765) катнашу фактыннан бер эпизод чагылган. 1757 елда Россия, Англия, Франция белән союзда булып, Пруссиягә каршы сугыш башлый. Бу сугышта рус армиясе сафларында татар солдатлары да катнашкан. Габдессәлам шушы сугышта һәлак булучыларның берсенә багышлап бәет язган. «Мөллягол бәете» соңрак XIX—XX гасырларда фаҗигале вакыйгалар мөнәсәбәте белән чыгарылган бик күп татар бәетләренә якын тора.

Меллягол дип әйтәләр
Бу бәйетнең ийәсен.
Хак тәгаля үйлә кылды,
Без фәкыйрьгә, күрәсең.

Югарыда Габдессәлам иҗатының әдәби-иҗтимагый ягы хакында сүз барды.
Ләкин шагыйрь, бер яктан, борынгы әдәби традицияләрне дәвам иттерүче булса, икенче яктан, татар халкының авыз иҗатыннан да мул файдаланган.

Шушы күзәтүдән дә без Габдессәлам поэзиясенең үзенчәлеге аның халыкчанлыгында, бигрәк тә халык иҗаты белән тыгыз бәйләнешендә булуын күрдек. Бер үк вакытта ул борынгы әдәбиятыбызның, үзенең элгәреләре булган Мәүла Колый кебек шагыйрьләрнең традицияләренә дә тугры булып кала.

Габдессәлам үз чоры татар әдәби телендә язган. Ләкин аның теле соңгырак чордагы телдән, конкретрак әйткәндә, үзенең оныгы булган Әбелмәних Каргалыйныкыннан күп өлеш саф, аңлаешлы, татарча.

Анда чыбылдык, йорт, пыяла, такыя, кызыл турат, ефәк, аулак, ян тәрәзә, кызыл гөл, беләзек, күнгер кара һ. б. кебек халыкның җанлы сөйләм теленә һәм әдәби телгә хас булган сүзләр бар. Шулай ук үтә архаик морфологик формалар да очрый. Әйтик, шагыйрь юнәлеш килешне кушымчасыз гына куллана: Мин шәһәр барыр ирдүм.

Кыскасы, Габдессәлам иҗаты XVIII йөздә татар поэзиясенең халык иҗаты белән кушылган ноктасында барлыкка килгән кызыклы һәм үзенчәлекле күренеш булып тора.
 

М.И.Әхмәтҗанов.

 "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том


 

Габдессәлам Урай якташыбыз

Габдессәлам Урай якташыбызБезнең Әтнә районы – күренекле шәхесләргә шактый бай як.

