Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы

 

Еллар

Вакыйгалар

1818 нче ел, 16 январь (искечә 3 январь)

Әтнә районы Яынчы авылында дөньяга килә. Әтисе –Баһаветдин, әнисе- Бибихөбәйбә. Әтисе Ябынчы авылы имамы була. Әнисе  - акыллы , гыйбәдәтчән хатын була. Балага Һарун дип исем кушалар.

1821 нче ел

Баһаветдин хәзрәтне Ташкичү авылына имам итеп җибәрәләр. Гаилә Ташкичү авылына күчә. Һарун исеме Шиһабетдин исеме белән алыштырыла. Шиһаб – атылган йолдыз мәгънәсендә

1823 нче ел

Шиһабетдиннең әнисе Бибихөбәйбә вафат була, Баһаветдин Бибихөбәйбәнең сеңелесе Хәбибәгә өйләнә. 

1824 нче ел

6 яшь тулгач, Ташкичү авылы мәдрәсәсендә белем ала башлый. 10 яшьләрендә гарәп телен үзләштерә.

1831 нче ел

Беренче трактатын –  намаз уку турында татарча әсәрен яза

1835-1838 нче еллар

Ташкичү мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә башлый, фарсы теле дәресләрен укыту дәреслекләрен яңарта

1837 нче ел, сабантуй

Тирә -якта “көрәшче” дигән даны белән танылган, үзеннән 10 яшькә олы һәм авыр гәүдәле Ибрай батыр белән бил алыша, Ибрай батырны җиңә.  “Көрәшче Шиһаб” дип йөртә башлыйлар

1838 нче ел,

17 май

Бохара шәһәренә сәфәргә чыгып китә

1838 нче ел,

12 декабрь

Бохара шәһәренә килеп җитә, “Ишан хәлифә Ниязколый” мәдрәсәсенә урнаша. Җәй көннәрендә Каракүл каласына барып, балалар укыта, яшәү өчен акча эшли

1843 нче ел

Сәмәрканд шәһәренә күчә, “Ширдар” мәдрәсәсенә урнаша. Сәгыйрь хәзрәтләре китапханәсеннән китаплар ала, кулъязмалар белән таныша, күчереп ала. “Тарих белән ныклап шогыльләнә башлавымның да сәбәпчесе Сәгыйрь хәзрәтләре булды”,- ди.

1845 нче ел

Бохарадагы “Мир Гарәб” мәдрәсәсенә күчә, имам була

1850 нче ел, март-21 май

Туган ягы Ташкичүгә кайту

1850 нче ел,

28 ноябрь

Атаклы Казан бае Ираһим бине Гобәйдулла Юнусов чакыруы буенча Казанга килә.

1850 нче ел, декабрь уртасы

Указ алып, беренче мәчеттә имам-хатыйп булып эшли башлый.

1854 нче ел

Ялган бәлаләр тагып, Указын алалар

1855 нче ел,

11 июль

Яңадан имам итеп раслана

1859 нчы ел

“Коръән” китабын хаталарсыз бастыру өчен җаваплы кеше

1867 нче ел

Диния нәзәрәте тарафыннан ахун һәм мөхтәсиблек дәрәҗәсе бирелә

1876 нче ел

“Учительская школа” ачыла, 9 ел дин дәресләре бирә

1880  нче ел, август-декабрь

Хаҗ сәфәре

1881 нче ел,

 21 сентябрь

Яңа төзелгән Мәрҗани мәдрәсәсендә эшли башлый

1889 нчы ел,

18 апрель

Ш.Мәрҗани вафат була, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә

 Гарифжанов М.З           “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе”  муниципаль бюджет гомуми белем     учреждениесе түгәрәк җитәкчесе