"Өммегөлсем" фольклор коллективы

    2008 елда Арча районы Ташкичү мәдәният каршында оешкан фольклор коллективына исем эзләгәндә, нәкъ менә шул җыр күз алдына килде: "Гөлсем ут та, Гөлсем шук та..." Дәртле дә, чая да, матур да, уңган да, булган да Өммегөлсем образы безнең ансамблебезнең рухына бик туры килер дип уйладык. Әлбәттә, ансамбль буш урында тумады. Авылыбызның мәдәни тормышын җанландырып яшәгән, җырга-моңга һәвәс, бай күңелле кешеләр байтак иде бездә.

Көннәрнең берендә мәдәният йорты директоры Гөлфия Мәгъсумова миңа аларны бер коллективка тупларга хыяллануы турында әйтте, мин бу тәкъдимне хуп күрдем. Коллектив авыл халкын чын мәгънәсендә берләштерде: бүген ансамбльгә йөрүчеләрнең иң өлкәненә 67, иң яшенә 28 яшь. 8 ветеран бик теләп ансамбль эшендә катнашып килә. Гаиләләре белән йөрүчеләр дә бар: сәнгать җитәкчесе Гүзәлия Хакимова ире Илнар белән кызы Голияне дә шушы юлга тартты, ирле-хатынлы Вәсилә һәм Рәшит Шәвәлиевлар - ансамблебезнең бизәге. Рәшит - аерым җыр җанры буенча күп дипломнар алган, искиткеч тавышлы җырчыбыз. Гомумән, үзенчәлекле тавышлы җырчылар күп бездә. Гөлфия Мәгъсумова, җырлавы өстенә, гармунчыбыз да әле. Илсөяр Бариева ТНВ каналынында   "Җырлыйк   әле"   тапшыруында   катнашты.

Хөсэенова Суфияның җырлавын да тамашачы көтеп ала, ә инде Хэмидуллин Илдусны без "Салават" дип йөртәбез, бер концерт-спектакль дә аннан башка узмый. Ансамбльне шулай ук сүз остасы Фәттерова Гөлчәчәк, мөнәҗәтләр остасы Абдуллина Роза, һәр эштә актив катнашучы Вәлишина Фирая, Мостафина Венералардан башка күз алдына да китереп булмый. Коллективка талантлы яшьләр килеп торуы да бик тә сөендерә. Миләүшә Мостафина, Тәслимә һәм Рамил Галәветдиновлар, Илсур Галәветдинов, Фирзәр Хәйруллиннарның һәрберсе кирәк булса җырлый да, бии дә. Мин, коллектив җитәкчесе буларак, сценарийлар язам, аны сәхнәгә куям.

Ташкичү - ата бабаларыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен кадерләп саклый торган авыл. Аның бай тарихы бар. Авыл халкының иҗтимагый- мәдәни үсешенә көчле этәргеч биргән, милләтебезнең үткәнендә тирән эз калдырган олы шәхесләр исеме белән (Шииһабетдин Мәрҗани, Габдулла Галиев (Батырша), Мәхмүт Галәү һәм башка зыялылар) бәйле аның тарихы.

Шул чорда халык һөнәрчелеге ныклы үсеш алган: келәм, паласлар туку, чыпта сугу, сөлге-тастымаллар чигү, чабата үрү, бау ишү, агачтан көнкүреш кирәк-яраклары җитештерү һәм башкалар. Авыр хезмәтләрен җыр, уен-көлке, шаян сүз белән җиңеләйтергә тырышкан халык. Авылда борынгыдан ук сакланып килгән йолалар, гореф-гадәтләр: Каз өмәләре, Аулак өйләр, Кич утыру, Килен каршылау, Кодалар төшерү, Нигез ашы һәм башкалар буыннан-буынга тапшырылган.

ең " Өммегөлсем" фольклор коллективы әнә шул борынгыдан калган мирасны барлап, аны халыкка, бигрәк тә яшь буынга җиткерергә тырыша. Фольклор-этнографик күренешләр арасында "Аулак өй", "Сөлге агарту", "Уракка төшү", "Печәнгә төшү", "Кичке уен", "Су буенда кер чайкау", "Кодалар каршылау", "Бишек туе", "Фронтка озату", "Капка төбендә кич утыру", " Кыз урлау " һәм башкалар бар. Бүгенге яшәешебездән төшеп кала барган күренешләрне саклау максатыннан, чыгышларыбызны борынгы суккан паласлар, чигүле җәймәләр, сөлге-тастымаллар, җиз самавыр, агач савыт-сабалар белән бизибез. Репертуарыбызда халык арасында киң таралган җырлар - "Өмә җыры", "Картуф", "Җомга", "Талы бөгелеп тора", "Фазыл чишмәсе", "Агыйдел каты ага", "Арча", "Сабан туе", "Ай җаный суларда".