Аларның кайберлә­рен без әйбәт беләбез. Әйтик, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Самат Шакир. Әмма кайберләре турында күбебез сирәк-мирәк мәгълүматлардан гына хәбәрдар. Шундый затларның берсе – шагыйрь Габдессәлам. Аның тулы исеме – Габдессәлам бине (улы) Урай (Уразмөхәммәд) ибине Колмөхәммәд бине Колчура. Габдессәлам Урай 1700 елда Олы Мәңгәр авылында туган. 1746 елга кадәр Ташкичүнең таш мәчетендә имам һәм хатыйб булып, мәдрәсә тотып, дәрес әйткән кеше. Шиһабетдин Мәрҗани үзенең “Мөстәфадел-Әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дигән хезмәтендә Габдессәлам турында болай ди: “...Аның мәдрәсәсендә мелла Бәшир бине Габдеррәхим бине Уразмөхәммәд әл-Җәбалинең “Шәрех гавамил” (эшләр аңлатмасы) исемле китабын язып төгәлләве билгеле. Әлеге мелла Бәшир 1210 (1795) ел азагында Иске Өҗем авылында имам булган. Мелла Габдессәлам шәкертләреннән берәү икенче кешенең милкендә булган “Җәмигыр-рәмүз” китабын күреп, аны үзенеке итәргә теләгән. Остазыннан шул китапны укырга рөхсәт алып, хуҗасы вакытлыча биреп тормагач, урлап алган. Аны Ташкичү урманында мелла Мөхәммәд Әмин бине Заһид әл Боһари исемле кешедән бер җәй буе күчертүе турында халык телендә сөйләнә. Ул китап әле дә Иске Өҗем авылында мелла Хәбибулла бине Фазыл бине Нигъ­мәтулла бине Бәшир кулында сак­лана. (242 бит). Габдессәлам Ташкичү мәдрәсәсендә дәрес әйткәндә Әлмәт ягы Тайсуган мәдрәсәсен тәмамлап килгән атаклы Батырша да аннан сабак тыңлый. Батыршаның чын исеме Габдулла Баһадиршаһ Гали углы Галиев – Казан, Оренбург һәм соңрак оешкан Уфа губерналарында даны таралган укымышлы татар мулласын – халык яратып һәм хөрмәтләп “Татар Пугачевы”  дип атаган. Чөнки ул – 1755 елдагы атаклы татар-башкорт восстаниесе, ягъни Россиядәге беренче милли-азатлык хәрәкәтенең идеологы һәм җитәкчесе. XVIII гасырда татар халкының чиксез һәм чамасыз изелүенә, рәнҗетелүенә каршы халыкларны яуга күтәргән Батыршаның тормыш һәм көрәш юлы күп очракта үз чорының күренекле рухание, педагогы, шагыйре Габдессәлам Урай белән бәйле. Чөнки Батырша ахун Габдессәлам Урай углы белән гомерлек дус була. Әлеге восстаниене башлау өчен фатиханы да аңардан ала. 1746 елда Габдессәлам Сәгыйт бистәсенә (Оренбург Каргалысына) күчеп китә һәм анда ахун була. Биредә ул Батырша белән еш очрашып тора. Яу бастырылгач, Батырша патша җәлладларыннан качып, авыл мәчетенең базында кыш чыга. Аннан үз иреге белән язмышын түрәләргә тапшыра. Аны заманында иң кырыс, әшәке Шлиссельбург төрмәсенә ябалар. Алты ел газап чиккәч, ул бу коточкыч зинданнан качмакчы була. Хәл сакчыларга мәгълүм булгач, хибесханәдә ыгы-зыгы, тартыш куба. Әмма тарткалашу вакытында Батырша кулына очраклы гына эләккән балта белән төрмәчеләрнең дүртесенең башларын чабып яра, үзе исә тигезсез көрәштә йөрәк параличыннан аягүрә җан бирә.
Габдессәлам – күп кенә илаһи бәетләрнең авторы. Һәм шул исеме белән үзенең шигырьләрен атап йөртә. Бу исем астында язылган шигырьләр бигрәк тә 18-19 йөз татар әдәбиятында еш күренә. Күпчелеге икеюллы. Гадәттә, татар халык иҗатында бәетләр икеюллы. Шуңа нисбәт рәвешендә Габдессәлам дә үз шигырьләрен илаһи бәет дип атый. Әлбәттә, илаһи булгач, шигырьләрнең бер өлеше Аллаһка багышланган, аны зурлау, аны олылау белән бәйле. Әмма күпчелек илаһи бәетләр дөньяви күренештә. Күпчелегендә тормыш-көнкүреш, сөю-мәхәббәт тойгылары сурәтләнә. Читтә яшәүчеләрнең туган җирне сагынуы, мәңгелек тема – яшәү һәм үлем, тормыштагы булган фаҗигале хәлләр – илаһи бәетләрнең нигезен тәшкил итәләр. Илаһи бәетләре арасында берсе – “Меллагол бәете” Габдессәлам иҗатында аерым урын тота. Әсәрдә нәкъ бәетләрдәгечә сүз үлгән кеше авызыннан сөйләнә. Меллагол дигән кеше 1757 нче елны Россия-Пруссия сугышында катнашып, Польша җирендә һәлак була. Гадәттә, халык авыз иҗатындагы бәетләрдә вакыйга булган әсәрнең башында күрсәтелсә, бу бәеттә аны әсәрнең ахырында очратабыз.
Бу бәетнең мөбәййене
        (Бәян итүчесе)
Исемедер Габдессәлам.
Иманымны юлдаш әйлә
Фазлың илә (өстенлегең белән)
        зөлкәрам (юмарт)
Улдым сәфәр, кылдым җиһад
        (изге сугыш)
Бу урыс Пнлшә йиридә,
Тарих мең дә йитә йөз дә.
Илле йөтенче йыллыда.
Шагыйрьнең күпчелек парчалары мәхәббәт турында. Ул бу шигырьләрендә фольклор мотивларын бик оста файдалана, төрле чагыштырулар куллана.
Васыф кылым буйларың,
Бал-шикәр тик сүзләрең,
 Кылды бәгърем бер йәнә
Нәркәс кара күзләрең.
Мисле айдыр кашларың,
Сыйфатә инжү дешләрең.
Кылды бәни шуридә (гашыйк итте)
Зөлеф (ике якка аерылган)
        кылган сачләрең.
Автор үзенең аерым строфаларында халык җырларында киң яңгыраш тапкан юмор алымнарын да куллана.
Су акар гөлдур-гөлдур,
Сәүгәнем кызыл гөлдур.
Сәндин үзгәне тотсам,
Пычак ал, бәне үлдүр.
Чыгып китдең йортындин,
Карап калдым артындин.
Бер көн хәстә, бер көн сау,
Үлә яздым дәртендин.
Заманында чыгышы белән татар морзасы булган Г.Державин да Габдессәламнең илаһи бәетләрен укыган һәм урыс хәрефләре белән күчереп яза да, аннан тугызын урысчага тәрҗемә итә. Державинның борынгы бабасы Бәһрәм морза VI гасырда, ниндидер низаг аркасында, Алтын Урда дәүләтеннән  Руська хезмәткә күчкән була.
Быел якташыбыз шагыйрь Габдессәламнең тууына 317 ел. Габдессәламнең нәсел-нәсәбе атаклы кешеләргә бай.
XIX йөзнең күренекле шагыйрь­ләреннән берсе булган Әбелмәних Каргалый да аның оныгы.


Гомәр ШАКИРОВ, Иске Җогып авылы

Әтнә таңы газетасы.