1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-имин кайткан Мәмсә авылы егетләре һәм кызлары

     Бөек Ватан сугышының  дәһшәтле 1418 көне һәм 1418 төне  кешелек хәтереннән мәңге чыкмас.  Илебезнең 40 миллионга якын ул һәм кызлары  җирдә тынычлык хакына башларын салдылар. Солдатлар фронтларда, партизаннар дошман тылында, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр заводларда һәм иген кырларында – көченнән килгән һәркем Җиңү сәгатен якынайтты.

    Илебезгә 2600 триллион сумлык зыян килде. 1710 нан артык шәһәр һәм поселок, 70 меңнән артык  авыл, 32 меңнән артык предприятие җимерелде. 65 мең км дан артык тимер юл линиясе сафтан чыкты.  “Барысы да фронт өчен, барысы да  Җиңү өчен!” – бу лозунг Совет кешеләренең лозунгысына әверелде.  Җиңүгә завод-фабрикаларда, колхоз кырларында зур өлеш кертелде.   Татарстанга илебезнең көнбатыш өлешләреннән 70 тән артык завод-фабрика күчерелде һәм тиз арада алар фронт өчен продукция әзерләп чыгара башладылар. Белоруссия, Украина, Балтыйк буе республикаларыннан Татарстан территориясенә качаклар кайтты. Татарстан җире күпме язучы, шагыйрь, сәнгать әһелләрен үз канаты астына алды.

    Татарстан территориясеннән 560 меңнән артык егет һәм кыз илне сакларга китте. Аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады.   Районыбыз егетләре һәм кызлары фронтта үзләрен аямыйча көрәштелә.  4 егет – Иске Кишет авылыннан Гани Биккенә улы Сафиуллин, Арча егете Валентин Федорович Ежков, Түбән Оры авылы егете Гатаулла Салих улы Салихов, Мирҗәм авылы егете  Нәкыйп Сафа улы Сафин сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое  исеменә лаек булдылар. 157 арчалы Дан ордены белән бүләкләнде, 5 кеше – Кызыл байрак, 251 кеше Кызыл Йолдыз, 71 кеше – Ватан сугышы ордены кавалерлары.

 Авыл халкы: хатын-кызлар, балалар, өлкәннәр фронтны азык-төлек белән тәэмин итеп торды.  Фронт өчен күпме икмәк, ит, сөт, яшелчә, бәрәңге тапшырылды, йон бияләй, оекбашлар бәйләнде, шәхси самолет, танклар төзү өчен акча күчерелде. Барысы да Җиңү өчен эшләнде. Күпме кеше торф чыгару, урманда утын әзерләү буенча эшләделәр. Дошман Мәскәү шәһәренә якынлаша башлагач, күпме хатын-кыз, яшь егетләр, кызлар окоп , траншея казырга йөрделәр.

    Еллар уза. Сугыш дәһшәте беткәнгә дә 75 ел тула. Батырларның исеме мәңгелек. Ләкин сугыш кырларында ятып калган, каберләре дә билгесез каһарманнар күпме! Сугышка киткән кайбер егет һәм кызларның исемнәре дә билгесез. Кечкенә генә авылдан күпме кеше фронтларда катнашкан – төгәл билгеле түгел. Ветераннар исән чагында истәлекләр язып алу, мәңгеләштерүгә аерым игътибар ителмәгән. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү – безнең изге бурычыбыз, намусыбыз эше.

 

 

Фамилиясе, исеме, атасының исеме

Туган елы

Кыскача белешмә

искәрмә

1

Аскаров Шамил

Әскәр улы

1922

  1942 нче елда сугышка алына. Япон мелитаристларына каршы Ерак Көнчыгышта көрәшә. Көньяк Сахалинны азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен 1945 нче елның 23 нче августында № 372 приказы нигезендә рәхмәт белдерелә. 1946 нчы елның 7 ноябрендә СССР Югары Советы Указы нигезендә  “За победу над Япронией” медале белән бүләкләнә. 1945 нче елның 1 феврале указы нигезендә “Годный к нестроевой службе” диелгән карар чыгарыла. 1946 нчы елда туган якларына кайта. Асия исемле кызга өйләнә, 6 балалары туа. Яңа Кенәр МТСында, К.Якуб исемендәге колхозда тракторчы булып эшли.  1979 нчы елда вафат, Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

2

Асадуллин Мөбәрәк

Әсәдулла улы

1915

1941 нче елда мобилизацияләнә. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Сугыш башланганда шунда була. Япон самурайларына каршы көрәшә. 1949 нчы елда Казан шәһәренә кайтып төпләнә. Кайбыч районы кызы Зәйтүнә апа белән гаилә кора. 4 бала тәрбияләп үстерә. Киндери зиратында күмелгән.

 

3

Әхмәтгалиев Гаптелхай Әхмәтгали улы

1913

  1941 нче елда армия сафларына чакырыла. 1942 нче елда яраланып кайта. Башта колхозда эшли, аннан соң Үзбәкстан якларына бәхет эзләргә чыгып китә.  Вафат. Үзбәкстанда җирләнгән.

