БАТЫРШАНЫҢ ПАТШАГА ЯЗГАН ХАТЫ

1755 елда Идел һәм Урал буйларында патша реакциясенә каршы төрле халыкларның бергәләп азатлык көрәшенә күтәрелүенең мөһим бер тарихи вакыйгасы булып уза. Башкортстанда Батырша җитәкчелегендә хәзерләнгән бу баш күтәрүнең бер әһәмияте татар һәм башкорт халыкларының иҗтимагый фикер үсешенә, культура һәм әдәби багланышлары тарихына ясаган уңай йогынтысыннан гыйбарәт. Ул — хәрәкәтнең идеологы булган Батыршаның иҗтимагый эшчәнлегендә һәм аның патшага язган атаклы хатында ачык чагыла.
XVIII гасыр уртасында социаль, экономик, колониаль һәм милли изүнең төрле формалары үтә көчәеп, кискенләшеп киткән бер чорда, Батырша көрәш мәйданына чыгып халыкның азатлык хәрәкәте җитәкчесе һәм идеологы дәрәҗәсенә күтәрелә. Шул эшчәнлекнең үз заманында теркәлеп калган бер нәтиҗәсе булып, аның халыкка язып тараткан өндәмәсе һәм патшага язган хаты сакланган.
Батырша үзе ниндирәк кеше соң һәм патшага язган хатының эчтәлеге ничегрәк, аның язма тарихи-әдәби истәлек буларак әһәмияте нидән гыйбарәт?
Документаль чыганакларга һәм тарихи әдәбиятка таянып, Батыршаның тормыш юлы һәм эшчәнлеге хакында шундый мәгълүматларны китерергә мөмкин.
Батырша — ул халык тарафыннан яратып кушылган исем, жушамат. Аның рәсми исем-фамилиясе: Габдулла Баһадиршаһ Гали улы Галиев. Ул 1710 еллар тирәсендә шул чактагы Башкортстанның административ-территориаль яктан Себер юлына караган Карыш авылында (хәзерге Башкортстанның Балтач районы) мишәр мулласы гаиләсендә туган. Үз авылында башлангыч белем алганнан соң, Әлмәттән ерак булмаган Тайсуган авылына килеп Габдрәхман мулла мәдрәсәсендә, соңрак Ташкичү мәдрәсәсендә укыган. Бу ике мәдрәсәдә барлыгы ун елга якын сабак алып, зирәклеге, белеме белән шәкертләр арасында шөһрәт казанган. Габдрәхман, Габдессәлам ахун кебек күренекле мөдәррисләрдән белем алган Батырша озакламый үзе дә Казан, Оренбург губерналарында иң укымышлы, мәшһүр мулла һәм мөдәррис булып танылган. Ул берничә урында күп еллар мулла һәм мөдәррис булып эшләгән. Бу хакта патшага язган хатында «...йыл ярым микъдары Гәйнә илендә Илеш мулла авылында тордым гыйлемлектә, вә дәхи Исет провинциясендә Мөслим старшина авылында тордым дүрт йыл микъдары. Андин соң үз йиремә кайтып, йаныш командасында Карыш авылында тордым алты йыл микъдары. Бу йад кылынган авылларда имамлык кылып, мәдрәсә тотып, угланнар укытып вә һәм хәлайыкларга әмере мәгъруф вә нәһи мөнкәрлар итеп»,—ди.
Патшага язган хатыннан аңлашылганча, Батырша укыган һәм эшләгән елларында, ягъни бөтен гомере буена, халыкның ярлы яшәгәнлеген, төрле салымнар, чирү хезмәте, олау куу һ. б. эшләр белән йончытылуын үз күзләре белән күрә, татар һәм башкортларга карата дини һәм милли кысуларны яхшы белә, патша администрациясенең, явыз түрәләрнең, башкорт һәм татар старшиналарының, Тәвкилев кебек морзаларның халыкка рәхимсез җәбер-җәфа күрсәтүләренә нәфрәт белән карый. Югары катлау вәкилләренең хезмәтчел халыкны изүе һәм һәр төрле золымнары аның күз алдында эшләнә. Батырша бо-ларны күреп, шаһит булып кына калмый, халыкны җәберләүнең төрле фактларына, рус патшалыгының материаль һәм рухи яктан кысуга, кыерсытуга юнәлдерелгән указларына үз хатында политик яктан заманы өчен шактый кыю һәм дөрес бәя бирә һәм мондый сәясәтне тәнкыйть итә.
