Ташкичү авылының социаль-демографик һәм рухи йөзе (2007 ел)                                                      

 

1. Ташкичү авыл халкының социаль - демографик йөзе.

Бу этапта Ташкичү авылы халкы турында билгеле булган кайбер демографик һәм социаль мәгълүматлар бергә алынып эшкәртелде, чагыштырылды, гомумиләштерелде.

Бу социологик тикшеренүдә алынган информация анализланганнан соң Ташкичү авыл халкының бүгенге социаль - демографик халәтенә ачыклык кертелде һәм нәтиҗәләр ясалды .

Халык ул - җәмгыятьнең төп җитештерү көче. Шул ук вакытта халык – моны һәркайсыбыз үзендә тоя – җитештерелгән барлык матди байлыкларны төп кулланучы булып санала. Менә шуңа күрә дә халык саны – һәрбер илнең, регионның, районның, шул исәптән гади бер авылның үсеше өчен иң әһәмиятле факторларның берсе.

Бүген дөньяда 6,5 млрд. халык яши! Россияда – 143 млн. кеше, Татарстанда - 3,8млн. кеше, Арча районында 48 мең кеше яши икәне билгеле.

Бүгенге көндә туган авылыбыз Ташкичүдә 388 кеше яши. Әле берничә ел элек Ташкичүдә 400дән артык кеше яши иде. Димәк, безнең авылда халкының табигый үсеш дәрәҗәсе тискәре, ягъни үлүчеләр саны туучылар саныннан күбрәк була бара.

Моның нәтиҗәсе буларак халык саны артмый, киресенчә кими бара. Бу иҗтимагый күренеш депопуляция яки демографик кризис дип атала. Бүгенге көндә өлкән яшьтәгеләрнең өлеше даими артып торган икътисади нык үскән Европа илләрендә бу күренеш өстенлек алды . Шулай ук Россиядә, димәк бездә дә шундый ук тенденция күзәтелә.

Балалар, яшьләр өлеше кими бара. Бу икътисади яктан уңай күренеш түгел. Мәсәлән, хезмәт урынарында эшче көчләр җитми башлый.

Туу, үлү, халыкның табигый артуы-үзенең табигате белән биологик проңесс. Ләкин шулай да кешеләрнең социаль-икътисади яшәү шартлары, җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләр бу процессларга хәлиткеч йогынты ясый. Үлүчеләр саны иң элек кешеләрнең материаль тормыш шартларына: туклануга, хезмәт һәм көнкүрешнең санитария-гигиена шартларына, сәламәтлек саклауның куелышына бәйле. Туучыларның саны да җәмгыятьнең социаль-икътисади структурасына, кешеләрнең тормыш көнкүреш шартларына бәйләнгән. Ләкин бу бәйлелек үтә катлаулы һәм каршылыклы, фәндә ул бик күп бәхәсләр кузгатты. Кагыйдә буларак халык мул яшәгән һәм культурасы үскән саен, хатын-кызлар җитештерүгә һәм иҗтимагый эшкә күбрәк тартылган саен балаларның мәктәп еллары арткан һәм, гомумән, «баланың бәясе» күтәрелгән саен туучылар саны кими бара. Ләкин шул ук вакытта, керемнәрнең артуы туучылар санын арттыруда этәргеч булуы ихтимал.

Безнең авылда да күп хатын-кызлар гаиләне тартучылар, һәм баланы үстерү - укытып чыгырын "кеше итү " бәясе дә бездә бик кыйбат " кала бирә. Ә бу хәл әлбәттә, балалар санын арттырмый. Соңгы елда илдә президент һәм хөкүмәт инициативасы белән башланып киткән демографик хәлне яхшырту милли проектлары бездә дә туучылар санын артырыр дигән өмет бар. Бүгенге көндә авылыбызның яшь гаиләләре бу башлангычны бик хуплап каршы алдылар (Димәк, яңа туган бала өчен дәүләт түләвенең артуы туучылар санын арттыруда этәргеч булачак). Дәүләтнең мондый сәясәте демографик сәясәт дип атала.

