Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсе.
11 ноябрь көнне Казан шәһәренең Милли Дәүләт музеенда “Тукай һәм Мәрҗан” исеме астында Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсе узды. Кичәдә Рәзил Вәлиев, М.Галәүнең тормышын, иҗатын беренчеләрдән булып өйрәнә башлаган Флера Ганиева, М.Галәүнең оныгы Олег Надир улы Галәветдинов, аның кызы Анастасия Олеговна Галәветдиновалар белән беррәттән Ташкичү мәктәбе директоры Илгиз Гыйбадуллин һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары М. Гарифжанов та катнашты һәм М.Галәүнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү турында чыгыш ясадылар.
12 нче ноябрь көнне кичәнең икенче өлеше Ташкичү төп мәктәбендә узды. Олег Надирович һәм Анастасия Олеговна бабалары Галәветдиннең кабере янында булдылар, төп нигезнең урынын карадылар, мәктәп коллективын бабайлары Мәхмүт Галәүнең архивы, аның соңгы көннәрен тасвирлаган документлар белән таныштырдылар. Ә мә
Чыганак: http://arskmedia.ru
Тормышы үзе бер роман язарлык.
Тарихи романнар авторы Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” әсәрләрен кызыксынып укыдым, ә менә башка әсәрләре белән таныш түгел идем. Чынлыкта, Ташкичүдә туып–үскән якташыбыз шагыйрь дә, драматург та, журналист та, публицист, тәрҗемәче буларак та бик күп әсәрләр иҗат иткән.
Ташкичү мәктәбендә “Болганчык еллар җырчысы” исеме астында үткән Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсендә аның турында бик күп нәрсәләр белдек. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары буларак оештырылган бу чара укытучыларга дәресләрдә куллану өчен чын байлык иде. Чөнки чыгыш ясаган һәр кеше ниндидер яңалык әйтте, моңарчы ишетелмәгән фактларга тукталды.
– Мәхмүт Галәү үзе дә болганчык елларда яшәгән шәхес. Аның тормыш юлын тагын да ныграк өйрәнергә кирәк, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.
Ташкичү авылы төзелгәнгә – 300, Ташкичү мәчетенә һәм Шиһабетдин Мәрҗанигә 200 ел булса, Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел. Бу чараны оештыру сәбәбе дә менә шунда. Чыгыш ясаучыларның күбрәк Шиһабетдин Мәрҗанигә басым ясавына башта аптырап утырдым. Бу Мәхмүт Галәүгә багышланган чара бит. Тора–бара сере ачылды: Шиһабетдин Мәрҗани белән Мәхмүт Галәүнең әтисе Галәветдин бертуганнар һәм нәсел җепләре бергә тоташа икән.
– Ташкичү мәдрәсәсе татар милләтен үстерүгә зур өлеш керткән, шул заман зыялылары, дин әһелләре шунда белем биргән. Мәхмүт Галәү дә әлеге мәдрәсәдә әтисе Галәветдин хәлфәдә белем алган, – диде үзенең чыгышында Яңа Кенәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раилә Гарипова.
Мәхмүт бик кызыксынучан, башлы һәм шук малай булган. Белемгә омтылган. Казан мәдрәсәсен тәмамлаган, Тукай белән аралашкан, Мәрҗани фамилиясендә йөргән, әсәрләрен дә Мәрҗани имзасы белән бастырган. Аннан Әстерханда мөгаллим булган, Оренбургта журнал чыгарган. Иҗат чорының иң зур өлеше менә шушы елларга туры килгән.
– Революция Мәхмүт Галәү тормышына да йогынты ясамый калмаган. Ул большевиклар ягына басарга омтылган. Тик сыйнфый яктан ышанычсызлар исемлегенә кергән, – диде чыгышында Түбән Аты мәктәбеннән Фәнил Кашапов. – Аннан репрессия корбаны була, китаплары яндырыла, үзен төрмәдә атып үтерәләр.
– Мәхмүт Галәү – милләтнең йөзек кашы, аны мәгърифәтле, алдынгы итәргә теләүче, әдәбиятка яңалык алып килүче шәхесләрнең берсе, – диде Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөрткән Комыргуҗа мәктәбе укучысы Ләйлә Мөхәммәтшина.
