Ташкичү авылы мәчете

Сәүдәгәр Сөләйман бин Назир (1837 елда үлгән) акчасына 1817 елда төзелгән. Архитекторы билгесез.27,65 Kb

1821-1856 елларда биредә күренекле дин эшлеклесе Баһаветдин бин Собхан аль-Мәрҗани (1787-1856) имам-хатыйб вазифасын башкарган. Аның улы — атаклы фикер иясе вә тарихчы Шиһабетдин Мәрҗәни ошбу мәчет мәдрәсәсендә башлангыч белем ала.

Мәчет авыл үзәгендә урнашкан һәм сакланып калган әүвәлге корылмаларның иң искесе булып санала. Гыйбадәтханә бинасы турыпочмаклы, ике катлы, ике заллы, манарасы түбә уртасында куелган. Беренче катта төрле хуҗалык мәнфәгатьләре өчен көйләнгән бүлмәләр, икенчедә исә — анфиладлы гыйбадәт заллары урнашкан. Вестибюльдән икенче катка баскыч белән менәргә була. Залара калын диварда чорма белән манарага алып баручы тар гына бер баскыч эшләнгән.

Мәчет фасадларына кырыс классицизм стиле хас. Буй фасадларында тимпандагы ярымциркульле уемлы өчпочмаклы фронтон белән тәмамлана торган өч тәрәзәле фасадның алга чыга торган бер өлеше белән (центральный ризалит) ясалган. Манара белән көнбатыш фасады - ның ризалит фронтоны 1930 елларда җимерелә, һәм проекты буенча яңадан кутәрелә. Эшләнеше һәм бизәлеше буенча Ташкичү мәчете Казандагы “Иске Таш” белән 11 нче мәчетләр стиленә бик якын.

Ошбу гыйбадәтханә классицизм стилендәге татар ислам төзү сәнгатенең бер үрнәге һәм истәлеге булып санала.

 

Чыганак: http://tat.e-islam.ru

 


 

Ташкичү мәдрәсәсе һәм татар зыялылары

 

Безнең республикада үз заманында милләтебезнең аң-белемен, мәдәниятен, рухи байлыгын үстерүгә әйтеп-язып бетергесез зур өлеш керткән данлыклы мәдәрәсәләр бихисап күп. Алар гасырлар дәвамында  халыкка төрле яклап хезмәт иткәннәр, тик еллар уза барган саен онытылганнар, ярым җимерек хәлгә килгәннәр яисә бөтенләй җир йөзеннән юкка ук чыкканнар. Бүгенге көндә милли архитектура бизәкләре булган, милли тарихка - эчендә кайнаган җанлы тормышы, нәтиҗәле эшчәнлеге белән кереп калган биналар һәм аларга бәйле тарихи ядкәрләр   әле тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп җитмәгән. Шуларның берсе  - Арча районы Ташкичү авылында күп еллар татар милләтен үстерүгә үз өлешен керткән Ташкичү мәдрәсәсе.

         Авыл тарихына күз салсак, тарихи мәгълүматлар буенча элек Ташкичү Ходайгол дип йөртелгән. Авылыбыз тарихы белән бик тыгыз бәйләнешле Шиһабетдин Мәрҗани үзенең “Мөстәфадел - әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабында Ташкичү авылының башлангычы турында түбәндәгеләрне язып калдырган: “Ташкичү – Казанга якын урнашкан бер авыл. Төп халкының күпчелеге Ашыт (хәзерге Иске Ашыт авылы), кайберләре  Пимар авылыннан, ә кайберләре башка авылдан килеп урнашкан. Исеме авылның, элеккеге “Ходайколый хәрабәсенә” (бушлыгына) мөнәсәбәтле исем белән- “Ташкичү” дип аталганлыктан, бу урында электән үк кешеләр яшәгәнлеге мәгълүм.  Ташкичүгә башлап килеп урнашкан шәхес  - Ашыт авылы кешесе – Туйхуҗа бине Туйкә исемле заттыр.  Бу кешенең тарихы ачык билгеле булмаса да, якынча бу вакыйга безнең тарихтан 150 еллар чамасы элек, ягъни 1717 еллар тирәсендә булыр...”.  Ә менә Фирдәвес Гарипованың “Авыллар һәм калалар тарихыннан” китабында 1866 елгы халык санын исәпкә алу вакытында “авылда 190 йортта мөселман динен тотучы 478 ир-ат һәм 478 хатын-кыз яшәгән. Анда бер таш мәчет, агач мәктәп, су тегермәне, бер тимерче алачыгы һәм ике кибет булган” дип телгә алына.

