Ш.Мәрҗанинең Бохарага сәяхәте

   Ш.Мәрҗанинең атасы Баһаветдин хәзрәт Бохарада белем ала. Атасының Бохараны мактап сөйләве Мәрҗанинең дә мәхәббәтен җәлеп иткән. Сәфәр итү өчен атасыннан рөхсәт сорый торган булган.  “Соңгы вакытларда бер дә гыйлем арттыра алмый башлаган идем.  Авыл тормышыннан бик тә туйган идем. Бохарага барып олуг галимнәрнең дәресләрендә булып, тынычлык илә гыйлем эстәргә, төрле көтепханәләрдә булган зур белгечләрнең әсәрләрен укырга ихласым бик күәтле иде”,- дип сөйләгән сүзләре булган.

    1838 нче елның 17 маенда сәфәргә әзерләнгән. Бу чорда татарларның Урта Азия илләре белән сәүдәләре куәтле була. Кәрваннар йөреп тора. Тимер юллар юк, пароходлар йөрми. Ат, дөя төп транспорт торе булып торган.

    Юлда Мәрҗани  ишеткәннәрен һәм күргәннәрен дәфтәргә язып барган. Озак вакыт Мәрҗаниләргә Троицк шәһәрендә торырга туры килә. Төрле мәҗлесләрдә була, әңгәмәләрдә катнаша, фикерләр алыша. Шулай ук ул үзенең матди хәлен яхшырту өстендә дә эшли. Булган акчасына  кечкенә сандык, бизәкле тартмалар сатып ала, аларны юлда сата. Бу сатудан кергән акчага Бохарада мәдрәсәдә яшәү өчен бүлмә алырлык акча туплый.

    Троицк шәһәреннән Бохарага дөя белән сәфәр итәләр. Казак, кыргыз авыллыары, шәһәрләре аша узган. Аларны да өйрәнгән. Дөя өстендә утырып барганда “Гакаиде Нәсәфи” дигән китапны  яттан өйрәнгән. Гомумән, һәр җирдә китап уку белән шогыльләнгән.

    Сәүдәгәрләр юлда туктап-туктап, сату итеп, мал җыйнап барганнар. Шуңа күрә Троицк – Бохара арасы өч ай дәвам иткән.

    Бохарада Мәрҗани “Ишан хәлифә Ниязколый” мәдрәсәсенә урнаша. Төрле галимнәрдән белем ала. Шәкертләр теләгән мөдәррисләрдән дәрес алырга ихтыярлы булганнар.  Шуңа күрә Мәрҗани дә төрле мөдәррисләрнең дәресләрендә катнаша.  Мәрҗани дәресләргә чын күңелен биреп катнаша. Үзенчә уйлау сәләте мөдәррисләрнең дә игътибарыннан читтә калмаган. Остазлары Мәрҗанинең туры фикерле , белемгә ихласлы булуын күреп, берәр елдан соң үзләренең кайбер шәкертләренә Мәрҗанидән дәрес өйрәнергә, ике-өч елдан соң хосусый рвештә дәрес укырга киңәш иткәннәр. Шулай итеп ул үзен яшәү өчен акча да туплый.  Шәкертләр күбрәк кулъязма китап кулланганнар. Ш.Мәрҗани дә бай шәкертләргә китап күчереп бирә торган була.

Гарифжанов М.З           “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе”  муниципаль бюджет гомуми белем     учреждениесе түгәрәк җитәкчесе