Гарифжанов М.З.,                                                                       Татарстан Республикасы

                                                                      Арча муниципаль районы

                                                                    “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе”

                                                                     муниципаль бюджет гомуми белем

                                                                     учреждениесе түгәрәк җитәкчесе

Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнү

         Алып баручы:

   Ш.Мәрҗани – бөтен көчен милләтебез, динебез өчен куйган бөек татар галиме, тарихчы, педагог, дини реформатор, этнограф, көнчыгыш илләре мәдәниятен, телләрен белүче, җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, җәмәгать эшлеклесе. Гомумән алганда, күпкырлы шәхес. Аның мондый шәхес булып формалашунда ата-бабаларының роле, кызыксынучанлыгы, күп белергә тырышлыгы тора. Ш.Мәрҗанинең  мирасы барлыкка килүен аның бала чагыннан ук карарга кирәктер.  Ш.Мәрҗанинең мирасы – аның хезмәтләре, әйткән сүзләре, язып калдырган язмалары.  Галимнәр әйтүенчә, Мәрҗанинең кайбер кулъязмалары бүгенгә хәтле яхшылап өйрәнелмәгән.  

         1 укучы:

Шиһабетдин Мәрҗани кечкенәдән үк укуга һәм китапка бик һәвәсле булган. Беренче белемне Ташкичү мәдрәсендә үз атасы Баһаветдиннән ала. Кече яшьтән тарихи хикәяләр тыңларга яраткан. Бик зирәк була. Кайбер истәлекләргә караганда, бервакыт ашап утырганда,  Баһаветдин хәзрәт кемнәндер  бик кыйммәтле китап алып торуын, шушы көннәрдә тапшырырга кирәклек турында фикерләрен әйтә. Берничә көннән Шиһабетдин шушы китапның күчермәсен әтисенә тоттыра. Күчермәнең  буш араларында шушы китапка булган үз фикерләрен дә язып куйган була. Татарча беренче хезмәтен – намаз укуга булган трактатын 13 яшендә яза һәм гомере буе саклый.

          Шиһабетдин Мәрҗани әти-әнисе ягыннан бабалары укымышлы булганнар. Берничә буын бабаларыннан  бирле җыелып килгән бай китапханә Шиһабетдингә мирас булып кала. Гомеренең барлык елларында Ш.Мәрҗани китаплар туплау буенча эш алып бара. Тарихны өйрәнгәндә барыннан да элек беренчел чыганакларга мөһим урын бирә. Борынгы акчаларга, ярлыкларга, телдән сөйләнгән һәм язма риваятьләргә, дәүләт эшлеклеләренең һәм аерым кешеләрнең хатларына, кабер ташларындагы язуларга, борынгы китапларның бит читләрендәге язмаларга  таяна.  Бохарада, аннан соң  Сәмәркандта укыганда, төрле китапханәләргә йөреп, андагы кулъязмаларны тикшерү һәм өйрәнү эше белән шогыльләнә. Бу хезмәте аның 11 елларга сузыла. Шушы елларда Ш.Мәрҗани бик күп  кулъязмаларны күчереп язып ала. Шул ук вакытта бу эшкә башка шәкертләрне дә җәлеп итә. Төрле чыганакларга караганда, Ш.Мәрҗани Бохара һәм Сәмәрканд шәһәрләреннән бик күп санда кулъязма китаплар һәм тарихи материаллар алып кайткан.

         2 укучы:

