Ташкичү авылы тарихы.
Ташкичү авылы Ашыт елгасының башланган җиреннән ерак түгел урнашкан бер авыл. Авыл үзе Ашыт суы буена утырган.
Ашыт атамасының килеп чыгышы турында түбәндәге фикерләр бар. Археолог-галим А.Х.Халиков борынгы төрки ашин ыругы (бүре ыругы), башка төрки кабиләләр белән, безнең эра башларында Алтайдан Көнчыгыш Европага үтеп кергән дип уйлый. Бу фикерне нигез итеп алып, галим Г.Ф.Саттаров Ашытны-борынгы төрки ашин (бүре) ыругы атамасының күплек кушымчасы- «Т» алган формасы, дип карый. Ашин(бүре) кабиләләренең берсе безнең якларга килеп чыккан һәм андагы Ашыт елгасына үз исемен биреп мәңгеләштергән.
Димәк, төрки-татарлар безнең якларда бик күптәннән бирле яшәгән. Атамасы югарыда әйтелгән фактларга бәйле булган Иске Ашыт авылы Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. (ХП-ХШ гасырлар).
Баштарак, безнең авыл территориясендә марилар (чирмешләр) да яшәгән булган. Хәзерге көндә марилар каберлеге Ташкичүдән Арчага бара торган юл өстендәге беренче күпергә кергәндә, көньякка китеп, ике коры елга арасында урнашкан. 70 нче еллар ахырында Казан Фәннәр Академиясеннән археологлар килеп каберлекләрне ачып карадылар. Кабер тирәнлеге 70 см. Ә бер кабердән 1730 елгы акча табылды.
Казан ханлыгы Мәскәү Русе тарафыннан буйсындырылгач Ашыт елгасы буендагы җирләрдән аларның элекеге хуҗалары - татар морзалары куыла. Бу җирләр государь -патша милке ителә. Менә шулай буш яткан җирләр — "бушлыклар", русча әйткәндә, "пустошь"лар барлыкка килә.1650 нче елларда патша хөкүмәте күп кенә "пустошь"ларны Мәскәү дәүләтенә хезмәткә күчкән йомышлы татар морзаларына өләшкә башлый. Безнең Ташкичү җирләрен үзләштерү шул чорлар белән бәйле булса кирәк. Безнең авыл җирләре "Ходайколый бушлыгы" (Русча"Кудайгуловская пустошь") дип йөртелгән. Менә шушы буш җирләрдә XVII гасыр ахырында, XVIII гасыр башында Иске Ашыттан һәм башка авыллардан күчеп
килеп төпләнгәннәр. Рәсми төстә "Ходайгыл бушлыгы" дип йөртелгән авылыбызга, үз халкы Ташкичү атамасы биргән.
Атаклы татар мәгърифәтчесе, галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең балачагы һәм үсмер чагы безнең Ташкичү авылында узган. Ул үзенең атаклы "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" (Казан,1989) китабында Ташкичү авылының башлангыч тарихы буенча кайбер фактлар теркәп калдырган. Югарыда әйтелгәннәр шул фактлар белән дә раслана. Мәрҗани яза: "Ташкичү — Казанга якын урнашкан бер авыл. Төп халкының күпчелеге Ашыт (хәзерге Иске Ашыт авылы), кайберләре Пимар авылыннан, ә кайберләре башка яклардан килеп урнашкан. Исеме авылның, элеккеге "Ходайколый хәрабәсенә" (бушлыгына) мөнәсәбәтле исем белән — "Ташкичү" дип аталганлыктан, бу урында электән үк кешеләр яшәгәнлеге мәгълүм. Ташкичүгә башлап килеп урнашкан шәхес Ашыт авылы кешесе — Туйхуҗа бине Туйкә исемле заттыр. Бу кешенең тарихы ачык билгеле булмаса да, якынча бу вакыйга безнең тарихтан 150 еллар чамасы элек, ягъни 1717 еллар тирәсендә булыр..." Димәк, XVIII гасыр башыннан Ташкичү авылы тарихы башлана. (Ташкичү авылы 1678 еллардан билгеле. 2017 ел искәрмәсе.)
Ташкичү атамасы "таш"һәм"кичү" сүзләре кушылмасыннан ясалган. Авыл Ашыт елгасының сул ярында, ә уң ярында болыннар җәелә. Бу болын Ташлы тауга тоташкан. Ташкичү атамасы шуңа бәйле рәвештә килеп чыккандыр.Гомумән алганда, авылның 2 атамасы да рәсми кәгазьләрдә бергә йөртелгән, һәм бу хәл XX гасырның 20 елларына хәтле яшәгән булса кирәк. Мәсәлән, Казан архивында саклана торган, XIX гасырда халык санын алу буенча үткәрелгән рәсми ревизия документларында авылның атамасы: "деревня Кудайгуловской пустоши, Ташкичу тоже".. дип әйтелә (татарчасы: Ходайгол бушлыгы авылы, шулай ук, Ташкичү авылы).
Авылда яшәүчеләр саны турында төрле язма чыганаклардан чыгып шуны әйтергә була: XVIII йөздә авылда 164 ясак түләүче татар яшәгән (Корсаков хезмәте. Сборник 1908 №95).
Бу ир кешеләрнең саны гына билгеле. Чөнки хатын-кызларга җир дә бирелмәгән, алар ясак та түләмәгән. Димәк, хатын-кызларны да исәпкә алсак Ташкичүдә ул чорда 300 дән бераз артыграк кеше яшәгән дип фаразлап була.
