2016 нчы елда мәктәптә капиталь ремонт башланды: тәрәзәләр алмашынды, мәктәп тыштан металлосайдинг белән төрелде. Запас ишекләр мелалл ишекләр белән алыштырылды.

 

 

 

 

 

"Театр вешалкадан башлана” дигән әйтем бар. Мәктәптә укучылар өчен чишенү бүлмәсе яңадан киңәйтелеп эшләнде. Ул бик тар фойеда урнашкан иде.

 

 

     Коридорларда иске  плитәләр кубып, йөрергә комачаулый иде. Алар алынды, яңалары белән түшәлде. Түшәм асылмалы белән алыштырылды. Коммуникация чыбыклары шул түшәм белән капланды. Стеналар штукатурланды, бер генә төскә буялды. 

 

 

 

 

 

 

Класс-кабинетлар үзгәрде: мәйданнары кечерәйтелде, агач идәннәр бетон идән белән алыштырылды, ленолиум белән капланды.                 

 

 

 

 

Ашханә эчендә кирәкмәгән мәйданнарны бетерү өстендә эш алып барылды. Савыт-саба юу цехы бетерелде, ул пешекчеләргә җайлы урынга күчерелде. Туклану залы мәйданы, юу цехы алмашыну нәтиҗәсендә, шул килеш калды.

 

 

 

 

Балалар бакчасы мәктәп бинасы эчендә урнашкан. Элек уен бүлмәсе төп бакча бүлмәсеннән аерым иде. Хәзер барлык бүлмәләр дә бер урында. Эш өчен барлык уңайлыклар да бар

 

 

 

 

 

 

Спортзал зур үзгәртүләр кичерде. Тәрәзәләр кечерәйтелде. Кызлар һәм егетләргә чишенү-киенү булмәләре җиһазландырылды. Чаңгылар, төрле инвентарьларны саклау өчен, мастерскойдагы бер бүлмә үзгәртеп корылды. 

 

 

 

Бәйрәмнәр, төрле чаралар үткәрү өчен махсус зал кирәк иде. Рус теле кабинеты һәм директор бүлмәсе булып торган почмак берләштерелде. Менә дигән актлар залы барлыкка килде.