Укымышы һәм гаделлеге белән танылган Батыршаны үзе яшәгән тирәдә генә түгел, хәтта Казан һәм Оренбург губерналарының, Исет провинциясенең ерак якларыннан да дин эще, мал-мөлкәт бүлү мәсьәләләре белән еш кына чакырып ала торган булганнар. Аны 1754 елда Башкортстанның Себер юлына ахун дәрәҗәсенә тәкъдим иткәннәр. Ләкин бу сәфәрләрендә Батырша дин, мирас эшләрен генә башкарып йөрми, халыкның тын алышын күзәтеп, аны киләчәк яуларга өндәү, азатлык өчен көрәшкә хәзерләү белән дә нык шөгыльләнгән булырга тиеш. Чөнки Батырша йөргән урыннарда халык соңрак дәррәү рәвештә яуга күтәрелгән.
1755 елның март-апрель айларында Батырша халыкны үз иркен яулап баш күтәрергә чакырган атаклы өндәмәсен яза һәм якын шәкертләре аркылы аны күбәйтеп, чапкыннар анта Башкортстанның һәр тарафына тарата. Батырша Казан губернасы татарлары һәм шулай ук казаклар белән ныклы бәйләнеш булдыра. Күтәрелешкә аларны да кушылырга өнди. Дөрес, бу күтәрелешне ул дин байрагы астында оештырмакчы була. В. И. Ленин әйткәнчә, дин пәрдәсе астында чыккан политик протест билгеле бер үсеш чорында барлык халыкларга да хас күренеш ул.
Өндәмәсен таратканнан соң, Батырша ил-халык арасыннан кайтып керми диярлек: бер айда ул Урал аръяк башкортлары һәм татарлары арасына барып чыкса, икенче айны Оренбург, Сәгыйд бистәсе тирәсендә йөри. Нугай юлы якларында була; үзе җитешә алмаган төбәкләргә тугры шәкертләрен җибәрә.
Ләкин социаль, милли-колониаль изүдән, явыз түрәләрдән иза-җәфа чигеп түземлеге төкәнгән халык, Батыршаның өндәмәсендә күрсәтелгән төгәл көнне көтеп тормастан, стихияле рәвештә күтәрелеп чыга башлый. Баш күтәрү, өндәмәдә әйтелгәнчә, ниндидер дини сугыш рәвешендә булмыйча, изелгән массаларның рус түрәләренә, башкорт, татар феодалларына, старшиналарына каршы кораллы социаль чыгыш төсен ала. Восстаниене 1755 елның 15 маенда Бөрҗән волосте башкортлары башлый. Шуннан бу ялкын җәй айларында бүтән волостьларга җәелә: төньякта гәйнә башкортлары һәм татарлары күтәрелә.
Әлбәттә, бу халыкның чыгышы да җиңелү белән бетә. Аңа җитәкчелекне үз кулына аласы урында, хәлиткеч бер вакытта Батырша үзенең гаиләсе һәм шәкертләре белән урманга качып китә. Елга якын качып, төрле михнәтләр чигеп йөргәннән соң, 1756 елның 8 августында тотыла һәм Уфага озатыла. Соңыннан Оренбург — Муром — Мәскәү аша бик каты сак астында Петербургка җибәрелә. Бераздан Шлиссельбург атавындагы төрмәгә ябыла һәм анда тар, салкын, караңгы таш казематта биш елдан артык ятканнан соң, 1762 елның 24 июлендә богаулы көе төрмә сакчылары белән тиңсез алышта аяк өсте җан бирә. Батыршаның бу хәтәр алышын «Патша төрмәсе тарихы» дигән өч томлык хезмәтнең авторы профессор М. Н. Гернет 1755 елгы восстание җитәкчесенең романнарга торышлы соңгы кыю адымы дип искә ала һәм аңар махсус бүлек багышлый.