Шушы, уртача зурлыктагы авылның беренче мәчете агачтан булган. Аны авылга иң беренче башлап килеп урнашкан Туйхуҗаның оныгы Давыд Ишми улы төзетә. Авылда, бер яхшы чишмәнең дә исеме, аның хөрмәтенә "Давыд чишмәсе" дип йөртелгән. (Ш.Мәрҗани китабыннан) Шушы мәчет каршында атаклы Ташкичү мәдрәсәсе оеша. Анда атаклы хәлфәләр, дин белгечләре белем биргән. Шуларның берсе, Габдессәлам бине Уразмөхәммәд Оруви. Ул 1746 елга хәтле, Ташкичүдә имам-хатыйб, мөдәррис булып торган. Бу чорда Ташкичү мәдрәсәсендә төрле дини китапларны күчереп язучылар булуы билгеле. Габдессәлам үзе дә, 18 гасыр урталарында төрле шигырьләрь иҗат иткән. Үз чоры әдәбиятында шактый эз калдырган шәхес.
1740 елларда, Ташкичү мәдрәсәсендә, татар халкының күренекле шәхесе, баһадир улы, Габдулла Галиев-Батырша, Әлмәт якларыннан ук килеп, белем алган Габдулла туган якларына кайтып зур дәрәҗәле мулла булып китә.
Ташкичү мәдрәсәсенең даны, андагы белем бирү дәрәҗәсенең югары булуы, татар дөньясының ераграк өлкәләрендә мәгълүм булуына бу мисал түгелмени? Ләкин Габдулла муллага, татар халкының милли-дини, сәяси изелеп яшәве тынгылык бирмәгән шул. Ул тарихка, 1755 елда, татар халкын буйсындыруга юнәлтелгән коллык сәясәтенә каршы кабынган халык хәрәкәтен җитәкләгән шәхес —Батырша булып кереп калган.
Ташкичү авылы, мәдрәсәсендә күчерелеп язылган кулъязмаларның берсе "Кыйссаң Йосыф" поэмасы булган. Аны 1962 елда язучы Мөхәммәт Мәһдиев тапкан. Бу кулъязма хәзер фәнни әйләнешкә 37 нче сан белән кереп китте, дип яза мәшһүр халык язучысы. ("Арча төбәге тарихы" китабы)
Икенче зур шәхес, XVIII йөздә Ташкичүдә туган, ләкин тормыш авырлыклары аркасындадыр, күчеп китеп, Себернең Тубыл губернасы Тара өязендә бараба татарлары арасында яшәгән Мәхәммәдрәхим бине Рәфыйк исемле авылдашыбыз, әле күптән түгел генә билгеле булды.Ул бик укымышлы кеше була, 1775 елда Себердә яшәгәндә, Көнчыгыш әдәбиятыннан кереп халыкның үз әдәби хәзинәсенә әверелгән, 33 хикәяттән торган язмасын язып алып, "Мәҗмугыл хикәят" дип аталучы хикәятләр җыентыгы төзи. Бу җыентык XVIII гасыр татар прозасының кыйммәтле ядкаре булып тора! (Казан утлары. 1988. №9)
Мелла Шәмсетдин бине Габдерәшит Әл-Кышкарый — XIX гасыр башында Ташкичү мәдрәсәсе данын бик югары күтәргән шәхес.Ул Кышкарда (бездән ерак урнашмаган бер авыл) туган ятим бала була. Аны Ташкичү бае Баязид уллыкка алып тәрбияләп үстерә, соңыннан Бохарада укытып кайтарып, аны Ташкичүдә (XIX гасыр башында) имам-хатыйб һәм мөдәррис итеп билгеләтүгә ирешә. Шәмсетдин талантлы белем иясе булган. Аның өчен Баязид бай, 2 биналы, бик зур, үз вакыты өчен тиңе булмаган төзек мәдрәсә салдырган. Ташкичүнең бу мәдрәсәсендә мелла Шәмсетдин күп шәкертләр җыйнап, зур дан казанып, дәресләр бирә. Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин хәзрәт, 1812 нче елларда аннан дәресләр алган. Соңарак мелла Шәмсетдин сәфәргә чыгып китеп, Мисыр университетында фарсы теле укыту дәрәҗәсенә ирешә!
Бу вакытта инде Ташкичү авылы халкы арта, авыл зурая, байлары күбәя. Таш мәчет төзү бурычы килеп баса.Таш мәчетне төзү тарихын Ш.Мәрҗани алда әйтелгән китабында, җентекләп язып калдырган. Аны авылның үз кешесе, үз бае Ибраһим бине Әхмәр бине Иштирәк салдырырга уйласа да, башкалар көнләшеп аңа каршы тешә, юл бирми. Ташкичүнең таш мәчетен Оры авылы бае мәшһүр сәүдәгәр Сөләйман бине Нәзир төзеп, 1817 елда мәчет төзелеп тәмам була. 1819 елда беренче намаз укылган. Җиренә җиткерелеп мәчетебез, 1834 елда гына Сөләйман улы Госман тарафыннан төзеттереп бетерелгән. 1879 елда мәчеткә бераз реконструкция ясалган. Тимер койма белән әйләндерелеп, мәчет алдына фонарьлар куела.
Ташкичүнең агач мәчете, халык ризалыгы алынып, Әтнә авылына күчереп салынган.
