1982 ел. Камил Якуб исемендәге Ташкичү товарлыклы—сөтчелек фермасыннан Фәрит Кашапов “ГАЗ-51” машинасында Арча сөт комбинатына юл алды. Вакыт төштән соң. Арчага 29 чакрым барасы. Машина әрҗәсендә сөт тутырган ике “танктан” тыш без — өч яшүсмер егет. Үрнәктәге һөнәр училишесына өч айлык шоферлар курсына укырга барыш. Өчебезгә өч капчык бәрәңге. Биштәрдә әни, әби тутырган ашау ризыклары.  Тәүге тапкыр авылдан аерылу авыр икән, күңелне моңсулык биләп алды. Кичке сәгать 5ләр тирәсендә без Тылангыр авылына килеп җиттек. Авыл уртасында урнашкан авыл өенең капка төбендә безне елмаеп Мәүлиха апа каршы алды. Бүген инде Мәүлиха апа вафат, урыны җәннәттә булсын. Өч ае буе ул безне җылы, чиста өендә ашарга пешереп, мичтә аяк киемнәребезне киптереп, якты йөз белән укырга озатты һәм каршы алды. Ул вакытта Мәүлиха апа өендә яшәп бик күп якташларыбыз машина йөртү таныклыгы алды, рәхмәтләребез мәрхүмә рухына барып ирешсә иде.  Училищеда безне үз эшенең осталары, укытучылар Рафаэль, Камил, Әнәс абыйлар укытты, тирән белем бирде. Аларга зур рәхмәт. Машина йөртү кагыйдәләреннән укыткан Рафаэль абыйның сүзләре бүгенгедәй истә. “Яхшы итеп, тирән белем алырга тырышыгыз. Шофер һөнәре бәлки кайберләрегезнең гомерлек ипие булыр”, — дигән иде ул. Тора-тора мин бу сүзләрнең мәгънәсен аңладым.  Бик күп урыннарда эшләргә туры килде. Мин бүген үз машинам белән үз көнемне үзем күреп, мәрхәмәтле гадел укытучыларыбыз Әнәс, Рафаэль, Камил абыйлар биргән белем белән гаиләмә ипи алып кайтам. Ул елларда Үрнәк училищесында эшләгән барлык хезмәткәрләрне гөнаһсыз хисләр белән искә алам, бергә укыган дусларымны барлыйм.  Аллага шөкер, мин бүген һөнәрле, эшле, Рафаэл абый әйтмешли, ипиле!

 

 

 

 

http://arskmedia.ru/2016/10/18/iske-ch-riledan-sha-kat-ni-ayat-bezga-hat-yazdyi-balki-ale-so-gyisyi-bulmas/