       XVIII – XIX гасырларда Ташкичү авылы мәдрәсәсе белән дан тоткан. Бу мәдрәсә  1710-1720 еллар аралыгында Ташкичү мәчете каршында ачылган булырга тиеш . Даны тирә - якларга таралган әлеге уку йортында заманының зыялылары, күренекле дин белгечләре дәресләр биргән, укыткан. Шуларның берсе - күренекле рухани, педагог, шагыйрь ахун Габдессәлам бине Урай (Уразмөхәммәд). Габдессәлам үзе Ташкичүдән әллә ни ерак урнашмаган Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан. Әлеге шәхес мәдрәсә тарихының башлангыч чорына каравы сәбәпле, аның турында киң мәгълүмат юк, шулай да тапкан материаллар аның шәхесенең зыялылыгын тагы бер кат раслый. Ул 1746 елга кадәр Ташкичү мәчетендә имам һәм хатыйб булып эшләгән. Габдессәлам хәзрәт, дин гыйлеме генә өйрәтеп калмыйча, шәкертләрдә мөстәкыйль фикерләү күнекмәсен үстерергә омтылган. Ул укыткан шәкертләр арасында атаклы көрәшче Батыршаның булуы игътибарга лаек. Шулай ук педагогик эшчәнлегеннән тыш,  18 йөз татар әдәбиятына күз салсак, Габдессәламнең күп кенә лирик парчалар авторы булуын да күрербез. Бу парчалар халык җырлары үрнәгендә, фольклор казанышлары мул кулланып язылганнар.  Бу әсәрләрне автор үзе “илаһи бәет” дип атый. Чыгышы белән татар булган Державинның да заманында бу шагыйрь иҗаты белән кызыксынуы, хәтта аның 9 бәетен русчага тәрҗемә итүе дә мәгълүм. Бүгенге көндә шагыйрь Габдессәламнең берничә әсәре 9 нчы класста татар әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә.  

         Ташкичү мәдрәсәсе белән турыдан-туры бәйләнгән икенче атаклы шәхес – татарлар тарихында бәйсезлек өчен көрәшләрдә Батырша исеме астында кереп калган Габдулла Галиев (1715-1762). Башкортстан якларыннан килеп чыккан бу егет безнең авыл мәдрәсәсендә Габдессәлам укыткан чорда белем ала (якынча 1740- 1743 еллар). Алар хәтта Ташкичүдән киткәннән соң да очрашып, аралашып торалар. Габдессәлам шәкертенең (Батыршаның) 1755 елда патша хөкүмәтенең колониаль сәясәтенә каршы күтәрелгән халык хәрәкәтен җитәкләве дә, ихтимал, очраклы хәл булмагандыр. Батырша халыкта бик дәрәҗәле, авторитетлы зат була. Аңа гади халык шәригать мәсьәләләре буенча еш мөрәҗәгать итә. Ул шундый гыйлемле була ки, хәтта аның белән кайбер дин әһелләре дә бәхәскә керүдән куркалар. Белеменең тирәнлеген күреп, аңа Себер даругасында ахун булырга тәкъдим итәләр. Ләкин тора-бара Батырша халыкны дини яктан патша хакимиятенә буйсындырырлык  нигез күрми, бу чукындыру сәясәте башлангач аеруча нык чагылыш таба. Аның биографиясенә кагылышлы материаллар арасында  кулга алынгач патшабикә Елизавета Петровнага язган хаты (1755-1756) әле дә кыйммәтен югалтмый. Тарихта Батыршаның зирәклеге, укымышлылыгы, оештыру сәләтенә ия булуы хакында материаллар китерелә. Ул, татар һәм башкортларның хокуксыз, авыр хәлдә яшәвен күреп, аларны баш күтәрергә өнди, Уралны иңләп-буйлап халык арасында агарту-оештыру эшләре алып бара. 1755 елгы бу күтәрелеш Уралның күп төбәкләрен биләп ала, әмма бу күтәрелеш рәхимсез төстә бастырыла. Батырша берникадәр вакыт качып йөргәннән соң, 1756 елның 8 августында кулга алына. Кандалалар киертеп, аны Уфага, аннан Оренбургка, ниһаять, Сенат карары нигезендә Петербургка  алып китәләр. Төрмәдә дә баш имәве, әсирлеге белән килешмәве, бунтарьлыгы аркасында шактый җәфалар күрүе билгеле. Хөкем карары нигезендә, аның борыны киселүе, камчы белән суктырылуы һәм гомерлеккә Шлиссельбург ташпулатына ябылуы мәгълүм. Петербург төрмәсендә 5 еллап ятканнан соң, 1762  елның 24 июлендә, качарга ниятләп, каравылчыны балта белән чабып үтерүе һәм шул бәрелештә үзенең дә үтерелүе аның ирек өчен көрәше төрмә стеналары артында да дәвам итүен күрсәтә. Җ. Рәхимовның “Батырша” әсәре нәкъ менә шул тарихи шәхескә багышланган, ул аның тормышын һәрьяклап яктырта.