Соңгы елда авылда 5 бала туган. Шул ук вакытта 10 кеше үлгән. Димәк, күреп торабыз авыл халкының табигый артуы табигый кимү белән алмашынган икәне фактлар белән раслана.

 

Авыл халкының составы.

Ташкичү авылы халкының яшь һәм җенес составына график анализ ясау өчен махсус диаграмма - яшь- җенес пирамидасы "төзелде".

Авылда яшәүче 388 кешенең 45,9 % ын ир-атлар (178 кеше) һәм 54,1% ын хатын-кызлар (210 кеше) тәшкил итә. Бу саннар Татарстан халкы күрсәткечләренә якын. (Татарстанның барлык халкының 46,7% ы ир-атлар, 53,3% ы хатын - кызлар).

Әгәрдә пирамидага күз салсак шундый тенденция күзәтелә:

- Авылда 19 яшькә хәтле булганнарның саны бертигез: 56 кыз һәм 56 малай.

-Бик азга гына (2 балага) ир балалар, кызларга караганда күбрәк туа.

-20-29 яшьләрдәге төркемдә кызлар саны, егетләрнекенә караганда бераз

күбрәк. Бу факт яхшырак тормыш эзләп авылдан чыгып китүче яшь

егетләрнең шактый күп булуын раслый .

-40-49 яшләрдәге төркемдә инде, киресенчә, ирләр саны артыграк -34 кеше, хатын-кызлар саны-28 кеше. Өйләнмичә калган ир-атларның чагыштырмача күп икәнен, диаграмма шулай күрсәтте. -50 яшькә хәтле булган барлык авыл халкының санын карасак, ирләр саны белән хатын-кызлар саны тигезләшкән икәнен күрәбез: 132 ир - атка, 132 хатын - кыз туры килә. -Шушы тигезлек 59 яшькә хәтле саклана.

Менә шушыннан соң, 60 яшьлек баскычны узгач чын тигезсезлек башлана -авылда 60 - 69 яшьлек 7 ир - ат яшәсә, шул яшьтәге әбиләр саны 3  тапкыр диярлек артык, алар 20 кеше .                                                        

-70 яшьтән узган төркемдә, шул ук хәл күзәтелә: "35-әбигә 16 гына бабай туры килә. Бу чынбарлыкның сәбәбе шунда: бездә хатын - кызлар уртача 70 яшькә хәтле яшәсәләр, ир - атларның гомер озынлыгы 60 ка да җитми. -Авылда һәрбер 10 ир-атның икесе 10-19 яшьлек яшүсмерләр (20,8%); тагын икесе 40 - 49 яшьлек ир уртасы икән (19,1%) һәм шулай ук берсе генә (13%) 60 яшьне узган бабай икәне ачыкланды.

-Ташкичүдә һәрбер 10 хатын - кызның якынча икесе (18,5%)) 10-19 яшьлек кыз булса , якынча тагын икесе 70 яшьне узган әби (17,1 %) булып чыкты.

 

-Яшь составын анализлауны дәвам итеп яңа диаграммага күз салыйк. Бу очракта авыл халкын 3 зур төркемгә бүлдек: балалар, олылар, карт пенсионерлар төркемнәре. Түбәндәге нәтиҗәләргә киленде: -Барлык авыл халкының - 24 % ы балалар. Шул арның яртысы малайлар яртысы кызлар икән.

- Ташкичүдә яшәүчеләрнең - 23,2 % ы пенсионер картлар булып чыкты. Ләкин бу төркемнең 73, 3 % ы пенсионер әбиләр булса, пенсионер бабайлар алардан якынча 3 тапкырга азрак икәнен диаграмма раслап тора.

 

 

Хезмәт ресурслары.

Авылыбызда хезмәткә сәләтле икътисади актив халык була алырак яшьтәгеләрнең өлеше - 52,8 % булып чыкты. Алар хезмәт ресурслары дип йөртелә, шуларның 52,7 % ы, күпчелеге ир-атлар.

