Мин, Котдусова Вәхибә Котдус кызы, Арча районы Ташкичү авылында туганмын. Без гаиләдә җиде бала идек.
“Сугыш” дигән күпме күз яшен, кайгы-хәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүзне өйдәгеләрнең,авылдашларның елавыннан белдем. Бар кеше тирән кайгыда, кайсы ирен, кайсы улын озата. Ләкин әтиемне - Галиәхмәтов Котдусны озатуыбызны, аның чыгып киткәнен хәзер хәтерләмим. Әтиемнең ике энесе - Галихмәтов Касыйм һәм Галиәхмәтов Низамны да сугышка алдылар. Алар икесе дә үлеп калды. Әтиемнең абысы Ибраһим Биектауга хәрби комиссариатка алынды.
1941 ел искиткеч авыр, газаплы ел булды. Авылдашлар сугышка китә башладылар. Булган атларны да алып киттеләр, авылда эшләргә кеше калмады. Бөтен эш бала-чага, карт-корыга калды.
Мин ул елны Ташкичү мәктәбенә 1нче класска укырга кердем.
1нче класста Мәмсә авылыннан Сибгатуллина Рәмлә апа, 2-4 классларда Зиннәтуллина Сафия апа укытты. Аны уку дип әйтеп булмый инде,корымнан, эт шомыртыннан ясаган каралар, каурый ручкалар, иске китап битеннән кисеп ясаган дәфтәрләр. Кар төшкәнче басуда эшләтәләр иде, башак җыябыз.
1942 нче елны 40-50 градуслы салкыннар булды. Класслар ягылмаган,куллар өши, каралар ката иде. Балалар саны күп. Ачлык, салкынлык. Ләкин мәктәптә Сәхибә әби урта кул кабыклы бәрәңге пешереп ашата, озын өстәлгә тезелеп утырасың, өйдән тоз алып киләсең (булса, ул да юк).
Өйдә шул ук ачлык, ялангачлык, салкынлык. Мичкә ягарга утын юк. Басудан коры әрем җыеп,әрем яктык,салам яктык. 10 км ераклыктагы Ашытбаш урманыннан чана белән утын ташып ягабыз. Шырпы юк, төтене чыккан кешедән ут алып кайтабыз.
Аякта чабата, өскә кием юк. Абыем Габделфәт ФЗӨ дә укый иде. Аңа озынрак итәкле ак ирләр күлмәге биргәннәр. Әнием, абыем күрмәгәндә, шул күлмәкнең итәгеннән азрак тукыма кисеп алып, сеңлем - Сөрәягә күлмәк текте. Шуннан абый бик күңелсезләнде.
Аннары абыем кул яссуы кадәрле капчыклар алып кайтты. Әни шуларны сүтеп, миңа күлмәк текте. Яшел буяуга манды. Җитмәсә, ул йон буявы булган. Бөтен җирем ямь-яшел булды. Ләкин күлмәккә бик шатланганым хәтердә.
Ашарга ризык юк. Ашаган әйберебез – кычыткан, акбаш, печән, черек бәрәңге. Үләннең өске ягы беткәч, тамырына кадәр ашадык. Кар бетәр бетмәс, басуга барып, черек бәрәңге җыябыз.
Бервакыт Хәдичә, Хәербанат, Гаҗбикамал апайлар белән Кышкар басуына кадәр бардык. Атлы кешеләр (бригадирлары ахры) чыбыркылар белән кудылар. Көч хәл белән качып котылдык.
Кар астыннан черек бәрәңге җыю, башак җыю – барысына түздек.
11-12 яшьләрдә Мәмсәдә Хәбир Хәтимәсендә бакча казыдым. Көтү белән бергә менәм.
- Инде Карагай Насыйбулласының баксасына чыкканына әллә кайчан, соң менәсең “, - диеп каршылый иде мине Хәтимә апай. Кояш батканда, эт булып арып кайта идем. Шушы хезмәтемә бераз бәрәңге бирә иде. Яхшы эшләгәнмендер инде, күршеләре дә чакырып китмәнләтте.
Кечкенә булсак та, без эшләмәгән бер генә эш тә калмагандыр... Басуда борчак йолкыдык (чапсаң коела диеп, ул вакытта кул белән йолкыттылар), печән дә чаптык. Үгез җигеп, көлтә ташыдык. Әниләр көлтә бәйли, без авыр, озын тырманы өстерәп, калган башакларны җыябыз.Солтан, Муллагали абыйлар белән чәчү чәчтек. Әни, үзебезнең сыерны җигеп, симәнә ташыды. Кулдан килгәнчә, сугыш тизрәк туктасын диеп, эшли алганны да, эшли алмаганны да эшләдек.