         Ташкичү авылы тарихы, мәдрәсә тарихы белән тыгыз бәйләнештә булган тагы бер кешене атыйк. Ул - Шәмсетдин бине Габдрахман. XIX гасыр башында ул Ташкичү  мәчетенә имам итеп билгеләнә. Бу шәхес турында мәгълүматлар ул кадәр күп булмаса да, аның үз заманы өчен бик тә зиһенле, гыйлемле, алдынгы карашлы булуы ачык. Шәмсетдин бине Габдрахман берничә телне камил белүе белән таң калдыра. Шул  таланты аңа үсәргә, татар дөньясына танылырга җирлек бирә. 1820 елларда хаҗ сәфәрен кылган вакытта, аңа Каһирәнең атаклы “Әл - Әзһәр” университетында фарсы теле укытучысы булып эшләргә тәкъдим итәләр! Уйлап карасаң, бүгенге көн белән чагыштырсаң, бу искиткеч дәрәҗә, хөрмәт бит! Гарәп җирендә фарсы телен укыту өчен телне, аның закончалыкларын ни дәрәҗәдә камил белүнең зарурлыгын күз алдына да китерүе кыен.   Шәмсетдин бине Габдрахман бу тәкъдимне кабул итә һәм биредә җиде ел эшләгәннән соң, 1832 елда вафат була.

         Шундый зыялыларның  яңадан берсе – Мөхәммәдрәхим. Ул – XVIII гасыр әдәбиятында яхшы таныш булган данлыклы  “Мәҗмугыл-хикаят” әсәренең безнең көннәргә килеп җиткән кулъязмасын күчерүче. Шул ук мәдрәсәдә гыйлем алуы, әдәбият белән кызыксынуы, күренекле әсәрләрне күчерү белән шөгыльләнүе хак.  Әдәбият тарихыннан билгеле булганча, татар мәдрәсәләрендә укучы шәкертләр китап күчерү белән “җенләнәләр”. Мөхәммәдрәхим дә әнә шундый изге һәм кирәкле эш белән мәшгуль була. Аның фарсычадан тәрҗемә ителгән “Мәҗмугыл-хикәят”  кулъязмасы Тубыл якларында табыла, чөнки Мөхәммәдрәхим Пугачев хәрәкәте бастырылганнан соң шушы якларга китә, әсәрне дә биредә күчерә.

