Габдулла Галиев – Батырша

(1710- 1762)

  За что татарский богослов из XVIII века попал в немилость Всемирному русскому народному собору? Ташкичү мәдрәсәсе белән турыдан-туры бәйләнгән икенче атаклы шәхес – татарлар тарихында бәйсезлек өчен көрәшләрдә Батырша исеме астында кереп калган Габдулла Галиев.

Батырша, чын исеме Габдулла Туктаргали углы (1710 — 24 июнь, 1762) (тарихи әдәбиятта — рус. Абдулла Алеев, Батырша Алиев, Абдулла Мязгялдин, Губайдулла Матзялтдин) — 1755-56 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе, публицист, мулла. Себер юлы, Уфа өязе Карышбаш исемле татар авылында туа. Үз исеме Габдулла, атасы - Туктаргали абыз, бабасы - Мәзгетдин, Ука елгасы буеннан XVI йөздә Танып буйларына күчеп килгән, патшага тугрылыклы хезмәт иткән мишәрләр нәселеннән. Башкортстан якларыннан килеп чыккан бу егет безнең авыл мәдрәсәсендә Габдессәлам укыткан чорда белем ала (якынча 1740- 1743 еллар). Алар хәтта Ташкичүдән киткәннән соң да очрашып, аралашып торалар. Габдессәлам шәкертенең (Батыршаның) 1755 елда патша хөкүмәтенең колониаль сәясәтенә каршы күтәрелгән халык хәрәкәтен җитәкләве дә, ихтимал, очраклы хәл булмагандыр. Батырша халыкта бик дәрәҗәле, авторитетлы зат була. Аңа гади халык шәригать мәсьәләләре буенча еш мөрәҗәгать итә. Белеменең тирәнлеген күреп, аңа Себер даругасында ахун булырга тәкъдим итәләр. Ләкин тора-бара Батырша халыкны дини яктан патша хакимиятенә буйсындырырлык  нигез күрми, бу чукындыру сәясәте башлангач аеруча нык чагылыш таба. Аның биографиясенә кагылышлы материаллар арасында  кулга алынгач патшабикә Елизавета Петровнага язган хаты (1755-1756) әле дә кыйммәтен югалтмый. Тарихта Батыршаның зирәклеге, укымышлылыгы, оештыру сәләтенә ия булуы хакында материаллар китерелә. Ул, татар һәм башкортларның хокуксыз, авыр хәлдә яшәвен күреп, аларны баш күтәрергә өнди, Уралны иңләп-буйлап халык арасында агарту-оештыру эшләре алып бара. 1755 елгы бу күтәрелеш Уралның күп төбәкләрен биләп ала, әмма бу күтәрелеш рәхимсез төстә бастырыла. Батырша берникадәр вакыт качып йөргәннән соң, 1756 елның 8 августында кулга алына. Кандалалар киертеп, аны Уфага, аннан Оренбургка, ниһаять, Сенат карары нигезендә Петербургка  алып китәләр. Төрмәдә дә баш имәве, әсирлеге белән килешмәве, бунтарьлыгы аркасында шактый җәфалар күрүе билгеле. Хөкем карары нигезендә, аның борыны киселүе, камчы белән суктырылуы һәм гомерлеккә Шлиссельбург ташпулатына ябылуы мәгълүм. Петербург төрмәсендә 5 еллап ятканнан соң, 1762  елның 24 июлендә, качарга ниятләп, каравылчыны балта белән чабып үтерүе һәм шул бәрелештә үзенең дә үтерелүе аның ирек өчен көрәше төрмә стеналары артында да дәвам итүен күрсәтә.