 

4

Әхмәтгалиев Вәли

Әхмәтгали улы

1900

   1942 не елда армия сафларына чакырыла. Шул ук елны яраланып, туган якларына кайта. Авылда төрле эшләр башкара. 1975 нче елда вафат, Мәмсә авылы зиратында күмелгән.

 

5

Әхмәтҗанов Мостафа

Әхмәтҗан улы

1894

   1942 нче елда армия сафларына чакырыла.  1946 нчы елда демобилизацияләнә. Гади колхозчы булып хезмәт итә. Вафат, Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

6

Бариев Зөлкәрәм

Барый улы

1925

   1943 нче елда сугышка китә. 1947 нче елда демобилизацияләнә.

 

7

Бариев Хабибрахман

 Барый улы

1923

   1942 нче елда сугышка озаталар.1945 нче елда туган авылына кире кайта. Колхозда эшли башлый. Бәхет эзләп, Үзбәкстан якларына чыгып китә. Шунда вафат, Үзбәкстанда җирләнгән.

 

8

Бариев Кави

 Барый улы

1926

   1944 нче елда сугышка алына. 1948 нче елда сугыштан кайта. Туган авылыннан чыгып китә, шахтер булып эшли.

 

9

Валиев Габделхак

 Вәли улы

1899

   Сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшләгән. Ачлык елларында колхозчыларга хезмәт хакын ашлык белән бирдергән. Бу эше югары органнарга охшамаган. Габделхак абыйны колхоз рәисе вазыйфаларыннан азат иткәннәр.  2 ай вакытын сак астында үткәрә. Аклана, кире кайта. 1941 нче елның октябрь аенда мобилизацияләнә. 1944 нче елда яралана, госпитальдән соң, 2 айга авылга кайтарыла. Яңадан 2 нче Украина фронтына җибәрелә. Прага, Будапешт шәһәрләрен азат итүдә көрәшә. 1945 нче елның 9 маен  Австриянең башкаласы Венада каршылый. Шушы шәһәрне азат итүдә катнаша. 1945 нче елның  ноябрь аенда демобилизацияләнә. Сугыштан кайткач, Мәмсә авылында гади колхозчы булып эшли. Хатыны, Иске Ашыт кызы Рауза апа белән 4 бала үстерә. Бер улы, Вәлиев Инсур, Арча, Питрәч, Алексеевск районнарында җитәкче урыннарда эшләде. Олы улын яшен сугып үтерә.  Улы Инсур абый тәрбиясендә яшәде. Габделхак абый 1982 нче елда вафат. Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

10

Валиев Гали

Вәли улы

1926

   1944 нче елда Юдино военкоматыннан армия сафларына чакырыла. Ефрейтор. 1950 нче елда демобилизацияләнә, Мәмсә авылына кайта. К.Якуб исемендәге колхозда комбайнер, механизатор булып эшли. Вафат.

Сафин списогында юк

  11

Валиев Нургали

 Гариф улы

1926

  1944 нче елда мобилизацияләнә. Казан шәһәрендә яши. Казанда җирләнгән.

Сафин списогында юк

12

Валиуллин Зәйнулла

 Валиулла улы

1989

   1942 нче елда армия сафларына чакырыла. 1946 нчы елда кире әйләнеп кайта. К.Якуб колхозында гади колхозчы булып эшли. Мәмсә авылы зиратында җирләнгән.

 

13

Валиуллин Хафиз Вәлиулла улы

1906

  1941 нче елда мобилизацияләнә. Авыр яралардан 1942 нче елда демобилизацияләнә. Яңа Кенәр авылында яши, “Яңа Кенәр” совхозында тимерсе вазыйфалары башкара. 1984 нче елда вафат. Яңа Кенәр авылы зиратында җирләнгән.

 

14

Вафин Салихҗан

 Вафа улы

1927

   Белешмә юк. Казан шәһәрендә яши. Шунда ук җирләнгән.

Сафин списогында бирелә

15

Вафин Харис

 Вафа улы

1924

   Армия сафларына 1942 нче елда чакырыла. Сугыштан кайткач, Казан шәһәренә барып урнаша. Шунда вафат.

 

16

Вафин Шамил

Җәләй улы

1915

   1942 нче елда мобилизацияләнә. 1945 нче елда сугыштан кайта. Яңа Кырлай авылында яши, мәктәптә укыта. 1966 нчы елда вафат. Яңа Кырлай авылы зиратында җирләнгән.

 

17

Вафин Шәрәфетдин Вафа улы

1918

   Армия сафларына 1939 нчы елда алына. Сугыш башлангач, дошманга каршы көрәшкә чакырыла. Яралана. 1947 нче елда демобилизацияләнә. Гайшә исемле кыз белән гаилә кора. Балалары булмый. Казан шәһәренә барып төпләнә. 2002 нче елда Мәмсә авылы зиратына җирләнә.

 

Тулы исемлек.....