Г.Тукай Ш.Мәрҗани турында

 

     Габдулла Тукай бөтен ислам мөхитендә киң танылган Ш.Мәрҗанине яхшы белгән, аның иҗади мирасына олы бәя биргән. Җамал Вәлидинең  Мәрҗанине “Татарның Геродоты” дип бәяләве, Тукайга, һичшиксез, билгеле булган.  Вафатына 2 атна кала Клячкин больницасыннан Тукай дусты Ф.Әмирханга мондый юллар яза: “Фатих! Хәтереңдә булса, Шиһаб хәзрәтнең әллә кайсы гарәп шагыйреннән алып   Болгар манарасына язган бәетен язып җибәр әле. Хәзер үк. Бәндәгез Тукай. 1913 сәнә, 18 март”.

   Г.Тукай 1913 нче елның январь санында “Аң” журналында “Шиһаб хәзрәт” дип аталган иҗтимагый яктан киң, тирән шигырен яза.

    Һәрбер имам бездә койрык булган чакта,

Койрык сүзе безгә бойрык булган чакта,

-Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул, - дип, (борынгы галим)

Җаһил мулла әмер бойрып торган чакта, -  (надан)

 

    Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,

Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;

Татарда да гыйрфан уты кабынганны (аң-белем)

Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

 

   Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,

Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,

Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйат хәзрәт.

 

 Бу әсәр хиҗри ел белән Ш.Мәрҗанинең тууына 100 ел тулу уңаеннан языла. Чөнки Мәрҗанинең туган елы хиҗри ел елән 1915 нче елда билгеләп үтелә.

 

“Бер җан белән тиздән милләт итә бәйрәм,

Шәрәфәтләп, туган көнне бу мохтәрәм;”. (олылау, дан-хөрмәткә күмү)

       Эчтәлеге, рухы белән “Шиһаб хәзрәт”  шигыре мәдхия жанрына туры килә. Бу мәдхиясендә Тукай Мәрҗанине татарларда мәгърифәтчелек идеологиясен формалаштырып, шул идеяне алга сөргән, аның өчен актив көрәшкән, аң-белем, фикер хөрлеге өчен башкаларны да актив эшчәнлеккә чакырган җәмәгать эшлеклесе итеп сурәтли.  Күләме белән бары тугыз строфадан торса да, әсәр Мәрҗанинең эшчәнлеген тирән аңлап, аны тәсфилләп өйрәнеп, әһәмиятен күрсәтеп язылган. Дини идеология өстенлек иткән чорда, Тукай фикеренчә,   Мәрҗани акылның дини тәгълиматтан өстенлегенә тирән ышанган, шуны яклап чыккан. Мәрҗанинең хөр фикерләренә каршы чыгучыларны Тукай һәр узган-барганга өреп калучы этләр белән чагыштыра.

“....Олуглыкта, өстенлектә Шиһаб хәзрәт

Этләр буе җиталмаслык җиргә кичкән”. 

 Мәрҗанине ул татар тормышындагы яңару хәрәкәтенең яңарып китүенә көчле этәргеч ясаганы өчен халык күңелендә онытылмаячагын раслый. Ул әсәрне түбәндәге юллар елән тәмамлый:

   “Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне, (гәүдәсе)

Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!” (кыямәт, заман ахыры)

      

Әдәбият:

Г.Тукай, энцеклопедия. Казан, 2016 ел, ТР Фәннәр академиясе Г.Ираһимов исемендәге Тел, әдәият, тарих институты

Г.Тукай, сайланма әсәрләр,Казан, “ТаРИХ нәшрияты, 2002 ел

Гарифжанов М.З           “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе”  муниципаль бюджет гомуми белем     учреждениесе түгәрәк җитәкчесе