Тик аның тормышы әнә шулай аяныч тәмамлана. Үзенең кыска гына гомерендә дә ул крестьян тормышының барлык авырлыгын таный, әсәрләрендә халыкның ризасызлыгын, шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан низагларны, крестьяннар чуалышларын, гореф–гадәтләрен, бәхет эзләп Төркиягә чыгып киткәннәрнең ачы язмышын чагылдыра.
Искә алу кичәсенә кайт-кан Казандагы Габдулла Тукай музее директоры, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхфәтова әйтүенчә, Мәхмүт Галәүнең тормышы һәм иҗаты әле өйрәнү стадиясендә.
– Габдулла Тукай чорында яшәгән шагыйрьләр, язучыларның иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнәбез. Шунда 1939 елда балалар йорты тәрбиячесе язган хат кулга килеп керде. Әти-әнисен кулга алгач, өченче хатыны Зәйнәптән туган 8 яшьлек Ләләне балалар йортына җибәрәләр. Аның хәтта исемен дә үзгәртәләр. 1957 елда әтисен аклагач кына ул исемен кире кайтара, – диде ул. – Мәхмүт Галәүнең өч хатыныннан берәр баласы булган. Оныклары белән дә элемтәгә кердек. Барысы да югары урыннарны биләгән, били, зыялылар. Бер оныгы Мәскәүдә яши, ноябрьдә Казанга очрашуга кайтачак.
Әнә шулай бик күп мәгъ- лүматлар, документлар эзләп тапкан, туганнары белән дә элемтәгә кергән музей хезмәткәрләре. Әмма Мәхмүт Галәүнең язмышында ачыкланмаган күренешләр күп әле.
– Күптән түгел шундый кызыклы фактка тап булдым: Казан университеты студентлары Мәхмүт Галәүне яшерен рәвештә Мәмсә зиратына алып кайтып күмгәннәр, – диде Мәмсә авылында яшәүче Сольма Шакирова. – Кызыксындым, дәлилләр эзләдем, өлкәннәр белән аралаштым. Тик бу факт әлегә сорау арты сорау гына тудыра. Ни өчен Ташкичү түгел, ә Мәмсә зиратына күмгәннәр? Кемнәр ул студентлар һәм НКВДдан ничек алып чыгып китә алганнар? Ничек зиратка керә алдылар икән? Сораулар күп , ә зират дәшми, сер саклый.
Чара әнә шундый кызыклы чыгышлар (филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин, филология фәннәре кандидаты, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе Рәшит Фәтхрахманов та катнаш- ты һәм чыгыш ясады), укытучы һәм укучыларның Мәхмүт Галәү әсәрләреннән өзекләр укулары, сәхнәләштереп күрсәтүләре белән тулыландырылды.
– Еллар буе эшсез тору, хезмәтен танымау, репрессия корбаны булу... Мәхмүт Галәүнең тормышы үзе бер роман язарлык, – диде “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Чыганак: http://arsk.tatarstan.ru
Фотолар: http://m.tatar-inform.tatar
Мәхмүт Галәүне оныгы Олег белән оныкчыгы Анастасия дә искә алды
Татарстан Республикасы Милли музеенда Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулуга багышланган «Тукай дусты – Мәрҗән» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Аны Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее оештырган.
Бу кичәдә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Фоат Галимуллин, әдипнең иҗатын өйрәнүче галимә, филология фәннәре докторы Флера Ганиева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Мәхмүт Галәүнең туган ягы Арча районы Ташкичү авылынннан, Казан мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Казан федераль университеты студентлары катнашты.
Мәхмүт Галәү 1886 елның 23 ноябрендә Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туа. Шәхес культы елларында репрессиягә дучар ителә: 1937 елның 22 сентябрендә кулга алына, 4 ноябрьдә үлемгә хөкем ителә, шул ук көнне атып үтерелә. Әдипнең исеме үлгәннән соң 1957 елда гына аклана.
Флера Ганиева кичәдә беренче булып чыгыш
ясап, Мәхмүт Галәүнең чын исеме Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани булуын шәрехләп үтеп, бөек шагыйребез Тукайның замандашын якын итеп “Мәрҗән” дип атап йөртүен әйтте. Кичәнең исеме дә шуны гәүдәләндерә.