 

 

Каһарман Батырша

 

Русия мөселманнарының ислам динен саклап калу өчен гасырлар дәвамында барган фидаи көрәшендә актив катнашкан күп шәхесләр халык хәтерендә сакланган. Аларның һәрберсенең үз лаеклы урыны бар, тик алар арасында Батырша хәзрәтдәрәҗәсенә күтәрелгән каһарман юк.Соңгы елларда Батырша, аның җитәкчелегендә ихтилал турында китаплар, мәкаләләр нәшер ителеп тору, Татарстанда һәм Башкортстанда фәнни конференцияләр үткәрелү, диссертацияләр яклану безне бик куандыра. Бу юнәлештә нәтиҗәле эшләгән Гайса Хөсәенов, Җәмит Рәхимов, Ирек Акманов, Мәсгут Гайнетдинов, Эдуард Мостафин, Фәүзия Бәйрәмова, Фәйзелхак Ислаев һәм башкаларның фәнни хезмәтләре, романнары, поэмалары аша Батырша һәм аның заманы, мөселманнарның көчләп христианлаштыруга каршы көрәшен төрле яктан күпкә тулырак итеп күз алдына китерә алабыз.

2015 елның 15 маенда восстание башлануга 260 ел тулды. Форсаттан файдаланып, укучыны Батырша турында тупланган яңа материаллар белән таныштырасым килә. Күренекле дин әһеле һәм акыл иясе, татар халкы милли-азатлык көрәшенең бөек шәхесе Батырша мулла җитәкчелегендә татар һәм башкорт халыклары күтәргән восстание, анда катнашучыларның үзләрен аямыйча ислам дине өчен көрәше генә Русия дәүләтенең көчләп чукындыру сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр итә һәм ислам динен, аның гореф-гадәтләрен саклап калырга мөмкинлек бирә. Без бу шәхеснең кылган гамәлләренә дөрес һәм төгәл бәя бирергә, аның исемен хәтердә мәңге сакларга тиешбез.

Батыршаның туган вакыты турында төрле фикерләр әйтелде. Хәзерге вакытта ул 1710 елны йомышлы татарлар (мишәрләр) нигезләгән һәм яшәгән Карыш (хәзер Башкортстан Республикасы Балтач районы Югары Карыш авылы) авылында Туктаргали абыз (мулла) гаиләсендә туган, дип шикләнми әйтә алабыз. XVIII гасыр уртасында Ырынбур губернасы Уфа өязе Себер юлына караган бу татар авылында 35 хуҗалык, якынча 300 кеше яшәгән.

Моңа кадәр нәшер ителгән хез­мәтләрдә Батырша 2 мәдрәсәдә 10 ел белем алган шәхес итеп күрсәтелде. Бу фикер дә дөреслеккә туры килми. Ул үз заманына хас булганча, озак еллар укып төпле дини белем алган шәхес: башта туган авылында әтисендә башлангыч дини белем үзләштерә, аннары Тайсуган авылында Габдерахман мулланың данлыклы мәдрәсәсендә (хәзер Әлмәт районы) укый, төпле дини белем һәм тәрбия ала. Ахырда, 1733-1743 елларны, Ташкичү авылының (хәзер Арча районы) мәшһүр имамы, булачак Ырынбур ахуны Габдессәлам Уразмөхәммәд улы мөгаллимлегендә дини һәм дөньяви белемен камилләштерә. Укыган вакыты җәмгысы 26 елга туры килә. Озак еллар дәвамында белем алу хәзерге заман кешесе өчен сирәк күренеш, ә ул чорда имам булып дингә һәм халыкка хезмәт итәргә әзерләнүчеләр Коръәнне, гарәп, фарсы телен озак еллар дәвамында үзләштергән.

Батыршаның Тайсуган, Ташкичү мәдрәсәләрендә белем алган еллары мөселманнарны көчләп чукындыру башланган чорга туры килә. Башта башкортларны 1735-1740 еллардагы восстание вакытында христианлаштыру, 1740 елның 11 сентябрендә патшабикә Анна Иоанновна имзалаган указ нигезендә Россия дәүләтендә яшәгән халыкларны күпләп чукындыру киң җәелә. Ул миссионерларның чукындыру ысулын, авыллардагы мәчетләрне җимерүне, халыкның моң-зарын ишетеп һәм күреп яшәгән, дөньяга карашы, көрәшче рухы формалашкан.

