Эпиграфик истәлекләр

Казанышлар һәм югалтулар белән сыналган хакыйкать: үткәнне белмичә торып клчәкне корып булмый.

Арча төбәге борынгы эпиграфик истәлкләргә байлыгы белән атаклы.

Эпиграфика дигән термин кабер өстенә куела торган ташка, металлга, агачка төшерелгән язма истәлекләрне күз алдында тота. Гарәп язулы борынгы кабер ташлары, ягъни эпиграфик истәлекләр, татар тарихи чыганакларының мөһим бер төре булып тора.

Баштарак, безнең авыл территориясендә марилар (чирмешләр) да яшәгән булган. Хәзерге көндә марилар каберлеге Ташкичүдән Арчага бара торган юл өстендәге беренче күпергә кергәндә, көньякка китеп, ике коры елга арасында урнашкан. 70 нче еллар ахырында Казан Фәннәр Академиясеннән археологлар килеп каберлекләрне ачып карадылар. Кабер тирәнлеге 70 см. Ә бер кабердән 1730 елгы акча табылды

Авыл янындарак иске зират дип йөртелгән зират урыны бар, ул Иске Ашыт авылы белән ике арада. Аның зират икәне беленми дә, чөнки анда бүгенге көндә кабер ташлары да, үсеп утыручы агачлары да сакланмаган, каберләр җир белән тигезләнеп беткәннәр.

Хәзерге яңа зират 1810 елдан башланган.

Ташкичү авылы зиратында XX гасыр башында куелган каберташлар табылган. Ташлардагы һәр текстның яртысыннан артыграк өлеше Коръән аятьләреннән, алар нигездә кабатланып киләләр. Әлеге борынгы  кабер ташлары авылның мәдәниятен (шул исәптән динен, телен), икътисадын, тарихын һәм социаль катлауларга бүленү мәсьәләләрен өйрәнү өчен әһәмиятле язма җирле чыганаклар буларак хезмәт итәләр.

 

1 нче таш

Текст: «Рәхмәте Аллаһ әл-галим, әл-фазыйл мелла Галәэтдин бине мелла Баһаветдин әл-Мәрҗани руми 1908 нче, 17 април 68 йәшендә-дарел-бакая рихләт әйләде».

Искәрмә: Әлеге каберташ татар язучысы Мәхмүт Галәүнең әтисе, Шиһабетдин Мәрҗанинең энесе Галәветдин ка­бере өстенә куелган. 1840 елда туган, (63 яшендә Ташкичүдә вафат булган, кабере авылыбыз зиратында) Ташкичүдә әтисенең мәдрәсәсендә белем алгач, соңыннан үзе дә мәдрәсә каршындагы мәктәптә хәлфә булып шәкертләргә белем бирә.

 

2 нче таш

Текст: «...1902 нче йылда, 14 нче апрельдә Казан өязе Ташкичү авылының Әхмәтҗан Халит углы бу фана дийарендә 75 йыл гомер кичереп гакыйбәт...»

Искәрмәләр: Фәни дийарендә — фани дөньяда. Га­кыйбәт — ахырында.

 

3 нче таш

Текст: «Галәмәтдин морадым бер догадыр. Бу көн миндә икән йарин сиңадыр. Шаһиәхмәт Шаһимкрдән углының мәркадедер».

Искәрмә: 1921 елда куелган каберташ кисәге.

 

Төбәкнең эпиграфик истәлекләре чагыштырмача яхшы өйрәнелгән. Бу хакта Шиһабетдин Мәрҗанинең  дә бәя биреп бетергесез хезмәтләре бар.

Шиһабетдин Мәрҗани (1818–1889) – бөек җәдидче галим, тарихчы, педагог, этнограф, шәркыять белгече, дини реформатор. Ул, бөтен көчен милләтебез, динебез өчен сарыф итеп, армый-талмый хезмәт куйган, халыкны аң-белемгә, иҗтиһадка (шәригать мәсьәләләрен үзлектән тикшереп, мөстәкыйль фикер йөртүгә) чакырган һәм схоластикадан, тәкълидтән (мәзһәбләргә сукырларча иярүдән) арынырга өндәгән. Ш. Мәрҗани шактый күп фән өлкәләрен яхшы белгән, шул исәптән эпиграфика тармагында да үзен чын белгеч буларак таныткан.

Галим кечкенәдән үк эпиграфик истәлекләр белән кызыксына башлаган: әле үсмер чагында ук ул, авылыннан ерак түгел бер җирдә урнашкан кабер ташларының текстларын укып кайткан булган. Мәрҗани күп кенә борынгы кабер ташларын ачыклаган һәм үзенең мәшһүр “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” исемле хезмәтендә аларның тулы текстларын теркәп калдырган. Кызганычка каршы, галим тапкан эпиграфик материалларның байтак өлеше бүгенге көнгә хәтле сакланып калмаган.

Могила Шигабуддина МарджаниМәгълүм булганча, Ш. Мәрҗани Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән. Аның каберенә граниттан эшләнгән мәһабәт бер таш куелган. Каберташның текстын мәшһүр галим Ризаэтдин Фәхретдин үзенең хезмәтендә теркәп калдырган. Мәрҗани үләренә өч ай кала үзенең шәкерте мулла Гобәйдуллага хат белән түбәндәге васыятен әйткән: “Үлсәм, каберемә бер таш яздырып куй. Бик кечкенә, бер-ике кеше генә күтәреп китәрлек булмасын. Һәм рус сүзе, рус елы куелмасын”. Шуңа күрә аның ташының тексты гарәп графикасында фәкать татар һәм гарәп телләрендә генә язылган, вафат булу датасы да һиҗри ел исәбе белән күрсәтелгән.

