Мәхмүт Галәү иҗаты
Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани, 1887-1938) – татар әдәбияте, культурасы үсешенә зур өлеш керткән язучы. Ул иҗат иткән әсәрләр арасында дүрт китап итеп уйланылган, ләкин тәмамланмый калган «Канлы тамгалар» тарихи эпопеясының беренче ике кисәге – «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары аеручы кыйммәткә ия. «Болганчык еллар»да иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, ачлык ел вакыйгалары, ә «Мөһаҗирләр»дә 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган чуалышлар, бөлгенлеккә төшкән татарларның бәхет эзләп Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы язмышлары сурәтләнгән.
Романнарның татарча кулъязмалары Казанның «Татиздат» нәшриятендә бастырылмыйча ятып, ахырда юкка чыккан. Шуңа күрә, соңрак алар 1931 һәм 1934 елгы русча басмалары нигезендә яңадан татарчага кайтартылганнар. «Болганчык еллар»ны Яхъя Халит, «Мөһаҗирләр»не Рәис Даутов тәрҗемә иткән.
Мәхмүт Галәү – советлар тарафыннан күп һәм төрлечә кыерсытылган, ахырда НКВД төрмәсендә һәлак булган фаҗигале шәхес.
МӨҺАҖИРЛӘР
(роман)
Романда 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крәстиән чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крәстиәннәренең бәхет эзләп, патша хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы каршылыклы язмышлары турында сөйләнә.
1897 елның башы иде. Халык шау килде:
– Бөтен халыкны көчләп чукындырасылар, имеш...
– Чукындыру өчен мөселман халкының санын аласылар, имеш. Шул турыда боерык килгән ди...
Баштарак колактан-колакка гына сөйләнелгән, төрле җәбер-золымнар белән коты алынган татар крәстиәнен шомландырган бу сүзләр тора-бара дөрескә чыкты...
Колак ишеткән нәрсә күз алдына килә диләр бит. Менә бу хәбәрнең чынлыгы да, земский начальник, становой, старшина, писарь һәм старосталар аркылы, бөтен күләме белән халык алдына килеп басты.
Бөтен авылларның старосталары волость үзәгенә җыйнатылып, аларга тупас казна теле белән:
– Егерме җиденче гыйнварда бөтен халыкның саны алына: халык шуңар әзерләнсен; авылга килгән сан алучылар яхшы каршы алынып, аларга кирәкле мәгълүмат дөрес бирелсен! Каршылык күрсәтүчеләр яки туры җавап бирмәүчеләр каты җәзага тартылачак! – дип игълан ителде.
Старосталар, куштаннар өчен дә бу боерык көтелмәгән бер нәрсә иде. Башта алар да куркындылар, дәрья төсле ташый башлаган агымга алар да иярә яздылар. Яшертен генә телдән сөйләнелгән, ахыр килеп дөрескә чыккан бу шомлы хәбәрне халыкка ничек итеп белдерергә, ничек итеп аны бу куркыныч эшкә өндәргә җай таба алмыйча аптыраштылар. Боерыкны үтәмичә мөмкин түгел, аны ничек кенә булса да җиренә җиткерергә кирәк иде.
Волостька барып кайткан көннең иртәгәсендә Фәйзулла староста җыен җыйнар дип көтелсә дә, ул ашыкмады. Куштаннар үзара киңәшкәләделәр. Ләкин, колактан колакка йөргән уйдырмалар белән кызып күзен кан баскан халыкны тынычландырырлык һәм теге шомлы хәбәрнең тәэсирен йомшартырлык бер юл да, бер чара да таба алмадылар.
Чыганак: http://kitap.net.ru
Болганчык еллар
(роман)
Төш вакыты җитәрәк көн кисәк үзгәреп китте. Тау-тау ак болытлар куера килеп, салынкы кара-кучкыл яңгыр болытларына әверелделәр. Каты җил өй түбәсе саламнарын тузгытты, тирәкләр яшь ботакларын җиргә чаклы иеп, зарланышкан сыман шаулаша башладылар. Һавага күбәләк өере шикелле ап-ак шомырт чәчәкләре тузгып очты. Аннары шыбырдап яңгыр яварга тотынды.
Җылы бөркеп, тирес исе аңкытып яткан буразналар өстеннән кешеләр башларын күтәрделәр. Яңгыр коеп яварга керешкәч, ышык урыннарга кереп постылар.
Буразна араларыннан гөрләвекләр ага башлады. Җир камыр кебек күпереп кабарды. Утыртырга дип ярып салган бәрәңге чиләкләренә яңгыр суы тулды. Көрәк-тырма саплары коеп яуган яңгырда юылып агарып калды.