         Мәдрәсә тарихына күз салсак, 1821 елда мәчеттә мулла итеп Баһаветдин бине Сөбхан (1787 - 1856) – Ш. Мәрҗанинең әтисе билгеләнә. Бу безнең мәдрәсә белән бәйле алдагы шәхесебез булыр. Баһаветдин хәзрәт Ташкичүдә педагогик эшчәнлек җәелдерә. Баһаветдин  - Казан артының мәктәп-мәдрәсәләрендә күп төрле фәннәр укыткан, гыйлемлелеге белән мәшһүр кеше, Урта Азиядәге галимнәр белән аралашып яшәве хак. Әлеге шәхеснең Ташкичү авылына, аның халкына калдырган яхшылыкларын һич онытырга ярамый. Күпме авылдашларны гыйлемле иткән, күпме халыкка аң-белем тараткан! Аның укучылары  Төркия, Гарәп илләрендә югары уку йортларында белем биргәннәр, әдәби әсәрләр язганнар, нәшриятлар ачканнар. Укучылары шундый югарылыкка ирешкәч, остазның гыйлемлелеген бәяләми һич мөмкин түгел. Аннары Баһаветдиннең үз гаиләсенә, дәвамчыларына күз салыйк. Алар да бит  татар тарихында эз калдырачак шәхесләр булып өлгерәчәкләр.  Баһаветдин  хәзрәтнең  балалары Шиһабетдин һәм аның ир туганнары  Садретдин һәм Галәэтдин дә  нәкъ менә Ташкичү мәдрәсәсендә белем алганнар.

         Садретдин – 1912 – 1918 елларда Казанда чыгып килгән “Кояш” газетасының мөхәррире Зәкәрия Садретдиновның әтисе. “Кояш” газетасы милли- демократик рухтагы басма була. Бу  газета белән татар халкының күренекле шәхесләре Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай хезмәттәшлек иткән. 1913 елның мартында Габдулла Тукай  “Уянгач беренче эшем” дип аталган мәкаләсен бастыра.  Мәкалә Бөек Тукаебызның “уянуына”, аның дөньяга карашы үзгәрүенә  яңа адым була. Ләкин рәхимсез  үлем  шагыйрьгә бу адымны  ясарга  мөмкинлек бирми.      

          Галәэтдин – күренекле татар язучысы Мәхмүт Галәүнең әтисе.

         Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани  1818 елның 3 (16) гыйнварендә дөньяга килә.  Яшьтән үк бик зирәк, үзенчәлекле фикерләүче бала булып үсә. Аның бабалары чыгышлары буенча Әтнә төбәгендәге Мәрҗан, Комыргуҗа авыллары белән бәйләнгәннәр. Ташкичү мәдрәсәсендә  Шиһабетдин (атаклы фикер иясе, тарихчы-галим һәм мәгърифәтче) фән серләренә төшенү юлында беренче адымнарын ясый. 5 яшендә әнисез калган малай үги әни белән үсә. Әтисе кебек, ул да тумышы белән Мәрҗан авылыннан булганга, Мәрҗани кушаматын йөртә башлый. Ш.Мәрҗани яшьлегендә татарның милли көрәше белән кызыксынган, үзе дә бил алышырга яраткан. Сабантуйларда еш кына батыр да булып калган. Аннары авылдашларның истәлегендә яшүсмер Шиһап шаян, шук булып  искә алына. Мәдрәсәдә укыганда куркыныч маскалар ясап, иптәшләрен куркытырга яратуын да язып калдырганнар. Казан ягында атаклы саналган Ташкичү мәдрәсәсе гыйлемен яхшы гына үзләштергәннән соң, 17 яшеннән ул үзе шушы уку йортында дәресләр бирә башлый.  Фарсы теле морфологиясе дәреслеген ошатмыйча, бу өлкәдә үз хезмәтен язуы да билгеле. 3 ел шәкертләргә сабак биреп, педагогик тәҗрибәсен ныгытканнан соң, 20 яшендә, ягъни 1838  елда ул, белемен арттыру максатыннан, Урта Азиягә юл ала.