Ташкичү авылында мәчет җиме­релгәч, Батырша Уфа өязе Уса юлындагы Гәйнә вулысы Илеш мулла авылында (хәзер Пермь крае, Барда районы Күземъяр-Байавыл авылы) ел ярым, Исәт провинциясендә Мөслим старшинаның мишәр-татар авылында (хәзер Чиләбе өлкәсе Мөслим авылы) өч ел ярым балаларга сабак укыта, мулла була. Биш ел чит җирләрдә балаларга дини белем, мулла вазифаларын үтәп тәҗрибә туплаганнан соң 1749 елда Батырша хатыны Зөлбохар һәм әле яңа гына туган улы Таҗетдин белән Карышка кайта, анда имам итеп сайлана, мәдрәсә ачып җибәрә. Соңыннан гаиләдә янә ике кыз туа.

Тиз арада Батырша мулла, аның мәдрәсәсе тирә-якта шактый абруй казана һәм бирегә дини белем алу өчен күрше авыллардан гына түгел, ерак Казан, Күңгер өязләреннән, Исәт провинциясеннән татарлар һәм башкортлар гыйлем үзләштерү өчен килә башлый. Шәкертләр, дин әһелләре, гади халык арасында тирән ихтирам казанган хәзрәтнең абруе артканнан арта бара һәм ул 1754 елда Уфа өязе Себер юлының ахуны итеп тәкъдим ителә, тик старшина Яныш Абдуллин каршы килгәнлектән, әлеге югары дини дәрәҗәгә ирешә алмый кала.

1917 елгы инкыйлабтан соң Төркиядә яшәп иҗат иткән күренекле татар тарихчысы Габделбари Баттал Батырша муллага төрле яктан дөрес һәм төгәл характеристика бирә: «Акыллы бер кеше буларак, яхшы белем һәм тәрбия алган мулла русларның сыеша алмаслык дошманы була. Фетнә башлаудан күп элек ул башкорт өлкәсен аркылыга-буйга йөреп чыга, яшьләрне укыта-өйрәтә, үгет-нәсыйхәт бирә, халык арасындагы сүзләргә, зарларга колак сала, үзе сөйләүдән бигрәк башкаларны тыңлый. Ул матур һәм тәэсирле итеп сөйләргә дә оста була. Батырша Казан татарлары белән дә, казакъ-кыргызлар белән дә бәйләнешкә керә. Аның вәкилләре Казан өлкәсендәге мөселман авылларында да, казакъ-кыргыз далаларында да йөриләр».

Мөселманнар, дин әһелләре – абыз-муллалар арасында Батырша үзенең ислам дине нечкәлекләрен аңлавы, фикер тирәнлеге, дингә һәм тормышка карашы белән генә түгел, сүз осталыгы, үзенең буй-сыны белән дә нык аерылып тора. Ул авылдашларына озын буе, юан булмаган матур гәүдәсе, ак йөзе, кара күзләре һәм кашлары, битенең бер ягында миңе, миңендә үскән берничә төге, мыегы, сакалы үсми торган булып халык хәтерендә сакланган. Батыршаның мондый портреты рәссамнар ясаган сүрәткә бик туры килми, гәрчә Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мэлс Вафин иҗатын искә алмаганда.

Күп еллар эзләгәннән соң Батыр­шаның казакълар белән очрашу мөм­кинлеген раслаучы материал табылды. Батырша мулла гаиләсе белән 1754 елда Чиләбе якларында Мөслим старшинада бер ай кунак булып китә. Ул биредә булганда төрле авылларда татарлар, сәлҗегут башкортлары белән очраша, хатынының якын туганы йөзбаш-есаул Мансур Тукаевларда бер атна кунак була. Мансур әнисе вафат булу уңаеннан Коръән уку мәҗлесен Мөслим авылыннан көнчыгышка таба 70 чакрым ераклыкта урнашкан, үзе нигез салган, Мансур исемен йөрткән һәм хәзерге вакытта Курган өлкәсе Сафакүл районындагы Карасу һәм Атҗитәр авыллары арасында урнашкан авылда оештыра. Авылның иске зиратында Мансур Тукаевның кабер ташын танылган археограф Марсель абый Әхмәтҗанов табып укыган һәм аның 1764 елда вафат булуын ачыкланды.