Ризаэддин Фәхреддинев Шиһабетдин Мәрҗани кабере турында:

Һиҗри белән 1329, милади белән 1911 елның шәгъбанында Казан шәһәрендә булдым. Дамелла Галимҗан хәзрәт 1 каберлеккә алып барды. Аллаһе тәгаләнең хөкемен көтеп ятучы ахирәт мөсафирләренә зиярәт иттек. Шул җөмләдә Мәрҗани төрбәсенә дә бардык. Дога вә истигъфар    кылдык. Аллаһе тәгалә кабул итсен иде.

Көньяк тарафындагы язу :

«Мәшһәдел-имам галләмәтел-галим сахибет-тасанифел-фаэикати вәт-тәхкыйкатир-раиэикати Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗани иртәхәлә илә рәхмәти Раббиһи тәгаммедеһе сөбханәһе би-гафуһе вә кәрәмеһе гашиййәтә йөүмил-әхәди ләйләтә бәкыййәтә мин шәгъбан ситте бәгъдә әлеф вә сәласәмизат минәл-һиҗрәти» 2.

Төньяк тарафындагы  :

«Мәрхүм Шиһабетдин бине Баһаветдин хәзрәтләренең җәмигъ итдеке асары фазыл вә кәмаленә борһан катигъдыр. Бәлдәи Казанда кырык сәнә микъдары ләвазим имамәт вә нәшер голүм итеп 1306 сәнәи һиҗрия шәгъбан мөбәрәкнең ахыр яумендә 73 синендә иртхаль дар бәка әйләде. Рәхимәһүллаһү рәхмәтән васигатән» 3.

Көнбатыш тарафында : 

Иллә иннәмад-дөнья кәзыйллү сәхабәти, әзаллатүкә яумән сүммә ганкә идмахаллту, фәлатүкә фәррәхана биһа хийнә әкъбәлтү, вә ли-әтәкә җәззәгана ләһа хийнә вәллтү» 4.

Көнчыгыш тарафында:

 «Матәл-галимү фәматәл-галәмү. Назым: әл-мәүтү фиһи көллен-нассү йәштәрикү, вә лә сукатә ябка вә лә мәликә» 5.

Мәрҗани үзенең анасы каберенә кечкенә таш язып куйганлыгы мәгълүм ләкин ул инде аның урынына яңаны куйган булса кирәк. Бүгенге көндә Ташкичү зиратында Мәрҗанинең газиз ата-анасы – Баһаветдин Сөбхан улына һәм Хөбәйбә Габденнасыйр кызына куелган бик матур эшләнгән кабер ташы әле дә сакланган:

Таштагы текстның укылышы

Алгы ягы (калкытып язылган):

  1. «Һәзәә мәркадү галләәмәтил-әнәәми
  2. вә мәшһәдү фәһһәәмәтил-әгъләәмил-мүштәһәри бил-фәдъли
  3. вәл-гыйльми мин бәйнә әкърааниһи вәт-тәфәүвүкый галәә әмсәәлиһи
  4. вәхиидү дәһриһи вә фәриидү гасриһи бәһәәүл-хәккый вәд-диини
  5. Әбелгаляэ Мөхәммәд бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани
  6. таййибәллааһү Тәгааләә рамсәһү вә таррабә фии гааләмил-кудси нәфсәһ
  7. түвүффийә йәүмәл-иснәйнил-хаамиси мин шәһри рабигыйль-әүвәли
  8. сәнәтә сәләсин вә сәбгыыйнә вә миәтәйни вә әлфин вә гумруһүл-газиизү
  9. кад нәййәфә галәс-сәбгыыйн».

Уң ягы (калкытып язылган): «Йәә вәәкыйфән фии кабрии тәфәккир фии әмрии кад күнтү әмси мислүкә фә-тәсыыйру гадән мислии».

Сул ягы (калкытып язылган): «Тарих хәзрәт Баһаэддин әл-Мәрҗани саахибү фәдълин бикәрам».

Арткы ягы (калкытып язылган):

  1. «Вә йәтлүүһү мин мәгърибиһи кабру халиләтиһ-
  2. -ил-гафиифәтис-саалихәтил-бәәррати үммил-гыймәәди
  3. Хөбәйбә бинте Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек бәррадәллааһү
  4. мәәъвәһәә вә җәгаләл-җәннәтә мәсвәәһәә түвүффийәт
  5. фии зил-хиҗҗәти сәнәтә сәмәәнин вә сәләәсиинә вә миәтәйни вә әлфин
  6. мин һиҗрати мән ләһү кәмәәлүл-гыйззи вә тәмәәмүш-шәрәф
  7. йәә ихвәәни вә әүләәди вә әхфәәдии ләә тәгурраннәкүм-
  8. үд-дүнйәә фәиннәд-дүнйәә фәәниййәтүн вәл-әәхыйратү әәтиййәтүн
  9. вә күллү әәтин карииб».

