Ташкичүнең олуг абызлары

Картинки по запросу мәрҗаниКазан арты, Арча ягының кайсы гына авылына игътибар итмә, аның һәрберсендә татар әдәбияты, мәдәниятендә тирән эз калдырган шәхесләр, галим дәрәҗәсендәге дамелла-муллалар яшәгән. Ташкичү авылы исә мәшһүр, зыялы затлар – имам-хатыйп, мөдәррис һәм шагыйрь Габдессәлам бине Урай (Уразмөхәммәд), татарбашкорт милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе Батырша, «Мәҗмугыл-хикәят» әсәренкүчереп язып, бу мирасның безнең көннәргә килеп җитүенә сәбәпче булган Мөхәммәдрәхим бине Рәфыйк, имам, соңрак Каһирәдә фарсы теле мөгаллиме Шәмсетдин бине Габдрахман, атаклы имамнар Баһаветдин, аның уллары Шиһабетдин, Галәветдин, Садретдин әл-Мәрҗаниләр, беренче тарихи роман авторы Мәхмүт Галәү-Мәрҗани, «Кояш» газетасының баш мөхәррире һәм нашире Зәкәрия Садретдин, үткен телле журналист, галим һәм педагог Рәшит Фәтхераман; атаклы табиб, шагыйрь Фаяз Ибраһимов туган һәм яшәгән җир. Бу мәкаләбездә имамнар Шиһабетдин әл-Мәрҗани һәм аның бертуган энесе, сабакташы, фикердәше Садретдин әл-Мәрҗаниләрнең ата-бабаларының тормыш юлын һәм кылган гамәлләрен бәян кылабыз.

 

Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе ягыннан бабасы Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (1747-1834) Өшкәтә, Бәрәскә, Мәчкәрә, Урбар авылларының атаклы муллаларында белем алган, остазларыннан гыйлем эстәгән вакытта алтмыштан артык китап күчереп язган. 1776 елда Олы Җәке авылына имам-хатыйп һәм мөдәррис итеп тәгаенләнгән. 1790 елда бу хезмәтен Кысна авылында башкарып, 1801 елда Диния нәзарәтеннән рәсми указ алып дәвам итә. 1810 елдан имамлыгын калдырып, сәүдә эшенә керешә. «Сәүдәләре уңып,дөньясы яхшы ук түгәрәкләнгән, кадер-хөрмәттә бәхет белән яшәгән, барлык әйберләре һәм җиһазлары җитәрлек булган», – дип яза Ш.Мәрҗани бабасы турында. Шуны да, әйтергә кирәк: Ш.Мәрҗанинең әтисе ягыннан әбисе Бибизәгыйфә Габделбакый кызы (1835 елда вафат) да затлы нәселдән – анасы Каратайның морза кызы Сәгыйдә булган.
Ш.Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар»дә яза: «Бабабыз, мәрхүм Сөбхан, 1249 (1834) елда, зөлхиҗҗә аенда, сиксән җиде яшендә вафат булды. Җеназасын мелла Садыйк бине мелла Сафакол укып, үзенең васыяте буенча, Хөснәдән чыкканда, олы юлның сул ягына җирләнде, ләкин ул юл, хәзер ташланып, каберлек уртасында калган. Мин фәкыйрь исемен, нәселен һәм туган-үлгән елларын яздырып бер таш куйдым»… «Бабабызның җәмәгате Бибизәгыйфә бинте Габделбакый 1251 (1835) елда вафат булды һәм җеназасын әлеге мелла Садыйк укып, бабабыз янында, кыйбла ягында җирләнде». Хәзерге вакытта Кысна авылы зиратында Сөбхан хәзрәт һәм Бибизәгыйфә абыстай истәлегенә куйган кабер ташы бар. Эпиграфик ядкәрнең уң ягына ташны Шиһабетдин Мәрҗани куйдырганлыгы язылган.
Шиһабетдин Мәрҗанинең әнисе ягыннан бабасы Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек хәзерге Чүпрәле районының Иске Чокалы авылында туган. Урбар, Ашыт, Оры галим-дамеллаларыннан белем ала. Ул 1792 елдан Иске Ашыт авылында имам-хатыйп хезмәтен башкара, зур мәдрәсә тотып, төрле фәннәрдән шәкертләргә белем бирә. Ш.Мәрҗани бабасы турында: «Мелла Габденнасыйр бик тәкъва һәм диндар, изге һәм саф, данлыклы һәм хәрәмнән сакланучы, дөнья эшләреннән ваз кичкән һәм шәригать кануннары белән генә эш итүче кеше буларак шөһрәт казанган», – дип язып калдырган. Әмма ул үзенең суфилыгын, Ор авылының Хәбибулла ишан бине Хөсәен мөриде булып, аннан иҗазәт алганлыгын, әмма түбәнчелек санап, вафатына кадәр моны сер итеп саклаган. Габденнасыйр хәзрәтнең йортында еш кына галимголамә, шул чорның укымышлылары җыелган, шунда дини мәсьәләләр буенча бәхәс кузгалгач, ул борынгы китаплардан дәлилләр китереп сөйли торган булган.
Габденнасыйр хәзрәт Кызылъяр (Иске Коллар) авылындагы атаклы бай Туктамыш бине Габделкадыйрның кызы Бибимәхбүбәгә өйләнеп, 1794 елда Ш.Мәрҗанинең әнисе Бибихөбәйбә дөньяга килгән. Бибимәхбүбәнең анасы Зөбәйдә атаклы нәселдән – Иске Мәңгәр авылындагы мәшһүр морза Гашур бине Мөхәммәтнең кызы.
Ш.Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбәр»ендә Габденнасыйр: «1833 елда чәршәмбе көн Ашытта вафат булды. Пәнҗешәмбе көн җеназасын ахун мелла Фәтхулла бине Хөсәен укып, шул авылның яңа каберлегендә җирләнде. Хатыны, ягъни безнең әбиебез Бибимәхбүбә 1843 елда, якшәмбе көне вафат булды. Кабере – бабабызның аяк очында. Мелла Габденнасыйрның Бибисәйидә исемле кызы 1833 елда, әткәсеннән өч ай элек шимбә көн вафат булды. Кабере анасы янында, төньякта. Җеназасын әткәсе укыды. Мин фәкыйрь, һәр өчәвенең исем һәм вафат тарихларын яздырып, бабабыз баш очына бер таш куйдым», – дип язса да, кызганыч, Иске Ашыт зиратында әлеге таш сакланмаган.