XIX гасыр татар халкына атаклы мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗанине биргән. Бу олуг шәхес һәм гомумән, Мәрҗаниләр нәселе безнең Ташкичү авылының тарихында иң әһәмиятле урын алып тора.Юкка гына Шиһабетдин хәзрәт үзе дә, югарыда күп тапкыр телгә алынган "Казан һәм Болгар хәлләре ..." китабында, авыллар һәм мәчетләр турында язганда, иң беренче чиратта безнең Ташкичү авылы һәм аның мәчете турында язып калдырган. Алай гына да түгел әле, шул китабында олуг хәзрәт, Ташкичүдә үткәрелгән тормышына багышлап, гарәп телендә (татарчага тәрҗемәсе бирелә) шигырь юллары да язып куйган:
Яшьлек һәм сабыйлык дәверен үткәргән идем,
Анда мин тормышның яңа киемнәрен кидем;
Анда мин яшерен уйларымның ялгышлыгын күрдем,
Анда минем яшьлегемнең ботаклары тирбәлде.
Нинди мәгънәле, көчле уйлар белән сугарылган бу юллар! Шиһабетдин 1818 елда, Әтнә янындагы Ябынчыда, Баһаветдин мулла гаиләсендә туган. Аңа 4 яше тулгач, Баһаветдин мулла гаиләсе белән Ташкичү авылына күчеп килә (1822 ел). Чөнки, Баһаветдин хәзрәтне авылыбыз мәчетенә имам- хатыйб, мөдәррис итеп билгеләгәннәр. Менә шулай, Мәрҗаниләр нәселе Ташкичү белән бәйләнеп китә. Кечкенә Шиһап өчен Ташкичү икенче туган авылы булып китә. Чөнки аның, алдагы шигырендә әйтелгәнчә, яшь чагы Ташкичүдә уза. Монда ул уйный-шаяра һәм әтисе мәдрәсәсендә, Ташкичүдә, ныклы башлангыч белем ала, зур тормышка хәзерлек ала.
"Гыйлемлекнең башы, Ташкичүдә башланды" дигән, олуг галим- Шиһабетдин Мәрҗани.
Шиһабетдин бик талантлы, булдыклы шәхес буларак, үзе дә мәдрәсәдә әтисенә ярдәм итә, шәкертләргә сабак бирә башлый.
1838 елда, 20 яшьлек Шиһабетдинне, әтисе Бохарага югары белем алырга җибәргән. Димәк ул безнең авылда, 16 ел буе гомер кичергән.Тагын 10 елдан соң гына, 1848 елда Шиһабетдин, зур галим — белем иясе булып татар төбәгенә, туган ягы Ташкичүгә әйләнеп кайта. Аның белем дәрәҗәсен белгән Казан шәһәренең хөрмәтле руханилары, байлары, 1849 елда "...сигез ат җиккән 3 чана белән мине алырга Ташкичүгә килделәр" дип яза Ш.Мәрҗани. Ул Казанның беренче мәхәлләсе мәчетенә имам итеп билгеләнә.
Мәрҗани - зур галим, Казан мәчете башлыгы булгачта, гел Ташкичүгә туган гаиләсенә кайтып йөргән. Замандашлары соңыннан аның турында:"Мәрҗанинең атлары шәп булган, җаны теләгән вакытта ул Казан артына кайтып, нәсел-нәсәбенең хәлен белеп йөргән" дип язып калдырганнар. (М.Мәһдиев. "Арча төбәге тарихы")
Баһаветдин хәзрәт үзе 1856 елга хәтле Ташкичү мәдрәсәсендә укыта, мәчет имамы була. Аның дәрәҗәсе тирә як авылларда югары булганын түбәндәге факт раслый:
"...Бик күпләр аннан белем алып, булдыра алган кадәр һәркайсы алган белеменнән файдалана алды. 1843 елда яңгыр булмыйча һавалар бик коры торып, игеннәр, үсемлекләр, агачларның зарарлануы чигенә җиткәч, Мәмсә тау башына Ташкичү, Ашыт, Сәрдә, Кенәр, Печмәнтау, Хөснә (Кысна) һәм Ашытбаш авыллары халкы җыелып, яңгыр теләде. Атабыз (Баһаветдин хәзрәт турында сүз бара), барлык җыелган халык теләге белән, яңгыр теләү намазында имам булды..". (Ш.Мәрҗани китабыннан).Баһаветдин хәзрәт 1856 елда вафат була, кабере Ташкичүнең яңа зиратында.
Ташкичүнең иске зираты да бар, ул Иске Ашыт авылы белән ике арада. Анда бүгенге көндә кабер ташлары да, үсеп утыручы агачлары да сакланмаган. Хәзерге яңа зират 1810 елдан башланган.
Мәрҗаниләр нәселенең Ташкичүдә бик бай китапханәсе булган. Соңыннан ул китапханә, Совет властеның беренче елларында, Казанда юкка чыга. Авылда калган мирас та юкка чыккан.
Мәрҗаниләр нәселе дәвам иткән. Баһаветдиннең балалары бик күп булган. Шуларның берсе, Садретдин Ташкичүгә әтисе урынына имам- хатыйб,мөдәррис итеп билгеләнгән. Кече улы Галәветдин, күренекле татар язучысы, якташыбыз Мәхмүт Галәүнең, (1886-1937) әтисе.
Садретдин хәзрәт бик дәрәҗәле мулла булган. Аның ике улы булган. Олысы Габделмөэмин, 1890 елдан бирле, әтисе Садретдин янында, мәчеттә икенче имам була. Совет чоры башлангач, авылның соңгы мулласы ул була. Ә кече улы Зәкәрия Садретдинов зур белемле, дәрәҗәле кеше була. Зәкәрия 1912-1918 елларда Казанда чыгып килгән "Кояш" газетасының редакторы булып тора.Авылдашыбыз Зәкәрия Садретдинов — Мәрҗаниләр нәселенең бер вәкиле; татар милләте рухи, милли, сәяси яктан уянып, яңарыш-үсеш кичергән 1905-1917 елларда, татар милләтенең иң алдынгы зыялылары, язучылары, алдынгы фикерле бай-сәүдәгәрләре белән бергә, бер казанда кайнаган кеше.