Моңа кадәр Батыршаның бу авылда булганлыгы билгесез иде. Бу безнең өчен, Мансур авылы халкы өчен генә түгел, бөтен ислам дөньясы өчен зур ачыш. Шул ук авыл белән бәйләнгән икенче ачыш – Мансур тирәсендә Урта Җүз казакъларының җәйләүләре булганлыгы. Биредә Батырша казакълар белән турыдан-туры аралашып элемтә урнаштырган булса кирәк. Әлбәттә, ул бу хакта язмаларында искә алмый. Урта Җүз казакъларының восстание бастырылганнан соң араларына күчеп килгән башкортларга уңай карашы, Батыршаның бирегә качып китү мөмкинлеге турында хәбәрләр таралуын искә алсак, мондый мөмкинлекне инкяр итеп булмый.

Гадәттә, халык чуалышлары стихия­ле рәвештә барлыкка килә. 1755 елгы восстание, Русия мәмләкәтендә элегрәк күзәтелгән халык фетнәләреннән аермалы буларак, Батырша һәм аның тарафдарлары тарафыннан максатчан хәзерләнгән күтәрелеш. Уфа өязендә яшәүче мөселманнар арасында восстаниегә хәзерлек 1752-1753 елларда ук башлана. Батырша мулла төрле төбәкләрдә яшәүче муллалар, кайбер вулыс старшиналары белән элемтә урнаштыра. Бөрҗән вулысы восстаниегә хәзерләнүнең үзәгенә әверелә, ә барлык әзерлек эшләре старшина Бикбулат Аркаев җитәкчелегендә, йөзбашларга һәм унбашларга таянып, яшерен рәвештә алып барыла, корал туплана.

Батырша 1755 елның яз айларында мөселманнарны восстаниегә чакырып өндәмә яза һәм аны шәкертләре, таныш-белешләре аша Казан, Күңгер, Гәйнә, Исәт һәм башка төбәкләрдәге мөселманнар арасында тарата, патша хакимиятенә, миссионерларга каршы ислам динен саклап калу өчен җиһадка чакыра. Восстание 1755 елның 3 июленә, корбан гаетеннән соң, билгеләнә.

Билгеләнгән көннән күпкә алда, 1755 елның 15 маенда, Бөрҗән вулысы Елан Иткул һәм Ходайбирде мулла җитәкчелегендә башкортлар старшина Бикбулат Аркаев фатихасын алып, Көньяк Урал тауларында алтын-көмеш, тимер-бакыр, кыйммәтле ташлар эзләр өчен җибәрелгән экспедиция начальнигы Брагин һәм аның командасын үтерәләр, Сапсал ям станын һәм Брагин яшәгән йортны туздыралар. Старшина Бикбулат Аркаев җитәкчелегендә Талкас күле буенда җыен үткәрелә һәм биредә восстаниене туктатырга, башка урыннарга һөҗүм оештырмас­ка, Брагин командасын юкка чыгаруда катнашучылар гаиләләре белән казакълар ягына күчеп китәргә тиеш, дигән карар кабул ителә. Мондый карар кабул итүнең төп сәбәбе – чакыруга карамастан, Ногай юлындагы башка вулыс старшиналары җыенга килмиләр, ә бөрҗәннәр хакимияткә үзләре генә каршы тора алмаячакларын яхшы чамалаганнар. 21 майда Брагин командасын юкка чыгаруда катнашучылар, гаиләләре, туган-тумачалары белән бергә, 150 ир-аттан, 140 хатын-кыздан торган качаклар Җаек елгасы кичүен саклаган хәрбиләрне тар-мар итеп, казакълар ягына күчеп китәләр.

Фетнә гаскәр көче файдаланып тиз арада бастырыла, старшина Бикбулат Аркаев, элеккеге старшина Алкаш Сөендеков, 6 йөзбаш, берничә унбашлар, аларның хатыннары һәм балалары, якын туган-тумачалары кулга алынып Ырынбурга озатыла, мөлкәтләре хөкүмәт файдасына тартып алына.

Бөрҗән вулысында фетнәчеләрнең май аендагы җиңелүе Батыршаны борчыса да, восстаниегә хәзерлекне туктатмый. Изге эшне яңадан башлар алдынан Батырша иң башта июль ахырында Бөрҗән һәм башка вулыс башкортлары белән очраша, Сәет бистәсендә үзенең остазы Габдессәлам ахун белән киңәшләшә, губерна үзәге Ырынбурдагы хәлләр, андагы татарларның ни­ят­ләре белән таныша. Биредә вос­станиенең яңа вакыты билгеләнә.

