Ташкичү төбәгенең тарихи вакыйгалары елъязмасы

 

Еллар

Вакыйгалар

ХVII гасыр ахыры

Мәмсә авылына нигез салына, башта Байчура пучинкәсе исеме белән атала

1678

Татар энциклопедиясенең 5 нче томында Ташкичү авылына нигез салынган дип языла. Башта Ходайколы бушлыгы, Ходайколы пучинкәсе исемнәре белән телгә алына 

1717

Ш.Мәҗани Ташкичү авылы тарихын шушы ел белән башлана дип саный

XVIII гасыр башы

Ташкичүдә мәдрәсә ачыла

1734-1744

Ташкичү мәдрәсәсендә татар-башкорт халыкларының азатлык хәрәкәте башлыгы Батырша укый

18гасырның икенче яртысы

Агач мәчет, татарларны көчләп чукындырган чорда, хәрәбә хәленә килә

1817 нче ел

Ташкичү авылында таш мәчет салына

1821

Ташкичү авылы мәчетенә имам-хатыйп итеп Баһаветдин бине Собхан  китерелә. Ул үзе белән 3 яшьлек улы – киләчәктә бөек шәхес буласы Шиһабетдин Мәрҗанине алып килә

1822-1890

Икенче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтсафа Галикәев Мәмсә авылында туа. Сабын заводы төзетә, шул завод эшләп чыгарган әйберләр белән сәүдә итә. Казан шәһәрендә зур йорты була. Ул төзеткән биналар Мәмсә авылы халкына 1965 нче елларга кадәр хезмәт итте. 1880 нче елларда Ш.Мәрҗанига “Мәрҗани” мәдрәсәсен төзүдә ярдәм итә

1886-1920

Мәмсә авылында дин әһеле, педагог Сабирҗан Габделбадиг Мәмсәви туа, иҗат итә. “Гамәли хисап”, “Әлифа” китаплары авторы. Ул төзегән “Әлифба” китабы  Казан Дәүләт университетының Лабочевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана

1878-1879

Мәмсә авылында крестьяннар чуалышы үтә

1897

Халык санын алуга каршы Мәмсә авылында чуалышлар була

1920 елга кадәр

Мәмсә, Ташкичү авыллары Казан губернасы  Мәмсә өязе составына керә

1920 нче елдан

Мәмсә, Ташкичү авыллары ТАССРның Арча кантоны составына кертелә

1920

Мәмсәдә 2 айлык укытучылар әзерләү курслары эшли

1929

Ташкичү, Мәмсә авылларында колхозлашу чоры башлана. 1930 нчы ел башына Ташкичү авылында колхозга 35-40 кеше керә. Колхозга Камил Якуб исеме бирәләр. Мәмсә авылындагы колхоз Тукай исемен йөртә.

1929

Ташкичүдә  Хидиятуллина Факия апа йортында 4 класслы мәктәп ачыла

1930

Мәктәп  итеп иске канцелярия  бинасын файдалана башлыйлар

1930

Мәчетнең манарасы кисеп ташлана

 

1930 нчы ел,

10 август

Ташкичү, Мәмсә авыллары Тукай районы составында

1933

Колхоз рәисе итеп Гарапшин Габдулла сайлана

1935 нче ел,

10 февраль

Ташкичү, Мәмсә авыллары Кызыл Юл районы составында

1937

Ташкичү авылында агач мәктәп салына

1939

Авыллар радиолаштырыла

1943

Ташкичүдә СССР Югары Советының Милләтләр советы рәисе Н.М.Шверник була

1943

Ташкичү авылына клуб бинасы төзелә

1948

Мәктәп “Җидееллык мәктәп” статусы ала

1948

Таш мәчет бинасы мәктәп итеп үзгәртелә

1957-1959

Колхоз рәисе булып Кашшапов Әнәс эшли

1958

К.Якуб исемендәге колхозга Кысна авылының “Комминтерн” колхозы кушыла.

1958

Мәмсә авылы механизаторы Хабибрахманов Зөфәргә “РСФСРның атказанган механигы” дигән исем бирәләр

1956 нчы ел,

18 июль

Ташкичү, Мәмсә авыллары Тукай районы составында

1959, көз

К.Якуб һәм Мәмсә авылының “Тукай” колхозы   кушыла.

1959-1961

Колхоз белән Нигъматуллин Әсәт идарә итә

1961-1978

К.Якуб исемендәге колхоз белән Фәхретдинов Рәис идарә итә

1962

Мәктәп “Сигезъеллык мәктәп” статусы ала

1963 нче ел,

 1 февраль

Ташкичү, Мәмсә авыллары Арча районы составында

1964

К.Якуб колхозына Ашыташ авылындагы “Йолдыз” колхозы кушыла

1965

Ташкичү авылында медпункт ачыла

1971

Ташкичү авылында яңа клуб ачыла

1971

Мәмсә авылында яңа таш мәктәп ачыла

1978-1990

Колхоз белән Нурмухамметов Фәрит идарә итә

1978

30 декабрьдә һава температурасы 53 градуска түбән төште

Дәвамы....(Ташкичү төбәгенең тарихи вакыйгалары елъязмасы)