Тик менә урта яшьтәгернең күпчелеген 40 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә. Авыл халкы елдан - ел картая бара! Аларны якын киләчәктә, эш урынарында алмаштыру өчен бүгенге яшьләрнең саны җитмәскә мөмкин.

 - Авылда турыдан-туры нинди булса да хезмәт өлкәсендә эшләүчеләр саны (Иктисади актив халык ) - 166 кеше . Шуларның 92 се ир-ат (55,4%)), 74 е хатын-кызлар (44,6%).

- Ташкичү авылында барысы – 43 кеше терлекчелектә (25,9%) эшли. Әле кайчан гына ферма хезмәте тулысынча диярлек хатын-кызлар көче белән башкарылса, бүген монда тигезлек күзәтелә, 1 эшләүче хатын-кызга, шулай ук эшләүче 1 ир-ат туры килә.

-22 кеше техника белән эш итә яки машина-техника паркында хезмәт итә (13,2%). Болар арасында күбесе трактористлар, шоферлар. Алар барысы да ир-атлар гына.

- Авылда хуҗалыкның төрле өлкәсендә хезмәт күрсәтүче 11 специалист яши (барлык эшләүләрнең 6,6% ы )

- Шул ук вакытта авылның 16 ир-аты һәм 11 хатын-кызы (барысы 27 кеше – икътисади актив халыкның 16,2% ы) читтә эшли. Мәсәлән 7 авылдашыбыз күршедәге Яңа Кенәр авылында төрле оешмаларда эшлиләр.

- 12 кеше бүгенге көндә бер кайда да эшләмиләр. Шуларның җидесе декрет ялындагы хатын-кызлар.

-5 ир-ат бүген авылда "шабашка" ысулы белән үзенә акча эшли, көн итә.

- 40 авылдашыбыз бюджет өлкәсендә эшли. Шулардай, 20 укытучы Ташкичү мәктәбендә белем бирә.

Бюджетниклар барлык икътисади актив халыкның - 24,1% ын тәшкил итә.

- 25 егет һәм кыз инде хезмәткә яраклы яшьтә булсалар да институтларда укучы студентлар, яки махсус урта уку йортлары укучылары булу сәбәпле, әлегә беркайда да эшләмиләр.

Инде нәтиҗә ясап шуны искәртергә була , безнең авыл халкының 42% ы гына турыдан-туры нинди булса да рәсми эштә эшли. Эшкә яраклыларның 10 % ы исә төрле сәбәпләр белән эшләми.

 

Авыл халкының гаилә хәле: социаль аспект.

Мәгълүматлар күрсәткәнгә 2006 елда Ташкичүдә 117 хуҗалык булган. Ләкин аларның барысында гаилә дип әйтеп булмый, чөнки авылыбыздагы 23 хуҗалыкны 23 ялгыз кеше алып бара. Аларның да абсолют күпчелеге олы яшьтәге әбиләр инде...

Авылда бүген 94 гаилә бар һәм алар төрле тормыш белән яшәп ята. Гаилә -  ул җәмгыятнең төп институты, аның төп берәмлеге. Гаилә - ул җәмгыятнең нигезе - таянычы, чөнки анда балалар һәм һәр кеше тәрбия ала. Гаилә бертуганнарны туплап торучы төркем буларак та социология фәнендә киң өйрәнелә. Гаилә бүгенге җәмгыятьтә күп төрле иҗтимагый функцияләрне башкаруда катнаша. Гаиләдә булган психологик климат, гаиләнең матди - социаль хәле, андагы әхләкый тәрбия торышы нинди булудан чыгып гаиләдә кешеләр төрлечә тәрбия ала... Бүгенге гаиләләрдә нинди балалар тәрбияләнсә, без яшәгән җәмгыятьнең киләчәге шундый булачак.