2008 елда хатын-кызлар көнендә авылыбыз әбиләрен җыеп үткәргән "Самавыр бәйрәме" күңелдә калырлык бер тамаша булган иде. Ә бөек Җиңүнең 65 еллыгына куелган "Аулак өй", "Уракка төшү", "Печән өсте" фольклор күренешләрен тамашачы шулкадәр яратып кабул итте, хәтта тирә-як авылларга да чыктык, быел исә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына "Әбиемнең хәтер сандыгы" дигән зур кичә оештырылды.

2012 - 2014 елларда Арча шәһәре сабантуенда татар өен бизәү, милли ризыкларыбыз белән табын әзерләү, татар көйләрен яңгыратып, җыр-бию, уен-көлке белән төрле уеннар оештырып, мәртәбәле кунакларны каршылау "Өммегөлсем"гә йөкләнде. Бу эшләрдә җирле үзидарә рәисе Фәһим Хатыйп улы Фәйзуллинның ярдәме зур булды.

Гаилә елы уңаеннан "Сынса сыңар канатың", "Пар канатлар" дигән кичәдә, Арчада узган Республика укытучылар конференциясендә ясаган чыгышларыбыз, 2014 елда Бөтендөнья яшьләр форумында күрсәткән "Кунак каршылау" күренеше әлеге чараларга яңа бер эчтәлек бирде. 2014 елның май аенда "Идел - Урал дуслыгы" исеме астында Бөтендөнья Татар Конгрессы кунаклары белән бәйрәм кичәсе үткәрдек, фойеда бизәлгән татар өе, кул эшләре күргәзмәсе, халкыбызның милли ризыкларын тәкьдим иткән чәй табыны, татар халкының төрле җырлы-биюле уеннары әлеге кичәнең эчтәлеген бермә-бер баетты.

Район һәм Республика күләмендә үткәрелгән татар фольклор фестивальләрендә катнашып, күп кенә дипломнар, мактау кәгазьләре алдык. 2011 елда "Хезмәтем   һәм җыр моңнарым, Арчам, сиңа багышлана!" исемле авыл җирлеклэрендэ үткәрелгән иҗат конкурсында "Фольклор сәнгате" номинациясендә лауреат исемен яуладык. 2013 елда Арча шәһәрендә узган "Балкыш" республика ветераннар фестиваленнән диплом белән кайттык. 2013 елда ТНВ каналында "Аулак өй" тапшыруында "Сөлге агарту" күренешен бөтен дөнья тамашачысына күрсәтү бәхетенә ирешкән идек. 2014 елда "Иске Казан түгәрәк уены" республика татар фольклоры фестивале дипломанты булдык. 2014 елда "Газиз Арчам! Даның зурдыр, юлың туры, сиңа багышлана ул-кызларың җыры" девизы астында узган иҗат-отчет концертында "Фольклор сәнгате" номинациясендә җиңүче-лауреат дип танылдык. 2014 елның апрелендә Казан шәһәрендә үткәрелгән Шигырь бәйрәмендә катнашып, Татарстан мәдәният министрлыгының "Рәхмәт хаты"н алдык, июль аенда Азнакайда "Чатыр тау"да уздырылган Бөтендөнья татар фольклоры фестивалендә "Су буенда кер чайкау" күренеше белән чыгыш ясап , диплом белән кайттык.

Әлеге уңышларыбыз коллективыбызга көч-куәт өсти, тагын да илһамланып иҗат итәргә канат куя. Әлбәттә, проблемалар да юк түгел: юл чыгымнары, транспорт мәсьәләсе бик катлаулы, баяныбыз да, сәхнә киемнәребез дә юк. Район мәдәният йортыннан костюмнар алып торабыз, әмма үзеңнеке булуга җитми инде. Ә костюмнар тектерергә акча таба алмыйбыз. Сәхнә киемнәрен дә булдырып, милләт файдасына эшләгән изге эшебезне тагын да эчтәлеклерәк итәсе килә, чөнки түбәтәй-калфаклар, бала итәкле хатын-кыз күлмәкләре, каюлы читекләр, альяпкыч һәм яулыклардагы чигелешләрнең мәгьнәви тирәнлеге халкыбызның сәнгати фикерләү рәвешен һәм зәвыгын чагылдыра, рухи дөньясын ачып бирә.

