Абдуллина Сәкинә апай истәлекләре

     Минем хәтеремдә безнең колхоз оешканнан бирле Камил Якуб исемен йөртте. Сугыш башланганчы 1938-1940 һәм 1941 нче елда сугыш башлангач безнең колхозда председатель булып Кысна авылыннан Сафин Салихҗан абый аннан соң үзебезнең авылдаш Сибгатуллин Габдрахим абыйлар эшләде. Габдрахим абый сугышка киткәч Нигматуллин Әсәт абый эшли башлады. Ул 1950 нче елларга кадәр эшләде.

      Колхоз 1956 нчы елда Кысна белән берләштек. 1959 нчы елда Мәмсә белән берләште. Ул “Тукай” исемен йөртө иде. 1961 нче елда Ашытбаш белән берләште. Алар элек “Кызыл Октябрь” дип соңыннан “Йолдыз”дип атала иде.

      Авылда тормыш сугышка кадәр дә җиңел түгел иде. Сугыш башлангач бигрәк авыр булды. Сугышка кадәр дә эш ат һәм кеше көче белән башкары- ла. Колхозның үзендә бер төрле техника юк (ат сукасы, айлы тырма, айлы угычлардан кала) . Һәр ел яз көне АТС тан колхозга ике зур тимер көпчәкле “Фортзон” тракторы һәм бер “Коммунар”комбайны (үзен трактор сөйрәп йөри торган) җибәрәләр иде. Ләкин алар бик еш сатылып яталар иде. Сугыш башлангач авыл таза ир-атлары сугышка китеп бетте. Колхозда булган яхшырак атлары да сугышка алдылар. Авылда барлык эш карт-коры, хатын-кыз һәм балалар өстенә калды. Ул вакытта 1928-1930 елда туган малайлар (10-12 яшьлек) ат җигеп сука сукалап, тырма тырмалап, барлык эшләрне эшләделәр. Ул вакытта 10 яше тулгач балага мәҗбүри 50 хезмәт көне тиеш иде. Ул хезмәт көнен тутыру бик выр иде. Колхозда булган балалар эшли ала торган эшләрне дә балалр эшләде.

         Сугышка кадәр колхозда  бер “полуторка” машинасы бар иде. Аны Сагдиев Шакир абыйның энесе Нурый абый йөртте, шул машина белән сугышка да китте (хәтерем ялгышмаса).

        Кешеләр ачлыктан, ялангычлыктан интектеләр. Җирләр эшкәртелеп бетмәде. Күп җирләр кысыр калды. Уңыш начар булды, булган икмәк дәүләткә китеп барды. Халыкка өләшергә калмады. Уңыш биргәндә дә һәр хезмәт көненә 100 грам күп дигәндә 200 грам ашлык бирелде. Бик күп хезмәт көне эшләгән семьяларда бер-ике капчык икмәк ала иде. (бу бер елга) Кайбер семьялар бер дә ала алмыйлар иде. Язга чыга алсалар кешеләр кар бетә башлау белән кешеләр бәрәңге басуына черек бәрәңге эзләргә чыгып китәләр. Черек бәрәңге булса аннан күмәч пешереп ашыйлар. Бераз үлән күренә башлау белән кычыткан, алабута кебек үләннәр җыеп шулардан аш пешереп ашыйлар иде. Кузгалак, ат кузгалагы какы кебек үләннәр ашыйлар иде. Ачтан үлүчеләр бик күп булды. Кешеләр генә түгел ачлыктан атлар һәм башка төрле хайваннар да бик күп үлде. Ачлыкка түзә алмагач үлгән терлек итләрен ашарга мәҗбүр будылар.

        Ач булсаң да тук булсаң да тормыш дәвам итә. Баларга укырга да кирәк. Безнең авылда 4еллык мәктәп бар иде (ике катлы). Хәзер ул сүтелде һәм медпункт төзелде. Шул мәктәптә мин үзем укыдым. 4кластан соң Иске Ашытка 7 еллык мәктәпкә барып укыдык. 8-10 классларны Кенәр урта мәктәбенә барып укыйсы иде. Ул вакытта бер төрле транспортта юк. Мәктәпләргә җәяү барасы. Иртән сәгать 6.30 чыгып китә идек. Мәктәпкә иртәнге зарядкага барып җитәргә кирәк. Сәгать сигез дә дәрес башлана иде. Сугыш вакытында мәктәптә уку өчен дәреслекләр юк. Укытучыларның кулында бер иске дәреслек була иде. Ул шуннан сөйли, ә без кәгазь булса язып бара идек. Контроль эшләргә укучы саен бер дәфтәр бите өләшәләр. Ачлык, ялангачлык өйләрдә һәм мәктәптә салкын булуга карамастан укытучыларыбыз укучыларның мәктәптән читтә калуларына юл куймадылар. Озын тәнәфестә бәрәңге пешереп ашаталар иде (Ашыт мәктәбендә).

        Нинди генә авырлыклар булса да яшьлек бар бит. Авылда элекеге медпункт бинасында китапханә иде, аның янына терәлеп эшләнгән клуб бар иде. Көн саен яшьләр шунда җыела һәм уеннар уйныйлар иде. Клуб салкын була иде. Кергәннән уйный башлыйлар. “Так караул” , “Наза” кебек  хәрәкәтчән уеннар бар иде.

       Әлбәттә авыл яшьләре театрлар, концертлар да куялар иделәр. Әле дә хәтердә яшьләр белән бергә укытучылар да актив катнашалар иде.

      1948 нче елда иске клубны мәчет янына күчерделәр. Шуннан анда калган китапханәне метпункт итеп ремонтлап куйдылар.

     Без яшәгән ул чорда динне бик кыстылар. Мәчетләргә йөрү бетерелде. 1940 нчы елда булса кирәк мәчетнең манарасын кистеләр. Мәчет ашлык һәм башка әйберләр саклау урыны булды. Аскы катында пекарня ясадылар.    1951 нче елларда мәчетне мәктәп итеп үзгәрттеләр. Ахметов Вәли дигән кеше директор булып килгән иде. Ләкин ул кызы белән авариягә очрап үлде.

     Аннан соң Усманов Сабир абый килде. Мәчет булмаса да динне ташламадылар. Карт корылар Гает намазларын амбарларга, зиратларга, әвеннәргә качып-посып булса да укыдылар. Без – балаларга ураза тотасыз – дип мәктәпкә килгәч бер кружка су эчертәләр иде.

    Ул вакытта Арчага  яки башка җиргә транспорт йөрми иде. Әгәр Арчага барырга туры килсә, баручы кеше атлар белешеп куя иде. Ул чорда Арчага бер көндә барып кайту дигән әйбер юк. Юлчылар Арча белән ике арадага “Пашков” урманы янындагы өйгә кереп ял итеп чыгалар.

      Авылда радио юк. Авыл советында бер радио приемник бар иде.    Җәй көне анда тәрәзәне ачып куялар иде, сугыш турындагы хәбәрләрне шуннан тыңладык. 

   Авылга радио 1951 нче елда керде. Ул да үзәк урамга гына. Безнең урамга 1961 нче елларда гына керде.  Безнең авылга электр 1960 нчы елларда гына керде.

       Нинди генә начар тормышта яшәсә дә авыл халкы зарланмады. Аларның бөтен теләге тизрәк сугыш кына бетсен иде дә, әтиләр, абыйлар исән сау әйләнеп кайтсын иде. Аллага шөкер безнең өскә пулялар, снарядлар яумый дип сөенделәр....

Абдуллина Сәкинә апай язып бирде.

Туплаучы Кашшапов Ф.Х.

Якынча  2000 еллар.