Сыеры булгач, налогы бар бит аның. 40 кг ит, 300 йомырка,сөт,йон тапшырырга, акча-заемга язылырга кысалар. Итне түли алмаган өчен ае да тулмаган бозауны алып чыгып киттеләр.
Сукыр лампа яктысында дәрес хәзерлибез. Күрше апалары кич утырырга киләләр. Носкилар, бияләйләр, перчаткалар бәйләп сугышка җибәрәбез. Һәр кеше кулыннан килгәнчә нәрсәдер эшләп, тизрәк җиңүне якынайтырга тырыша. Ул вакытта бар кешедә бер уй, бер теләк: "Тизрәк сугыш бетсен дә,әтиләребез исән-сау кайтсын иде!”.
Ул вакытта безнең авылга эвакуацияләнгән хатын-кызлар кайтып төште. Алар Мыжый Габдрахманы дигән кешеләрнең йортында яшәде. Ксения дигән рус хатыны бар иде. Аның 1 баласы да үлеп, безнең зиратка күмелде. Калганнарының исемнәрен хәтерләмим. Аларның берсе балалар бакчасында да эшләде. Үкчәле аяк киемнәреннән чишмәгә суга төшүләрен генә хәтерлим. Ленинградтан кайтканнары Нәзифә апаларда яшәде. Алар авыл халкы белән бик тиз уртак тел таптылар, барын бергә, югын уртак итеп бергә-бергә яшәделәр.
1944 елны сугыштан әти яраланып кайтты. Сул кулының бармаклары өзелгән иде. Сасы исле сары май белән бәйләп утырганын әле дә хәтерлим. Җәрәхәтләре төзәлми, әти бик каты сызлана, ятып кына тора. Шул вакытта да әнине басуга җир китмәнләргә алып чыгып китттеләр.
1945 елның апрелендә әти үлде. Өйдә ул үлеп калды, мине басуга башак җыярга алып чыгып киттеләр. Мин кайтканда, әтине алып чыгып киткәннәр, әни елый иде.
Менә 1945 елның 9 май иртәсе җитте. Барыбыз да җиңү беткәнгә куанабыз. Авылга сугыштан кайта башладылар. Сугыш беткәч,тормышлар җиңеләер кебек иде.
Ләкин сугыштан соңгы еллары да бик авыр булды.1951елда Глубинка ашлыгы төяп, агуланып бик каты авырдым. 41 температура белән ятам.Сәкинә апай, сөт төяп, ат белән Кенәргә сөт илтә иде. Мине шул атка утыртып, Асия дигән врачка җибәрделәр. Көч-хәл белән тернәкләнеп китә алдым. 60шар капчык ашлык төяү дә калмады, нинди авыр эш бар барысын да эшләдек.
Менә шулай үтте безнең гомерләр.Әтиләре исән-сау кайткан кешеләр кабат әтиле булу бәхетен татыдылар. Әтисе сугышта үлеп калганнарга пенсияләр чыкты, ярдәмнәр бирелде. Безгә боларның берсе дә насыйп булмады. Бер бер әни җилкәсендә 7 бала, ачысын да, төчесен дә татырга туры килде. Җиңү бәйрәмнәрендә әниебезгә бер уч төбе хәтле открытка бирмәделәр.
Шушы күргән михнәт, газаплар безгә тормышта булган авырлыкларны җиңәргә, бар әйбернең кадерен белеп,булганына шөкер итеп яшәргә өйрәтте.
Мин зур фаҗигалар, көчле давыллар, җир тетрәүләр булмаган, хәзерге вакытта дин көчәеп баручы чын мөселман дәүләте - Татарстанның, чиста, саф татарча сөйләшүче - Арча төбәгендә яшәвем белән чын күңелдән горурланам. Ходай безне моңарчы мондый бәла-казалардан саклады, моннан соң да сакласын.
Мин иртән йокыдан торгач:” И Ходаем, без күргән авырлыкларны инде башка берәү дә күрмәсен,еллар тыныч,илләр имин булсын,сугыш афәтләре булмасын !” - диеп сорыйм.
Туплаучы: Рәсүл ГАЛИЕВ . 2015 ел.