Ш.Мәрҗани – тарихчы

    Ш.Мәрҗани татар халкының килеп чыгышы, аның үткәненә искиткеч зур хөрмәт белән караган. Шәкертләргә дә Идел Болгарстаны, Казан ханлыгы тарихына кагылышлы  темаларны күтәрә.  Идел Болгарстаны, Казан ханлыгы тарихын тикшереп, “Мөстәфәдел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” дигән хезмәтен тудыра.  Шушы тарих белән күзаллауны формалаштыру максатыннан, борынгы әйберләр җыя.  Шәкерте Р.Фәхретдин бу хакта  язып калдырганы мәгълүм: кара савыты, каурый каләм кебек язу әсаплары; язулы тәңкәләр, хәситә, чулпы, калфак, беләзек кебек бизәнү әйберләре;  түбәтәй, билбау, чалма, чапан кебек  кием-салым; таянып йөри торган таяклар, чиккән сөлге,   алъяпкыч, төрле күлмәкләрдән торган гаять бай этнографик коллекциясе була.  Ләкин, галим вафатыннан соң, бу этнографик байлыклар да, китаплар коллекциясенең күп өлеше юкка чыга.

    Ш.Мәрҗанинең тарих елән кызыксынуы кече яшьтән үк ашланган.  Аның Собхан бабасы бик борынгы хәлләрне белгән, кечкенә Шиһаб бабасын ихлас күңелдән тыңлаган. Кайбер вакыйгаларны язып та ала. Ш.Мәрҗанига 16 яшь булганда, бабасы Собхан сиксән җиде яшендә вафат була. Мәрҗани, Бохарадан кайткач, бабасының каберенә таш яздыртып куйдырта.  

   Белгәнебезчә,  Ш.Мәрҗанинең әнисе, Шиһабетдингә 5 яшь вакытында 29 яшендә вафат була. 18 яшь вакытта, ул әнисе кабере өстенә дә үзе бер таш язып куйган.

    Халык әйтүе буенча, Арча районы зиратларында уеп эшләнгән бертөрле типтагы 19-20 нче гасыр ташларын , нигездә, Мари Эл Республикасының Бәрәңге төбәгендәге бер таш карьердан алганнар. Аларны эшкәртү осталыгын безнең Ташкичү авылыннан күчеп килгән Насретдин һәм Борһанетдин нәселеннән булган кешеләр алып килгәннәр. Димәк, Ш.Мәрҗани да таш эшкәртү технологиясен белгән, бу эш аңа берникадәр таныш улган дип нәтиҗә чыгарарга җирлек бар.

   Тарихны өйрәнгәндә, беренче чыганак итеп, Ш.Мәрҗани борынгы акчаларны, әби-бабайлардан калган кулъязмаларны өйрәнүне санаган. Шулай ук борынгы кабер ташларын өйрәнгәндә тарихка күз салырга мөмкин булганлыкны әйткән. Бала чагында ук ул Ташкичү, Ксна, Иске Ашыт зиратларында булган, ташлардагы язуларны өйрәнгән.  Моннан тыш, олы галим булганнан соң да төрле җирләрдә күп кенә борынгы кабер ташларын ачыклаган,    “Мөстәфәдел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” исемле хезмәтендә аларның тулы текстларын теркәп калдырган. Галим тапкан эпиграфик материаллар арасында Түбән Оры авылына кагылышлы борынгы ташъязма да булган. Ләкин ул бүгенге көнгә кадәр сакланмаган.

   Болгарларда  Алтын Урда тарафыннан яулап алынганчы, кабер өсләренә таш кую гадәте булмаган. Димәк, таш кую Алтын Урта басып алганнан соң гына башланган. Шул чордан башлап безнең җирлектә дә таш кую, аңа язулар ую гадәте кергән. Ислам дине кабер өстенә таш куюга каршы булса да, халык VIII гасырдан ук килгән гореф-гадәтләрне югалтмаган, саклаган, буыннан-буынга тапшырып килгән һәм бу эш эле дә дәвам итә.     

   Ш.Мәрҗани үзе дә газиз әти-әнисе, әби-бабасы һәм башка туганнарына ташбилгеләре куйдыра. 

     Ш.Мәрҗани үлгәннән соң калган танын бер байлыгы – аның эшен дәвам итүчеләр, аның тарафтарлары.  Менә аның кайберләре:

Ш.Мәрҗани шәкертләре

Яшәгән еллары

Хезмәтләре

Хөсәен Фәезханов

1828-1866

Ш.Мәрҗанинең фикердәше, ярдәмчесе, Петербург университеты укытучысы, мәгърифәтче-галим

Гадулла Апанаев

1862-1919

Җәмәгать һәм дин эшлеклесе, педагог, “Азат” газетасы нәшире, 1902-1907нче елларда Казан шәһәр мөселманнары хәйрия җәмгыяте идарәсе рәисе, Бөтенроссия мөселманнары корылтайларын оештыручы-ларының һәм беренче мөселман сәяси фиркасе “Иттифак әл-Мөслимин”гә нигез салучыларның берсе

Габдрахман Гомәри

1867-1933

Әстерхан губернасының баш мөхтәсибе, “Идел” газетасы нашире һәм мөхәррире, Мәккәдә үткәрелгән Бөтендөнья ислам конгрессы делегаты(1926 нчы ел)

Морат Рәмзи

1855-1936

Җәмәгать һәм дин эшлеклесе, тарихчы галим

Шакирҗан Таһиров

1858-1918

Педагог, кулъязма һәм басма китап остасы, Петербург сәнгать академиясенең укытуга хокук биргән дипломын алган беренче татар рәссамы, җыелма татар әлифасын төзүче, КАзан татар укытучылар мәктәбе укытучысы

Хабибеннаҗар Үтәки

1861-1921

Үзәк Диния назәрәте мөхтәсибе, язучы, тәрҗемәче

Фатих Мортазин

1875-1937

Дин эшлеклесе, “Икътисад” журналы нәшире һәм мөхәррире, мөгаллим

Мәхмүт Арсланов

1887-1932

Башкорт педагогия техникумы укытучысы, ТАССР Мәгариф халык комиссариаты инспекторы, Көнчыгыш педагогия институты доценты

Насыйх Мөхетдинов

1892-1943

Халык мәгарифе эшлеклесе, педагог, 1922-1924 нче елларда Кырым АССР, 1926-1930 елларда ТАССР мәгариф халык комиссары урынасары, комиссары, Казан, Көнчыгыш педагогика институты доценты

Гарифжанов М.З           “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе”  муниципаль бюджет гомуми белем     учреждениесе түгәрәк җитәкчесе