Батырша тотылып Мәскәүгә китерелгәч, Шлиссельбургка ябылганчы, ул чактагы патша Елизавета Петровна исеменә зур хат яза. Ләкин, чиновниклар тарафыннан олуг адресатына тапшырырга вәгъдә-ант ителсә дә, ул хат императрицага барып Җитмичә, Сенат, Тайная канцелярия түрәләре кулында гына кала. Иске татар телендәге бу хат 6 каралама варианты һәм акка күчерелгән бер төп нөсхәсе, шулай ук русчага тәрҗемәләре белән архивларда сакланып, безнең көннәргә килеп җитә. Ул хатның тәрҗемәләре соңрак тарихи документ рәвешендә рус тарихчыларының китапларына керә, мөһим чыганак булып хезмәт итә.
Батыршаның патшага язган өч табаклар чамасындагы бу зур хаты авторның үз башыннан үткән хәлләре, XVIII гасыр Уртасында Башкортстанда булган канлы һәм фаҗигале тарихи вакыйгаларны, 1755 елгы күтәрелешнең ничек килеп чыгуын күз алдына бастыра, шуларның тере шаһите булып тора. Автор үзенең башыннан кичкән вакыйгалар агышын заманының олы һәм кечерәк тарихи хәлләре, социаль, экономик мәсьәләләр белән үреп алып бара, чорга киң һәм күп урында төпле социаль-политик бәя бирә, дини-фәлсәфи мәсьәләләргә кереп китә; гаделлек, әдәп-әхлак проблемаларын күтәрә. Патшадан гаделлек һәм мәрхәмәт эстәп, ярлыкау үтенеп, дини, дөньяви, әхлакый, хокук һ. б. мәсьәләләрне кузгата. Ул бигрәк тә өстәмә салымнар, олау куу, бушлай линия хезмәтен үтәү, урындагы түрәләрнең, төрле старшиналарның, морзаларның башбаштаклыгы аркасында халыкның авыр яшәве, баш күтәрүгә китергән төрле социаль экономик сәбәпләрне ачып сала. Шуларга бәйле рәвештә хокук, гаделлек, кешелеклелек мәсьәләләренә кагыла. Хатта күтәрелгән мәсьәләләр XVIII гасыр уртасында татар һәм башкорт җәмгыятендә иҗтимагый фикер үсешең өйрәнү өчен бик мөһим чыганак булып торалар. Заманының укымышлы, абруйлы кешесе буларак Батыршаның бу карашларында иҗтимагый фикернең шактый югары торганлыгы чагыла.
Батырша аеруча үз башыннан кичкәннәрне, халык сөйләгәнне һәм дөнья хәлләрен «бәян вә гаян кылганда» хәл-вакыйгаларны еш кына тәфсилләп күрсәтә, диалогларны киң һәм урынлы куллана, новелла, хикәя сыманрак өлеш-өлеш сюжетлар кертеп җибәрә, халык сөйләмен, сөйләү теле үзенчәлекләрен оста файдалана. Мондый тел-стиль сыйфатлары исә хатны сәнгатьчә әсәр поэтикасына якынайта, һәрхәлдә, авторның үзенә хас стиле, тел бизәкләре бар. Болар язманы заманының кыйммәтле социаль-тарихи, тел-культура истәлеге генә түгел, бәлки күпмедер дәрәҗәдә әдәби әсәр итеп тә күз алдына бастыра. Үткән гасыр тарихчысы, «История России» дигән күп томлык китапның авторы С. М. Соловьев Батыршаның бу хатын «үз маҗараларының кызыклы хикәясе» дип искә ала.