Әле кайчан гына татар авылларындагы гаиләдә патриалхаль тәрбия тибы өстенлек итсә, хәзер хәлләр башкачарак. Элеккеге, ата кешенең абруена, татар милли-дини гадәтләренә йөз тоткан гаилә тәрбиясен, соңгы 10 елда, балаларның бәйсезлегенә нигезләнгән либераль гаилә тәрбиясе алмаштырды. Бу һич уңай күренеш түгел. Елдан-ел балалар әхлакый яктан тотнаксызрак була баралар; олыларны ихтирам итү, намуслылык сыйфатларын югалталар. Бу тенденция Ташкичү авылы гаиләләрендә дә күзәтелә.

Гаиләләр төрле типларга бүленеп аерылылар . -Ташкичү авылында 1-2 баласы булган ''аз балалы гаилә" саны – 51.  -  ''Уртача сандагы балалы"   гаиләләрдәд 3-4 бала яши. Андый гаиләләр саны авылда – 5 әү.

- Ә менә өченче типтагысы "күп балалы гаиләләр" авылыбызда инде берәүдә калмаган. Әле кайчан гына шундый 1 гаилә - Галәветдиновлар гаиләсе бар иде.

- Калган 45 гаилә төрле сәбәпләр белән "баласыз гаилә" тибына керәләр. Бу барлык гаиләләрнең - 48 % ын, ягъни яртысын тәшкил итә. Шатланырлык нәтиҗәләр түгел.

Тагын бер факт: елдан-ел Ташкичү мәктәбенә укырга керүче балалар саны кыскара, бетә бара. 2006-2007 уку елында 1 нче класска 3 кенә бала керде, 9 бала мәктәпне тәмамлады. Шулай итеп мәктәп "халкы" - 6 балага кыскарды . Бу тенденңия дәвам итә.

Төрле язмышлы гаиләләр бар. Күбесенчә бүгенге катлаулы тормыштан ир-атлар "китеп баралар". Шулай итеп безнең авылда ятим балалар, тол хатыннар саны елдан-ел арта бара, шулай тулы булмаган гаиләләр барлыкка килә. Бүгенге көндә авылда тол калган яки башка сәбәпләр аркасында ялгыз калганнар 47 хатын-кыз: апа-әбиләр гомер кичерә. Бу барлык, авыл халкының 12 % ы дигән сүз! Шул ук вакытта бу категориягә туры килүче 1 генә олы яшьтәге бабай бар.

Ә инде авылда яшәүче урта яшьтәгеләрне күздән кичерсәк бөтенләй башка күренешкә тап булабыз. Авылыбыз гаиләләрендә өйләнмәгән 25 - 40 яшьлек 16 егет бар. Тагын бу исемлеккә 4 ялгыз калган ир-атны өстәсәң, 20 ир кеше бүген гаилә кормаган дигән нәтҗәгә киләбез. Шул ук вакытта авылда егерме биш яшьне узган кияүгә чыкмаган 2 кыз гына бар. Шулай да соңгы 2 елда өйләнүчеләр һәм кияүгә чыгучылар саны арта башлады. Чөнки безнең авылда да гаиләләрнең матди хәле уңайлана бара.

2006 елда 5 егет өйләнде һәм 3 кыз кияүгә чыкты. Өйләнгән егетләребезнең барысы да хатыннарын "читтән тапты". Яңа өйләнүчеләр арасында кайберләре әтисе йортында яшәп калды, шулай ук авылда шартлар булмау сәбәпле читкә чыгып киткән яңа гаилә коручылар да бар.

Бу өлкәдә күзәтелгән негатив күренеш, гаиләләрнең таркалуы . Соңгы елда безнең авылда 1 гаилә таркалды. Шуның нәтиҗәсе буларак авылдан 3 кеше күчеп китте. Тагын 3 яшь гаилә (барысы 6 кеше) башка торыр урын эзләп чыгып киткән.

Авылга күчеп килүчеләр, яңа тормышка чыгучы хатыннарны да санап 8 кеше тәшкилитте.Димәк әле миграция авыл халкы артуында уңай роль уйнамый.

 

Гаиләләрнең матди яктан үсеше.

