Тормыш дулкыннары безнең авыл кешеләрен кая гына илтмәсен, ул нинди юллар үтмәсен, һаман туган ягын — Ташкичүен сагына, күңеле белән, уе белән туган якларга омтыла.
Туган якка мәхәббәт нигезендә бөек көч-туган илне, шул җирләрдә яшәүче халыкның эшен, тормышын ярату, патриотизм хисе ята.
Туган ягыңа, илеңә мәхәббәт, патриотизм хисе, яшь буында, үзең, әти-әниең, бабаларың, яшәгән авылның тарихын белүдән, аны тирәнтен өйрәнүдән башлана. Ташкичү мәктәбе коллективы бу гыйбарәне тирәнтен аңлап, авыл, туган як тарихын эзлекле өйрәнүдә максатчан эш алып бара.
|
Бүген мәктәбебездә “Пионериянең 100 ел”лыгына багышланган тантаналы сбор булды. Сборда 4 класс укучылары Татарстан Варислар Берлегенә һәм 6 класс укучылары Россия укучылар хәрәкәте сафларына кабул ителде. Әлеге тантанада Ташкичүмәктәбендәозакелларпионервожатый булып эшләгән Рузалия Ибраһим кызы Насибуллина да катнашты. Рузалия Ибраһимовна пионерия оешмасының тарихы, атрибутлары белән таныштырды, галстуклы мәктәпеллары хатирәләре белән уртаклашты. Заманында алдынгы вожатый, бүгенге көндә дә тынгысыз йөрәкле ветеран укытучыбыз чыгышын укучылар бик кызы ... Тулырак мәгълүмат» |
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне бүгенге зур әһәмияткә ия көн - соңгы кыңгырау чылтыраган көн белән тәбрик итәбез! Нәкъ менә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әлеге кыңгырау мәктәпләрдә бүген соңгы мәртәбә чыңлый. Мәктәп күңелегезгә никадәр якын яисә ерак булуына карамастан, бу көн, классташлар һәм мәктәп еллары күңелләрдә гомергә сакланачак. Белем һәм тәрбия биргән мәктәбегездә уку елларын күң ... Тулырак мәгълүмат» |
|
|