XVIII гасыр уртасындагы Башкортстанның тарихы да, татар һәм башкорт халыкларының көнкүреше дә, гадәт-йолалары да, уй-теләкләре дә, кайгы-хәсрәтләре дә җанлы итеп тасвир кылына. Шул яклары белән ул үзенең жанр табигате ягыннан автобиографик тарихи-документаль повестька якын.
Бу язмадан берничә мисал китерик. Менә бер үрнәк:
«Андан соң кыш көнендә Уфа кальгасендән указ куәте берлә теләп, мине һәм Ирәтле иленең Шәриф ыстаршинаны Урал иленә Уртауыл дигән авылга алдырдылар. Султук ыстаршинаның теркә малын китап хөкеме берлә мирас ияләренең арасында өләшер өчен. Иортымыздан өч көнлек йир булыр. Ул Урал илендә алты-йите көн тордым теркә эшне тикшереп вә һәм мәҗлесләрдә йөреп. Анда йомышлы вә йомышсыз күп кешеләр җыелдылар. Галимнәр мәҗлесен күреп нәсихәтләр вә гыйбрәтләр алыр өчен һәм шәраблар, баллар эчеп мәж улып, шадлыклар кылып берничә сүзләр сүзләштеләр. Әйтделәр: «Безнең урман тарафлы хәлайыкларымыз — башкортларымыз вә гайреләремез гайәт дә пәһлуанлардыр. Вә һәм ук атарга мәргәнләрдер. Кыргар-иллешәр тиенлек санай йәйәләремез йалан башкортларының унар-йигермешәр сумлык әдернә йәйәләрендән артыктыр. Андый әдернә йәйә эссе көндә йигер-ме-утыз мәртәбәдән артык йарамыйдыр. Безнеке ни кадәр эссе һава көн булса да атышкан сайын куәтләнәдер. Аткан укларымыз һәргиз киеккә туктамайдыр. Ботакка кунган тиенне, сусарны атканда ботагы берлә өзеп төшерәдер. Вә һәм чаңгы йөрергә шул кадәр осталар, урман эчендә качкан киек ко-тылмайдыр. Алдына аркылы йаткан ат биеклеге агачларны аша сикереп чыгалар. Иулдан йилүче ат кардан йилгән чаңгылы кешеләремезгә йитмәйдер. Вә һәм йөрәклелекдә шул кадәр. Узган йыллар мәгърәкәсендә Гәйнә иле уртасына меңләгән урыс пулкы килеп, арбадан кальгә сукуп йатды гәйнәне чабар өчен... Иарашу булгандай соң тупларны килеп алдылар. Урман халкы пәһлүанлыкка йалан халкы булмас имде. Бер ходайы-мыздан күз дотамыз, ни көнләргә вә ни хәлләргә угратыр диде, Вә моңа охшашынча сүзләр сөйләделәр».
Бу үрнәктәге вакыйгалар халыкның сөйләве рәвешендә бирелсә дә, шактый җанлы тасвирны, шул заманның халыкчан тел-стиль үзенчәлекләрен һәм язма телнең стиль сыйфатларын ачык тоярга мөмкин. Шул чор документларының стиленә хас инверсиялелек тә көчле.
Менә тагын да халык фикерләре, халык карашы: «Бу падишаһымызның заманында тәкать тотарлыкымыз калмады, Бәгъзесе әйтде: үз ригаясе берлә уйнаган, үз кул астына золымлык кылган йорт уңмас булыр, халык теленә төшкән тик булмас. Бу усаллыкларның ахыр бер ниһаясе бардыр дию. Бәгъзесе әйтде: залимлык түрәләремездә, янаралларымыздадыр... Падишаһның үз җәнабендән һич дә золымлык хәбәре ишетелмәйдер... Бәгъзесе әйтде: падишаһ гаделдер, вә ләкин үз куйынындан китмәгән, безгә килеп йитмәгән гаделлектән безгә ни файда? һәр кемнең кулы тигән йиргә күзе тимәсме булыр. Күрәсез кем, безнең кулымыз кыскадыр, йорт киртәмездән тышка узмайдыр. Иортымыз эчендә бер кузының аягын сындырган күрсәк, аны бәйлимез. Шуның тик без падишаһымызның кул астындамыз. Әгәр хакыйкать падишаһлык тикшерүе илә тикшерелсә, күзе йитмәсме булыр иде. Иортымыздан узмаган кыска кулымыз берлә түрәләр, янараллар ашасыннан эшемезне качан шаһ хозурына нитештерә алырмыз диде». 