“Мәхмүт Галәүнең язмышы фаҗигале өзелсә дә, аның бүгенгесе көндә искә алынуы, Галимҗан Ибраһимов, Тукай янәшәсендә өйрәнелүе белән мин аны бәхетле дип саныйм. Быел гына чыккан яңа 9 нчы сыйныф өчен дәреслектә дә Мәхмүт Галәү иҗаты бар. Югары уку йортлары студентлары да аның иҗатын җентекләп өйрәнә”, — диде Флера Ганиева. Ул залдагыларга Галәү тормышы һәм иҗаты буенча мәгълүмат туплауга корылган эзләнүләре, төрле архивларга мөрәҗәгать итүләре турында сөйләп үтте. Флера Ганиева Мәхмүт Галәүнең язучы-прозаик, драматург, журналист буларак та эшчәнлеге бик кызыклы булуын билгеләп узды. Мәхмүт Галәү тарихи романнарын татар телендә язса да, аларны шул телдә китап итеп бастыра алмаган. Галимә аларның рус теленә тәрҗемә ителеп дөнья күрүен әйтте. Репрессия дулкыны узгач, ачыктан-ачык сөйләргә ярый башлагач, янә рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү соравы килеп туган. “Менә шундый уникаль язмышлы романнар ул”, — диде Флера Ганиева.
Галимә Мәхмүт Галәүнең иҗади язмышына тукталып, аның фаҗигале булуын ассызыклады. “Аның бөтен архивын йолып алалар, бәлки татар телендә кулъязмалары нәшриятта калгандыр дип эзләдек, аннары Уфа нәшриятына мөрәҗәгать иттек, ул анда да үзенең кулъязмаларын юллаган булган, әмма тапмадык. Күрәсең, кулъязмалар юкка чыгарылган булган. Әмма ул бастырып чыккан әсәрләр, аның турында мәгълүматлар азмы-күпме бар, һәм алар Татарстан Милли китапханәсендә саклана, шуңа күрә аның иҗаты югалмый”, — диде Флера Ганиева.
Әдәби кичәдә, шулай ук, Разил Вәлиев, Данил Салихов та чыгыш ясады. “Мәхмүт Галәү, Габдулла Тукай тормышы, иҗаты бергә үрелеп барган”, — дип, Язучылар берлеге рәисе аларның икесенең дә милләт язмышын кайгыртуларын ассызыклады. Бу Тукайның “Без китмибез” шигырендә чагылыш тапса, Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” әсәре шуның дәлиле. “Безнең классик язучыларыбызның бөек әсәрләре зур сәхнәләрдә куелырга, дәреслекләребездә, һичшиксез, булырга тиеш. Яшьрәкләр әле чират та көтеп тора ала”, — диде Данил Салихов.
Арча районы Ташкичү авылы укытучысы Мәсгуть әфәнде Мәхмүт Галәүнең Шиһабетдин Мәрҗани туганы булуына игътибарны юнәлтте: “Шиһабетдин Мәрҗани Мәхмүт Галәүнең әтисе белән бертуган, ләкин аларның әниләре генә төрле, — диде. Ул Шиһабетдин Мәрҗанинең Ташкичү авылы турында язып калдырган сүзләрен укып үтте. Мәсгуть әфәнде Арча районында Шиһабетдин Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү иҗатына игътибар нык көчәюен билгеләп узды.
Әдәби кичә Мәхмүт Галәүнең тормыш юлыннан кызыклы фактлар, хатлар белән таныштыру рәвешендә дәвам итте. Махсус шушы очрашуга дип Мәхмүт Галәүнең Хабаровскида яшәүче оныгы Олег Галәветдинов һәм Мәскәүдән оныкчыгы Анастасия Галәветдинова чакырылган. Алар Мәхмүт Галәүнең кулга алынуы, аклануы белән бәйле архив документларын, хатлар, фотографияләрне алып кайткан.
Олег Галәветдинов Мәхмүт Галәүнең өч хатыны булуы турында сөйләде. Беренче никахыннан Диләрә исемле кызы бар, икенче хәләл җефете Фатыйма Сабитовадан 1923 елда язучының Надыйр исемле улы туган (Олег Галәветдиновның әтисе), өченче хатыны Зәйнәп Хәсәновадан Ләлә исемле кызы дөньяга килгән. Олег Галәветдинов бабасы турында мәгълүматлар сакланып калмавын әбисе белән никахы шул әтисе туган 1923 елда ук өзелгәне белән дә аңлата. Олег Надыйр улы чыгышында әти-әнисенең тормыш юлы, гаиләсе турында сөйләде. Үзләре исән чакта әтисе Надыйр Галәветдиновның Зәйнәп ханым һәм туганы Ләлә белән аралашып, хат алышып яшәве турында әйтте.
