П Р О Е К Т: “Туристик маршрут: Шиһабетдин Мәрҗани эзләре буйлап”   

Проектның максаты:

-Ш.Мәрҗани исеме белән бәйле туристик маршрут төзү, Ш.Мәрҗани исемен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.

    Совет чорында элекке заман шәхесләренең, бигрәк тә дини фәлсәфә, дин тарихы белән шогыльләнүчеләрнең эшчәнлекләре юньләп өйрәнелмәде.  Бары тик  “Хрущев җепшеклеге” чорыннан соң гына бүгенге көндә татар халкына аң-белем бирү өлкәсендә эшләгән шәхесләрнең исемнәре, эшләре искә алына башлады. Миркасыйм  Госманов истәлекләренә күз салсак, ул 1967 нче елда, Ш.Мәрҗанинең тууына 150 ел тулу уңаеннан, Фәрваз Миңнуллин белән киңәшләшеп, “Казан утлары” журналына мәкалә яза.  Бу мәкалә әллә ничә тапкыр төзәтелеп, кыскартылып басыла.  Мәкалә басылып чыкканнан соң, Миркасыймның дуслары шыпырт кына “Үзеңне партоешмага (яки КГБга) чакыртып сөйләшмәделәрме?”-  дип сораштыргалыйлар. Бу чорда аның дини, рухани эшчәнлеген яшерү, хезмәтләрен кечерәйтеп күрсәтү омтылышлары була.

                                                       Проектны төзүче: 9 класс укучысы   Касимова Алсу (14 лет)

                                                       Җитәкче: М.З.Гарифжанов

Тулысынча укырга...

 

  МӘРҖАНИЛӘР  НӘСЕЛЕ  ТАШКИЧҮДӘ.

    Казан арты - мәшһүр язучылар, шагыйрьләр, сәнгать эшлеклеләре,галимнәр һәм мәгърифәтчеләр ягы. Казан арты  - бөек Тукай ягы, Мәрҗаниләр ягы!

Баһаветдин әл - Мәрҗани

       Баһаветдин әл - Мәрҗани 1786 елда Бәрәскә авылында дөньяга килгән. Баһаветдин Ташкичү мәдрәсәсенә килеп  белем алган. Шушы елларда Ташкичү авылы зурая, халкы арта. Авылда яңа таш мәчет салына. Аның гаиләсе Ябынчы авылында  яшәгәндә зурайган: 1818 елда татар халкының  сөекле шәхесе Шиһабетдин дөньяга килгән.

Шиһабетдин әл - Мәрҗани.

Һәр халыкның мәдәни - иҗтимагый үсешенә көчле этәргеч биргән, аның тарихында тирән эз калдырган шәхесләре була. Шундый кабатланмас шәхесләрнең берсе - Шиһабетдин Мәрҗани

   Шиһабетдин мәшһүр белем йорты булган Ташкичү мәдрәсәсендә тәүге белемнәрен ала башлый. "Гыйлемлелекнең  башы Ташкичүдә башланды", - дигән ул. . Ташкичү мәдрәсәсе татар милләтенә Шиһабетдин Мәрҗанине бирә !

Мәхмүт Галәветдин улы  Мәрҗани. (Мәхмүт Галәү).

   1886 елгың ноябрь аенда, Галәветдин хәлфә гаиләсендә бер малай дөньяга килә. Аңа Мәхмүт дип исем кушалар. Тукай белән бер елны туган, киләчәктә классик татар язучысы булачак Мәхмүт Галәүгә, Тукай язмышы шикелле, ачы язмыш насыйп булган икән.

Садретдин әл-Мәрҗани. Зәкәрия һәм Габделмөэмин Садретдиновлар.

  Садретдин бине Баһаветдин бине әл-Мәрҗани 1826 елда, Ташкичү авылында дөньяга килә. 1856 елда Ташкичү мәчетенә имам-хатыйб һәм мөдәрислеккә указ ала.

 Кече улы Зәкәрия Истамбул университетын бетерә,  зур дәрәҗәгә ия шәхес булган.

Аның абыйсы Габделмөэмин  1890 елдан алып Ташкичү мәчетенең икенче имамы булып тора.  

                                                                                          Тулысынча укырга...

 

Башкарды: Гыйләҗев И.И. 9 класс укучысы

Җитәкче укытучы: Кашшапов Ф.Х.   1 категорияле тарих укытучысы.

 

 

Рәсәй тарихында Ташкичү авылы тоткан урын

Туган җир... Туган авыл...

         Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, җикән камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбыз­ның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңелебез түренә туган телебез аша кереп утырган кадерле урыннар—дөньяда яшәвебез, барлыгыбыз һәм без үзебез.

         Мин сезгә Арча районының 1717 елда нигез салынган Ташкичү авылы турында сөйләп китәргә уйлыйм. “Ташкичү Казаннан ерак түгел урнашкан бер авыл. Төп халыкның күпчелеге Ашыт, кайберләре Пимар авылыннан, ә кайберләре башка авыллардан килеп урнашкан”. (Ш.Мәрҗәни. “Мостәфадел-әхбар фе әлвали Казан вә Болгар”. Казан, 1989).

        Ташкичү авылы атамасы тарихи чыганакларда һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш кабатлана. XVIII йөз чыганагы Д.А. Корсаков хезмәтендә аның элекке Ходайгол исеме белән бергә хәзерге атамасы Ташкичү дә телгә алына.

 Тулысынча укырга...

                                         Эшләде: Л.Р.Минһаҗева, 8 класс укучысы

                                         Җитәкче: Р.Р.Хәкимҗанова, тарих укытучысы