Шиһабетдин хәзрәт
Киләсе елга Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәрбез. Бу хакта күптән түгел генә Президентыбыз фәрманы чыгып юбилей уздыру комиссиясе төзелде. Ә олуг шәхесебезне халык хәтерендә саклау кирәклеге турында сүзләр инде күптән башланган. XX гасыр башларында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралы: “Шиһабетдин Мәрҗани бер иде, кадерен, кыйммәтен белмәк аның өчен түгел, безләр өчен дәрәҗәдер...” – дип язган.
Ә Тукай 1913 елда Мәрҗанинең кем икәнлеген өч куплетлы шигырендә әйткән дә биргән:
Чыкты, ахры, бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
Бер җан белән тиздән милләт бәйрәм итә,
Шәрафәтләп, туган көнне бу мөхтәрәм;
Җисеме үлек, исеме терек бу хәзрәтне
Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!
Тукай бу шигырьне үләренә өч ай чамасы калганда язган. Әгәр, әле 27 яше дә тулмаган шагыйрь Шиһабетдин Мәрҗани турында: “...Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт...” – дигән икән, димәк, аның язмышы, эшчәнлеге турында да яхшы белгән, аңа үзенең остазы итеп караган. Мине Тукайның “Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!” – дигән сүзләре дә тирән уйга калдырды. Бу, бер яктан, олпат шәхесебез дөнья беткәч кенә онытылыр дигәнгә ишарә булса, икенчедән, Тукай үлгәннән соң үз язмышы ничек булачагы, газиз халкы турында да уйланмый калмагандыр. Шушы ук уйлар Мәрҗани рухын саклау өчен изге гамәлләр кылучылар күңелен дә биләгәндер дим. Мин “Таттелеком” милли элемтә оешмасында эшләүчеләрне күз алдында тотам. Моннан ике ел элек алар Мәрҗанинең туган нигезе – Әтнә районының Ябынчы авылына истәлек ташы куйдылар, чишмәне яңарттылар. Истәлек ташы янында мәрмәргә Тукайның шушы шигыре язылган иде. Быел Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәдә укыган һәм укыткан Арча районы Ташкичү авылы мәктәбендә музей ачылды. Мәктәп алдындагы мәрмәр ташка да Тукайның “Шиһаб хәзрәт” дигән шигыре уеп язылган. Бу очраклы хәл түгел. Музей ачучылар – шул ук элемтәчеләр, әлеге ике шәхеснең татар дөньясындагы урынын дөрес бәяләгәннәр.
Бу егетләрнең изге гамәлләре турында мин әледән-әле язып торам һәм язганнарым алар өчен түгел, ә Исмәгыйль Гаспралы әйтмешли, “безләр өчен дәрәҗәдер” икәнен белеп һәм башкаларга шуны искә төшерергә теләп язам.
Музейда Шиһабетдин хәзрәт кулъязмаларының төп нөсхәләрен күрү миңа бераз гаҗәп тоелды. Бит музейларда, гадәттә, документ-кулъязмаларның күчермәләре генә саклана. “Каян алдыгыз?” – дип төпченә башлагач элемтә оешмасында эшләүче мәгълүм шагыйребез Рөстәм Зәкуан: “Таптык инде”, – дип кенә куйды. Музейда бер китапка тап булдым. Андый китап беркайда да юк. “Нужен ли XXI веку “татарский Геродот – Марджани?” – дип атала ул.
Бактың исә, элемтәче егетләр ислам динен кабул иткән урыс егете Джаннат (Җәннәт) Сергей Маркусның Шиһабетдин Мәрҗани нәселе вәкилләре белән әңгәмәләрен табып-туплап шуларны китап итеп чыгарганнар. Музей экспонатлары кеше кулына бирелми. Бик игътибар белән актарып утыруымны күргәч, Рөстәм: “Мә, берәр атнага бирәм, өеңдә иркенләп укырсың!” – диде. Иркенләп укып чыктым мин бу китапны. Әңгәмә Мәрҗанинең оныкчыгы, Казан дәүләт технология университеты профессоры Даниял Гомәр улы Әмирханов белән иде. Даниял әфәнде әңгәмә барышында ук ерак бабасының мирасы Татарстан һәм аның халкы мәдәниятенең нигез ташы булуын әйтеп: “Сез ышанмассыз, әмма Мәрҗани хезмәтләренең күбесе әле бүген дә кулъязма хәлендә һәм өйрәнелмичә, беркайда да бастырылмыйча ята”, – дигән. Мәрҗаниләр нәселенең Каюм Насыйри урамындагы йорты язмышы өчен дә борчылган, ул халыкка мәгърифәт тарату максатларында файдаланылмый, дигән.
Мәрҗани мирасына килгәндә, галимнәребез әйтүенчә, аның кулъязмалары чыннан да тулысынча өйрәнелеп бетмәгән. Ярый әле “Җыен” фонды Мәрҗани турында күләмле китап чыгарды, әмма китапка керми калган хезмәтләре дә бар әле “татар Геродоты”ның. С.Маркусның Мәрҗанине Геродотка тиңләве очраклы түгел.