 Шиһабетдин Мәрҗани иске кулъязмалар, документлар, тарихи истәлекләр һәм әсәрләр җыярга, аларны анализларга бик нык әһәмият биргән. Моннан тыш ул үзе 30 дан артык мөһим әсәрләр язган. Кайбер әсәрләре басылып чыккан, кайберләре кулъязма формасында гына сакланып калган.  Үзенең васыятьнамәсендә ул китапханәсендә сакланучы китаплар, кулъязмаларның таратылмыйча сакланырга тиешлегенә басым ясый.  Ләкин Ш.Мәрҗани вафатыннын соң, китапханә Мәрҗанинең улы Борһан хәзрәт кулында кала. Борһан хәзрәтнең хатыны Маһисәрвәр абыстай китапларны сандыкларга тутырып, кладовойда саклау, кешеләргә бирмәү тактикасын алып барган.  1917 нче елларда: ”Ш.Мәрҗанинең китапларын университетка алалар икән. Иртәгә киләләр икән”, - дигән сүзләр тарала.  Борһан хәзрәтнең улы Габделхәмит әнисенә китапларны яшереп кую кирәклеген әйтә.  Һәм 5 сандык китапны өй чормасына менгереп куялар. 2-3 ел үткәч, чормада янгын чыга һәм күп кенә китаплар янып юкка чыга. Янып бетмәгән китапларны да, аунап йөрмәсеннәр дип, ягып бетерәләр. Кайбер кырыйлары көйгәннәрне, ике капчыкка тутырып, яңадан чормада саклыйлар. Китапханәләрдән, университеттан галимнәр килеп, исән калган китапларны кыйбат бәягә сатып алулары турында белдерәләр, ләкин хуҗалар бу ике капчык китапларны үзләрендә саклауны дәвам итәләр.

         3 укучы:

Кайбер Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнүчеләр Ш.Мәрҗанинең китаплары, ул үлгәч, 3 өлешкә бүленгән дип саныйлар. Кайбер галимнәр Ш.Мәрҗанинең китаплары пожар вакытында янган дигән хәбәрнең дөреслеккә килмәвен белдерәләр. Алар фикеренчә, китапларны сорап торучыларның бимазалауларыннан котылу өчен,  галим китапханәсендәге китапларның янып бетүе турында сүз куертыла. Тагын шундый фикер бар: Ш.Мәрҗани  үлгәч, китаплар 3 өлешкә бүленгән. Бер  өлеше улы Борханетдин, бер өлеше кызы Галия, бер өлеше кызы Һава арасында бүленгән дип санала. Мирас бүлү күренекле дин галиме Галимҗан Баруди җитәкчелегендә башкарылган. Шушы бүлү вакытында Галимҗан Барудига да өлеш чыккан дип исәпләнә. Моны шул факт та раслый: 1920 нче елларда Г.Баруди мирасы Татарстан хөкүмәтенә тапшырылган, 1930 нчы елларда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе фондына кергән.

         4 укучы:

    Мәрҗани кызы Һаваның оныгы Суфия Мостафина  1920 нче еллар уртасында үзләрендә сандык-сандык китаплар саклануын әйтеп калдыра. 1945 нче елларда алар яшәгән өйнең чормасында  рус милләтеннән булган шәфкать туташы яши. Бу шәфкать туташы шунда сакланган кыйммәтле борынгы язмаларны  һәм китапларны төрле максатларда һәм килешсез гамәлләрдә вәхшиләрчә файдаланып, бер өлешенең юкка чыгуына сәбәпче булган. Моны күреп, хуҗалар китапларны таш келәткә, соңрак утын сараена күчергәннәр. Сугыштан соң явыз ниятле кешеләр, утын сараена кереп, анда булган барлык нәрсәләрне туздырганнар, яраклыларны, шул исәптәп китапларны да, урлап чыкканнар. Таланудан бары тик 40-50 данә китап кына калган дип исәпләнә. Бу китапларны Мәрҗани оныклары бик кадерләп саклаганнар. 1995 елда бу китапларның бер өлешен – 7 кулъязма һәм 12 басма китапны  академик Абрар Кәлимуллин Татарстан Милли китапханәсенә тапшыра. Шул ук елны тагын 18 басма китап Милли китапханәгә тапшыралар. Ул китапларның барысына да “Габдулла Апанаев милке” дип язып куелган була.