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе

Алгы ягы:

  1. «Бу – кешеләрнең белүчерәге,
  2. гыйлем ияләре арасында белемлеге һәм аңа тиң булганнардан өстенлеге
  3. белән танылган, галимнәрнең галиме булган затның кабере.
  4. Үз чорының һәм заманының бердәнбере, хаклыкның һәм диннең гүзәллеге булган
  5. Әбелгаляэ Мөхәммәд бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани
  6. Аллаһ Тәгалә аның каберен яхшы итсен һәм изгеләр галәмендәге аның җанын шатландырсын.
  7. мең ике йөз җитмеш өченче елның
  8. 5 рабигыль-әүвәлендә дүшәмбе көн вафат булды, газиз гомере [яше]
  9. җитмештән артты».

Уң ягы: «Әй, каберем янында басып торучы, минем эшем хакында фикерлә: кичә мин синең кебек идем, иртәгә син минем шикелле булырсың».

Сул ягы: «Юмартлык белән өстенлек иясе хәзрәт Баһаведдин Мәрҗани».

Арткы ягы:

  1. «Аның көнбатыш ягында
  2. тыйнак, изге, яхшы күңелле сөеклесе, терәк анасы
  3. Хөбәйбә бинте Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек кабере. Аллаһ аның
  4. урынын суытсын һәм җәннәт итсен.
  5. Мең ике йөз утыз сигезенче елның зөлхиҗҗәсендә вафат булды,
  6. [ел исәбе] камил дәрәҗәдәге олылык һәм тулы хөрмәт иясе булган зат [Мөхәммәд пәйгамбәр] һиҗрәтеннән [Мәккәдән Мәдинәгә күченүеннән] соң.
  7. Әй, кардәшләрем, балаларым, оныкларым, дөньяга
  8. алданмагыз, чынлыкта, дөнья фани, аның ахыры киләчәк,
  9. һәм һәр киләчәк нәрсә якын».

Таш үлчәмнәре: 104х40х17.

Күргәнебезчә, текстының күп өлеше гарәп телендә, кайбер җире татар телендә язылган. Ш. Мәрҗанинең әти-әнисенә куелган әлеге ташны табу безнең өчен зур ачыш булды. Бүгенге көнгә хәтле әле аның тулы текстының тәрҗемәсе беркайда да басылып чыкмаган иде. Шунысы кызганыч, таш инде тәмам җимерелеп, юкка чыгу алдында тора, текстының кайбер өлеше инде укылмаслык дәрәҗәгә килгән. Шуңа күрә бу таш мөмкин кадәр тизрәк реставрацияләнергә һәм дәүләт тарафыннан саклауга куелырга тиеш.

Ш. Мәрҗани атасының шәҗәрәсе түбәндәгечә: Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим бине Габдеттәүваб бине Габделгани бине Габделкоддус бине Ядәш бине Ядкяр бине Гомәр. Ул 1201 (1786–1787) елның рабигыль-әүвәл аенда хәзерге Яшел Үзән районы Олы Җәке авылында дөньяга килгән, тик 1989 елда басылып чыккан «Мөстәфадел-әхбәр» хезмәтендә, басмага әзерләүчесе хаталанганга күрә, Баһаветдин хәзрәт Бәрәскәдә туган, дип ялгыш язылган . Шулай ук аның туган авылы Олы Җәкене дә хәзер Арча районына түгел, ә Яшел Үзән районына кергәнлеген дә искәртергә кирәк. Белгәнебезчә, мулла Баһаветдин бик гыйлемле, укымышлы кеше булган, башта Ябынчы авылында, аннан Ташкичү авылында кырык елга якын имам һәм мөдәррис булып, халыкка хезмәт иткән. Ни өчендер Ш. Мәрҗани атасын 1273 (1856) елның 25 рабигыль-әүвәлендә дүшәмбе көн вафат булды, дип язган. Ташта исә шул елның 5 рабигыль-әүвәлендә икәнлеге ачык күренә.

Ш. Мәрҗанинең анасы 1209 (1795) елның 3 рәҗәбендә туган . Аның шәҗәрәсе түбәндәгечә: Хөбәйбә бинте Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек бине Мозаффар бине Мортаза бине Гали бине Йосыф . Кайбер тарихчылар ялгыш аның исемен Хәбибә рәвешендә язалар, чөнки әлеге исемнәрнең икесе дә гарәп телендә һәм графикасында бертөрле языла. Чынлыкта исә, нәкъ менә Хөбәйбә булырга тиеш икәнлеген җәмәгать һәм дин эшлеклесе Шәһәр Шәрәф аңлатып язган Хәбибә Хөбәйбәнең сеңлесе, ягъни Ш. Мәрҗанинең үги әнисе булган. Галим үзенең китабында анасының вафатын төгәлрәк әйткән, ягъни 1238 (1823) елның 8 зөлхиҗҗәсендә 29 яшь тулар-тулмас вакытында Гафифә исемле баласын тапканда үлгәнлеген язып калдырган

Югарыда искә алынган ташның текстын заманында Шәһер Шәрәф бастырып чыгарган булган әмма ул кайбер сүзләрне укымыйча төшереп калдырган. Ш. Шәрәф һәм башкаларның Ш. Мәрҗанигә багышланган мәкаләләре 2010 елда хәзерге татар теленә күчерелгән һәм 2015 елда рус теленә тәрҗемә ителгән иде ләкин аларда ни өчендер бөтенләй бу ташъязманың эчтәлеге китерелмәгән.