Олег Галәветдинов сүзләренчә, күп кенә документларны алар 2009 елда архивлар аша табуга ирешкән. Анастасия Галәветдинова тагын күп кенә запрослар буенча үтенечләре канәгатьләндерелмәвен, җаваплар алынмавын әйтеп үтте. “Аларны эзләп торучы да булмаган кебек. Әгәр шул миллион кәгазьле бүлмәгә кертсәләр, үзебез бөртекләп эзләп табар идек, тик әле үлеменә 100 ел үтмичә бөтен әйбер дә бирелми икән шул. Сер булып сакланган нәрсәләр күп”, — дип ачынып сөйләде язучының оныкчыгы Анастасия.
“Мин Мәхмүт Галәүнең оныкчыгы булгач, бабам, туганнарым, шул исәптән Шиһабетдин Мәрҗани белән тирәннән кызыксына башладым. Аларга хас булган сыйфатларны үземнең әтиемдә дә күрәм, охшашлык табам. Без шундый бөек шәхеснең оныклары икән, аларның лаеклы дәвамчылары булырга, бу исемне акларга тиешлегебезне аңлыйбыз”, — дип белдерде Анастасия Галәветдинова.
Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова Мәхмүт Галәү кулга алынганнан соң, аның тормыш иптәше Зәйнәп ханым да бер елдан төрмәгә ябылуын, нәтиҗәдә кызлары Ләләне балалар йортына бирергә мәҗбүр булулары турында сөйләп, тетрәндергеч эчтәлекле бер хат юлларын укыды. Ул Зәйнәп ханымның балалар йорты тәрбиячесенә Ләләнең хәлен сорашып язган хаты иде.
Кичәдә катнашучылар һәммәсе дә шундый кызыклы чара уздырган өчен Г.Тукай музее җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Мәхмүт Галәүнең туганнары очрашуны оештыручыларга һәм язучының иҗатын өйрәнүчеләргә Мәхмүт Галәүнең тууына130 ел тулу истәлегенә ясалган медальләр тапшырды.
“Татар-информ”
"Мәхмүт Галәүнең эше ФСБ архивларында һаман сер булып кала"
"Мәхмүт Галәүнең эше ФСБда һаман да сер булып кала"
Әдәбият өлкәсендә тирән эз калдырган язучылар арасында якташ язучыбыз, горурлыгыбыз булган Мәхмүт Галәү бөек исеме көннән-көн игътибарга лаек икәнен исбатлый. Мәктәбебездә район күләмендә үткәрелгән семинардан соң, аның иҗаты һәм тормышы, авыр язмышы күңелләрне тетрәндерде. Без, мәктәп коллективы белән берлектә, язучының тормышы турында өйрәнелеп бетмәгән фактлар, югалган, билгеле булмаган документларның тарихи эзләрен өйрәнүне максат итеп куйдык. Мәхмүт Галәүнең нәсел дәвамчыларын табу, алар белән элемтәгә керү һәм алар белән очрашу максатчан эшебезнең нәтиҗәсе булды.
Мәктәбебездә М.Галәүнең Хабаровск шәһәрендәге оныгы Галәветдинов Олег Надир улы һәм Мәскәүдәге оныкчыгы Галаветдинова Анастасия Олег кызы белән очрашу үткәрелде. Болганчык еллар җырчысы булган М.Галәүнең язмышында һәм тормышында безгә билгеле булмаган, үз чорында халыкка җиткерелмәгән яшерен мәгълүмат туплап, алар язучының аянычлы язмышы турында бик күп яңа мәгълүмат белән таныштырдылар. Мәктәбебез музеена гаилә архивыннан фотолар һәм язучының 130 еллыгы уңаеннан эшләнелгән истәлекле медаль тапшырдылар. Шул исәптән, М.Галәүнең туган нигезе белән танышу, балачак еллары белән бәйле булган истәлекле урыннарны барлау эзсез калмады. Киләчәктә бабаларының туган төбәге белән элемтәне өзмичә, аралашып яшәү, нәсел җепләрен барлау һәркемнең изге бурычы булып тора.