Ногай юлында август аенда башланган восстаниенең масштабын моңа кадәр дөрес итеп билгели алмаганбыз. Яңа материаллар бөтенләй икенче төрле итеп фикер йөртергә мөмкинлек бирә. 9 августта, Ногай юлына караган төрле вулыс халкы, бердәм дәррәү баш күтәрә, иң беренче төзелүче һәм эшләүче бакыр заводларына һөҗүм оештыра, кайберләре яндырыла һәм җимерелә. Бөрҗән башкортлары йомышлы татарлардан яңа куелган старшинаны үтерү белән генә чикләнми, Иргизле елгасында эшләүче Вознесенски бакыр заводына һөҗүм оештыра, җыелган каен тузы, утын, урман яндырыла, 34 ат урлана. Шул ук көнне 150 кешедән торган Тәңгәур башкортлары Урман-Зилаир елгасында урнашкан Преображенски бакыр заводына һөҗүм оештырып 6 русны, 12 чукынган чуашны үтерәләр, 26 атны урлап алып китәләр, 17 арбаны яндыралар. Завод бакыр кайнатуны туктата, ә Сембер өязеннән килгән руда ташучылар рөхсәтсез өйләренә кайтып китәләр.

Фетнәчеләрдән иң зур зыян Ык елгасы буенда Сәңкем-Кыпчак һәм Үсергән вулыс җирләрендә төзелүче Покров бакыр заводына китерелә. 1755 елның 15 августында, православ бәйрәме көнне, Сугын-Кыпчак вулысы старшинасы Шайла Колымбәтов, Бошман-Кыпчак вулысы старшинасы Сатлык Явкеев, Чәңкем-Кыпчак вулысы старшинасы Теләүмбәт Яугостин, Үсергән вулысы старшинасы Кыуат Кинзәгулов җитәкчелегендә берләштерелгән фетнә­челәр отряды сугыш байраклары ас­тын­да заводка һөҗүм оештыралар. Алар бер-бер артлы чиркәүне, төзелүче завод биналарын, конторны, амбарны яндыралар, плотинаны җимерәләр, завод казнасы, халыкның мал-мөлкәте талана, мал-туары куып алып кителә, дини бәйрәмгә дип чиркәүгә һәм чиркәү тирәсенә җыелган 400 кешенең күбесе сөңге кадап, ук атып, кылыч белән чабып үтерелә. Тик 50 тирәсе генә кеше үлемнән качып котыла. Менә бу инде дәүләткә каршы башланган фетнәнең ачы нәтиҗәсе.

Көчекбай җитәкчелегендәге фетнә­челәр утыз казактан һәм бер рота драгуннардан торган капитан Шкапский командасын камап ала һәм юкка чыгара. Фетнәдә Бөрҗән, Тәңгәүер, Үсергән, Тамьян, Сувун-Кыпчак, Бошман-Кыпчак, Сәңкем-Кыпчак, Карагай-Кыпчак вулыслары башкортлары иң актив катнашучылардан. Ногай юлында яшәүче башкортлар, татар вулысларыннан аермалы буларак, фетнәдә старшиналар җитәкчелегендә катнашалар, алар белән бергә казакъ далаларына күчеп китәләр.

Ырынбур губернаторы И.И.Неп­люев бихисап гаскәр көче кулланып та 1755 елның октябрь ахырына кадәр Ногай юлында тынычлык урнаштыра алмый, ә 50 мең иң актив фетнәче гаиләләре белән казакълар ягына качып, аларга кол булып хезмәт итәргә мәҗбүр була.