Галимнең атасы ягыннан әби-бабасының кабер ташы Арча районы Кысна авылында сакланган. Ул 1834 елда вафат булган Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани һәм 1835 елда бакыйлыкка күчкән Зәгыйфә Габделбакый кызына куелган:

Таштагы текстның укылышы

Алгы ягы (калкытып язылган):

  1. «...Сөбхан бине
  2. Габделкәрим әл-Мәрҗани вә интәкалә иләә дәәрил-караари вә җәннәәти
  3. фии зил-хиҗҗәти сәнәтә тисгыйн вә әрбәгыыйнә
  4. вә миәтәйни вә әлфин мин һиҗрати мән ләһү кәмәәлүл-гыйззи вәш-шәрәф
  5. вәл-мәрҗүввү ләһү...».

Уң ягы (калкытып язылган): «Вәдага һәзәәл-ләүха Шиһабеддин бине Баһаэддин әл-Мәрҗани 1285 сәнә».

Сул ягы (калкытып язылган): «Вә мин йәлииһи мин җәһәтил-кыйбләти халииләтүһү Зәгыйфә бинте Габделбакый түвүффийәт 1250 сәнә».

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе

Алгы ягы:

  1. «...Сөбхан бине
  2. Габделкәрим әл-Мәрҗани ахирәт йортына һәм җәннәтләргә
  3. мең ике йөз кырык тугызынчы елның
  4. зөлхиҗҗәсендә күчте, [ел исәбе] камил дәрәҗәдәге олылык һәм хөрмәт иясе булган зат [Мөхәммәд пәйгамбәр] һиҗрәтеннән [Мәккәдән Мәдинәгә күченүеннән] соң.
  5. Аңа... сорыйбыз».

Уң ягы: «Бу ташны Шиһабеддин бине Баһаведдин Мәрҗани [һиҗри] 1285 елда куйды».

Сул ягы: «Аның кыйбла ягында сөеклесе Зәгыйфә бинте Габделбакый, [һиҗри] 1250 елда вафат».

Таш үлчәмнәре: 114х36х19.

Ш. Мәрҗани бабасының шәҗәрәсе түбәндәгечә: Сөбхан бине Габделкәрим бине Габдеттәүваб бине Габделгани бине Габделкоддус бине Ядәш бине Ядкяр бине Гомәр . Ул бик күп җирләрдә гыйлем туплаган һәм күптөрле фәннәр өйрәнгән. Галич төбәгендәге Олы Җәке, Казан өязендәге Кысна авылларында имам булып торган . «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабын хәзерге татар теленә күчерүче һиҗри 1249 елның зөлхиҗҗә ае милади 1833 елга туры килә, дип күрсәткән , чынлыкта исә, әлеге дата 1834 елга карый.

Зәгыйфәнең шәҗәрәсе түбәндәгечә: Бибизәгыйфә бинте Габделбакый бине Мөслим (Мәрҗанинең 1989 елда басылган «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабында бу исемне кириллицага күчергәндә нигәдер Мөсәллим дип биргәннәр, бу дөрес түгел, «Асар» хезмәтендә бу исем Мөслим дип дөрес бирелгән) бине Мостафа бине Сәлим . Аның вафат булу датасы кабер ташында ялгыш язылганлыгы хакында Ш. Мәрҗани үзе үк китабында искәртеп узган һәм, чынлыкта, әбисенең 1251 (1835) елда үлгәнен һәм ташны да үзе яздыртып куйганлыгын әйткән . Әлеге ташбилгене нәкъ менә Ш. Мәрҗани үз куллары белән куйган икәнлеге ташның уң ягында искәртелгән. Ул әби-бабасының икесенә бер таш кую белән чикләнгән, димәк, ике кешегә бер таш кую гадәтен галим хуплаган. Кызганычка каршы, ташның өске өлеше ватылып төшкән, гомумән, анда җимерелү процессы башланган. Берничә дистә елдан әлеге кабер ташына бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный, шуңа күрә тиз арада аны реставрацияләү чараларын күрергә иде.

Ш. Мәрҗанинең башка туганнарына куелган ташбилгеләр дә сакланган. Мәсәлән, Ташкичү зиратында 1908 елда җирләнгән аның бертуганы Галәветдин Баһаветдин улы истәлегенә урнаштырылган кабер ташы шундыйлардан:

Таштагы текстның укылышы

Алгы ягы (уеп язылган):

  1. «Рахимәллааһү мән зәәрании
  2. әл-гаалимүл-фәәдыйлү
  3. мулла Галәэддин ибне
  4. мулла Баһаэддин әл-Мәрҗани
  5. руми 1908 нче сәнә 17 нче
  6. април 68 йәшендә».

Уң ягы (уеп язылган): «Даре бәкайә рихләт әйләде».

Сул ягы (уеп язылган): «Нәүвәраллааһү кабраһү вә җәгаләл-җәннәтә мәсвәәһ».

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе

Алгы ягы:

  1. «Мине зиярат кылган кешене Аллаһ рәхим кылсын
  2. Галим, лаеклы зат
  3. мулла Галәведдин ибне
  4. мулла Баһаведдин Мәрҗани
  5. милади 1908 елның 17
  6. апрелендә 68 яшендә».

Уң ягы: «Мәңгелек дөньяга күчте».

Сул ягы: «Аллаһ аның каберен нурландырсын һәм урынын җәннәт итсен».

Таш үлчәмнәре: 90х31х11.