         Халкыбыз галимне беренче чиратта тарихчы буларак кабул иткән. Аның китапларында Арча төбәгенә кергән Иске Ашыт, Ташкичү, Кысна, Курса, Кышкар, Түбән Оры авыллары, алардагы мәчетләр, мәдрәсәләр, нәсел шәҗәрәләре тарихларына караган мәгълүматлар тупланган. Бу безнең өчен әйтеп бетергесез хәзинә, чөнки авылыбыз тарихы нәкъ менә аның хезмәтләренә дә таянып языла. Мәрҗани – безнең авылыбызның, районыбызның горурлыгы.  Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе музеенда аңа багышланган махсус бүлек бар. Мәктәпнең өске залында урнашкан зур күләмле портреты һәрчак укучыларны, укытучыларны якты карашы белән озатып кала.

         Ташкичү мәдрәсәсе белән турыдан-туры бәйләнгән тагы бер асыл зат – ул Ш.Мәрҗанинең туганнан туганы, татар язучысы, күп кенә реалистик чәчмә әсәрләрнең авторы – Мәхмүт Галәү  Әйткәнебезчә, ул Мәрҗаниләр нәселеннән. 1886  елда Ташкичү авылында хәлфә Галәэтдин гаиләсендә туа. Белемне шул ук Ташкичү мәдрәсәсендә ала. 1913 елда Казанда мәдрәсәне төгәлләп,  17 яшендә Әстерханга китә. 1914-1918 елларда “Белем” нәшрияты хуҗасы була.  Укытучылык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнеп ала. Әстерханда күп кенә газета-журналларда эшли. Оренбургта “Кармак” журналын чыгара. 1925 елда аны Мәскәүгә наборщиклар мәктәбен оештырырга да чакыралар. Иҗатта иң  актив еллары шул шәһәр белән бәйле. Шулай ук татар укучылары аның мәшһүр әсәрләре “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр”, “Канлы тамгалар” белән таныш булырга тиеш.  Бу әсәрләрдә Ташкичү авылы, күрше авыл кешеләре - төп геройлар. Авыл тарихының  XX гасыр башына караган өлешен бу әдәби китаплардан табарга була. Мәхмүт Галәүнең репрессия корбаны булуы, совет хөкүмәте тарафыннан юкка һәлак ителүе дә һәркемгә мәгълүм. Биографиясе канга буялган авылдашыбыз язмышы ташкичүлеләрне әле дә уйга сала. Авылда әле дә язучыны хөрмәт белән искә алалар, китаплары яшь буын тарафыннан да яратып укыла.

        Татар халкын агартыр, мәгърифәтле итәр, аң-белем дәрәҗәсен күтәрер  өчен биниһая зур көч куйган бу асыл затлар, күркәм мәдрәсәләр онытылырга тиеш түгел. Без шушы бөек кешеләр алдында бурычлы, чөнки нәкъ менә  аларның тырышлыгы, кыюлыгы, киңкырлы  эшчәнлеге аркасында татар халкы үсеш юлында югары үрләргә күтәрелә алды.  

Автор: Гарипова Раилә Камил кызы, югары категорияле укытучы

 


 

Мәчет ишекләрен ачты.

 2005 елда атаклы мәчетебездә яңарту эшләрен  башладылар. Ул  республика ярдәме белән тулысынча реконструкцияләнде. 2010 елда  яңарган мәчетебезне зурлап ачу тантанасы булды.  Бүген  мәчете  бездән көн саен азан тавышлары яңгырый. Мәһабәт мәчетебез ерактан ук үзенә рухи сафланырга чакырып тора кебек.                                                                                                                   

                                   Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ                                    

Туган ягымда мәчет ачу тантанасында катнашып кайттым бит әле. Ташкичү авылы мәчете реставрацияләнеп, Аллаһыга якынаерга теләүчеләр өчен үз ишекләрен яңадан ачты. Бәйрәмдә катнашучыларны республика премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, дин әһелләре, мәчет төзелешенә үз өлешен керткән иганәчеләр котлады.

