Бәйрәмова: “Батырша татар халкын дәүләтле итү өчен җиһадка чыккан”

 

Татар милли хәрәкәте 2012 елны Батырша елы дип игълан итте. Шушы уңайдан Казан, Чаллы калаларында кайбер чаралар да узды. Чаллы ТИҮендә узган шундый чараларның берсендә тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова үзенең эзләнүләренә нигезләнеп, Батыршаның татарларны чукындыруга каршы көрәше, язмышы хакында чыгыш ясады.

Фәүзия Бәйрәмованың Батырша турында беренче китабы 1995 елда “Батырша җитәкчелегендә милли азатлык көрәше” исеме белән басылып чыкты. Быел ул Батырша көрәшен чагылдырган “Баһадиршаһ” әсәрен дөньяга чыгарды.

Хәзерге Свердловски өлкәсе, Чиләбе якларында, Башкортстанда һәм башка төбәкләрдә булып, Батырша хакында бик күп мәгълүматлар туплаган язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләре оештырган фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Ул анда Батыршаның көрәшкә күтәрелү сәбәпләре, кулга алынганнан язмышы хакында сөйләде. Фәүзия ханым чыгышыннан өзек тәкъдим итәбез.

“Батыршаның фаҗигале күтәрелешен аңлау өчен ул чорның тарихын белү зарур. Бу бит XVIII гасыр, Петр Iдән башлап Русия сәясәте татарларны бетерү юлында була. Татарларны чукындыру, чукынмаганнарын үтерү, сугышларга җибәрү, лашманлыкка алу, урман кистерү, 12 яшьлек малайларны да рекрутка алып мәңгелек солдат итүләр моңа дәлилдер.

Кыскасы, татарны йә үтерергә, йә чукындырырга. Петр I чорында Явыз Иван чорына караганда да яманрак гамәлләр эшләнә. Иван патша, ни әйтсәң дә, сугышып басып алган да, аннан үз тилелекләре белән үз башына җитә. Ә Петр I сугышып җиңелгән халыкны кыра. Әсирләргә дә мәрхәмәтсез булырга ярамый бит. Ул татарны юкка чыгару максатын куя, бу хакта кызларына да әйтеп калдыра һәм балалары да шушы эшкә тотына. Татарларны чукынганнан соң исламга кайткан өчен утларда яндырып үтерәләр. 1738 елда Екатеринбург уртасында Тойгелды Җүләков, 1739 елда шунда ук Исәнбикә Байрасованы утта яндыралар. Батырша хәзрәт боларны белгән. Исәнбикә Байрасова аның хатынының күрше авылыннан чыккан.

Елизавета Петровна дигән урыс патшабикәсе 1742 елның 19 ноябрендә барлык мәчетләрне җимерергә дигән фәрман чыгарган. Казан губерниясендә 500гә якын, Себер губерниясендә 200ләп, Әстерханда, башка төбәкләрдә бик күп мәчетләрне җимерәләр, муллаларын сөргенгә озаталар, халыкны чукындыралар.
Болар өстенә Уралга заводлар төзү өчен дә басып керәләр. Шул елларда 50гә якын чуен заводы төзелә. Анда татарлар һәм башкортлар мәҗбүри эшли. Петербурны да шулай төзетәләр бит, анда 70 мең татарны изәләр һәм алар шунда үлеп тә кала. Татарны 12 яшьтән рекрут ясап, милләтне ир-атсыз калдыралар.

Батырша боларның барысын да белә, иманлы кеше бу эшкә каршы төшәргә тиеш дип санап, күтәрелешкә тәвәккәлли. Кысуларга түзә алмаган гайнә татарлары (хәзерге Свердловски өлкәсе), бөрҗан башкортлары, башка төбәкләрдән халык Батырша янына килеп, хәзрәт, нишлибез, бетәбез бит, яндырып киләләр, чукындырулар белән ризалашыйкмы, киңәш бир, диләр. Батырша хәзрәт, безне бетергәнче, үз сүзебезне әйтеп, күтәрелү яхшырак булыр дигән фикерне куәтли. Аннан соң ул, “алар безне бетергәч, Урал аша Бохарага, Ташкент якларына китәчәк, бөтен ислам дөньясын басып алачак”, ди һәм бу явызлыкка каршы Коръән белән каршы чыгу юлын сайлый. Чукынудан башка юл булмавын аңлап, сугышка чыгып, татарлар үлем юлын сайлый.