Белгәнебезчә, Галәветдин хәзрәт – күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең газиз атасы. Әлеге хәзрәтнең шулай ук 1905 елда дөньядан үткән кызы Мәкнүнәнең каберен без Арча районы Байкал авылында таптык, кабер ташы чагыштырмача яхшы сакланган:

Таштагы текстның укылышы

Алгы ягы (уеп язылган):

  1. «Саахибәтү һәзә-
  2. -әл-кабри Мәкнүнә
  3. бинте Галәэддин
  4. әл-Мәрҗани 1322 сәнәи
  5. һиҗриййә зөлхиҗҗәнең
  6. 2 нче йәүмендә сәнәи
  7. шәмсиййә берлән 5
  8. 1905 нче 25 нче
  9. гыйнварда 24 йәшендә
  10. җан әманәтене
  11. кабдыль-әрвахиһ» [Дәвамы арткы ягында].

Уң ягы (уеп язылган): «Үхрус лидүнйәәкә кәъәннәкә тәгыыйшү әбәдәә».

Сул ягы (уеп язылган): «Вә игъмәл лиәәхыйратикә кәъәннәкә тәмүүтү гадәә».

Арткы ягы (уеп язылган):

  1. «Тәслим итде вә
  2. рихләте ларе дәкайә әйләде
  3. иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи раа-
  4. –җигуун мәрхүмә-
  5. –нең фәрзәнд газизләре
  6. Фатыйма вә Габд-
  7. –елхак тарафлары-
  8. –нда мәдфүн
  9. әл-кабру раудатүн мин рийәәд-
  10. -ыйль-җәннәти әү хүфратүн мин
  11. хүфратин-нәйраан» [Башы алгы ягында].

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе

Алгы ягы:

  1. «Бу кабер
  2. иясе Мәкнүнә
  3. бинте Галәведдин
  4. Мәрҗани һиҗри1322 ел
  5. зөлхиҗҗәсенең
  6. 2 нче көнендә
  7. милади белән
  8. 1905 [елның] 25
  9. гыйнварында 24 яшендә
  10. җан әманәтен
  11. алып, рух».

Уң ягы: «Бу дөнья өчен, мәңге яшәячәксең кебек тырыш».

Сул ягы: «Ахирәт өчен, иртәгә үләячәксең кебек гамәл кыл».

Арткы ягы:

  1. «Тәслим кылды
  2. һәм мәңгелек дөньяга күчте.
  3. Чынлыкта, без Аллаһныкы һәм, чынлыкта, Аңа
  4. кайтачакбыз. Мәрхүмә-
  5. –нең газиз балалары
  6. Фатыйма вә Габд-
  7. –елхак тарафлары-
  8. –нда җирләнде.
  9. Кабер – җәннәт бакчаларыннан
  10. бер бакча яки утлар чокырларыннан
  11. бер чокыр».

Таш үлчәмнәре: 96х32х13.

Кызганыч ки, әлеге кабер иясе бик яшьли вафат булган. Өстәвенә, аның сөекле ике баласы – Фатыйма һәм Габделхак – тугач та озак тормыйча үлгәннәр һәм аналары белән бергә бер тирәдәрәк күмелгәннәр, тик балаларның каберләрендә бернинди ташбилге юк. Безнең уйлавыбызча, Мәкнүнәгә куелган ташъязмада бу балаларның исемнәре телгә алынганга күрә, әлеге эпиграфик истәлек өч кеше өчен куелганга охшый. Берничә кешегә бер таш кую гадәте Арча төбәгендә еш күзәтелә. Мәсәлән, Ш. Мәрҗанинең ата-анасына бер таш, әби-бабасына шулай ук аерым бер таш куелганлыгын күрдек.

Кызганычка каршы, Ташкичү зиратында Ш.Мәрҗанинең энесе мәшһүр Садретдин хәзрәтнең каберташы табылмады. Аның каравы, 1896 елда вафат булган хатыны Бибиәсма мулла Ягкуб кызына куелган кабер ташы сакланган.

 

Таштагы текстның укылышы

Алгы ягы (уеп язылган):

  1. «Саахибәтүл-мәркади
  2. Бибиәсма мулла Ягкуб
  3. кызы мулла Садреддин әл-Мәрҗани
  4. зәүҗәсе 56 нчы йәшендә
  5. 1314 сәнә һиҗриййәдә 10 нчы
  6. рәҗәбдә 1896 сәнә румиййә
  7. үктәбр 4 ндә дәфен иделде».

Уң ягы (уеп язылган): «Аллаһ Тәгалә каберине җәннәт бакчасы әйләсүн».

Сул ягы (уеп язылган): «Зүүруу фил-кубүүри фәиннәһәә тәзкүрул-мәүүт».

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе

Алгы ягы:

  1. «Кабер иясе
  2. Бибиәсма мулла Ягкуб
  3. кызы, мулла Садреддин әл-Мәрҗани
  4. хатыны 56 нчы яшендә
  5. һиҗри 1314 елның 10
  6. рәҗәбендә, милади 1896 елның
  7. 4 октябрендә җирләнде».

Уң ягы: «Аллаһ Тәгалә каберен җәннәт бакчасы итсен».

Сул ягы: «Каберләрне зиярәт кылыгыз, чынлыкта, алар сезгә үлемне искә төшерә».

Таш үлчәмнәре: 102х36х14.