Безнең эрага хәтле 484-425 елларда яшәгән борынгы грек тарихчысы Геродот Галикарнасский белән Мәрҗани арасында уртаклыклар шактый. Геродот язмалары ул яшәгән чорның энциклопедиясе саналса, Мәрҗани иҗаты милли тарихыбызның нигезен тәшкил итә. Галим Миркасыйм Госманов язганча, “...XIV йөзнең икенче яртысында – ХХ гасырның башында татар һәм, гомумән, Русиядә мөселман халыклары дөньясында барлыкка килгән иҗтимагый уяну, рухи һәм мәдәни яңару чорын Шиһабетдин Мәрҗани фикерләреннән һәм аның конкрет эшчәнлегеннән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел”.
Без бүген милләт, телебез, мәдәниятебез язмышы турында уйлап бәргәләнәбез икән, димәк, кыйблабызны тәгаенләр өчен Шиһабетдин хәзрәтнең мирасына да мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Ә хәзергә аны, гафу итегез, “чалма кигән бер мулла инде” диючеләр дә бар. Аның мәгърифәтче, фәйләсуф, табигать фәннәрен яхшы белгән, мәдәният өлкәсе белән яхшы таныш булган шәхес икәнен белеп бетермибез. Шунысы кызык: Геродот та, Тукай да, Мәрҗани дә дөнья халыкларының рухи дөньясын, яшәү рәвешен өйрәнеп бөтендөнья цивилизациясендә үз милләтләренең югалып калмаска тиешлеге турында уйланып, кызыклы фикерләр әйтеп калдырганнар.
Мәрҗани: “Халкыңны караңгылыктан яктылыкка алып чык һәм алар Алланың бирмеш көнендә сине мактап телгә алырлар...” – дигән. Ә мактар өчен без аның нинди шәхес булганлыгын белергә тиеш.
Музейга килгән кеше әле тагын бер олы шәхес, Мәрҗанинең туганы Мәхмүт Галәү рухы белән дә очрашачак. Кечкенә генә бер татар авылында ике олы шәхес яшәве үзе үк гаҗәп нәрсә. Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) – Тукайның яшьтәше. Кайбер истәлекләргә караганда ул Болгар номерларындагы 40 нчы бүлмәгә – Тукай янына кереп йөргән, Тукай аңа якын итеп “мәрҗән” дип эндәшә торган булган. Ул, бәлки, Мәхмүт дустына татарның мәрҗәне, асылташы итеп карагандыр. Чөнки шәхесләребезнең һәр икесе милләт кайгысы белән яшәгәннәр. М.Галәү татар язмышы турында олы бер чорны эченә алган күләмле әсәр язарга хыяллана. Хыялын өлешчә тормышка ашыра да. “Канлы тамгалар” дигән эпопеясының ике китабы – “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” 1931 – 1933 елларда Мәскәүдә басыла. Ә урыс-япон сугышына багышланган “Сабак” һәм революция елларында татар язмышы турындагы “Өермәләр” дигән әсәрләре язылып бетми кала. Мәхмүт Галәүне татар милли оешмалары белән элемтәдә торган өчен 1937 елда кулга алалар һәм атып үтерәләр.
Кызганыч та, гаҗәп дип тә әйтимме, М.Галәүнең “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” романнары иң элек урысча басыла. Кайбер истәлекләрдә язылганча, татар нәшерләре аларны төрле кимчелекләр табып авторга кире кайтара торалар. Моның төп сәбәбе – әсәрләрнең заман идеологиясенә каршы килүедер, һәрхәлдә, халык дошманнарын эзләү еллары татар нәшерләрен өркетми калмагандыр. Үзе үлгәч, М.Галәү әсәрләренең татарча кулъязмалары да юкка чыгуын әйтсәк, шигебез раслана кебек. “Халык дошманнары шаукымы” шактый еллар дәвам иткәнгә, М.Галәүнең шәхси әйберләре дә сакланмаган. Бар булганын аның улы Надир Галәветдинов Ташкичү мәктәбенә бүләк иткән һәм алардан стенд төзелгән.
Бу язманың максаты укучыларыбызга Шиһабетдин һәм Мәхмүт Мәрҗаниләр турында тулы мәгълүмат бирү түгел иде. Әгәр Арчага, Ташкичү авылына сәфәр чыгарга ниятләүче булса, кем янына барганын белеп торсын дидем.
Бер сүзем калган икән әле. Музейга килгән һәркем мондагы мирасны барлап-өйрәнеп, озаклап утыра алмас. Шуңа күрә бөекләребез турында кыска һәм оста итеп сөйләрлек экскурсоводлар да кирәк түгел микән дим. Хәзергә бу вазыйфаны тарих укытучысы Фәнил Кашаповка йөкләгәннәр. Бер уйлаганда, хикмәт Мәрҗани музеенда гына да түгел, Татарстан җирендә күренекле шәхесләребез рухын саклаучы музейлар, тарихи истәлекле урыннар күп.
Игелекле егетләр аларның санын арттыра торалар. Ә шуннан ни? Шуннан соң шул: безгә туризм буенча милли маршрутлар булдырырга вакыт. Яшь буын (ата-аналар да), татар теле белән кая барасың, дип түгел, ә бәһасез шәхесләребез язмышы аркылы кайсы милләт баласы булулары белән горурланып яшәргә өйрәнсеннәр иде. “Татар бетә”, “тел бетә!..” – дип кычкырудан файда юк. Үз-үзебезгә: “Милләт бетмәсен өчен мин нәрсә эшли алам?” – дигән сорау куеп яши башларга вакыт. Менә булырсың үз халкыңның баласы.