Авылыбыз халкының тормыш дәрәҗәсе соңгы биш елда сизелерлек үзгәрде.   Нинди генә тормыш кыенлыклары, җитмәүчелек булмасын халыкның тормыш хәле уңай якка үсә бара.

Авыл халкы инде хәзер стабиль алып барган хезмәт хакына гына карап ятмый. Ә өстәмә керем чыганаклары бирерлек шәхси эшчәнлек белән дә теләп шөгыльләнә. Терлеген асрый, бәрәңгесен игә, балта остасы, калайчы, төзүче һөнәрләрен үз итеп файда ала.

Бүгенге көндә Ташкичү авылы халкы 153 баш мөгезле эре терлек тота. Соңгы ике елда үз тракторы булган гаиләләр саны артты (15 гаилә). Хәзер шәхси хуҗалыкларда 20 трактор бар.

Үз шәхси автомашинаң булмаса бүгенге көндә тормыш алып бару авыргарак туры килә. Мәсәлән, 2003 елда авылда 27 гаиләнең автотранспорты булган булса, бүгенге көндә инде 69 гаиләдә автомашина бар. Кайбер гаиләләр икешәр автомобильгә да ия. Димәк авылдагы 117 хуҗалыкның 41% ында автотранспорт проблемасы хәл ителгән. Бу бик югары күрсәткеч. Соңгы елларда яңа йорт салып чыгучылар, өйләрен зурайтып коручылар саны күбәйде. Хәзер инде капка- коймаларны да тимер калайдан ясыйлар.


                                                                                                      Кашшапов Фәнил Хәлил улы.

 

 

2. Безнең авыл яшьләренең рухи образы.

Бу четрекле мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан мәгьлүматлар җыю өчен мин социологик сорашу методын кулландым. Ягъни турыдан-туры билгеле бер    сораулар бирен яшьләрнең  үзләренә мөрәҗәгать иттем. Респондентлар (сорауларга җаван бирүчеләр) белән уртак тел таба белү бик әһәмиятле. Шул чакта гына куелган максатка ирешү тәэмин ителә ала.

 

Әтиләрнең яшьлек чорында..

Яшьләр... Кайсы гына замананы алма, һәр чорның яшь кешеләре үзенчәлекле табигатьле булган. Менә безнең әти-әниләр 70-80 нче елларда үтеп киткән яшьлекләрен сагынып искә алалар. Ул вакытта заманасы икенчерәк булгандыр шул. Алар Советлар Союзында – стабиль, чагыштырмача халкы дус-тату булган дәүләттә яшәгәннәр... Аларның рухы, ял итүләре үк икенче булган шул. Алар искә ала... "Клубка кичке сәгать җидедә чыга идек. Инде клуб яны яшьләр белән тулган. Кемдер спорт площадкада волейбол уйный, кайберләре гер күтәрә, башка спорт төре белән шөгыльләнә. Бильярд уйныйлар. Шахмат, шашка өстәлләре буш тормый. Күпчелек яшьләр библиотекага йөри. Газета-журналларны бик бирелеп укыйлар (алар ул чакта бик күптөрле булып килгәннәр). Яңа китаплар алалар. Бәхәсләр коралар, яшьлекләре белән хозурланалар иде...” ' Инде сәгать сигездән унынчы яртыга тикле зур экранда бирелеп яңа совет фильмы караганнар. Шуннан соң клубта уеннар уйнаганнар. Вокаль инструменталь ансамбльга (ВИА) йөрүчеләр музыка уйнаганнар, җырлаганнар. Иң соңыннан Ашыт суы буендагы болынлыкка төшеп кичке уеннар уйнаганнар, биегәннәр.

Һәр бәйрәм саен яки ял вакытында комсомол оешмасы, бригадалар концертлар куйганнар. Кичәләр оештырылган, спектакльләр еш куелган, яшьләр спорт ярышларында теләп катнашканнар. Мәдәният йортлары һәм яшьләр "янып торганнар". Менә шундый чорларда булган авылыбыз тарихында.