Әлеге кабер иясенең атасы Кышкар авылында имам һәм мөдәррис булган. Бибиәсманың билгеле булган шәҗәрәсе түбәндәгечә: Бибиәсма бинте Ягъкуб бине Яхъя бине Җәгъфәр .

Ташкичү зиратында әле тагын Садретдин хәзрәтнең улы Габделмөэмингә куелган таш та сакланган. Ләкин ул 1956 елда вафат булганга, ташы борынгы түгел, яртысы кириллицада язылган, шуңа күрә текстын биредә китермәдек. Анда фәкать исеме, атасының исеме һәм 1868 елда тууы, 1956 елда вафат булуы күрсәтелгән. Шулай да атаклы нәселдән булганлыктан, барыбер игътибарга лаек һәм кабере онытылырга тиеш түгел. Җитмәсә, әле ул – Ташкичүдә 1890 елның 4 июлендә указ (номеры № 4179) алып шактый күп еллар дәвамында имамлык вазыйфаларын башкарган шәхес.

Арча районының Иске Ашыт авылы да Ш. Мәрҗанигә бик якын, чөнки анда аның анасы ягыннан бабасы яшәгән. Галим Иске Ашытта еш булган, шул сәбәпле, байтак вакытын бабасы Габденнасыйр белән уздырган һәм аннан төпле белем, күркәм әхлак алган. Аны Ш. Мәрҗани түбәндәгечә тасвирлаган: “Гаять тәкъва (диндар), дөнья эшләреннән ваз кичүе һәм фикыһны (ислам хокукын) белүе белән мәшһүр, игътикады (ишануы) дөрес, саф күңелле, бөтен әхлак һәм гамәлләрендә шәригать-рәсүлүллаһ сөннәтләре белән гамәл кылырга тырыша, кием-салым һәм тормышында тәкәллефсез, һичкемнән курыкмый, һәрвакыт тугры сөйли, гыйбадәтләрендә төрле мәзһәбләрне кушып гамәл кыла иде”. Кызганычка каршы, Иске Ашыт зиратында Габденнасыйр хәзрәтнең кабер ташын, күпме генә эзләсәк тә, таба алмадык, сакланмаган булса кирәк. Шулай да аның 1915 елда вафат булган оныгы мулла Габделгали мулла Габделбасыйр улына куелган каберташны табу бәхетенә ирештек.

Таштагы текстның укылышы

Алгы ягы (уеп язылган):

    1. «Күллү нәфсиң зәәикатүл-мәүүт
    2. саахибү һәзәәл-кабри
    3. имам мулла Габделгали
    4. бине мулла Габделбасыйр
    5. һиҗриййә илә 1333 нҗе сәнә
    6. 6 нчы рабигыль-ахирдә
    7. миладиййә илә 1915 нҗе сәнә
    8. 7 нҗе фивралда 77
    9. йәшендә мәдфүн
    10. 51 сәнә имам улды».

Уң ягы (уеп язылган): «Ләү кәәнәтид-дүнйәә түдүүмү ливәәхидин ләкәәнә расүүлүллааһи фииһәә мүхлидәә».

Сул ягы (уеп язылган):

  1. «Бивафа дөнйайа йукдыр игътимад кеми кем идәрсә сахиб тәхтә таҗ итмәдиме шаһлары зары һәлакь
  2. ул җәфакярнең әлендин дад дад йирә чалур кәс идәр мисле рәҗаҗ тәхтә шәйн икән идеб зирхакь».

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе

Алгы ягы:

  1. «Һәр җан иясе үлемне татыячак.
  2. Бу кабер иясе
  3. имам мулла Габделгали
  4. бине мулла Габделбасыйр
  5. һиҗри белән 1333 елның
  6. 6 рабигыль-ахирендә,
  7. милади белән 1915 елның
  8. 7 февралендә 77
  9. яшендә җирләнде.
  10. 51 ел имам булды».

Уң ягы: «Әгәр дә дөнья берәрсе өчен дәвам итсә, Аллаһның илчесе анда мәңге булыр иде».

Сул ягы:

  1. «Тугрысыз дөньяга юктыр ышаныч, кемгә таҗ кидерде, шул кешеләрне, шаһларны һәлакь итте.
  2. Ул җәфа иясе җиргә чалыр, калтыратыр, оятка калдырыр, тыгар җир астына.

Таш үлчәмнәре: 127х36х17.

Әлеге кабер иясе 1840 елда дөньяга килгән. Ул Ш. Мәрҗанинең өч туган энесе, ягъни аңа өченче буын буенча кардәш булып чыга. Габделгалинең шәҗәрәсе түбәндәгечә: Габделгали бине Габделбасыйр бине Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек бине Мозаффар бине Мортаза бине Гали бине Йосыф Бу шәхес башта Иске Ашытның беренче мәчетендә, 1882 елдан соң икенче мәчетендә имам-хатыйб вазыйфаларын башкарган (указының номеры – № 3219, 1864 елның 30 апрелендә бирелгән)

Иске Ашыт авылында Габделгали хәзрәтнең 1910 елда үлгән улы Габделбәдигънең кабер ташы да сакланган.

Таштагы текстның укылышы

Алгы ягы (уеп язылган):

  1. «Күллү нәфсиң
  2. зәәикатүл-мәүүт
  3. Габделбәдигъ мулла
  4. Габделгали углы
  5. сәнәи һиҗриййә илә 1328
  6. нче 11 нче рабигыль-а-
  7. –хирдә миладиййә илә 1910
  8. нчы сәнә 8 нче априлдә йәүме
  9. пәнҗешәнбә даре бәкайә күчде».