Язучы тормышының әлегә өйрәнелеп бетмәгән, беркайда да басылмаган мәгълуматларны табу һәм җәмәгатьчелеккә тарату безнең өчен әйтеп бетергесез зур табыш булды. Моңарчы фараз булып саналган ялгыш фикерләрнең асылына төшендек.
Документлар белән дәлилләгән бәян нигезенчә, Мәхмүт Галәүнең тормыш юлы да катлаулы һәм сикәлтәле үткән. Әдип утыз яшенә җиткәнче үк өч тапкыр гаилә корырга өлгергән. Икенче хатыны Фатыйма Сабитова аңа Надыйр исемле угыл бүләк иткән. Шуңа карамастан, Мәхмүт 1925 елның февралендә Зәйнәп Хәсәнова атлы кыз белән инде өченче мәртәбә ЗАГСта теркәлгән. Зәйнәп аны Ләлә исемле кыз бала белән куандырган. Ләкин, ни үкенеч, Мәхмүт Галәүне Мәскәү төрмәсендә атып юк иткәннән соң, 1938 елда Зәйнәпне дә “халык дошманы хатыны” булуда гаепләп төрмәгә утыртканнар. Зәйнәп Казахстандагы АЛЖИР (Акмолинский лагерь жен изменников родины) чәнечкеләре эчендә 6 ел буена газап чиккән чакта кызлары Ләлә ятим балалар йортына озатылган. Ана белән бала тик соңыннан гына кавышкан, тик бәхетле гомер кичерергә көч-куәт калмаган шул, Зәйнәп ханым – 1969, кызлары Ләлә 1984 елда ук вафат булган.
Фатыйма ханым белән аның улы Надыйрны “халык дошманының якыннары” дип гаепләнү һәм җәза хәвефеннән 1923 елда ук аерылган булулары гына саклап калган. Әүвәл Оренбург каласында гомер итсәләр дә, алар соңрак Ташкентка тикле үк күчеп китә. Надыйр шунда 1941 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм Ташкентка күчерелгән Харьков авиация училищесына укырга керә. 1943 елдан башлап Бөек Ватан сугышында. Яуны Кенигсберг (Калининград) каласында тәмамлый. Совет Армиясендә полковник һәм Ерак Көнчыгышта урнашкан бер армия башлыгының элемтә буенча урынбасары дәрәҗәсенә җиткәнче хезмәт итә. Ул да 60 ын тутыруга ук, 1984 елда ук вафат була.
Аның улы Олег 1952 елда, әтисе Бобруйск каласында хезмәт иткән чагында туган. Гомерен Ерак Көнчыгышта үткәргән, Хабаровск каласындагы бер заводта мастер булудан башлап, соңгы 14 елда генераль директор булып эшләү дәрәҗәсенә җиткән. “Алтынга корым йокмый”, дигән халык әйтеме, валлаһи да, хактыр. Себергә кулак итеп куылган бер татарның оныгы – бүген Каһирә каласының баш хирургы. Большевиклар мәхшәреннән Япониягә чыгып качкан Тәминдар әфәнденең улы дистә еллар буена “Мерседес” фирмасының Токиодагы филиал башлыгы булып торды. Инде менә Мәхмүт Галәүнең үзен НКВД подвалларында изеп юкка чыгарсалар да, аның оныгына күчкән булдыклылык, тырышлык, мәгърифәтлек, асфальт астында калган чәчәк орлыгы шикелле, барыбер бәреп чыккан!