Батырша Уфа өязенең төньягында урнашкан Гәйнә вулысында фетнә башлау өчен тиешле чаралар күрә. Иң ышанычлы фикердәшләреннән Максут Айсинны, Ырыскол Ислановны, Исмәгыйль Әпкинны, Әхмәр Көчековны Гәйнә вулысына восстание башлап җибәрү, аны оештыру өчен атларга атландырып җибәрә. Алар вулыс­ка килү белән, 1755 елның 27-28 авгус­тында фетнәчеләр вулыс старшинасы Әбдүк Хуҗагуловны үтерәләр. Башап, Солтанай, Төнгүк, Аклыш авылларында халык җыеннары үткәрелә, анда Чурагол мулла Миңлебаев, Исхак мулла Мурзалиев һәм Акчура мулла Ягутеев ялкынлы чыгышлар ясыйлар. Бу җыеннарда Батыршаның «Өндәмәсе» укыла һәм ул халык тарафыннан ачыктан-ачык көрәшкә чакыру итеп кабул ителә. Кыска вакыт эчендә Тол буендагы авылларның барысы да диярлек баш күтәрүчеләргә теләктәшлек белдерә.

Ләкин күптән хәзерләнгән уй-теләкләр тормышка ашырылмый, киң җәелдерелгән әзерлекләр восстаниенең башы була алмый кала. Моның төп сәбәбе – Гәйнә вулысының старшина вазифаларын үтәүче Туктамыш Ижбулатовның фетнәне тар-мар итү өчен кыю чаралар оештыруы. Чөнки шулай эшләгәндә генә ул үзенең чын старшина икәнен раслый алыр иде. Кызыл Яр (Әрҗән) авылы кораллы көрәш тарафдарлары белән аларга каршы чыгучыларның көрәш мәйданына әйләнә. Туктамыш яклылар, зур каршылык очратмыйча, җыенны куып тараталар. Тол буенда әзерләнгән фетнә кабына алмыйча сүнә, оештыручылар кулга алына, Оса, Уфа төрмәләренә утыртыла. 1755 елның 25 сентябрендә Уфа өязенең Уса юлына фетнәне бас­тыру өчен Троицки драгун полкыннан капитан Жеребцов җитәкчелегендә гаскәриләр командасы җибәрелә. Бу җәза отрядына оешкан каршылык күрсәтелми. Старшиналардан Яныш Абдуллин, Туктамыш Ижбулатов, Шәрип Кииков, Батыршаның актив тарафдарларын кулга алып, хакимият органнарына тапшыралар.

Гәйнә вулысында фетнә тар-мар ителү хәбәрен алганнан соң, 1755 елның 1 сентябрендә, иртә таңда, Батырша хатыны, 3 баласы, 11 шәкерте белән авылдан ерак булмаган урманга кача. Бу төркем урманда бер ай качып яши, 2 октябрьдә Бөребаш авылы (хәзер Мишкә районы) янындагы урманда тар-мар ителә, Батыршаның хатыны Зөлбохар, балалары, шәкертләрдән энесе Мостафа тотыла. Батырша үзе Яхъя исемле шәкерте белән качып китә ала.

Русия дәүләте мөселманнарны тынычландыру өчен мөһим карарлар кабул итә: керәшен булмаганнар өчен өстәмә салым, рекрут итеп алу бетерелә, Казан һәм башка губерналардагы керәшеннәр белән бер авылда яшәгән татарларны икенче төбәкләргә күчереп утырту тыела, ә яңа чукынган керәшеннәрнең татарларга каршы булган шикаятьләрен губерна кәнселәре тикшерергә тиеш була. Ислам динен эзәрлекләү, мөселманнарны һәм мәҗүси халыкны көчләп чукындыру буенча шөһрәт казанган Казан епискобы Лука Канашевич һәм Тубыл митрополиты Сильвестр Гловацкий эшләреннән азат ителеп, мөселманнар яшәмәгән епархияләргә күчереләләр. Соңрак адмиралтействога кораблар төзү эшенә беркетелгән йомышлы татарларның һәм морзаларның кайбер таләпләре канәгатьләндерелә. 1756 елгы указ нигезендә Казан, Нижгар, Әстерхан, Себер губерналарында мә­чет­ләр төзергә рөхсәт ителә.

Гәйнә вулысында һәм Карышта восстание әзерләүдә гаепләнеп барысы 15 кеше кулга алына һәм Уса, Уфа төрмәләренә ябыла. 1756 елның март аенда аларны барысын да Уфа төрмәсенә җыялар. Восстание оештыруда төп рольне уйнаган 4 кеше – Максут Гайса улы, Көчекбай Имангул улы, Чурагул Миңлебай улы һәм Нури Баскын улы сорау алганда кыйналып төрмәдә вафат була.