Яңгыр, кисәк башланган кебек, кисәк кенә узып та китте. Ялт итеп янә кояш чыкты. Яшел яфраклар өстендә энҗе бөртекләредәй тамчылар җемелдәшә башлады. Йомшак кына сап-сары нәни бәпкәләрен ияртеп, казлар яңадан урамга чыктылар.
Көнчыгышка таба китеп барган яңгыр болыты өстендә дугайланып салават күпере сызылды. Күк күкрәгән тавышлар каядыр еракка китеп тынып калды.
Шул вакыт ындырлар арасындагы юлда җигүле бер ат күренде. Арбага ике кеше утырган иде. Җигүле ат, тоякларыннан пычрак чәчрәтә-чәчрәтә, авыл башына җитте дә, басу капкасы төбенә килеп туктады.
Капка янында бу юлы малай-шалай күренми иде. Гадәттә алар гел шул тирәдә булашалар, авыл аша узучыларга капка ачалар, аннары узгынчылар сипкән вак перәннекләрне шау-шу килеп үлән арасыннан җыярга керешәләр иде.
Арбадагыларның берсе малайларга дип әзерләп куйган бер уч перәннекне капчыгына кире салды да, җиргә төште. Капканы ачып атны кертте, капканың мунчала бавын яңадан казык башына элде дә, арбага утырып, дилбегәне какты. Икенчесе төенләнеп беткән иске чыбыркысы белән атка сугып алды. Шуннан соң инде алар киң генә урамга килеп керделәр.
Яшел чирәм уртасыннан елан шикелле боргаланып кара тасма сыман сузылган юлга яңа көпчәк эзләре һәм дагасыз ат тояклары эзе төшеп калды.
Авылның уртасында юан гына манаралы таш мәчет кукраеп утыра. Шул мәчеткә җитәрәк, юлчылар өстенә кечерәк кенә такта түбә тоткан урыс капкага таба борылдылар. Тузгак чәчле, яланаяклы бер кыз бала әлеге йортка таба борылган җигүле атка бераз карап торды да, исенә килеп, казларын чыбык белән юлдан читкә куарга кереште. Ана каз, башын күтәреп, каты тавыш белән каңгылдый башлады һәм алпан-тилпән атлап бәпкәләре янына сыенды. Балалары янында сакта торган ата каз исә озын муенын сузып ысылдый-ысылдый арбага таба китте.
Чыганак: http://kitap.net.ru
Язучының ике әсәре аша гына да аның талантына бәя бирергә, аның зур язучы булганлыгын күзалларга мөмкин. Истәлекләрдән күренгәнчә, районыбыз язучылары арасында М.Галәү иң беренчеләрдән булып, 1934 елда Язучылар Союзы берлегенә кергән. Нинди кеше булган соң ул М.Галәү? Моны белү өчен М.Галәүнең “Белмәдем” дигән шигырен укып, бу сорауга җавап биреп була. Чөнки мондый юлларны дөньяга карашы хак булган көчле рухлы кеше генә яза ала.
Белмәдем
Тордым, үстем, “кеше булдым”, үтте гомре яртысы;
Дөньясында алдашудан башка ягын күрмәдем.
Максад, өмид, юл вә мәслек – һәммәсе бушлык икән;
Бу исемнәр тик коры сүзләр икәнне белмәдем.
Алдады дуст-ишләрем һәм алдады күңлем кошы;
Бу “тереклек” үзе бер алдау икән бит – белмәдем.
Ялтырап көлгән иде бер көн киләчәк көзгесе,
Көзге – ялган, ингыйкяс, алдау икәнен белмәдем.
Уку, язу, эшләр эшләү, шау килеп бер “көн күрү”
Бер минутлык алдау- алдану икәнен белмәдем.
Гыйш- гашрәт һәм михнәт халийан гадәт булып,
Бар да ялган, бар да күз буяу икәнен белмәдем.
Әллә яздым, әллә уйладыммы язарга буны,
Язганым чын яки тик алдау икенме – белмәдем.
Кеше, үлгәч, кара җиргә күмелер,
Менә шунда гына чынлык күрелер.
Гариб
Шатланамын: дустлар, мине күрә алмай.
Изгелекне хыянәткә санасалар,
Күз алдымда үтеп йөреп, дошман күреп,
Кан аралаш яшемә күз салмасалар.
Шатланамын яхшы күреп гариблекне,
Фәкыйрьлекне, мескенлекне, мазлумлыкны,
Күк йөзендә ялгыз кисәк болыт кеби
Даимән киңәшчесез ялгызлыкны.
Мәгълүм инде: тик гариблек корбанымын.
Шуның өчен һәр зәхмәтне чикмәк булам,
Фида итеп вөҗүдемне, бу дөньядан
Һич әсәрсез елдырымдай кичмәк булам.