Низамиев Гайфетдин

1932  елда мәктәп Садретдин мулла йортына  урнаша. Анда мәктәп мөдире булып Низамиев Гайфетдин эшли башлый. Мөдир мәктәп янына беренче тапкыр бакча, спорт мәйданчыгы ясата. Район күләмендә киңәшмә үткәрелә, мәктәпкә югары бәя бирелә. Мәктәпнең даны башка яхшы эшләр белән дә районга тарала.  Низамиев Гайфетдин 1941  елга кадәр мөдир булып эшли . Ул  чын каһарман шәхес, бик оста оештыручы, балаларның иң яраткан мөгаллиме, авыл халкының лаеклы ихтирамын казанган кеше була. Сугышка китәр алдыннан Гайфи авылда зур митинг уздырган.  Явыз дошманны җиңеп әйләнеп кайтачакларына халыкта  өмет уяткан. Ләкин,  кызганычка каршы, ул әйләнеп кайтмый.

 

 

 

 

        Әхмәтов Вәли

1913 нче елда Носы авылында туа. Карадуган урта мәктәбендә белем алган. 1949-1950 елларда Ташкичү җидееллык мәктәп директоры  булып эшләгән.  Ул мәчет бинасын мәктәп итеп үзгәртүгә күп көч куя. Кызганычка каршы,  Вәли 1950 елны, мәктәп кирәк - яраклары өчен агач материаллары алып кайтканда, юлда машина белән капланып үлә.

 

 

 

 

 

         Усманов Сабир Тимергали улы.

1905 нче елгы, Күшәр авы­лында туган. 1953 нче ел­да Яңа Кенәр мәктәбеннән Ташкичү җидееллык мәк­тәбенә директор булып ки­лә. 1967нче елга кадәр Таш­кичү мәктәбе директоры.

 

 

 

 

 

 

          Габдрәүпов Равил Габдраүф улы.

 1933 нче елның 4 январенда Арча районы Үгез-Елга авылында туа. 1960нчы елда Ташкичү сигезъеллык мәктәбенә тарих, география укытучысы булып эшкә килә. 1962 нче елдан директорның укыту эшләре буенча урынбасары, 1967 нче елда мәктәп директоры итеп билгеләнә, 25 ел буе мәктәп коллективын җитәкли. 1976 нчы елда яңа мәктәп бинасын төзетү өчен документлар әзерли башлый һәм яңа бина 1986 нчы елда сафка баса.                                                                              Яшь буынны тәрбияләү һәм укыту эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкәне өчен 1986 нчы  елда “Халык мәгарифе отличнигы” мактаулы исеменә һәм 1992 елда Каюм Насыйри премиясенә лаек була. 2007 нче елның апрель аенда вафат.    

    1)  Тулырак мәгълүмат

    2) Равил Габдраупов истәлекләреннән

 

 

 

       Насыйбуллина Розалия Ибраһим кызы.

   1949 нчы елның 28 сентябрендә Арча районы Иске Йорт авылында укытучы семьясында туа. 1970 нче елда Ташкичү сигезъеллык мәктәбенә өлкән пионервожатый булып эшкә килә һәм 12 ел шушы хезмәтне намус белән башкара. 1986нчы елда тәрбия эшләре, 1987 нче елда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. 1993 нче елдан 2004 мәктәп директоры булып эшли. . Ул иҗади эшләүче, инициати­валы, киң белемле, яңалыкка омтылучы, мәктәп эшендә яңалыкларны кыю кертүче укытучы-директор. Аның ты­рышлыгы белән мәктәптә бердәм тату коллектив туплан­ды, заман таләпләренә туры килә торган уку кабинетлары җиһазландырылды. Намуслы хезмәте өчен 1999 нчы елда “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була. 2003 нче елдан лаеклы ялда.

 1)  Тулырак мәгълүмат

 

 

  Фатихова Надия Гаптельфәт кызы.

1958 нче елның 27 сентябрендә Арча районы Яңа Кенәр авылында туа.1976 нчы елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый.  1976 нче елда Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә. Бер ел укыгач, Яңа Кенәр утра мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп билгеләнә.  1984 нче елдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерелә. 1986 нчы елдан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара. 1990-1993 елларда Яңа Кенәр пионерлар йорты, 1993-1999нчы елларда Яңа Кенәр урта мәктәбе, 1999-2003 елларда Яңа Кенәр укучыларның техник сарае, 2003-2004 елларда Сөрде төп мәктәбе, 2004-2014 елларда Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе директоры булып эшли. 2002 нче елда “Халык санын алуда күрсәткән хезмәтләре өчен” медале, 2005 елда ул “Мәгарифтәге уңышлары өчен”, 2011 нче елда “Рәсәй Федерациясе гомуми белем мактаулы хезмәткәре ”күкрәк билгесе белән бүләкләнә.                                           

    2014 нче елның 21нче февралендә вафат булды.

 

 

         Сәфәргалиева Мәгьфүрә Сәмигулла кызы.