Аның авторитеты татар милли буржуазиясе һәм зыялылар арасында бик югары була, аның шул чорда татар мәдәнияте яңарышына үз өлешен керткән шәхес икәнен дәлилләп китик. Беренчедән, аның турында, Тукай Уральскига белем алырга киткәч, аны укыту өчен татар байларына мөрәҗәгать итеп. Тукайга күпмедер күләмдә матди ярдәм итүне оештырган дип сөйлиләр. Икенчедән, Зәкәрия Садретдиновның "Кояш" газетасын чыгара башлавы үзе генә дә ни тора!
Нәшер итүче һәм редакторы Зәкәрия Садретдинов булган газетаның редакциясе Казанда "Амур" гостиницасында урнаша. "Кояш" газетасы исеме үк ишарә ясап торганча, демократик-милли рухтагы басма була. Анда татарларның алдынгы демократик зыялылары тон бирә. Һәм, Тукайның иң якын дусты Ф.Әмирхан шушы газетага җавплы секретарь булып урнаша. Тукай инде Зәкәрия абыйны күптән белгәч, газетага мәкаләләр, шигырьләр бирә башлый. Мәсәлән, Тукай "Кояш"ның чыга башлавына рухланып, газетада чыккан бер язмасында: "1912 нче елда караңгы Казан өстенә "Кояш" чыгып, "Йолдыз" ны (башка икенче мәшһүр газета турында әйтелә) сүндерде", дигән (И.Нуруллин "Г.Тукай"). Тукайның бу сүзләрендә, Кояш газетасының татар милләте өчен әһәмияте ачык күрсәтелә. Шушы газета белән хезмәттәшлек итү өчен Әмирхан һәм Тукай, ике бөек шәхес, "Амур" гостиницасында номерлар алып яши башлаганнар. Тукайны, 40 сум айлык акча биреп, газетага язышучы итеп билгелиләр (И.Нуруллин "Г.Тукай").
Тукай 1913 елда Клячкин шифаханәсенә кереп яткач газетада еш басылган. Палатасына "Кояш" газетасының һәр саны килеп торуын түземсезлек белән көткән, атаклы Тукаебыз.
Менә бер документ (бу Ф.Әмирханга шифаханәдән Тукайның язган хаты):
"Фатих !
Мәкаләне бик сирәк нәрсәне баскан кеби зурлап баскансыз. ("Кояш" газетасында басылган мәкалә турында сүз бара.) Рәхмәт. Тагы да язмый булмас ахры дип торам әле. Хәтереңдә булса, Шиһап хәзрәтнең әллә кайсы гарәп шагыйреннән алып Болгар манарасына язган бәетен язып җибәр әле. Хәзер ук . "Кояш тәртипсез килә. Соң килә. 72 нче номер бер көндә өчәү килде. Бу көнге номер икәү килде. 73 нчене исә бөтенләй күргәнем юк. Зинһар , хәзер бер номерын җибәрсәгез лә ! Зәкәрия_абзыйга,(газетаның, нашире һәм редакторы 3. Садретдинов ) сәлам.
Бәндәңез Тукай . 1913 сәнә , 18 март' .
Бу хатта телгә алынган Тукайның мәкаләсе "Кояш" ның 74нче(?) санында басылган , "Уянгач беренче эшем" дип аталган. Бу мәкаләнең мәгънәсенә , 1913 елда Бөек Тукаебызның "уянуына", аның дөньяга карашы үзгәрүе һәм иҗатының яңа дәвергә керүе итеп карарга кирәк. Ләкин инде килеп җиткән рәхимсез үлем, шагыйрьгә бу адымын ясап өлгерергә иректә, вакытта бирмәгән.
Ә без Ташкичүлеләр, якташыбыз чыгарган газетаның, бөек Тукаебыз тормышының соңгы елларында, аның өчен рухи маяк булуы белән чын күңелдән горурланабыз.
1886 елны, Тукай_белән бер елда _Ташкичү авылында Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани дөньягә килгән. Ул бала чактан ук булдыклы, белемгә тартылучан була. Әтисе мәдрәсәбездә хәлфә булган. Мәхмүт анда башлангыч белем алгач , Казан мәдрәсәсендә укыган. Ул үзе дә педагог булган , читтә журналлар чыгарган. Аның язучылык таланты тиз ачыла. "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр' романнары белән ул, XX гасыр башында иҗат иткән классик күренекле татар язучысы булып танылды. Әсәрләрендә Ташкичү авылы сюжетлары , кешеләрнең тормышы да сурәтләнгән икәне билгеле. Башка әсәрләре дә булган. Большевиклар тарафыннан алар юк ителә. Үзе дә 1937 елда Сталин сәясәте корбаны булган.
Әйе, алдынгы, гыйлемле булырга тырышкан безнең авыл халкы; азатлыкны, үзенчә тормыш итә алу ирегең яраткан, югары куйган! Ташкичү авылы, аның халкы, барлык татар милләте шикелле үк, патша хакимияте үкәргән милли, икътисади, социаль тигезлек шартларында көн күргән. Дәүләт крестьяннары (ясаклы крестьяннар) булсалар да, төрле салымнар, йөкләмәләр елдан-ел артып торган. Милли-дини басымда кимемәгән.