Шунда Батырша хәзрәт 1755 елның май айларында халыкка мөрәҗәгатен яза. Аны кулга алуның да төп сәбәпчесе шушы мөрәҗәгать һәм ул хөкем итүгә нигез була. Мөрәҗәгатьне патшага язган хат белән бутарга ярамый, анысы башка. Әлеге мөрәҗәгатьтә ул “Кяфер урыслар безне басып алды. Болгарны, Казанны бетерделәр, хәзер безне бетерергә җыеналар. Мондый чакта Аллаһы Тәгалә җиһадка чыгарга куша, ди, Коръәннән аятләр китереп, үз телебезне, динебезне яклап көрәшкә чыгарга өнди. Без Идел-Урал арасында бәйсез дәүләтебезне төзеп, балаларыбызга калдырырга тиеш, болай яшәп булмый, бетәбез бит дигән фикерләрне дә әйтә. 4-5 битле бу мөрәҗәгатьне шәкертләре аша бик күп җиргә тарата.

 

Татарлар һәм башкортлар баш күтәрүне 1755 елның 3 июленә, гаеттән соңга билгелиләр. Әмма эшне Бөрҗан башкортлары боза. Алар асылташ эзләргә килгән Брагинны һәм берничә урысны үтереп ташлыйлар, талау эшен дә башлыйлар. Бу дулкынга тоз, мал мәсьәләсе дә кушыла. 1754 елда патшабикә башкортларга тозны сатып бирү турында указ чыгара. Моңарчы алар чыганаклардан тозны бушлай алган була. Башкортлар, ни өчен без теләгән җирдә мал йөртә алмыйбыз, ни өчен тозны сатып бирәсез дип чыгалар. Шул таләпләр белән урысның почта станцияләрен, кирмәннәрен кырып-себереп баралар. Үтереш китә.

Урыс та карап тормый, Идел-Уралга 50 меңле гаскәр җибәрә. Бу чорда урыс армиясе 200 меңле була. Батырша хәзрәткә нишләргә кала? Ул халык арасына, Каргалыга, Оренбурга, гайнә татарлары янына бара, җәмәгать, нишлибез дип мөрәҗәгать итә. Сөйләшкәннән соң барыбер күтәрелеп карау фикеренә киләләр. Урыс гаскәре көчле бит. Халык хәлсез. Башкортлар сугыша-сугыша казакълар ягына чыгып кача, анда да үтереш башлана. Патша да башкортлар белән казакъларны котыртып тору җаен таба.

 

Балтачтагы Батырша музеенда Батырша хәзрәт китапханәсе

​​​​Батырша хәзрәтнең мөрәҗәгатендә мондый юллар да бар: “Безнең эштә үзебезнең татар- башкорт старшиналары аяк чалучылар булачак”. Эшне өзәчәкләр, дип, ул алар белән эш итмәскә тәкъдим итә. Шулай булып чыга да. Башкортлар урысларны гына суеп калмый, мишәр старшиналарын да талый башлый. Шуннан мишәр старшиналары күтәрелешкә каршы чыгалар, урыс армиясен яклауларын белдерәләр. Шулай итеп мишәр старшиналарының бер өлеше урыс ягына күчә, башкортлар Батырша хәзрәтне ташлап казакълар ягына китә. Батырша гайнә татарлары белән генә күтәрелергә омтыла. Әмма гайнәдән сатлык татарлар килеп, йә син авылдан китәсең, йә авылыңны утта яндырабыз диләр.

Күтәрелеш әле башлангыч чорында гына була бит. “Җәмәгать, авылны исән калдырырга кирәк, шундый сүз бар икән, мин урманга китәм”,  ди Батырша хәзрәт һәм гаиләсен арбага төяп урманга кереп китә. Шәкертләре дә аңа иярә. Бу 1775 елның 1 сентябре була. Озак та үтми солдатлар урманны чолгап ала. Бу вазгыятьтә Батырша хатынын һәм балаларын кайнеше белән Чиләбе ягындагы Мөслим авылы якларына озатырга карар кыла. Ләкин хатынын, өч баласын урманны чыгуга, тотып алалар, богаулап башта Оренбурга, аннан Уфага һәм Мәскәүгә озаталар. Юлда Таҗетдин дигән малай катып үлә. Хатынын, ике кызын чукындыралар. Аларның эзләре Девичий монастырендә юкка чыга. Ләкин мин үз әсәремдә Батыршаны хатыны белән очраштырдым, чөнки аларның очрашуларын кайбер галимнәр дә фаразлый һәм күрсәтә.