Хакимият органнары Батыршаны бик тырышып эзләсә дә, бер ел буе таба алмый аптырый. Батырша, Яхъя исемле шәкерте белән Бөгелмә якларында, шәкерт чакларында билгеле булган Нәдер вулысында качып яши. Авылдан авылга, өйдән өйгә кереп соранып йөргән ике мосафир үзләрен Тайсуган мәдрәсәсе шәкертләре итеп күрсәтә. Иске Нәдер авылы мәчетенең идән астында кышлыйлар. Җәй җиткәч Батырша, шәкертеннән аерылып, туган якларына юл ала.

Тик туган авылына кайтып җитә алмый, 1756 елның 8 августында Әҗәк исемле татар авылында (хәзер Башкортстан Республикасы Борай районы) старшина Сөләйман Диваев һәм аның ярдәмчеләре тарафыннан кулга алына, аяк-кулларын богаулап, махсус сак астында, Уфага озатыла. Уфадан Ырынбурга гыйсъянчы мулланы капитан җитәкчелегендәге алтмыш кешелек драгун, кырык кешелек казак отряды сак­лап алып бара. 23 август кичен Батырша Ырынбур губернаторы И.И.Неплюев алдына бастырыла, кыйнап сорау алына.

Императрица Елизавета Петровна, 25 августта, Батыршаны кулга алу турында хәбәр алгач та, аны кичекмәстән яшерен рәвештә Санкт-Петербург шәһәренә китерү һәм Яшерен кәнсәләргә тапшыру турында карар кабул итә. 1756 елның 16 сентябрендә Батырша көчле сак астында Ырынбур – Самара – Арзамас – Владимир – Мәскәү – Санкт-Петербург маршруты белән озын юлга озатыла. Гыйсьянчы мулла артыннан Санкт-Петербургка төрмәдә утыручы 11 кеше дә озатыла.

1 октябрь көнне, Муром шәһәренә җитмәс борын, Батырша мулла кулындагы һәм аягындагы богауларны ачып, аны саклап арбада утырып йокымсырап барган капралны һәм драгунны сугып төшерә һәм урманга таба йөгерә башлый. Тик йөгереп бик ерак китә алмый, капрал һәм драгуннар аны куып тоталар һәм кыйныйлар. Муром шәһәрендә Батыршаның кулына һәм аягына тагын богау салып куялар.

Мәскәүдә Батыршаны патшабикә исеменә язма мәгълүматлар бирергә күндерәләр. 4-21 ноябрь араларында Батырша көн саен императрица исеменә хат яза. Тарихта бу язмалар «Гарызнамә» исеме белән мәгълүм. Тел галиме һәм тарихчы Мәсгут ага Гайнетдинов фикеренчә, «Гарызнамә» – ХVIII йөз әдәбиятының иң кыйммәтле энҗеләреннән берсе: «Халык тормышын көчле хәрәкәткә китергән, чор тарихын иярләгән каһарманлыклары булмыйча, шул «Гарызнамә» авторы буларак кына танылса да, Батырша милләтебезнең якты, онытылмас шәхесләреннән була алыр иде. ХVIII йөз уртасы караңгылыгында, ул әдәбиятыбызда кайнар реалистик публицистика, күренекле вакыйгалар турында тарихи-әдәби очерк, сәяси-полемик көрәш әсәре мәйданга китереп калдыра алган. Батыршаның бу әсәре татар иҗтимагый фикерен урта гасырлыктан йолкып алып, яңа, мәгърифәтчелек киңлекләренә чыгара. Җанлы тормыш хәлләрен, көнкүреш көрәшләрен һәм вакыйгаларын, дөнья­ви яшәеш кайнарлык­ларын сүз сәнгатебез мәйданына, башлап, Батырша алып керә… «Гарызнамә» чал тарихыбызның хәзерге яңаруга кискен борылыш чатында иң якты маяк булып тора».