18 гасыр башыннан ук авылыбыз кешеләре төзү, урман кисү эшләреннә тартылганнар. Балта эшен әйбәт белгәннәр.Авыл тирәсендә урманнар булган. Аларны кисеп авыл халкы, дәүләт ихтыяҗлары өчен, агач хәзерләгән - "лашманлык" йөкләмәсен үтәгән. Бүген инде урман калмаган. Ләкин, авылдан көнчыгыштарак, берничә км ераклыкта, "Лашман елгасы" дип аталучы коры елга, әле дә шул вакытларның кайтавазы булып тора.
Авылда һөнәрчелек, тимерчелек үсә. Сәүдәгәрләр дә килеп чыга башлый.
Россиядә авыл халкы, кече милләтләрнең авыр тормышы азатлык рухын көчәйтеп торган. Шуңа күрә, Пугачёв восстаниесе вакытында Ташкичү кешеләре бу хәрәкәткә теләп кушылалар. 1774 елны Пугачёв Арча-Казан юлларын үз кулында тоткан. Ташкичүләрдә баш күтәрә, Пугачёвка ярдәм җибәрәләр.
1861 елгы реформадан соң, безнең авыл да үзгәрешләр кичерә. Авылда тигезсезлек арта, байлар күбәя. Урта хәллеләр, ярлылар саны арта бара.Шушы чорда, Ташкичүдә 134 хуҗалыкта: 504 ир-ат, 456 хатын - кыз, барлыгы 960 кеше яшәгән. (Список 1866,№252).
Тик гасыр азагына авыл халкы, хуҗалык саны нык кими башлаган. Сәбәбе нәрсә икән ? 1878 елда, 190 йортта 478 ир ат, 478 хатын-кыз, барысы 956 кеше ("Список 1878, 191 бит);
1885 елда, 127 йорт кына булып, 487 ир ат, 433 хатын-кыз, барысы 920 генә кеше яшәгән.
Ә XX гасыр башында (1908 елга) авылыбызда 815 татар кешесе генә яшәве теркәлгән.
Халыкның кимү сәбәбе, авыр тормыш булган. Ләкин шунысыда бар, реформадан соң авылда күчеп китәргә мөмкинлек арткан. Ләкин реформа чорында, XIX гасыр ахырында, ярым-йорты үзгәртүләрдән, уйланылып бетелмәгән, дөрес аңлатылмаган һәм халыкның тормышын авырайткан яңалыклардан халыкның ризасызлыгы көннән-көн көчәя."Шартлау" 1878 елда була. Шул елны Казан артын дер селкеткән вакыйгалар булып ала.Патша хөкүмәтенең "Мир җыемнары" турында инструкциясе чыгып, татар авылларына таратыла. Алар русча була, моңарчы татарлар гадәтләнгән "мәхәллә" ,авыл"сүзләре урынына "епархия" , "колокол" сүзләре кулланыла, янгынны кисәтү өчен авылларда калку урыннарга чаң куярга диелә. Бу яңалыкларны аңлату булмый. Әтнә, Мәмсә волосте татарлары моны көчләп чукындыру дип шикләнеп баш күтәрәләр. Мәмсә волостенә 20 авыл керә, шуларның берсе Ташкичү авылы ирләре дә читтә калмый. Бу чыгышта барысы 4000 волость кешесе катнаша; волость старшиналары алмаштырыла, байларны куалар идарәчеләрне кыйныйлар... Губернатор үзе 500 атлы казак белән килеп җитә. Әтнә-Ташкичү-Мәмсә маршрутын узып авылларда тәртип урнаштыра. Йөзләп крестьян суктырыла, судка бирелә, сөргенгә озатыла. Казан арты таза ирләрдән бушап кала дип, яза "Коммунизмга" газетасы (1979, 134 сан. Арча).
Авылның йөзе - аның байлары. Чөнки, XIX гасырда авыл тормышы беренче чиратта аларга бәйле булган.XIX гасыр башында Ташкичүдә Уразмәт-әл Урбарый исемле бай яши. Ул югарыда әйтеп кителгән "Давыд чишимәсе" янында (хәзер ул чишмә "Шәйхи чишмәсе" дип атала), Ашыт елгасын ерып китереп су тегермәне кора. Халык аны дәүләт тәртипләрен белүче, тирән акыллы, киң күңелле булганы өчен яраткан. Аның турында Мәрҗани үз китабында язып калдырган: "Аңа авырлыкка очраган һәр кеше киңәшкә килә торган булган. Ул үзе дә бәетләр-шигырьләр язып караган булган".
XIX гасыр ахырында Ташкичүгә Сикертәннән Сабир бай килә, һәм Ашытның түбәндәрәк агымында, авылның түбән очын чыгып бераз киткәч икенче су тегермәне корып куя. Бу су тегермәне авыл халкына 1950 еллар ахырына кадәр хезмәт итте. Бик нык эшләгән корылма булган.
Нәкъ шул вакытларда Орнашбаш авылында яшәүче Вәли бай, Ташкичүдән җир сорап ала. 1900 елда ул авылда җир тегермәне төзетә.
Авылда урта хәлле байлар, вак сәүдәгәрләр XX гасыр башында арта бара. Шуларның берсе Закир авылда кибет тоткан, төрле көнкүреш товарлары саткан. Гыймади урта хәлле крестьян, кулак дәрәҗәсендә йөргән, зур умарталык тоткан.