Батыршаның бу хатында исә үзенең авылдашы патша яклы Яныш старшина белән әңгәмәләшкән, патшалыкка ике төрле мөнәсәбәтне күрсәткән бәхәс өлешләре үзе бер драматик тамаша, пьесаларга хас кискен диалог тезмәсе. Ә патша яклы Думакай түрә булган Яныш старшинага характеристика үзе бер әдәби портрет дәрәҗәсендә. Ә аның белән булган яшерен — гүя бер үткен новелла.
Батырша рус, башкорт, мишәр түрәләренең халыкка күрсәткән золым-җәфаларын ачынып сөйли. «Бондагы түрәләр кирәк залим, кирәк гадел улсыннар, аларның хөкеме бозылмыйдыр,— дип яза ул.— Угрыны тугры дисәләр, тугры буладыр, угры дисәләр, угры буладыр... Түрәләр андан акчалар алдылар. Байларның малы төкәнде, ярлылар бурычлы булдылар. Көндә бетәр эшне айга суздылар, айда бетәр эшне елга суздылар акча алыр өчен... Хәлайыкларга җәфалар күргәзделәр, кыйнамак, сукмак, салым алмак берлә, малларны угырыламак берлә вә һәм кешеләрне үлтермәк берлә. Яныш командасында Туктар авылының Туктарны указдан артыкны бирмәгән өчен бер башлык агулы шәрап эчереп үлтерде. Сөләйман командасында Субай авылының бер кешесен олау озата барганда юлда драгунлар кыйнап үлтергәннәр». Батырша янә Уфадан Оренбурга барышлый юлда үзе күргән ике аяныч хәлне — олаулы бер башкортны сотниклар ничек камчылап һәм атын имгәтеп китүләрен, Каргалы янында бер татарга бәйләнүләрен ачынып хикәяли.
Әнә шундый золым-җәфаларга, мәсхәрәләргә бер чик булырмы дип, халыкның тын алышын белеп, кирәк мәлендә аны яу чабарга хәзер торырга өндәп, ил-халык арасында йөргән Батырша кайсы бер әңгәмәләрен хатына сүзгә-сүз күчерә. Менә бер мисал:
«Юлда яхшы киенгән, икесе карт, икесе урта яшьтәге кеше сәләм биреп күрешделәр. ... кем буласың? — диделәр. Мин әйт» дем: «Ил кыдырып йөрүче ... Гали дигән булырмын»,— дидем. «Кайсы галимнең мәдрәсәсендә торып укыдыңыз?» — диделәр. «Фәлән-фәлән мәдрәсәдә укыдым»,— дидем. «Мулла Баһадир шаһ (Батырша) һәм Мортаза ахун хуш торалармы?» — диделәр. Мин әйтдем: «Бик хуш торалар, үзегез күргән рәүешчә»,— дидем. «Без икесен дә күрмеш юк, ишеткәнчә беләмез»,— диделәр. Атларындан төштеләр, без дә тәһарәтләнеп, намаз кылайык, дип. Мин сорадым: «Үзегез кайсы илүләрсез, ни йомышларга йөрисез?» — дидем. «Бөрҗан халкы буламыз. Ыстаршина эшен тикшереп йөримез»,— диделәр. Мин әйтдем: «Сезнең Бөрҗан халыклары посып беткән, дип ишетәмез. Инде сезләр посып барасызмы?» — дидем. «Борлар посып китделәр, берчә халык калдык»,— диделәр. Мин әйтдем: «Ни өчен «ворлар» дип әйтәсез? Ни нәрсәләреңезне угырап китделәр?» — дидем, «һич нәрсәмезне уграмадылар... Падишаһка ворлык итеп, әмериндән баш тартып китделәр»,— диделәр. Мин әйтдем: «Падишаһның кайсы әмерендән баш тартып вә ни ворлык итеп китделәр?» — дидем. «Завод башлыгын йулдашлары берлә үлтереп китделәр»,— диделәр. Мин: «Ни өчен үлтерделәр?» — дидем. «Ул завод башлыгы бик усал вә залим иде... Куркытып, талап та алдылар, йиремездән, суымыздан ирексез итделәр. Хәтта ки хатынларымыз вә кызларымызны күземез алдында көчләп зина итделәр. Шундый җәфаларга чыдасынлармы?.. Улем хак, имди тәкатемез йукдыр дип, ул эшне кылдылар»,— диделәр. Мин әйтдем: «Падишаһ ул завод башлыгына шундый эшләр эшләмәккә әмер иткәнме? Ул башкортларыңыз падишаһның шундый әмерендән баш тарттылармы? Сез калган башкортлар падишаһымызның йавыз...ларындан урдырырмыыз?» — дидем. Туктадылар, дәшмәк булмадылар.