         5 укучы:

    Ш.Мәрҗани мирасының күп өлеше улы Борһанетдингә туры килгән. 1930 нчы еллар башында Борһанетдин гаиләсе белән Сәмәрканд шәһәренә күчеп китә. Алар Ш.Мәрҗани мирасыннан булган күпчелек китапларны, кулъязмаларны үзләре белән алалар. Китапханәнең бер өлеше төп йортта калган кардәшләре кулында кала. Бу кеше авыр сугыш елларында китапларның саклануына игътибар бирә алмый. Шамил Сафин исемле һәвәскәр тарихчы шушы елларда Ш.Мәрҗани кулъязмаларына пәрәмәчләр төреп сатучы  бер апа белән  таныша.  Ул кеше шактый таланган Ш.Мәрҗани китапханәсенең эзенә төшә һәм 2 капчыкка якын китапларны үзенә алуга ирешә. Бу турыда ул

“... Ш.Мәрҗанинең китаплары вакытлар үтү белән төрле якка сибелгән. Аларны мин күп еллар буе эзләдем һәм, ниһаять,  1973 нче елда, Мәрҗанинең оныгы Габделхамиттән калган китапханәдән 300 гә якын китап һәм кульязма таптым. Алар Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына сатып алындылар”, -дип язып калдыра.

         1970 нче елларда Сәмәркандка алып кителгән кайбер язмалар Борһанетдиннең кызы Разия тарафыннан яңадан Казанга кайтарыла. Бу язмалар 1986 нчы елда галим Миркасыйм Госмановка тапшырыла. Хәзерге вакытта Казан Дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә саклана торган бу кулъязмалар фән өчен аеруча мөһим булып торалар. Чөнки алар янгын вакытында юкка чыкканнар дип исәпләнгәннәр.

         6 укучы:

1880 нче елның 5 сентябрендә Ш.Мәрҗани мөселманнарның мәдәнияте мәркәзе Мәккә шәһәренә хаҗ сәяхәтенә кузгала. Кайда гына булса да, Шиһабетдин  Мәрҗани китапханәләрдә булуны үзенә максат итеп куя. Төркиянең Истамбул шәһәрендә булганда да күп вакытын китапханәләрдә үткәрә. Бервакыт аны кунакка шейх ал-ислам Әхмәт бине Әсәт  кунакка чакыра. Ш.Мәрҗанине җәлеп иткән нәрсә – шейхның китапханәсе була. Китапханәдә сирәк очрый торган кулъязмаларның бик күп булуы Мәрҗанине шаккатыра. Кайбер кулъязмаларны Ш.Мәрҗани үзенә алуга ирешә.

         Алып баручы:

     Күргәнебезчә, Ш.Мәрҗани гомере буе шәхси китапханәсен баету, белемнәрне арттыру өстендә эшли.  Ләкин үзе үлгәннән соң, аның мирасы вакытында өйрәнелми. Беренчедән, фәнни хезмәтләрнең бер өлеше  янгын вакытында юкка чыга. Икенчедән, кайбер истәлекләр буенча, Шиһабетдин хәзрәтнең китаплары Ташкичү авылында төп йортның бәрәңге бакчасындагы базга күмелгән булырга тиеш. Тик бу урынны белүче юк. Өченчедән, Шиһабетдин хәзрәт үз язмаларын гарәп телендә язган.  Исән калган язмаларны татар теленә, күп укучыга тарату буенча эшчәнлек юк. Дүртенчедән, үз әсәрләрендә ул елларны милади ел белән түгел, ә һиҗри ел исәбе белән бирә. Бу да аның әсәрләрен өйрәнүдә зур кыенлык тудыра. Бишенчедән, Ш.Мәрҗани әсәрләрен гарәп телен белүче тар даирә дин әһелләре өчен яза. Бу да мирасның киң даирә халык куллануга  киртә булып тора.

Кулланган әдәбият:

1.Гайнетдинов А. Иҗтиһад ишекләрен ачучы Мәрҗани. – Казан, 2018. -3-9 б.

2.Мәрҗани китапханәсе//Фәнни-библиографик җыентык. – Казан, 2004. -3-13 б.

3.Татарский Геродот. – Казан, 2017. – 48-80 б.

4.Юзеев А. Метеор веры. – Нижний Новгород, 2005.

5.Шагавиев Д. Из книги Шигабутдин Марджани. Зрелая мудрость в разъяснении догматов ан-Насафи (аль-Хикма ал-балига). – Казань, 2017. – 4-7 б.