Уң ягы (уеп язылган) [Беренче ике юлы вертикаль, калган юллары горизонталь рәвештә язылган]:

  1. «Йәә вәәкыйфән би-кабрии мүтәфәккиран фии әмрии
  2. бил-әмси күнтү мислүкә гадән тәсыыйру мислии
  3. 32 йәшендә
  4. вафат».

Сул ягы (уеп язылган):

  1. «Мән зәәра кабрии фәлйәкүн мүүкыйнән иннәл-ләзиил-кааһә йәлкааһ
  2. фәйәрхәмүллааһү имраә зәәрани фәкаалә лии йәрхәмүкәллааһ».

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе

Алгы ягы:

  1. «Һәр җан иясе
  2. үлемне татыячак.
  3. Габделбәдигъ мулла
  4. Габделгали улы
  5. һиҗри белән 1328 елның
  6. 11 рабигыль-а-
  7. –хирендә, милади белән 1910
  8. елның 8 апрелендә
  9. пәнҗешәмбе көн ахирәт дөньясына күчте».

Уң ягы:

  1. «Әй, каберем янында басып торучы, минем эшем хакында фикерлә:
  2. кичә мин синең кебек идем, иртәгә син минем шикелле булырсың.
  3. 32 яшендә
  4. вафат».

Сул ягы:

  1. «Минем каберемә килгән кеше ышансын: чынлыкта, мин дучар булган нәрсәгә ул да дучар булыр.
  2. «Аллаһ аны рәхим кылсын», – дип минем өчен дога кылган кешене Аллаһ үзен дә рәхим кылсын».

Таш үлчәмнәре: 95(108)х31х11.

Әлеге кабер иясе 1868 елның 11 мартында туган. Аның бертуганы Габделбари 1890 елдан башлап Иске Ашытта имам вазыйфаларын башкарганлыгы мәгълүм.

Ш. Мәрҗани тәрҗемәи хәлен, эшчәнлеген һәм иҗатын өйрәнгәндә аның тормышы белән бәйле шәхесләрнең берсен дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Шуңа күрә без, бөек галимебез турында материалны җыю һәм тулыландыру йөзеннән, архив документларны, хатирәләрне, язма чыганакларны гына түгел, эпиграфик истәлекләрне дә барларга һәм өйрәнергә тиешбез. Гомумән, тарихи чыганак буларак гарәп язулы каберташларның әһәмияте әйтеп бетергесез, алар кыйммәтле тарихи-мәдәни истәлекләр булып санала, шуңа күрә эпиграфик истәлекләрне, ничек булса да, саклап калу зарур.

Данлыклы Хуҗасəедов нəселе вəкиллəреннəн 1836 елда вафат булган,  1817 елда Ташкичү авылында таш мəчет салдыруы белəн дə дан казанган, Сөлəйман бине Мөхəммəднəзир бине Туктамышка куелган кабер ташын аерым билгелəп үтəргə мөмкин. Таш Түбəн Оры зиратында.

Таштагы текстның укылышы

Алгы ягы (калкытып язылган):

1) «Һəзəə мəркадүл-габдис-саалихи

2) саахибүл-хайраати вəл-икаамəти...

3) ...əл-җəмəəгаати əл-мүҗтəнибү ганил-мəгасый

4) вəл-мүхəррамəəти мирза Сөлəйман бине Мөхəммəд-

5) –нəзир бине Туктамыш мин əхфəəди

6) Хуҗасəед əл-Газани əш-Шəрифи

7) зəмəəнүһү биссийəəдəти вəр-рийəəсəһ».

Уң ягы (калкытып язылган): «Рахмəтуллааһи Тəгаалəə галəйһим вə галə мəн йəзүүру

кубүүруһүм вə йəдгууһүм бил-хайр».

Сул ягы (калкытып язылган): «1836 нчы сəнə сөнбелəнең 25 ндə дəфен улды 80 йəшендə».

Текстның хəзерге татар теленə күчермəсе

Алгы ягы:

1) «Бу изге кол

2) изгелеклəр иясе...

3) ... гөнаһлардан һəм хəрам эшлəрдəн

4) читлəшүче морза Сөлəйман бине Мөхəммəд-

5) –нəзир бине Туктамыш (Хуҗасəед

6) оныкларыннан) Газани Шəрифи

7) аның заманы хакимлек һəм рəислек белəн иде».

Уң ягы: «Аларга, аларның каберлəрен зиярəт иткəн һəм алар өчен хəерле дога кылган

кешелəргə Аллаһ Тəгалəнең рəхмəте булсын».

Сул ягы: «1836 елның 25 августында 80 яшендə җирлəнде».

Таш үлчəмнəре: 143х44х30.

Əлеге кабер иясе 1761 елда туган. Атаклы сəүдəгəр, сəнəгатьче булган, комач эшлəү фабрикасы тоткан кеше буларак билгеле. Аның шəҗəрəсе түбəндəгечə: Сөлəйман бине Мөхəммəднəзир бине Туктамыш бине Мөслим бине Котлыг бине Җанморза бине Хуҗасəед бине Җансəед бине Сəйтəк бине Əл Суфи бине Гали бине Кара бəк бине Канбар бəк бине Калдар бəк бине Балым бəк бине Пачман солтан бине Габдрахман бине Бирде бине Əлвəр бине Габделгазиз бине Гыйффəт бине Сократ (Соңкырат). Бу шəҗəрəнең төрле вариантлары бар, аларда бераз аермалар һəм төшеп калган буыннар да бар.