Рузалия Насибуллина

"Гомер тәгәрмәчләре" китабыннан...

 

 

Ташкичүдә бар шундый коллектив

Әле яңа гына кар астыннан башын калкыткан беренче яз чәчкәләре –  умырзаялардай сәхнәгә чыкканнар иде. Шул арада 10 ел үтеп тә киткән. Шушы көннәрдә Ташкичү мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өммегөлсем” фольклор коллективы (җитәкчесе Розалия Насыйбуллина) үз сәхнәсендә юбилеен билгеләп үтте.

Зур уңышларга ирешү өчен ун ел бик аз вакыт кебек. Әмма “Өммегөлсем” иҗатының беренче адымнарыннан ук уңышлы чыгышлары белән танылып китте. Район, республика фольклор фестивальләрендә катнашып, җиңүләр яулады, район сәхнәләренә бик еш чакырылды, районга килгән кунакларны каршы алу чараларыннан калмады.

– Күп бәйрәмнәрдә коткаручы коллектив ул. Ташкичүдә генә никадәр кунаклар кабул иттек. Сокланабыз аларга, – диде юбилей кичәсендә катнашкан Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. – Алар күрсәткән гореф–гадәтләрне мәктәп балаларына дәрес итеп бирергә дә була.

Чыннан да шулай. “Өммегөлсем”нең бу көнне тәкъдим иткән фольклор күренешләре соклану уятты. Уйнаулары белән генә дә түгел, әби–бабаларыбызның инде онытылып барган  йолаларын яңартып сәхнәгә чыгарулары белән дә. Бүгенге өлкәннәребез әле аларны белә, гомерләренең иң матур мизгелләре буларак исләренә төшерә. Фольклор коллективлар чыгышы аша ул киләчәк буынга да барып ирешсен иде. Мирас буларак.

“Кич утыру”, “Кодалар каршылау”, “Су буенда кер чайкау” фольклор күренешләре җырлар, такмак әйтешүләр, уеннар белән алып барылды. Элек кодалар каршылауны да чын бәйрәмгә әверелдергәннәр. Бүләкләрне дә кара–каршы җырлашып тапшырганнар, кияү белән кәләшне, кодалар–кодагыйларны да биеткәннәр, җырлатканнар.

“Су буенда кер чайкау” да күңел ачулар белән бәйләнеп киткән. Чыр–чу, уен–көлке, кызыклы уеннар, җырлар, биюләр… Кер чайкарга төшкән җирдән өйгә кайту да онытылган.

– Яшь вакытта клубларга чыга һәм бу уеннарны уйный идек. Аңа да илле ел үткән инде. Әмма бүген кабат искә төшереп рәхәтләнеп карап утырдым, – диде район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов. – Фольклор бик катлаулы жанр. Аның өчен тарихны белергә кирәк. Һәм бу эшне Розалия Насыйбуллина гына булдыра ала. Авыл тарихы турында китап чыгаручы да Розалия ханым. Мактаулы хезмәтегез тукталып калмасын. Ул яшьләрне традицияләр нигезендә тәрбияләүдә дә зур роль уйный.

Әмма юбилей кичәсенә күбрәк өлкәннәр килгән иде. Алар яшь чакларын искә төшереп рәхәтләнеп ял итеп утырдылар. Егетләр һәм кызлар, югары сыйныф укучылары да клубка шушы кичәгә чыксалар, үзләренә күпме яңалык алып киткән булырлар иде. Чыгыш ясаучылар арасында яшь җырчылар – авыл киленнәренең булуы ничек күңелле булды бит. “Өммегөлсем”нәр кебек яшьнәп яшәгез.

– Өйдә 93 яшьлек кайнанам бар, ирем эштә. Барысына да өлгерәм. Коллективта шөгыльләнү дәрт, рәхәтлек бирә, авырулар, мәшәкатьләрне оныттыра, – ди Суфия Хәсәнова.