«Сакалларыңыз агарган, сурәтләреңез хуш, гакылларыңыз һәнүз агармаган вә сүзләреңез нәхушдыр... Чын сүзләреңезне йәшерәсез. Мөселман мөселманның йардәмчеседер. Мине үзегез дип белегез»,— дидем. «Йә, мулла Гали дус, рас әйтәсең: сүзләргә базмаймыз... Безнең тарафларымыз арзу кылып торалар, турт йул халкы бер юлы хәрәкәтләнәйек, дип... Ничә мәртәбә халкымыз мирзага бардылар, ничә мәртәбә йанаралга бардылар. Ул мәлгун, завод башлыгының җәфасы сәбәбендән һич файда табылмады. Качан файда табылыр, алар үзләре Ырымбурга якын хәлайыкларны халыкдан айыра үз хезмәтләре илә йөдәтделәр. Безләр вә хәлайыклар берлә бергә хәрәкәтләнәйек, дип торамыз ирде. Вәләкин чыдарлык мөмкин булмады, бәлкем, ярым көн кадәре. Сабыр итмәк тәкатемез калмады... Аталарымыз-бабаларымыз били торган оҗмахтай хуш йирләремезне, суларымызны ташлап китәмез»,— диделәр. Мин әйтдем: «Бу сүзләреңез хакдыр...»
Бөрҗан волосте башкортларының 1755 елның 15 маенда Талкае күле буенда явыз бер түрә Брагинны һәм аның яраннарын үтереп ташлау белән башланып киткән восстаниегә бәйле бу әңгәмәдә юлчыларның сакчыллыгы да, сәфәрченең кемлеген белгәч, туры-хак сүзләре дә, Батыршаның юлчыла-рыннан тел ачтыра алуы да бик оста җиткерелгән. Монда Батыршаның кеше күңеленә юл табу сәләте генә түгел, шуны теркәп кую куәсе дә аерым ачык.
Әлеге әңгәмәдә яманлап телгә алынган явыз Котлымбәт (Котлымөхәммәт) морза Тәфкилевнең (Тәфтиләүнең) кыланышын һәм халыкның аңа бәясен Батырша патшага язган хатының икенче бер урынында сәнгатьчә үткен итеп бирә алган.