Без инде хәзер базар икътисады шартларында яшибез. Ләкин кайчан һәм кайда булмасын яшьлек шундый вакыт инде ул: ярамый дигән сүзне аңлавы авыр, кысалар синең өчен түгел кебек тоела. Яшь кеше замана агымында бара. Әгәр шушы көндә, шушы вакытта спиртлы эчемлекләр, наркотиклар, секталар барлыкка килеп тора һәм аларны тыю пропагандасы тиешле рәвештә алып барылмый икән, яшь кешегә ялгыш юлдан кереп китү мөмкинлеге бик зур.

Гомумән, заман таләпләренә ярашкан халкым яңа тормышка, киләчәккә нык адымнар белән басып кереп бара.

 

Яшьләрнең буш вакыты.

Ерак барып йөрмим, үзебезнең авылны алам. Авыл ни дисәң дә авыл инде ул, әллә кая барып, әллә ни майтарып булмый. Спорт клублары, бассейннар, музыкаль мәктәпләр юк бездә. Шулай да мәктәп укучылары өчен шактый түгәрәкләр эшләп килә. Спортзалыбызда авыл яшьләре дә йөри. Бу бик уңай күренеш дияр идем мин, хәзер хәтта авылда да яңа мавыгу барлыкка килде – компьютер. Компьютер һәр кешедә бар диярлек, компюьтер уеннары яшьләрне генә түгел, олыларны да мавыктыра.

Бу уеннар практик яктан бернинди файда китерми торган, акча һәм вакытны "ашый" торган шөгыльләр. Ләкин хәзер инде алар котылгызыз.

Яшьләрнең кичке вакыты, әлбәттә, клубта үтә. Бу яшьләр өчен кичке буш вакытны уздыру өчен иң уңай шөгыль.

Әле берничә дистә ел элек кенә иң "модалы" шөгыльләр кул эшләре белән шөгыльләнү һәм китап уку булса, болар хәзер шактый арткы планга күчте.

Буш вакытын файда белән үткәрергә теләп акча эшләп йөрүче яшьләр дә бар. Мөгаен, яшьләр өчен телевидениенең роле турында әйтеп китми булдыра алмыймдыр. Безнең авыл яшьләре өчен телевизор иң күп вакытны алып тора димәс идем. Авылда эш күп: яз-җәй-көз айларында бигрәк тә тыгыз, шунлыктан көннәр буе телевизор алдында утырырга мөмкинлекләр юк. Шулай ук, әйткәнемчә, компьютер дигән нәрсә ныгый бара. Дөресен генә әйткәндә, телевизор карарга утырсаң, мәгънәле әйбер табып булмый. Шуңа күрә аны карарга вакыт калмавы әйбәт тә әле. Кинофильмнар, телепередачалар шактый, әмма аларның саллы гына өлеше әхлаксыз: сугыш, атыш, кыйнаш турында һәм бозыклыкка өйрәтә дияр идем. Наркоманнар, рецидивистлар ни өчендер әйбәт яктан да күрсәтелә башладылар, телевидениегә жаргонлы сүзләр үтеп бара. Иртәдән үк, "Хәерле иртә" тапшыруын кабызуга, анда үтереш, караклык турында сөйли башлыйлар. Телевизор яшьләрнең никадәр аз вакытын алса, шуның кадәр яхшырак

 

Яшьләрнең ял итүләре.

Эш күпме генә булмасын безнең яшьләр ял итәргә дә вакыт таба. Ул ялның нигездә кич белән һәм урамда үтүе билгеле. Урамда инде яшьләр "бәйдән ычкына". Өйдә барыбер азмы-күпме ата-ана күзәтчелеге астында булган яшь кеше, урамда үзен иреккә чыккандай хис итә. Спиртлы эчемлекләр эчү, тәмәке тарту гәдәти күренешкә әйләнеп бара. Әлбәттә, бөтенесен дә бер калыпка салу дөрес түгел. Тәрбия дигән нәрсәне яхшы күргән яшьләр үзләренең кичке ялын күңелле һәм тәртипле итеп үткәрә белә.