Күренекле авылдашыбыз Мәхәммәдрәхимнең (аның турында өстәрәк әйтелде) оныгы Мөхәммәтҗан да бай крестьян була. Аның атлары күп булган. Ул яшь чагында язучы Мәхмүт Галәү белән бергә уйнап үскән.
Абдулла Ибәтуллнн дигән авылдашыбыз, гасыр башында, Кәримовлар дигән Казан байларында приказчик булып эшләгән. Кәримовлар типография тотканнар. Шуңа күрә Абдулла абый Зәкәрия Садретдиновны да яхшы белгән, шулай ук татар язучылары, зыялылары белән таныш булган. Һәм ул да Тукайны күреп калу бәхетенә ирешкән.
Гасыр башында Ташкичү мәдрәсәсе эшләп тора. Анда 30 шәкерт укый.
Инде революцион үзгәрешләр заманы килеп җитә. Беренче бөтендөнья сугышында авылдашларыбыз германнарга каршы яуда катнаша.
1917 елгы революция авыл тормышын нык үзгәртә. Гражданнар сугышы беткәч авыл советлары төзелә башлый. Мәчетнең, мулланың авыл тормышына йогынтысы зур булса да, ул инде кими башлый.
20 нче еллар башында, кулак дип сөрелгән Закир бай өендә Ташкичү авыл советы урнаша. Баерак кешеләрнең өйләре, милке тартып алына башлый. Халыкны "мәдәни агарту", шулай ук, аңа башлангыч белем бирү эшчәнлеге киң җәелә.Ташкичү авылында тәүге башлангыч дүрт еллык мәктәп 1929 нчы елны Һидиятуллина Факия апа йортында ачыла. Анда иң беренче булып Кенәрнең мулла малае Арсланов Гомәр укыта башлаган. Ул беренче мәктәп мөдире булып торган. Берничә җиргә күчеп йөргәннән соң, авылның элеккеге мулласы (Мәрҗанинең бертуганы) Садретдиннең 2 катлы агач йортын күчереп салып, Ташкичү мәктәбе итәләр. 1933 елдан, каһәр суккан сугыш башланганчы, мәктәп мөдире булып Мәмсә авылы кешесе Гайфи абый Низамиев торган. Ул булдыклы җитәкче генә булып калмыйча, талантлы чын педагог та булган. Мәктәпнең матди базасын яхшырту өчен көчен кызганмаган. Район күләмендә мәктәпкә бу чорда ук югары бәя бирелгән. Талантлы бу шәхеснең гомере Бөек Ватан сугышында өзелә...
20 еллар ахыры. Сталин сәясәте "котыра" башлаган чор... Авылга, аның икътисади нигезенә һөҗүм башлана. Авылны чын хуҗасыз итү, күмәкләштерү сәясәте игълан ителә.Авылыбызда колхозлаштыру хәрәкәте 1929 елда башланган. Шул ел ахырына ук беренче 36 хуҗалык колхозга керә. Колхозга совет власте өчен көрәшеп һәлак булган кызыл командир Камил Якубов хөрмәтенә "Камил Я куб" исеме бирәләр. Иң беренче колхозга керүчеләр арасында таза тормыш белән яшәп ятучы, авылда кулак дәрәҗәсендә йөрүче, гражданнар сугышында кызыллар ягында сугышкан Мөхәммәтҗан абый да була (без аны алдарак искә алып киттек). Колхозга беренче керүчеләрнең күбесе иң ярлылар, атсыз-малсыз авыл крестьяннары булган бит.Мөхәммәтҗан абыйның шул кырыс еллардагы язмышы турында, аның улы Харис абый ачыклык кертте:
"...Әтием Мөхәммәтҗан Сираҗетдин улы 1889 елгы, бик белемле, исәп-хисап эшен яхшы белгән кеше булган. (М.Галәү белән бергә уйнап үскәннәр,күршеләр булганнар). Колхозга иң беренчеләрдән булып керә. Ул урта хәлле крестьян булганга, аны гел гаепләргә тырышканнар. Хәтта, 3-4 тапкыр колхозга кертеп чыгарганнар. Мөхәммәтҗанның абзарлары зур булган. Аның абзарларын колхоз милке итәләр, анда колхоз атлары торган. Колхоз оешканда колхозга җирләрне үлчәп аласы була. Әтнәдән бу эшне оештыру өчен Боярин дигән вәкил килә. Үлчәү, исәп эшләрен белүчеләр авылда табылмый. Җитмәсә, дисәтинәне гектарга әйләндерәсе дә була. Бу эшләрне авылда бары Мөхәммәтҗан гына белә. Инде әле генә колхоздан чыгарылган Мөхәммәтҗанны, яңадан гариза яздырып, кире колхозга алалар. Мөхәммәтҗан земломер булып хезмәт итә башлый. 1931 елга бөтен аерым хуҗалыкларны диярлек мәҗбүриләп колхозга кертен бетергәннәр.Тик барыбер Мөхәммәтҗанга гаеп тагалар, репрессиялиләр. 40 нчы еллар башына хәтле ул Архангльск өлкәсендә лагерьда җәфа чигә..." Менә шулай юкка чыгарылган ул чорда таза тормышлы, булдыклы кешеләр.
Ә авыл тормышы, колхоз тормышы белән бер булып берегеп һаман алга тәгәри.1934 елда колхозда, Ташкичү авылында 5 бригада булган, 366 колхозчы исәпләнгән. 200-357 хезмәт көне эшләүчеләр булган, алар алдынгылар булып саналган.