Бу чорда Батыршаны тота алмыйлар әле, ул сугыша. Ел буе халыкны күтәрергә омтыла. Әмма мәчетләре яндырылган, авыллары туздырылган авыр хәлдәге халык кузгалмый. Батырша хәзерге Татарстан җирләренә килеп чыккан дигән сүзләр дә бар. Аннан ул туган якларына кайтып килергә ният итә. Бу вакытта Батырша башы өчен 1000 тәңкә акча да билгеләнгән була. Аны Әзәкәй дигән авыл янында, ике авылның Сөләйман һәм Яныш исемле старшиналары урыска тотып бирәләр. Бу хәл 1756 елның 8 августында була.

Батыршаны Уфа, Оренбур аша Мәскәүгә озаталар. Октябрь аенда Муром тирәсендә ул качарга да омтыла, богауларын өзүгә ирешә. Тотып, бик каты кыйныйлар, Владимир төрмәсендә үләрлек хәлдә ята. Аны исән-сау китерү турында әйтелгән була, чөнки сорау алырга кирәк. Авыр хәлдә Мәскәүгә китерелгәч, бар булган шикаятен патшабикәгә генә сөйләячәген белдерә. Шулай да аны үз сүзләрен хат рәвешендә патшага җиткерергә үгетлиләр. Нәтиҗәдә 1756 елның 4 ноябреннән 21 ноябрьгә кадәр гарызнамәсен яза. Кәгазь битләрен санап кына бирәләр. Бу язмасында Батырша урысларның татарларны ничек чукындыруларын, мәчетләрне яндыруларын, басып алынган халыкны нык мыскыллауларын бәян итә.

Әлбәттә, патшабикә белән очраштырмыйлар, гарызнамәне Петербургка озаталар. Батыршаны 40-50 тапкыр камчы белән суктыру турында Петербурда хөкем чыгарыла. Маңгаена кызган тимер белән “вор” дигән тамга сугыла. Бу тимернең рәсемен дә күрдем. Борын яфракларын өзеп алалар. Кайбер галимнәр әйтә, телен кискәннәр, ди, кайсылары юк, ди. Мин үзем телен кискәннәр дип уйлыйм. Чөнки бу чорда ярты Русия телсез булган дигән сүзләр бар. Аеруча төрмәдәге кешеләрнекен, күп сөйләшеп йөрмәсеннәр өчен телләрен кискәннәр. Хөкем иткәнче, тел-борынын кискәнче аны поп белән очраштырганнар, чукынырга кыстаганнар, кысканнар. Аңа хатынының чукынуын әйтәләр. Батырша соңгы тапкыр хатыны белән очраштыруны сорый. Аңа хатының христиан динендә, шуңа күрә ике диндәге кешене очраштыра алмыйбыз дип җавап бирәләр. Христианлык кабул итсә, Батыршага барлык юллар ачылуын, йорт, утар бирүләрен, балалары белән очраштыруларын, Италиягә укырга җибәрүләрен әйтәләр. Болар бәрабәренә Батырша мөселманнарны христианлыкка өндәргә тиеш була. Бар тәкъдимгә дә ул “юк”, дип, милләтне мондый коллыкка дучар итәргә теләмим дип җавап бирә.

Югары Карышбашта Батырша исемендәге урта мәктәп

Аннан Батырша хәзрәтне Шлиссельбург төрмәсенә ташлыйлар. Бу төрмәне дә күрдем, андагы шартлар коточкыч. Аяк-куллары чылбыр белән бәйләп куелган кешеләр монда озак чыдый алмый. Батыршаны саклаган солдатлар да аны үтерү ягын карагандыр. Чөнки ул монда дүрт сакчыны бәреп үтерә. Ә богаулы кеше тиктомалдан дүрт кешене үтерә алмый. Аны үтерү теләге белән сакчылар үзләре һөҗүм иткән дип уйларга кала. Батырша Аллаһы Тәгалә ярдәме белән богауларын өзә, сакчыларның дүртесен дә үтереп, качу юлына аяк баса. Шушы сугыштан соң ул милләт өчен шәһит китә.

Салават Юлаевны совет чорында күтәрделәр. Русия тарихчылары Батыршага игътибар бирмәде, аңа татар-башкортны күтәргән милли фетнәче итеп карадылар. Алар хаклы түгел. Татар галимнәре хәзер дөрес фикергә килде – ул татар халкын дәүләтле итү өчен җиһадка чыккан кеше. Ул бит мөрәҗәгатендә татар халкы Идел-Уралда дәүләтен торгызырга тиеш дип ачыктан-ачык әйткән. Ул динебез, телебез, татар халкы яшәсен өчен көрәшкә чыккан бердәнбер мулла дияр идем. Салават Юлаев көрәшендә дини як юк, ул дәүләт сорамый. Аларның кайберләре нәрсә өчен сугышканнарын да аңламаган, ә кайберләре белгән, кайбер мишәрләр бит Казанны алырга да килә. Ләкин 1774 елда Казанда бер генә көн булалар.