«Котлымбәт мирзаның белдекемез заманындан бире һәр йылда ничә мәртәбәләр антын ишетәмез,— диләр картлар.— Ырымбур губернасы хәлайыкларына падишаһның күп мәрхәмәтләре вә күп рәхимле указлары бардыр дип. Ул йалганчы карт туңгыз, йалганчы Котлымбәтнең сүзенә инанып кай вакытда арзу да кыламыз: шайәт без бәндәләренең бичаралык хәлләрен падишаһымыз хәзрәтенә игълам кылынып, падишаһымыз җәнабендә безләргә мәрхәмәтләр ирешеп, кадимге гәһдемезчә, дин вә дөнйа көтешләремездә иманда вә сәләмәтдә улырмыа дию. Хәл бу кем, бүгенгәчә өстемезә бер катрә мәрхәмәт тамчысы таммыш юкдыр. Бәлкем көндән-көн каһәр вә ләгънәт йагмурындан хали улмаймыз. Безнең хәлемез шул миследер: кыямәт көне тәмуг әһле күрерләр: һава йөзендә бер кара болыт. Арзу кылырлар: өстемезгә йагмур йага, утымызны сүндерә,, сусаганымызны дәфгъ идәмез дип. Тора торгач, ул кара бо-лытдан таш йага башлар. Айларның газабының өстенә газап артыр».
Дини легенда Котлымбәт морзаның икейөзлелеген, көткәннең киресен эшләвен тирән ачып бирә.
Гаепле эшләре өчен ярлыкауны сорап патшага язган бу үтенеч хатында Батырша «гыйззәтле вә дәүләтле падишаһны иң гадел һәм мәрхәмәтле олуг зат итеп күрсәтергә һәм күрергә тырышкан сурәттә дә, аның рәнҗетелгән һәм газапланган күңеле, гыйсъянчы йөрәге күпме генә тыелырга тырышмасын, барыбер я бәгъзеләр сүзе итеп, я киная, ишарә белән, патшаның үзенә дә тел тидерә (югарыдагы бер үрнәкне генә искә төшерик: «Падишаһымыз гаделдер, вәләкин үз куеныннан китмәгән, безгә килеп җитмәгән гаделлектән ни файда...»).
Әле китерелгән үрнәкләр буенча да, Батырша хатының бик җанлы тел белән язылганын, стиле, хикәяләү алымнары белән матур әдәбиятка якын торуын күрергә мөмкин. Ул хатта Батыршаның үз тормыш юлына һәм иҗтимагый эшчәнлегенә корылган эзлекле сюжет җебе дә бар. Хикәяләү стиле еш кына монолог, диалог алымнары белән аралашып бара.
Югарыдагы мисаллардан күренгәнчә, халыкның сөйләвен фикерләрен бәян иткән һәм автор үз башыннан кичкәннәрен хикәяләгәндә, хатның теле җирле халыкның сөйләү теленә бик. якын. Мондый чакта аның телендә мәкаль, әйтемнәр, төрле тапкыр фразеологик берәмлекләр дә еш очрый.
Ләкин Батырша вакыйгалар тасвирын хокук, дин, фәлсәфә мәсьәләләре хакындагы уйланулары, карашлары белән аралаш-тырып җибәргәндә, аның теле хәтсез авырлаша, бик күп гарәп-фарсы сүзләре килеп керә, борынгы традицион төрки язма тел элементлары өстенлек ала башлый.
Хатның лексик нигезен татар һәм башкорт халыкларының сөйләү телендәге сүзләр тәшкил иткән булса да, аның 30—35 процентын гарәп-фарсы сүзләре, берникадәр бик борынгы төрки, архаик сүзләр алып тора. Фонетика һәм морфологиясендә Идел-Урал буе төрки тел традициясенә хас (угыз-кыпчак) элементлар һәм грамматик формалар да еш очрый. Бу исә кулъязманы Идел-Урал буе төрки теленең (ягъни иске татар теленең.— Ред.) үсеш тарихын өйрәнү өчен бик кыйммәтле чыганак итә.
Гомумән, Батыршаның патшага язган бу зур тарихи хаты XVIII гасыр уртасында Идел-Урал буендагы язма тел үсешен тикшерү өчен дә, татар һәм башкорт халыкларының иҗтимагый фикер тарихын өйрәнү өчен дә әһәмиятле язма әдәби-тарихи истәлек булып тора. Анда Идел-Урал буе әдәбиятында борыннан килгән эпистоляр жанрның автобиографик документаль повесть юнәлешендә үсеш эволюциясе дә күзәтелә.

Г.Б.Хөсәенов.

Чыганак: http://adiplar.belem.ru