Ш.Мәрҗанинең әтисе – Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани 1786 елда Олы Җәке авылында дөньяга килгән. Күәм, Бәрәскә, Ашыт, Ташкичү дамеллаларында һәм Бохараның «Турсуния» мәдрәсәсендә гыйлем эстәгән. Баһаветдин шунда укыганда, Бохара хакиме, әмир Хәйдәр белән дуслашкан, ул биргән аерым бүлмәдә яшәгән. Әмир, дуслык хакына, Бохарада еллык акча биреп, мөдәррис итеп билгелим дисә дә, Баһаветдин 1813 елда туган җиренә кайткан. Алга таба да Хәйдәр Баһаветдин белән элемтәсен өзмичә, аңа Бохарадан бүләк итеп киемнәр җибәргән. Бу турыда Ш.Мәрҗани: «Безнең илебездә әмир илтифат итеп, бүләкләр җибәрелгән өч кешенең берсе – атабыз», – дип язып калдырган. 1815 елда Баһаветдин Габденнасыйр кызы Бибихөбәйбәгә өйләнеп, Габделкәрим бай таләбе буенча, Ябынчы авылына имам-хатыйп һәм мөдәррис итеп тәгаенләнгән. 1818 елның 16 гыйнварында (һиҗри ел исәбе белән 1233 елның 7 рабигыль-әүвәлендә1) яшь парның беренче баласы Шиһабетдин дөньяга килгән. Хәзерге вакытта Әтнә районы Ябынчы авылында галим туган нигез тимер киртә белән уратып алынган, анда истәлек белгесе куелган һәм йорт ихатасыннан ерак булмаган «мулла коесы» да төзекләндерелгән.
Ташкичү авылының мулласы Шәмсетдин бине Габдеррәшид әл-Кышкарый2 Мисырга күчеп китеп, шундагы бер мәртәбәле уку йортында фарсы телен укыта башлый. Баһаветдин хәзрәт 1821 елда Ташкичүгә, остазы урынына күчеп, шунда гомере буе – кырык елга якын имам-хатыйп һәм мөдәррис вазифасын башкара, шәкертләр тәрбияли. 1823 елда «акыллы, күркәм мөгамәләле, гыйбадәтчән» хатыны Бибихөбәйбә бала тапканда, егерме яше тулартулмас биш яшьлек Шиһабетдинне һәм тагын ике баласын (Гыймадетдин һәм Гафифә) ятим калдырып, бакый дөньяга күчә. Шул ук елда Баһаветдин Бибихөбәйбәнең сеңлесе Бибихәбибәгә өйләнә. Аларның Бибифатыйма, Садретдин, Әхмәд, Бибисаҗидә, Каваметдин, Бибидәрданә, Бибисәйидә, Галәветдин исемле балалары дөньяга килә.
Ш.Мәрҗани: «1843 елда яңгыр булмыйча, һавалар бик коры торып, игеннәр, үсемлекләр һәм агачларның зарарлануы чигенә җиткәч, Мәмсә тау башына Ташкичү, Ашыт, Сәрдә, ике Кенәр, Печмәнтау, Хөснә (Кысна) һәм Ашытбаш авыллары халкы җыелып, яңгыр теләде. Атабыз, барлык җыелган халык теләге белән, яңгыр теләү намазында имам булды», – дип язып калдырган. Моннан исә Баһаветдин хәзрәтнең тирә-якта мөхтәрәм имам булуы һәм дини эшчәнлектә халыкның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне инкарь кылмавы аңлашыла. «Вафийәтел-әсляф» китабында исә: «Бабам Сөбхан хуш мәҗлесле, мәгълүматы күп, азрак мәзәкчән булып, үткәндә булган вакыйгаларны, тарихи хәлләрне бик күп сөйли иде», – дип искә ала. Сөбхан хәзрәт яшьли ятим калган Шиһабетдинне аеруча яраткан, күп вакыт аны үзе белән йөрткән.Тарихи вакыйгаларны китап сәхифәләренә төшерә башлагач, еш кына бабасы сөйләгәннәрне дә искә алган.
Баһаветдин хәзрәт имамлык иткән, 1817 елда Оры сәүдәгәре Сөләйман бине Назир тарафыннан салынган таш мәчет хәзерге вакытта архитектура ядкаре – Ташкичүнең йөзек кашы булып тора. Авылның зиратында Мәрҗаниләргә бәйле ике эпиграфик истәлек – галимнең әтисе Баһаветдин Сөбхан улы Мәрҗанигә (1786-1856) һәм хатыны Хөбәйбә бинте Габденнасыйр кызына (1795-1823) куелган (ике мәрхүмгә бер) кабер ташы бар. Шәһәр Шәрәф «Мәрҗани» китабында: «Баһаветдин вә Хөбәйбәнең кабере Ташкичүдә, икесе бергә. Соңыннан икесенә Мәрҗани тарафыннан дүрт тарафы язулы бер таш куела», – дип язган. Шулай ук Ташкичү авылында Мәхмүт Галәүнең әтисе, Шиһабетдин Мәрҗанинең бертуган энесе, галим Галәветдин ибне мулла Баһаветдин әл-Мәрҗани (1840-1908) каберенә куелган таш та бар.
Кысна авылындагы Сөбхан әл-Мәрҗани һәм Бибизәгыйфә абыстай каберләренә, Ташкичүдәге Баһаветдин әл-Мәрҗани һәм Бибихөбәйбә абыстай һәм Галәветдин әлМәрҗани хәзрәтләре каберләренә куелган ташлар – җәмгысе өч эпиграфик ядкарь дәүләт саклавына алынуга һәм кичекмәстән төзекләндерүгә мохтаҗ.Әлеге мөхтәрәм затлар – Шиһабетдин һәм Садретдин Мәрҗаниләрнең мулла, атаклы галим булып җитлегүенә ата-бабаларының йогынтысы чиксез зур икәнлеге шөбһәсез.

Ленар Гобәйдуллин

"Казан утлары" буенча...