Шул ук вакытта авылга да ныклы адымнар белән эчкечелек дигән нәрсә кереп бара һәм бу әле яшьләр арасында!                                                                                                                                

Бәлки, кеше дә ышанмас, кызлар арасында да тарткан һәм эчкәннәре бар ! "Тыштан ялтырый, эчтән калтырый" шушы буладыр инде. Сүгенү телен яшьләр туган телләреннән дә яхшырак белә хәзер. Шул ук эчү аркасында күрше авыллар арасында "бәрелешләр" дә булгалый.

Клубта яшьләр өчен бары тик дискотека бар. Атна ахырына студентларыбыз кайта. Дискотекада кызлар гына бии диярлек. Егетләр аек булсалар тик торалар, салмыш булганда "кәмит" күрсәтеп алырга күп сорамыйлар. Бәлки бу ни эшләргә белмәүдән киләдер. Кайбер авыл клубларында бильярд, өстәл теннисы ише әйберләр бар дип ишетәм, һәм, ни гаҗәп, яшьләр анда татуырак, бергә уйныйлар, бергә ял итәләр. Әлбәттә, мөмкинлекләр булмагач берни эшләп тә булмый. Клубка хәтта яңа өйләнешкән яшь парлар да чыга, яңа парлашып килгәннәре дә бар. Гомумән алсак, сугыш ише ЧП лар көн саен булып тормый, дискотекада уйлаган кешегә шактый әйбәт кенә ял итәргә була. Бер нәрсәне өнәп бетермим: ни өчен шәһәр егетләре – кызлары кайтып авылда хикмәтләр күрсәтеп йөри? (Барысы да түгел, шулай да...) Безнең авыл яшьләре аларның үз-үзләрен тотышына аптырап карап торалар да, кушылырга да күп сорап тормыйлар. Менә шунда уйла инде: авыл яшьләре шәһәрнекеләрне тәртипсезләндерәме, әллә киресенчәме? "Шәһәрнекеләр авылга кайткач өйрәнә, теләсә нишләргә!" – диләр. Ай-һай шулай микән...

Буш вакыт, ял дигәннән авылда менә дигән китапханә эшли бит! Тик анда йөрүчеләрнең күпмесе генә яшьләр икән соң? Мәктәптә укыганда "мәҗбүри" рәвештә генә йөриләр дә, аннан ташлыйлар. Килгән очракта да, уку йортларыннан кушканга гына килгән булып чыгалар. Шулай да, китапханәгә үзлегеннән йөрүче яшьләр бар. Ләкин алар нәрсә укый соң? Детективлар, "Чаян" журналы.. Классик әсәрләр дип дип авыз ачсам да көлке тоелыр сыман, чөнки аларны укучы кеше юк. Китапханәгә йөреш сөендерерлек түгел инде.

       Элек күңелле булгандыр инде. Кичке уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр.  Хәзер клубта андый нәрсәләр юк , уеннар уйнамыйлар (бары тик бәйрәмнәр вакытында гына). Тик бер әйберне әйтәсем килә: безнең урам яшьләре уен уйнау дигән нәрсәне онытып бетермәде әле . Әлбәттә, "йөзек салыш" ише уеннар уйнамыйбыз, заманчаракларын уйныйбыз. Мәсәлән, футбол, "сан әйтеш", кыш көне-кар атыш. Ә нигә уйнамаска? Күнелле бит, яшь чак бер генә килә ул!

Әйткәнемчә, бөтен яшьләр дә уеннар уйнап йөрми. Менә бәйрәмнәрдә безнең яшьләр актив катнаша! КВН нарда да күбрәк яшьләр уйный , бәйрәмнәрдә җырлап, биеп авыл халкын сөендерәләр. Яңа ел, Нәүрүз бәйрәмнәре урамда үтә. Уеннарда яшьләр катнашмый, кем катнашсын? Сабантуй бәйрәмнәре дә яшьләр булмаса болай күңелле үтмәс иде.

8 март, 23 февраль бәйрәмнәрендә гадәттә командаларга бүленеп КВН үткәрәләр.