1922 нче елгы, Яңа Кенәр авылында туган. 1945 нче елда Ташкичү башлангыч мәктәбенә мөдир итеп бил­геләнә. Шул еллардан баш­лап 1972 нче елга кадәр башлангыч мәктәп укыту­чысы булып эшли башлый, башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирә. 1972 нче елдан лаеклы ялда.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

          Фәхриева Мәхтүмә Һашим кызы.

        1932 нче елгы , Казиле авылында туган. 1955 нчелдан 1957 нче елга кадәр Кысна башлангыч мәктәбендә рус теле укыта. 1957 нче елдан 1987 елга кадәр Ташкичү мәктәбендә башлангыч класс укытучсы булып эшли башлый. 1987 нче елдан лаеклы ялда.

 

 

 

 

 

 

 

          Хадиева Рәхимә Минһаҗ кызы.

  1941 нче елның 30 августында Әтнә районы Әтнә авылында туа. 1962 нче елдан барлык тормышы Ташкичү авылы, Ташкичү сигезъеллык мәктәбе белән бәйле. Башта татар теле һәм әдәбияты, музыка  фәннәре укыта, 1965 нче елдан 18 ел укыту эшләре буенча директор урынбасары хезмәтләрен башкара. 1983 нче елдан пенсиягә чыкканчы башлангыч класс укучыларына белем һәм тәрбия бирә. Намуслы хезмәте өчен 1995 нче елда “Халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек була. Киң эрудицияле укытучы, оста оештыручы, акыллы ки­ңәшләре, тыйнаклыгы, төпле сүзе белән һәркемгә үрнәк булды. 2011 нче елда вафат.

 

 

 

 

 

 

           Габдраупова Венера Давлетшовна.

        Арча районы Үгез-Елга авылында туган. 1952 елдан Ташкичү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый.  37 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Башлангыч класслар укыту­чысы. Үз эшенә җаны-тәне бе­лән бирелгән, озак еллар буе­на нәтиҗәле эшләп килгән, үзенең игелекле, тырыш хез­мәте белән башкаларга үрнәк булып торучы укытучылар­ның берсе булды. 1987 елдан лаеклы ялда.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
           Шагидуллина Мәсрүрә Габделхаевна.

       Арча районы Яңа кырлай авылында туган. 1963 нче елдан Мәмсә башлангыч мәктәбендә эшли башлый. һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, игътибарлы, намус­лы, хезмәт сөючән булуы бе­лән укытучылар коллективын­да, балалар, ата-аналар ара­сында авторитет казанды. Бө­тен гомерен башлангыч класс укучыларына белем һәм тәр­бия бирүгә багышлады Күп еллар башлангыч мәктәпне җитәкли. Халык мәгарифе отличнигы. 1993 елдан лаеклы ялда.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
            Габделхакова Венера Гатауловна.

Арча районы Кысна авылында туган. 1968 елдан Ташкичү мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияте дәресләре алып бара. 26 ел укыту дәверендә ул укучыларны ана теленең бай хәзинәсеннән дөрес һәм ир­кен файдалана, логик эзлекле итеп сөйли белергә өйрәтүгә бөтен тырышлыгын куйды. Укучыларда туган телебезгә мәхәббәт, татар халкының культурасына, милли тради­цияләренә ихтирам хисе тәр­бияләде. 1999 елдан лаеклы ялда.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
            Галимуллина Дамира Хафизовна.

    Арча районы Яңа Кенәр авылында туган.1967 елдан Мәмсә башлангыч мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Үз-үзенә һәм укучыларга таләпчәнлеге, олы җанлыгы бе­лән ул мәктәп коллективында гына түгел, авыл халкы ара­сында да зур хөрмәт казана.1993 елдан лаеклы ялда.

 

 

 

 

 

 

 

            Ибатуллина Гөлбира Гатаулловна.

    1943 нче елның   январенда Арча районы  Кысна авылында туа. Хезмәт юлын 1959 нчы елда Ашытбаш сигезъеллык мәктәбендә башлый. 1968 нче елда Ташкичү сигезъеллык мәктәбенә эшкә  килә һәм 1998 нче елга кадәр, пенсиягә чыкканчы, шушы мәктәптә балаларга химия фәненнән белем бирә. Укучыларның, укытучылар­ның, ата-аналарның акыллы киңәшчесе, остазы, һәркемгә дөрес юл күрсәтә алырлык тәҗрибәле, тирән белемле пе­дагог. Беренчеләрдән булып укучыларны Татарстан Республикасы күләмендә уза торган олимпиадаларга әзерли һәм җиңүләр яулый. 1995 нче елда “Халык мәгарифе отличнигы” (№162) мактаулы исеменә лаек була. 1998 елдан лаеклы ялда.

 

 

 

 

          Сагдуллина Рузалия Габделхаевна.