– Без бабабызның язмышы белән бик соңарып кына таныштык шул, – дип чын үкенү хисләре белән истәлекләргә бирелә Олег Надыйр улы. – Әти белән Зәйнәп апа, бер-берсенә хатлар язышып, кире чигенмәскә вәгъдәләр бирешеп, әле 1956-1957 елларда ук Мәхмүт Галәүнең мирасын һәм архивын эзләтеп караганнар. Генераль директор булуымны да исәпкә алырлар, бәлки, дигән өмет белән, 2009 елда мин дә КГБның үзәк идарәсенә хат юллаган идем. Ярты ел чамасы вакыт узгач, мине КГБның Хабаровскидагы бүлегенә чакырттылар. Өстәл читендә бабам “хөрмәтенә” НКВД җәлладлары тарафыннан тутырылган һәм Мәскәү архивыннан кайтарылган “җинаять эше” көтеп тора иде. Өстән-өстән генә актарып чыгуга ук, шундук күңел кайтты. Байтак битләрен мин ачып карамасын дип беркетеп бетергәннәр, йөзәрләгән фамилияләр өстенә кәгазь ябыштырылган. Минем ярсып соравыма каршы “әле йөз ел вакыт үтеп китмәгән бит, шул срок узмыйча дәүләт серен тулысынча ачарга ярамый”, дип авызны томаладылар. Ябыштырып куелган кәгазьләрне куптарсаң, бабай өстеннән шикаять язган һәм аны саткан, асылда аны үлемгә озаткан “каһарман” һәм “бөекләр”нең исем-фамилияләре һәм чын йөзе ачыладыр инде, моны мин тиз аңладым... Ә бабайның “Болганчык еллар” яки “Мөһаҗирләр” романнарының татарча язылган тәүге кулъязмалары турында никадәр генә сорашып карасак та, КГБның пошмас әһелләре тарафыннан тик бертөрле генә җавап килде. “1956 елгы реабилитацияләү карары турындагы эштә М.Галәү кулъязмалары телгә алынмаган”. Безнең нәтиҗә шул: андагы “эшем ияләре” һәм “сер сакчылары” подвалларда эшелон-эшелон булып яткан делоларны актарып та карамый һәм, печән чүмәләсе өстендә яткан эт шикелле, беркемне дә якын җибәрми. Шуңа күрә Мәхмүт Галәүнең тәүге кулъязмалары табылу өметенә бик нык шикләнәбез...
Олег Надыйр улының Мәскәүдә яши башлаган кызы Анастасия-турун да Мәхмүт Галәүнең җирләнү урынын ачыклау өчен дә байтак “канын” түккән. Сталин җәлладлары 1932-1940 еллар дәвамында гына да Мәскәү каласында гомер итүче 40 меңнән артык “халык дошманы”ның башына җиткән икән (әлеге санның тулы булуы бик икеле). Алар күбесенчә Мәскәү крематориясе артындагы Дон монастыре, Бутово паркы һәм НКВДның Калуга юлында урнашкан “Коммунар” атлы ярдәмче хуҗалык мәйданында җирләнгән. Дон монастыре мәйданында өч “туганнар каберлеге” булу ачыкланган. Билгеле ки, кайсы “халык дошманы”, асылда бөек шәхес кайсы каберлектә җирләнгән – моны тәгаенләү бөтенләй мөмкин түгел. Ниндидер шаһитләр һәм истәлек язулары нигезендә генә Тухачевский, Уборевич, Корк кебек маршал-генералларның һәм Каменев, Зиновьев, Рыков кебек партия җитәкчеләренең 1937 елда ук беренче “туганнар каберлегендә” күмелгән булырга мөмкинлеге хакында риваятьләр калган. Өч “туганнар каберлеге” өстенә дә һәйкәл-мазар түгел, ә олы табигый таш кына утыртканнар. Олег кызы Анастасия дә “Татар язучысы Мәхмүт Галәү” дигән мәрмәр такта һәм анда ерак бабасының сурәтен ясатып, тәүге табигый ташның бер почмагына беркетеп куярга җаен тапкан.
Мәскәүлеләр 1930 елларда нахак рәвештә атып үтерелгән шәһәрдәшләренең исемлеген төзеп, “Хәтер китабы” атлы ядкәр дә чыгарганнар. Ни галәмәт, атып үтерелгән ул 40 мең корбан арасыннан бүгенгә кадәр фәкать 5065 генә хөкем оешмалары тарафыннан акланырга өлгергән. Һәм шулар арасыннан нибары 607 корбан турындагы натулы мәгълүмат бар. Шул ук вакытта, сабак-гыйбрәт алу өчен өстәмә бермисал. Әлеге монастырь бакчаларына 1941 елда безнең илебезгә бәреп кереп сугышта яраланган яки әсирлеккә төшкәннән соң Мәскәү госпитальләрендә, төрмәдә яки төзелештә вафат булган немец фашистларының җәсәдләре дә җирләнгән. Безнең җитәкчеләр чит илләр каршында ләббәйкә уйнарга көчектән дә яман. Немец фашистлары җирләнгән урында бүген тулы исемлек язылган ташлар да бар, җитмәсә, затлы мәрмәрдән “Юксынучы ана” һәйкәлен бастырып куярга да һич онытмаганнар. Еллар узса да, Сталин сүзләре хак: “Ошбу илдә кеше – җансыз винтик кына”...