Узган җомга арчалылар өчен истәлекле булды. Райондагы 71нче мәчетне Ташкичүдән ерак түгел Акчишмәдә ачканнан соң, тантана Мәрҗани мәчетенә күчте. Ә ул данлыклы: анда Шиһабетдин Мәрҗани башлангыч белем алган. Әтисе Баһаветдин 1821-1856 елларда имамлык иткән. Мәчеткә 1817 елда нигез салына, ә беренче намаз 1819 елда укыла. Шунысы: бу мәчет минем туган авылым белән бәйле. Аны авылдашым төзеткән. Тирә-якта шактый мәчетләр торгызган, Түбән Орының алдынгы карашлы кешесе Нәзир бай акчасына салына ул. Авылымда революциягә кадәр завод-фабрикалар эшләп торган, сәүдәгәрләре булган, шуңа да халыкта аны бүгенгәчә Байлар Орысы дип йөртәләр. Һәм шул байлар мәчетләрне яшәтүгә зур өлеш керткән.

Ә Ташкичү авылының үзенә XVII гасыр азагында нигез салына. Инешнең бер ягында ташлы тау, икенче якта болынлык. Авыл исеме дә шуннан алына – Ташкичү. Аңа тирә-яктагы авыллардан күчеп килеп утыралар.

Рус башкисәрләренә каршы торган каһарман Батыршадан алып, олуг язучыбыз Мәхмүт Галәү һәм башка күп кенә шәхесләребезнең исеме дә шушы авыл белән бәйле.

1991 елда әлеге истәлекле тарихи бинаны Татарстан хөкүмәте тарихи архитектура һәйкәлләр исемлегенә кертә. Һәм менә шул программа нигезендә ул элеккедән дә матураеп, дин тотучылар карамагына тапшырылды.

Мәчет ачылуның тантаналы өлешеннән соң җомга намазына кадәр вакыт бар. Кунаклар чәй эчәргә китте, ә мин форсаттан файдаланып, өлкән абый-апалар белән әңгәмә корам. Тарих биредә дә бар илдәгечә: бүгенге кадер-хөрмәткә кадәр мәчет колхоз амбары ролен дә үтәгән, тулай торак та, мәктәп тә, хәтта ташландык бина да булып торган.

Мәчет ачкан саен, элеккесен кем җимергән, дип сорашам. Әбиләр әйтүенә караганда, манараны күрше Мәмсәдән килеп кискәннәр. Әмма манара кисүчеләрнең язмышы фаҗигале тәмамланган. Тик бу хакта тәфсилләбрәк сөйләүне кирәксенмәде авылның ак әбиләре. Инде фани дөньяда булмаганнарның күпне күреп киткәннәрен искә алып, бакыйлыкта да нинди җавап тотачакларын күзаллап, кызганалар, күрәсең. Гыйбрәт булсын, башка андый заманнар кабатланмасын, диеште алар.

– Бик кечкенә идем. Шундый шомлы булды ул көн. Әти-әнием ишекләрне бикләп куйды, безне урамга чыгармадылар. Үзләре намаз укып утырды. Бу сугышка кадәр иде инде, 37нче ел булды бугай, – дип ачыклык кертте Гөлфия әби.

– Районыбызда хәзер 71 мәчет эшли. Аларны ачабыз, тик кайберләре буш тора. Менә шунысы кыен, – дип борчыла Арча муниципаль район хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров.

Әйе шул, куркыныч заманнар кабатланмасын өчен, безгә иман ныклыгы кирәк. Әнә, оят булса да әйтим, туган авылымдагы – кайчандыр тирә-якка иман нуры таратышкан Байлар Орысындагы мәчет тә буш тора. Имам вазифасын башкаручы Рафыйк абыйга рәхмәт: йозакны ачып кереп, берүзе намаз укып йөри… Ә Ташкичүдә намазларга йөриләр, дип куандырдылар безне. Шөкер, Мәрҗани эзләрен саклаган мәчет буш тормас.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                       

 Чыганак:   http://beznen.ru


 

 

Ике йөз елдан соң, инкыйраз түгел   

Бу бина озын гомерле һәм бәхетле булсын дип кем теләгәндер. Аны төзеткән Оры авылы баемы, әллә Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе – монда 35 ел имам булып торган Баһаветдин хәзрәтме, бәлки, авылның берәр карты-карчыгыдыр? Ни дә булса, теләге чынга ашкан – Арча районы Ташкичү авылы мәчете бинасына тагын 5 елдан 200 яшь тула. Республиканың мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән, татар халкының мәшһүр дин әһелләре белән бәйле данлыклы бина бу.