        1942 нче елның 10 январенда Арча районы Сөрде авылында туа. 1970 нче елда Ташкичү сигезъеллык мәктәбенә география укытучысы  итеп билгеләнә һәм 1997 нче елга кадәр шушы авыл мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Шушы чорда район, республика укытучыларына, директорларга йөздән артык ачык дәрес һәм ачык чаралар күрсәтә. 1996 нчы елда “Халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була. 1997 нче елдан   лаеклы ялда.

 

 

 
 
 
 
 
 
          Фаттерова Гөлчәчәк Солтановна.

        - Фәттерова Гөлчәчәк Солтан кызы. 1951 нче елның 30 августында Арча районы Курса-Почмак авылында туа. 1969 елда Арча мәктәбен тәмамлый. 1969-1972 елларда туган мәктәбендә пионервожатый булып эшли. 1972 елда Ташкичү урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый. 1979-1984 еларда  Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. Эшләү дәверендә югары уңышларга ирешә. 2004 елда Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгының Почёт грамотасы белән бүләкләнде. 2004 елдан лаеклы ялда.

      

 

 

          Гайнуллина Гөлнадия Шакировна.

   Арча районы Ташкичү авылында туган. 1974 елдан Ташкичү мәктәбендә математика дәресләре алып бара. РФ мәгариф Министрлыгының  Почёт грамотасы белән бүләкләнә. 2008 елдан лаеклы ялда.

 

 

 

 

 

 

 

 

       Гайфуллина Фаниянур Габдулхаевна.

      1955 елның 16 июнендә Арча районы Симетбаш авылында туа. Симетбаш башлангыч, Яңа Кырлай урта мәктәбендә белем ала. 1972-1977 нче елларда Казан дәүләт педагогика институтының филология факультетында укый. 1977-1982 нче елларда Казанбаш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара. 1983 нче елдан 2010 нчы елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, Ташкичү урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. 2006 нчы елда укыту-тәрбия эшендә ирешкән уңышлары өчен “Татарстан Республикасы атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек була. 2010 елдан лаеклы ялда

 

.

 

 

Җәләев Данил Минһаҗ улы.  

1963  нче елның 19 ноябрендә Арча районы Ташкичү авылында туа. 1971 нче елда Ташкичү сигезьеллык мәктәбенә укырга керә, урта мәктәп курсын Яңа Кенәр урта мәктәбендә тәмамлый.  1981-1985 нче елларда Казан дәүләт педагогия институтының физика –математика факультетында укый. Институтны тәмамлагач, Ташкичү урта мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләнә һәм 2011 нче елга кадәр шунда математика укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Күп тапкыр укучылары математика фәне буенча район олимпиадасында җиңүгә ирешә . Үзе 2000 нче елда “Районның иң яхшы укытучысы” исеменә лаек була. Укыту-тәрбия эшендә ирешкән уңышлары өчен 2003 нче елда  “Россия Федерациясе гомуми белем мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

 

 

 Фәтхерахманов Рәшит Габделхак улы.

Фәтхерахманов Рәшит Габделхак улы 1962 елның 31 октябрендә  Арча районы Ташкичү авылында туа.1970 -1978 елларда Ташкичү сигезьеллык  мәктәбен тәмамлый. 1982-1987 елларда Казан дәүләт педагогия университетының филология факультетында белем ала. Алдынгы карашлы, эзләнүчән, күп кырлы талант иясе. Татар әдәбиятын укытуда А.Яхин методикасын куллана.  Аның  хезмәтләре Ташкичү авылы тарихы белән бәйле шәхесләрнең (М.Галәү, Ш.Мәрҗани) тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган.  2000 елдан  “Мәктәп китапханәсе” сериясенең редакция советы члены, үзе дә шушы сериягә кергән томнар авторы. 2009 елда үткәрелгән “Без Мәрҗани оныклары” төбәкара яшь иҗатчылар конкурсын оештыручы. Арча районында мәктәптә эшләүче бердәнбер  филология фәннәре кандидаты.

 

 

 

Мухамадиева Нурия Сәләх кызы.

1958 нче елның 1 декабрендәАрча районы Кәче авылында туа. Башлангыч һәм төп белемне Кәче төп мәктәбендә ала, урта белемне Арчаның 2 нче урта мәктәбендә ала. 1975 нче елда Арча педагогия училищесына укырга керә. 1979 нчы елда, училищены уңышлы тәмамлагач, Сеҗе урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. 1980-85 елларда Кәче сигезьеллык мәктәбендә, 1985-90 елларда Әтнә совхоз- техникумында рус теле дәресләре алып бара. 1990 елдан бүгенге көнгә кадәр Ташкичү мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиты серләренә төшенергә ярдәм итә. Ул укыткан балалар рус теле һәм әдәбияты фәне буенча республика олимпиадаларында 8 тапкыр, төрле конкурсларда 2 тапкыр җиңүче булдылар. Нурия Сәләх кызы 2007 нче елда “Мәгарифтәге казанышлары  өчен”,  2010 нче елда “Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 2012 нче ел нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы укытучы” Татарстан Республикасы грантына, эш дәверендә 6 тапкыр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасына ия булды.