Ә безнең татар әдибен “төрек шпионы” дигән гаеп белән төрмәгә ыргыталар. Чыннан да, Россиядән Төркиягә качып киткән татар мөһаҗирләренең язмышын ачыклау, алар урнашкан авылларны күреп кайту һәм уйланылган романнарына мәгълүмат туплау өчен Мәхмүт Галәү Төркиягә барып кайткан була. Уяу-хөсет дошманнар да шикаятьләр юлламый калмагандыр, НКВД җәлладларына да “чит ил шпионнарын” ачыклап, хезмәт баскычында югарыга үрмәләргә, орден-медаль эләктерергә кирәк. Сталин дусларының берсе булган Жданов: “Баганаларын чабып ташласаң, коймалары үзеннән-үзе ава”, дип юл күрсәткеч билгеләп өлгергән бит. Кәрим Тинчурин, Афзал Таһиров белән бер үк төркемдә диярлек 1937 елның 7 октябрендә Мәхмүт Галәү дә кулга алына. 22 октябрьдә аннан беренче мәртәбә сорау алу үткәрәләр. 26 октябрь һәм 3 ноябрьдә сорау алу тагын кабатлана. Ә 4 ноябрь көнне, Октябрь бәйрәме алдыннан, “гаделләрдән-гадел” совет суды хөкем чыгара. Хөкем сүзләре яңгырауга, шул кичтә үк татар әдибен атып үтерәләр. Качаклар турында язып Россия тәртипләренә протест белдерергә батырчылык кылган 51 яшьлек әдипнең язмышы бер ай эчендә хәл ителә. Татар милләте талантлы тарихчы каләменнән мәхрүм кала. Әдәбиятта аны югалтканнан соң пәйда булган тарихи бушлык һаман тулмый әле.
Рәсүл ГАЛИЕВ
11 ноябрь Казан милли музеенда татарның репрессияләнгән язучысы Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулуга багышланган кичә үтте. Очрашуда аның оныгы бабасының кайбер документлары белән таныштырды, ФСБ архивларында яткан башка документларның 100 ел узгач кына ачыкланачагы белдерелде.
Очрашуда Мәхмүт Галәүнең икенче хатыныннан туган Надир исемле улының улы Олег бабасы хакында моңа кадәр беленмәгән документлар белән таныштырды. Аның сүзләренчә, Мәхмүт Галәүгә кагылышлы күп кенә документлар 2009 елда ФСБ архивларына мөрәҗәгать иткәннән соң алар кулына кергән, тик әле архивлардагы күп кенә документлар һаман да сер булып кала бирә.
"Бабабызга кагылышлы беренче документлар, безгә бабамның өченче хатыны Зәйнәп үлгәннән соң килеп иреште. Зәйнәпнең кызы Ләлә әнисе белән әтисе арасында язышкан хатларны барлык авырлыкларга карамастан саклап калган иде", дип башлады ул үз чыгышын.
"Әтием Мәхмүт Галәүнең тамырларын, әсәрләрен эзләргә тырышты"
Соңрак аңлашылганча, әтием Зәйнәп белән дә Ләлә белән дә элемтәдә торган булып чыкты. Алар 1957 елдан бирле хат алышканнар. Хатлардан аңлашылганча, әтием Мәхмүт Галәүнең тамырларын, аның иҗатын барлаган. Ленинградта халыкка ачык китапханәгә йөргән, Галәүнең кайбер әсәрләрен табуга ирешкән. Зәйнәп белән бу хакта һәрдаим сөйләшеп торган.
Әмма Зәйнәпне Мәхмүт Галәүне кулга алганнан соң бер ел узгач кулга алалар. Аның өендә булган барлык китапларны, документларны да алып китәләр һәм аларның барысы да юкка чыга.
Без Зәйнәптән әтиебезгә калган документларга нигезләнеп бабабыз турында мәгълүмат алу өчен 2009 елда ФСБ архивларына мөрәҗәгать иттек. Җавап озак көттермәде, бер ай эчендә безне ФСБның Хабаровскидагы бүлегенә чакырдылар.
"Галәүнең барлык документлары 100 ел узгач кына күрсәтәчәк"
ФСБ архивында Мәүмүт Галәүгә каглышлы документларның бер өлешен күрү мөмкин булса да, аның әле сер булып калганнары да шактый иде. Безгә аларын Мәхмүт Галәүнең үлеменә 100 ел тулгач кына күреп булачагын әйттеләр.