– Мин Айван авылында туып–үстем. 17 яшемдә бу якка эшкә кайттым һәм кияүгә чыгып төпләнеп тә калдым. Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләдем. “Өммегөлсем”гә ирем Рәшит белән бергә йөрибез. Ул тракторчы иде. Гомер буе җырлады, сәхнәләрдә чыгышлар ясады, – диде Вәсилә Шәвәлиева.

Коллективтагыларның һәрберсе әнә шулай күңел биреп, яратып йөри. Алар биредә аралашалар, серләшәләр, киңәшләшәләр дә, кайчак өйдән тәм–том алып килеп, бергә утырып чәй дә эчәләр. Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән     Розалия Насыйбуллина аларны күз карашыннан ук аңлый. Үзе дә бик талантлы шәхес. Соңгы еллардагы уңышлары гына да шул турыда сөйли. Авыл тарихы турында китабы басылып чыкты. Шигырьләр яза. Күптән түгел “Ел хатын–кызы” республика фестиваленең зона ярышында катнашып, җиңү яулады. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга бара. Розалия ханымга һәм мәңге картаймас “Өммегөлсем”гә яңа иҗат уңышлары телибез.

Гөлсинә Зәкиева    автор фотосы

 

http://arskmedia.ru

 

 

Авыл жирлекләре арасында «Җомга көн кич белән» дип исемләнгән иҗат концертлары старт алды

 

​​​​​​

Узган җомгада Арча мәдәният йортында Ташкичү авыл җирлегенә кергән 10 авыл үзешчәннәре, аларның да иң шәпләре чыгыш ясады, диелә “Арча хәбәрләре” газетасының бүгенге хәбәрендә.

Көзгә керү белән Арча мәдәният йорты сәхнәсенә татар эстрадасы артистлары явы башланды. Көн дә концерт һәм көн дә зал тулы тамашачы була. Ә менә үзебезнекеләр чыгышларын карарга килүче аз булды һәм… ялгышты. Чөнки үзешчәннәр дә артистлардан бер дә кимен куймады. Бәлки, беренче концерт булганга арчалар белеп бетермәгәндер? Шушы көннән башлап һәр атна җомга көнне “Җомга көн кич белән” дигән иҗат концертлары булачак. Бушка. Сюрприз да бар – үзешчәннәр белән беррәттән шул төбәктән чыккан эстрада артистлары да чыгыш ясаячак.

Ташкичү авыл җирлеге чыгышы кул эшләре күргәзмәсе белән танышудан башланып китте. Анда Гүзәлия Хәкимованың кәгазьдән һәм сәйләннән ясалган чәчәкләре, Рамил Мәгъсумовның тимер эшләнмәләре, Айзилә Фәйзрахманованың чигелгән картиналары куелган, алар янында Мәмсәдән Резеда Зәйнуллинаның икмәкләре, пешкән ризыклары урын алган иде.

Аннан концерт башланды. Башта ул “тоныграк” барган кебек тоелса, тора–бара сәхнәдәге тамаша кызганнан–кызды. Шунысы игътибарга лаек: җирлеккә кергән 10 авылның берсе генә дә читтә калмаган. Ә аларның барысын бергә туплап уртак концерт оештыру — искиткеч зур хезмәт. Яшьләр генә түгел, ветераннар, балалар да үз талантларын күрсәтте ул көнне. Иске Ашыттан укучы Руслан Әхмәтшин, Кыснадан сәхнә ветераны Рәшит Шәвәлиев җырлауларын тамашачы аеруча яратты.

Ташкичүдән Розалия Насыйбуллина җитәкчелегендәге “Өммегөлсем” фольклор ансамбленең “Кодалар төшерү” күренеше күңелле генә килеп чыкты. Өлкәннәр яшь чакларын искә төшерсә, яшьләр өчен ул үзенчә кызык иде. Шуннан ук “Умырзая” бию төркеме башкарган керәшен халкы биюе бик ошады. Бәйрәм кунаклары Шәүкәт Вәлишин (җырчы, нәфис сүз остасы, гармунчы, шигырьләр иҗат итүче), Фәрит Әхмәтов (Иске Ашытта туып үскән, озак еллар Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында әйдәп баручы инженер булып эшләгән, лаеклы ялда булуына карамастан, шунда хезмәтен дәвам итә) чыгышларын да Арча тамашачысы яратты. Иске Кенәрдән Лилия Вәлиуллова җырлавы да беркемне битараф калдырмады. Гомумән, һәр чыгыш үзенчә ямьле булды.

2016 ел

Чыганак: http://tatar-inform.tatar