Ташкичү мәчетен күрше Оры авылының мәшһүр сәүдәгәре, тирә-як авылларда шактый мәчетләр торгызган алдынгы карашлы Сөләйман бине Нәзир төзетә. Мәчеткә 1817 елда нигез салына, ә беренче намаз 1819 елда укыла. 

Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе – Ташкичүгә Ябынчы авылыннан күчеп килгән, 12 ел Бохарада укып кайткан Баһаветдин хәзрәт бу мәчеттә 1821-1856 елларда – 35 ел буе имамлык иткән.

Ташкичү – XVIII-XIX гасырларда ук мәдрәсәсе белән дан тоткан авыл. Мәдрәсәдә үз чорының танылган дин әһелләре белем биргән. Ахун Габдессәлам бине Урай шундыйлардан. 1755 елда патша режимының коллык сәясәтенә каршы оештырылган крестьяннар күтәрелешен җитәкләгән Батырша (Габдулла Галиев) – аның шәкерте. Мәшһүр татар галиме, тарихчы, фикер иясе һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани башлангыч белемне шушы мәчет мәдрәсәсендә алган һәм соңрак берничә ел анда укыткан.

Ташкичү мәчетендә Баһаветдин хәзрәттә соң татарлар арасында гына түгел, чит илләрдә дә билгеле булган шәхесләр – соңыннан Каһирәдә, мөселман университетында укыткан Шәмсетдин бине Габдрахман әл-Кышкари, Бохарада укып чыккан Садретдин Габдрахман улы имам булып торганнар.

1938 нче елда мәчетнең манарасы киселгән. Сугыш елларында бина глубинка (ашлык саклау урыны), соңрак мәктәп, почта, авыл советы вазыйфаларын да башкарган. 1998 нче елда бинаның икенче каты мәчет буларак файдаланыла башлаган. 2010 нчы елда, төзекләндерелеп, ул кабат тулысынча мәчет буларак ачылды.

Соңгы 4 елда Ташкичү мәчетендә имам вазыйфасын 35 яшьлек Рәдис Галәветдинов башкара. Ул “Вамин-Мәрҗани” агрофирмасында икътисадчы булып эшли, шуның белән бергә Казанның Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә дини белем ала

Мәчеттә атнага ике көн хатын-кызлар өчен дәресләр үтә, анага бер көн имам малайлар өчен дәрес үткәрә. Җәй көне Россия ислам университеты шәкертләре ярдәмендә мәчеттә балалар өчен 2 атналык лагерь оештырыла.

Быел Ташкичү мәчетендә беренче мәртәбә Мәүлид кичәсе узды. Кышкар авылында Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен хөрмәтләп кичә оештыруларын күреп кайткач, ташкичүләр үзләрендә дә шундый чара үткәрергә булган. Кунакка күрше-тирә авылларның мулла-абыстайларын, Арча мөхтәсибияте вәкилләрен чакырганнар. Бәйрәмне оештыруда авылың җитәкчелеге дә, өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, балалар да катнашты.

“Гадәттә, җомга намазына егермеләп кеше җыйнала. Кыш көннәрендә 5 вакыт намаз да мәчеттә укыла,” – диде Рәдис Гәләветдинов.

Мәчет матур. Классицизм стилендәге борынгы бина, анфиладлы гыйбадәт заллары, зәңгәсу диварлар, яшькелт пәрдәле биек тәрәзәләр... Шундый тынычлык урап ала бу бинада: үзеннән-үзе әкрен генә сөйләшә башлыйсың. 

Ташкичүләрнең бу бинаның кадерен белеп яшәүләре, нигез салынуына 195 ел тулса да, аның бүген дә белем һәм гыйбадәт йорты буларак ишекләре ачык булуы куандыра.

                                                                                   

Чыганак: http://feizusch.livejournal.com