Без моңарчы бабабызның 1938 елда үлгән булуын белә идек. Әмма безгә күрсәтелгән документлардан аңлашылганча, аны 1937 елның 4 ноябрендә атып үтергәннәр булып чыкты.
Бабабыз 1937 елның 22 сентябрендә кулга алынган. 22 октябрьдә аннан беренче тапкыр сорау алынган. 26сында икенче, ә соңгы өченче сорау алу 28 октябрьдә булган. Мәхкәмә карары 4 ноябрьдә чыккан һәм шул ук көнне Мәхмүт Галәү атып үтерелгән, дип сөйләде Олег Галәветдинов.
Вахит Имамов: "Галәүнең архивы аны сатканнар беленмәсен өчен күрсәтелми"
Язучы Вахит Имамов Азатлыкка Мәхмүт Галәүгә кагылышлы документларның ФСБ архивларында һаман да сер булып калуын бер куркуга бәйләп аңлатты.
"Чөнки бу документларда, зур ихтимал, Мәхмүт Галәүнең нинди романнар язуы, аның чыганакларны кайдан табуы, бу чыганакларны Мәхмүт Галәүгә кемнәр биргәне турында доклад язып, шикаять язып, донос җиткереп торучылар булган.
Һәм боларның исемнәре дә әлеге сер итеп тотылган документларда урын алган булырга мөмкин. Бу доносчиклар бүгенге көндә күренекле кешеләр дип йөртелгән кешеләр булуы бар.
Мәсәлән, без "Мәдәни җомга" газетында бик күренекле бер кешенең доносын бастырган идек. Ул кеше заманында Габдулла Тукайдан башлап, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Мәхмүт Галәүләрне калдырмыйча әләк язып яткан була. Ә ул кеше бүген бөек булып йөри.
Бу документлардан серлелек алынса, әнә шундый кешеләрнең йөзләре ачылачак. Шуннан куркалар һәм шуңа әйтмиләр", дип белдерде Вахит Имамов.
Флүрә Ганиева: "Тарих Мәхмүт Галәү аша сикереп үткән"
Галимә Флүрә Ганиева сүзләренчә, Мәхмүт Галәү татар халкы өчен аның тарихын язып калдырган, аңа матур әдәби телне биреп калдырган, татарның классик язучыларының тамырларын башлаткан шәхес булган.
Мәхмүт Галәү киң колач белән иҗат итә, әмма ул шундый фаҗигале заманда яши ки, аңа хәтта яшәр урын бирми интектерәләр. Ул татар язучысы булыр иде - Казанда яшәми, Мәскәүдә урыс язучысы диерләр иде - ул татарча яза.
Әнә шуңа күрә әсәрләре шундый фаҗигага эләгә аның. Татарча шундый әсәрләр укыр идек тә без, ләкин оригиналлар югалган. Ярый әле үз вакытында үзе ике китабын урысчага тәрҗемә итеп калдырган була.
Аның тормышы аянычлы тәмамлана. Бер сәбәпсез. Кемдер әйтергә мөмкин, менә татар язучысы Мәскәүдә яшәгән дип. Ул бит үзе көчле нәшир дә була. Типография эшен бик яхшы белә. Аны типография эшен оештыру өчен Мәскәү үзе чакырып ала һәм үзе үк юк та итә.
Мәхмүт Галәү исән калган булса, татар халкы өчен менә дигән тарихи романнар иҗат иткән булыр иде. 1970 елда гына Нурихан Фәттах чын тарихны өйрәнә башлады. Ә Мәхмүт Галәү исә теге чорда ук өйрәнә башлаган булган. Тарих аның аша сикереп үткән булып чыкты, дип белдерде галимә.
Мәхмүт Галәү 1886 елның 23 ноябрендә Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында туа. "Пугач явы", "Саламторханнар", "Курчак туе" пьесаларын иҗат итә. "Болганчык еллар", "Мөһаҗирләр" исемле атаклы романнарын яза.
Сталин репрессиясе елларында 1937 елның 22 сентябрендә кулга алына һәм шул ук елның 4 ноябрендә атып үтерелә. Мәхмүт Галәүнең исеме 1957 елда гына аклана.
www.azatliq.org