Балтач мәчете

​​​​Бүгенге башкорт галимнәренә Батырша күтәрелеше халык кузгалган, башкортлар көрәшкән дию өчен кирәк. Әмма моның өчен Батырша башкорт булган, ул башкорт бәхете өчен көрәшкән дию кирәк. Батыршаны Гайсә Хөсәенов тә күтәрде, драмалар да яздылар, трагедияләре дә бар. Башкорт галимнәре язган бар әйберне укып чыктым, барысында да бер ямьсез әйбер бар. Беренчедән, алар башкортлар башлаган күтәрелешне Батырша өзде, җитәкли алмады дип баралар. Син үз милли батырың турында язасың икән, андый мыскыллаулар белән язма, Салават Юлаевта да әллә нәрсәләр булган. Анысын бер дә күтәрмиләр. Икечедән, Батыршаны урманга кереп качуда, халыкны ташлауда гаеплиләр. Ул “качу”ның ни рәвешле булуын инде сөйләдем. Аның авылына ут төртү куркынычы туа бит, урыс гаскәре килгәнче китеп торырга мәҗбүр була. Өченчедән, чукынырга теләгән, дип баралар. Чукынырга теләсә, чукыныр иде. Бөтен башкорт галимнәренә Батырша күтәрелеше кирәк, әмма Батырша үзе кирәк түгел. Тарих хак булырга тиеш. Батырша хәзрәт халыкны коткару өчен утка-суга керде, шундый кешене мыскыллап күтәрергә  кирәк түгел.

Аллага шөкер, татар галимнәрендә андый мыскыллаулар юк, ләкин ачып бетермәү бар. Саләм Алишев, Мәсгут Гайнетдинов Батыршаны күтәреп чыктылар. Батырша “гарызнамәсен” беренче булып Мәскәүгә барып М.Гайнетдинов укыды. Фәйзелхак Ислаев бу шәхес турында ике китап чыгарды. Ул чукындыру тарихын башыннан ахырына кадәр өйрәнгән. 1992 елда Җәмит Рәхимов “Батырша” романын язды. Бик зур эшләр. Мин үзем Батырша хәзрәт гамәлләренә дин һәм югалган дәүләтчелекне торгызу күзлегеннән карыйм.

2004 елда Батырша туган Балтач районы Карышбаш авылында булдым. Мин барганда 580 кеше яши иде, Батырша исемен йөрткән мәктәп бар иде. Бу мәктәптә бер генә татарча сүз күрмәдем. Барысы да башкортча һәм урысча. Югыйсә, барысы да зәңгәр күзле татарлар. Мин барында халыкның 50%ы татар, 50се башкорт иде. Хәзер башкортлар саны нык арткандыр инде. Башкорт галимнәре бирегә килеп Батырша буенча конференцияләр уздыра, анда – сез милләтегезне оныткан башкортлар, Батырша да башкорт дип әйтәләр. Шушы юлны якласагыз, без Батыршаны күтәрәбез диләр. Мин барганда бу авылда мәчет юк иде. Инде мәчет салынган, быел ачалар икән, бәлки мине дә чакырырлар дип өметләнәм.

​​Батырша буенча эзләнүләрдә Балтач районында миңа Чуртанлы күл авылында яшәүче Рәфис хәзрәт Шәйхәйдаров ярдәм итте. Ул Батыршаның ерак туганы булып чыкты. Иске Балтачта Батырша музеен булдырган. Биредә шаккатырлык күренешкә дә юлыктым. Рәфис хәзрәттә Батыршаның 80 томлык китапханәсе сакланган. Һәр томы 700-800 биттән торган бу китапларны күргәч, егылып китә яздым. Казанга кайткач бу китаплар турында Тарих институтында сөйләдем, берәр галим җибәреп, бу язмаларның ни хакында булуын өйрәнергә, исемлеген һәм күчермәсен алырга тәкъдим иттем. Бер кызны җибәреп “опись” алганнар да, шуның белән бетте. Куркам, китаплар сакланган музей агачтан, ут фәлән булса, барысы да юкка чыгачак”, дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова Кама аръягы милли хәрәкәте уздырган фәнни-гамәли конференциядә.

Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова алга таба да Батырша турында эзләнүләргә җирлек барлыгын, кулыннан килгәнчә шушы эшне дәвам итәргә теләвен белдерде.

“Азатлык”