 

Хәзерге тормышка яшьләрнең карашы.

Тормышка, гомумән, яшәешкә безнең авыл яшьләре нинди карашта соң? Әлбәттә гомумән, безнең илдә яшьләргә үз мөмкинлекләрен чынга ашырырга, яхшы тормыш дәрәҗәсенә ирешергә әллә ни зур мөмкинлекләр тудырылмаган. Ә авылда бигрәк тә...

Авылда юк кына акчага иртәдән кичкә чаклы бил бөгәргә кирәк. Бәлки элек бу кемнәрнедер канәгатьләндергәндер дә, тик хәзерге яшьләр аз эшләп күп акча алырга тели. Укып бетерүгә шәһәрдә калу ягын карыйлар. Чыннан да, шәһәрдә мөмкинлекләр авылдагыга караганда күбрәк инде. Ә акча һәр җирдә дә кирәк. Хәтта укыганда да акчасыз бөтен зачетларыңны биреп чыгам димә. Киләчәген һәркем якты һәм матур итеп күз алдына китерә, тик бу һәрчак алай булмый шул.

Егетләр өчен тагын бер проблема бар, ул да булса армия. Хәзерге Россия армиясендә "дедовщина" чәчәк ата. Яшь гомерләре ачыкланмаган сәбәптән өзелгән егетләр саны арта бара. Моның өчен җәзасын алганнар гына сирәк. Гаеплеләр үзләрен акларга, шәп ысуллар тапканнар ахры. Яшь, көче ташып торган килеш кемнең, имгәнеп яки гәрипләнеп каласы килсен? Шуңа күрә дә күп егетләр армиядән калу ягын карый.

Шәһәрдә ничектер, безнең авыл җирендә олылырга карата хөрмәт дигән төшенчә бар әле. Элек-электән килгән бит инде ул үзеңнән олы булган кешене хөрмәт итү, аңа төрлечә ярдәм күрсәтү, хәлләрен белү.

Яшьләр үзләре бер аерым культура, аерым халык инде ул. Аларның мавыгулары да, киенүләре дә, хәтта телләре дә аерым. Яшь кеше үзе дә олыгая, шуннан соң килгән яшьләрне аңламый башлаячак. "Без яшь вакытта.." - дигән фразаны барыбыз да ишеткәне бар инде . Моны безгә әби-бабай, әти-әни әйтә.

Һәр чорның яшьләре модага карап киенә. "Мин модага иярмим!" – диючеләр  шактый булса да, берәү дә 20-30 ел элек киелгән фасондагы күлмәк тектерми (әлбәттә моды моны күтәреп алмаса).

Музыкага килгәндә, яшьләр мәгънәсез һәм көйсез попсага ияләшеп бетте. Мисал өчен әйтәм: мәктәпкә классик музыка башкаручы җырчылар килгән иде, яшь егет-кызларыбыз колакларын гына тотып утырмады инде. Ә бит бу чын музыка! Бернинди "фанерасыз"!

Яшьләргә хәзер техниканың иң яхшысы кирәк. Телефон булса МРЗ лы булсын, компьютер булса кыйммәтле булсын... Бер карасаң болар уенчык кына бит. Күп кенә яшьләр боларның берсен дә файдага тотмый. Кәрәзле телефонны мин хәтта уен автоматы белән чагыштырыр идем. Акчаны ашый - ашавын, тик күп очракта мәгънәсезгә. Уен автоматында кайчак отып куюың да бар. Ә монда... Безнең авылда телефонсыз егетне яки кызны көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Андыйлар юк чөнки!

Безнең авыл яшьләре гомумән алганда башка яшьләрдән әллә-ни аерылмый да. Шул ук кием кияләр, шул ук музыкага бииләр, шул ук телефоннарны тотын йөриләр. Әхлаклылык дәрәҗәсе үзебезнең яшьләрдә бераз булса да югарырактыр дип ышанасы килә.

                                                                                   Хәнәфиева Алисә Илгизәр кызы.