Ул чорда халыкка акча түләнми диярлек. Тиешле хезмәт көнеңне үтәргә кирәк. Шуннан соң ел ахырында һәр хезмәт көненә граммлап, натуралата түлиләр. Колхоз нәрсә игә, үстерә, шул продукциядән чыгып исәп-хисап ясала. 1934 елда, 1 хезмәт көненә, Ташкичү авылы колхозчыларына түбәндәгечә түләгәннәр:
Арыш - 1,420 кг
Бодай - 1,300кг
Бал - 0,065 кг
Акча - 5 тиен
Кәбестә-1,1 кг
Шалкан - 500 гр
Бәрәңге - 370 гр
Продукциянең күп өлешен план буенча, колхоз дәүләткә озата. Колхоз амбарлары колхозга кергән хуҗалыклар һәм кулаклардан алынган амбарлардан төзелә. 1935 елда шундый 16 амбар эшләнә, 2 капкалы лапас, сушилка төзелә. 1938 елда "пожар сарае" , 1940 елда ягулык саклау базы, машиналар сарае төзелә.
Шул елларда һәр бригадага 20-25 эш аты, 15 парлы һәм 10 бер төрәнле сука, 1-2 пар атлы культиватор, 1 пар атлы чәчү машинасы, 30 тимер тешле агач тырма, 1 лабогрейка, 1 пар атлы сугу машинасы беркетелгән.Эш сәгатьләре, иртән иртүк башланып, кичке сәг. 9 га хәтле дәвам иткән. Ерак басулар күп булган, җәяүләп йөргәннәр. Күпчелек эшләр кул көче белән башкарылган.
Колхозыбыз ул чорда үзәге Кенәр авылында булган "Кызыл юл" районына керә. Кенәрдә 1936 елда "Кызыл юл МТС"ы төзелә. Һәр ел яз көне колхозга аннан: 2 зур тимер көпчәкле "Фордзон" тракторы һәм үзен дә сөйрәп йөрергә кирәк булган "Коммунар" комбайны җибәрелгән. Ләкин алар еш ватылган. Бар өмет атларда булган. Авылда, Хәбибрахманов Хәбибулла иң беренче трактористлардан була. Авылда тагын бер "полуторка" автомобиле булган. Аны Нурый Сәгъдиев йөрткән. Шул машинасы белән ул сугышка да киткән дип сөйлиләр.
Шулай да колхоз планнарын үти. 1940 елда дәүләткә 2500 ц. икмәк тапшыра. Ашлыкны, ат олауларына төяп. Арча элеваторына илтеп тапшырганнар (ара - 30 км !). Бер йөккә 4ц. ашлык төниләр.
Төрле еллар була. Мәсәлән 1937 ел коры килгән . Арыш, бодай, уңышы бик аз була. Ә инде 1938 елны, җәй бик матур килеп, яңгырлар җитәрлек яугач, уңыш искиткеч булган дип сөйлиләр. Кешегә дә ашлык күп тигән. Базарларда ашлык тулып яткан. Базарга барып ашлык сату табышлы булмаган. Арышның бер поты базарда бары тик 5 сум гына булган...
Шул ук 1938 елда, авылыбызда, атаклы Мәрҗани мәчетенең манарасы киселә.(1939 елда дип әйтүчеләр дә бар). Дингә каршы көрәш югары дәрәҗәсенә җитә. Мәчетне склад итәләр, ашлык саклыйлар, анда пекарня ясап ипи пешерәләр. Соңгы муллабыз Габделмөэмин, советка каршы чыгыш ясамаганы өчен генә һәм халыкның аны авыру дип, яклап калуы сәбәпле генә, авылдан сөрелми кала. Бөтен малы-йорты конфискацияләнә. Динсезлек чоры башлана... Ничек кенә булмасын, авыл халкы, качып булса да дини йолалар үтәгән һәм уразасын тоткан.
Яшьләр инде дин рухында тәрбияләнми. Аларны атеистларча яшәргә, социализм төзергә, совет мәдәният учаклары өйрәтә. 1935 -37 елларда авылда байлар өеннән клуб салына. Яшьләр кич клубта. Анда нинди генә уеннар уйналмый: "Наза", "Так каравыл" һ.б .Бииләр. җырлыйлар. Концертлар куялар. Спектакльләр еш куялар . Аларны карарга диеп,арып кайткан авыл халкы клубка агыла. Ул елларны "Галиябану", "Асылъяр" һ.б спектакльләр еш куелган.
Авылда яшьләрнең комсомол оешмасы оештырыла. Аның беренче секретаре "комса" Габделхай Кашшапов була. Мәктәптә пионер оешмасы эшли. Тимурчылар булып, мәктәп укучылары олыларга ярдәм итәләр. Советча яшәү рәвеше тормыш нигезенә әверелә.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башланып китә. Инде җайлана башлаган тормыш коннән-көн авырая. Таза-ир атлар сугышка китеп бетә. Авылыбызның хөрмәтле пенсионеры Сәкинә апа ул еллар турында:
".. Колхозда булган яхшырак атларны да сугышка алып бетерделәр. Барлык эш карт-коры, хатын-кыз, балалар өстенә калды. 10-12 яшьлек малайлар ат җигеп, сукалап, тырмалап барлык атлы эшләрне эшләделәр. 10 яше тулган бала 50 хезмәт көне мәҗбүри эшләргә тиеш булды. Аны тутыру алар өчен бик авыр иде. Җирләр эшкәртелеп бетмәде. Күп җирләр кысыр калды. Кешеләр ачлыктан, ялангачлыктан интекте. Уңыш начар була иде, булганы да дәүләткә китеп барды. Һәр хезмәт көненә, биргәндә дә 100-200 грамм гына ашлык бирелде. Бу иң күп дигәндә 1-2 капчык икмәк дигән сүз. Күп гаилә бөтенләй ашлык ала алмый иде. Язга чыга алсалар, басулар ачылуга, черек бәрәңге җыярга чыгалар. Аннан күмәч пешереп ашыйлар иде. Кычыткан, алабута, балтырган, кузгалак җыеп шулардай аш пешереп ашадылар. Ачлыктан хайваннар, атлар гына түгел, кешеләр дә күп үлде. Ачлыкка түзә алмагач үлгән терлек итләре ашарга мәҗбүр булдылар.Ач булсаң да тормыш дәвам итә. Мәктәптә укулар туктамый. Анда инде хатын-кызлар гына укытты. Җидеъеллык мәктәпкә күрше авыл Ашытка барып укыдык. Ә урта мәктәпкә Кенәргә барып укыйсы иде.."