Түбəн Оры зиратында 1892 елда дөньядан үткəн атаклы Мөхəммəдсадыйк бине Гобəйдулла Хуҗасəедовка куелган кабер ташы да сакланып калган һəм ул да игътибарга лаек.

Таштагы текстның укылышы

Алгы ягы (уеп язылган):

1) «Каалəллааһү Тəгаалəə күллү мəн галəйһəə

2) фəəн руми 1892 сəнə синтəбр 21 ндə

3) һиҗри 1310 сəнə мəүлед айында

4) əл-хаҗи Мөхəммəдсадыйк бине Гобəйдулла

5) Хуҗасəйедуф 75 йəшдə чəһаршəнбə

6) көн мəдфүн улды гафəраллааһү лəһ

7) гыйбрəтилə бак җиһанə күр кə бу вəйранəлəр

8) нə хараб улмыш бетүр һəр бере аның...».

Уң ягы (калкытып язылган):

1) «Тəслиме рух

2) əйлəде гафəраллааһү

3) лəһү хатаайəəһү

4) вə җəгалəл-җəннəтə

5) мəсвəəһ əəмиин».

Сул ягы (уеп язылган): «Гарра улма бу җиһанның мал милке җаһына кем ничə җаһасы күрдек чаһə керер хаңын».

Арткы ягы (калкытып язылган):

1) «Каалəн-нəбии галəйһис-сəлəəм

2) əл-кабру əүвəлү мəнзили мин мəнəəзил-

3) -ил-əəхыйраһ руми 1892 сəнə

4) синтəбр 21 ндə һиҗри 1310 сəнə

5) рабигыль-əүвəл 12 ндə саахибү-

6) –д-дəүлəти вəл-хайраати мүхиббү-

7) –л-гулəмəəил-хəəҗҗү Мөхəммəдсадыйк

8) бине Гобəйдулла Хуҗасəйедуф

9) дүшəнбə көн 75 йəшендə

10) ...5».

Текстның хəзерге татар теленə күчермəсе

Алгы ягы:

1) «Аллаһ Тəгалə əйтте: «Анда [җир йөзендə] булучы һəркем, һəрнəрсə

2) фани». Милади 1892 елның 21 сентябрендə,

3) һиҗри 1310 елның мəүлед аенда [мөхəррəмендə]

4) хаҗи Мөхəммəдсадыйк бине Гобəйдулла

5) Хуҗасəедов 75 яшьтə чəршəмбе

6) көн җирлəнде. Аллаһ аны ярлыкасын.

7) Гыйбрəт белəн кара җиһанга, күр бу җимереклеклəрне,

8) нəрсə харап булган, бетəр һəрберсе аның...».

Уң ягы:

1) «Рух (җан) тəслим

2) кылды. Аллаһ

3) аның хаталарын кичерсен

4) һəм урынын җəннəт

5) итсен, амин».

Сул ягы: «Алданма бу җиһанның мал-мөлкəтенə, нихəтле югары дəрəҗəсен күрдек, чокырына

керер аның».

Арткы ягы:

1) «Пəйгамбəр, аңа сəлам булсын, əйтте:

2) «Кабер – ахирəтнең тора торган урыннарының

3) иң беренчесе». Милади 1892 елның

4) 21 сентябрендə, һиҗри 1310 елның

5) 12 рабигыль-əүвəлендə дəүлəт

6) һəм яхшылыклар иясе, галимнəрне

7) яратучы хаҗи Мөхəммəдсадыйк

8) бине Гобəйдулла Хуҗасəедов

9) дүшəмбе көн 75 яшендə

10) [вафат яки җирлəнгəн]».

Таш үлчəмнəре: 125х40х21

Əлеге кабер иясе 1819 елда туган, мəшһүр сəүдəгəр һəм сəнəгатьче булган. Аның шəҗəрəсе түбəндəгечə: Мөхəммəдсадыйк бине Гобəйдулла бине Ибраһим бине Дауд бине Рахманкол бине Бикмəт бине Җанморза бине Хуҗасəед (Салихов, 2015, с. 143–158). Мөхəммəдсадыйк бик юмарт кеше булып, Ш. Мəрҗанинең бертуганы – Садретдин хəзрəткə мəчет эшлəрендə булышкан, Ташкичүнең һəм Түбəн Орының искергəн таш мəчетлəрен төзеклəндергəн, Кечкенəш авылында мəчет салдырган.

Безгə мирас буларак сакланып калган гаять күп сандагы эпиграфик истəлеклəр халкыбыз тарихын, мəдəниятен, телен өйрəнүдə, һичшиксез, əһəмиятле роль уйный. Морзаларның тормышын, эшчəнлеген өйрəнгəндə архив документларны гына түгел, ташъязма истəлеклəрне дə барларга һəм өйрəнергə тиешбез. Гомумəн, тарихи чыганак буларак гарəп язулы каберташларның əһəмияте əйтеп бетергесез, шуңа күрə безгə аларны ничек булса да саклап калу зарур.

Рәсүл ГАЛИЕВ

Гайнетдинов А.М. эзләнүләре буенча...