Хат язылып тәмамлангач та тик­шерүне дәвам итәр өчен Батырша мулланы Мәскүдән Санкт-Петербургка озаталар. Петропавел крепостенда урнашкан төрмәдә тикшерү 2 ел дәвам итә. 1758 елның декабрендә, Батырша һәм аның 10 көрәштәше фетнә оештыруда гаепләнә. 1758 елның декабрь ахырында Батыршаның борын кабагын ертып, камчы белән кыйнаганнан соң гомеренең ахырына кадәр Шлиссельбург кальга-крепостена ябалар. Аның аяк-куллары богаулана, янында һәрдаим күзәтеп тору өчен 6 кешедән торган сакчы куела. Көрәштәшләре Рогервик каторжан төрмәсенә озатыла.

Моңа кадәр Батыршаның төрмәдә поп белән бер мәртәбә сөйләшүе билгеле иде. Яңа чыганаклар бу мәсьәләгә дә ачыклык керетте. Батырша тагын бер мәртәбә поп белән очрашып дин, чукындыру хакында сөйләшү алып барган.

Яңа чыганаклар Батыршаның төр­мә­дә көрәшеп вафат булу вакытын да ачык­ларга мөмкинлек бирде. Моңа кадәр бу дата фәнни хезмәтләрдә 24 июль дип ялгыш күрсәтелеп килгән. Фаҗига 21е булган икән. Аермасы 3 кенә көн булса да, фәндә төгәллек мөһим. 1762 елның 21 июль төнендә Батырша мулла, сакта булган Григорий Епифановның йоклап китүеннән файдаланып, кулына балта алып, сакчыларны үтереп, төрмәдән качып китмәкче була. Төн уртасында төрмәдә булган хәлләрне аңлату өчен крепость коменданты подполковник Иван Бередников тарафыннан 3 көн нәрсә акланырга белмичә язылып сенатка җибәрелгән донесениедән өзек бирәбез: «Голову капрала Никитина он (Батырша – Ф.И.) разрубил на-двое; у солдат – у Хомутова головы левую сторону разрубил и правый висок проломлен; у Лазерева в дву местах брюхо пропорото, у головы же по левую сторону тела схватил; у Епифанова, который был на часах, в дву местах голову разрубил же, ис которых капрал Никитин, солдат Хомутов сего же числа умре, а Лазерев и Епифанов лекарем пользуются. Оный же колодник Батырша и сам умер без всяких язв и побой». Әлбәттә, бу китерелгән чыганак ярдәмендә төрмәдә Батырша белән булган фаҗигане төгәл сурәтләп булмый. Сакчылар Батыршаны үзләре үтергән булырга да мөмкин, ә донесениеда акланыр өчен үзе вафат, дип язы­лырга мөмкин.

Татар-башкорт милли-азат­лык хә­рәк­тенең иң танылган шә­хесләреннән берсенең тормышы шулай өзелә. Аның үле гәүдәсен кальга диварлары тышындагы бер чокырга күмәләр.

Фетнәдә катнашканнарның язмышы кебек үк Батырша гаиләсенең язмышы да фаҗигале була. Улы Таҗетдин, Мәскәүгә барырга чыккач, юлда 1756 елда вафат була. Зөлхбохар Хәсәнова кызлары белән чукындырыла һәм Мәскәүдә Девичий монастырьга ябыла. Төпчек кызы Салиха 1759 елны авырып үлеп китә. Зөлбохар чукындырылганнан соң Мария Александровна, ә Зөләйха Вера дип атала башлый. Алар турында башка мәгълүмат табып булмады.

Каһарман Батырша мулла исеменә бәйле вакыйгалар әнә шулай фаҗигале тәмамлана. Ислам динен сафлыкта һәм чисталыкта саклап калу, халык бәхете өчен көрәшүчеләр, гомерләрен корбан итеп, мөселманнарны тоташ чукындырудан коткара. Русиядә ислам динен юкка чыгарудан, камчы һәм кылыч ярдәмендә алып барылган христианлаштыру сәясәтен тормышка ашырудан Батырша восстаниесе генә туктата, хакимиятне ислам динен рәсми тану юлына басарга мәҗбүр итә.

Мәкаләнең журналдагы исеме: «Каһарман Батырша: тәрҗемәи хәленә һәм восстаниегә яңа караш»

Чыганак: http: beznenmiras.ru

Дәвамы...