Абдуллина Сәкинә апай истәлекләре (укырга)
МТС та хатын-кызлар тракторларга утырган. Хатын-кыз трактор бригадалары оештырылган. Шушы авыр елларда колхоз дәүләт заданиеләрен үтәп барган. Ташкичүгә, Татарстан партия өлкә комитетыннан рәхмәт телеграммасы килгән.
1943 елда авылыбызда РСФСР хөкүмәте җитәкчесе Шверник булып китә. Дәүләт планнарын арттырып үтәгән өчен ул, кайбер колхозчыларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләргә күрсәтмәләр бирә. Күп тә үтми Казаннан бүләкләр (шул исәптән затлы тун) килеп төшә...
Бу сугыш 108 Ташкичү ир-атын бу дөньядан алып китә (урыннары җәннәттә булсын). Ватан сугышы фронтларында барысы 295 авылдашыбыз катнаша. Дан ордены, Кызыл йолдыз ордены кавлерлары, төрле медальләр белән бүләкләнүче авылдашларыбыз шактый. Бүген авылыбызда 3 сугыш ветераны гына исән-сау яшәп ята.(2004 елда). Шуларның берсе, Дан ордены кавлеры, күп еллар колхозда хисапчы булып эшләп пенсиягә чыккан Минһаҗетдин абый. Аның сугыштагы командиры, Минһаҗетдин абыйны мактап, үрнәк итеп куеп, авылга әти-әнисенә рәхмәт хаты да язып җибәргән булган. 1990 еллар башында, авылыбызга динебезне яңадан кайтаручы кешеләрнең берсе ул булды. Шушы яңа чорда, Ташкичү мәчетенең иң беренче имамы булып та Минһаҗетдин абый торды.
Сугыштан соң 50 елларда Камил Якуб колхозы һәм Ташкичү авылы ныгый бара. Яңа конюшня, фермалар, башка корылмалар төзелә. Дуңгыз, тавык, кролик үрчетү тармагы килеп керә. Шул ук чорда Кенәр МТС ы бетерелә. Ә техника колхозларга бирелә. 1959 елга Ташкичү авыл советына тагын 3 күрше авыл кртелә (Кысна, Ашытбаш, Мәмсә).
1964 елда инде, шул ук 3 авыл Камил Якуб колхозына берләшәләр. Колхозның җире 7000 гектарга җитә. Колхоз территориясендә 2191 кеше яши. Берләштерелгән колхоз председателе итеп, 1962 елда, Фәхретдинов Рәис сайлана. Ул 1978 елга хәтле рәис булып эшли. Бу чорда, Арча районының иң эреләрдән булган (1963 елдан район үзәге Арчада була, Әтнә, Кенәр җирләре Арча районына кушыла) Камил Якуб колхозы район маягына әйләнде, Яңа ашлык амбарлары, яңа фермалар, башка хуҗалык биналары күпләп салынды. Ташкичү авылы нык үзгәрде. Ташкичү яныннан үтүче, Арча белән Кенәрие тоташтырган, дамбалы юл төзелде. Авыл үсте, яшәрде. 1960 елдан колхоз биналарын һәм авыл йортларын электрлаштыру башланды. Иске агач мәктәптә урын җитмәгәч. 1962 елда, Ташкичүнең таш мәчете сигеэъеллык мәктәп итеп файдалануга тапшырылды. Ул чорда Ташкичү мәктәбенең завучы һәм аннан соң директоры булып Габдерәүпов Равил абый эшли. Мәктәп авылның белем-тәрбия бирү һәм мәдәни үзәге була. Көчле педагогик коллектив туплана.
Шушы чорда авылыбызда яңа талантлы яшьләр килеп чыга. Шуларның берсе башта тракторист, аннан соң клуб директоры булып эшләүче Хәйдәр Хәнәфиев була. (Ул гасыр башыңда Орнашбаштан килеп безнең авылда урнашкан Вәли бай нәселеннән). Бу чорда авыл кешеләре спектакльләр куя, авылдан-авылга концерт куярга йөри, "егылып" китап укый, ә үзен күп яктан танытып өлгергән Хәйдәр, авылдашларын тагын да шаккаттырып беренче булып район газетасында мәкалә-шигырьләрен бастыра башлый...
... Хыялымда аккош булып кагындым,
Кайттым әле туган җиргә - сагындым.
Анда йөрдем тракторлар үкертеп,
Җирен сөрдем, йомшак итеп, күпертеп...
Аның тормышчан шигырьләре бер генә яңалыкны да күрми калмый. Соңарак Казанга китеп заводта эшләгәндә дә, ул күп шигырьләр язган.
Авторы Кашшапов Фәнил Хәлил улы. 2004 елда язылды.