Мин яраттым туган авылымны   /  Илһам ВАЛИШИН /

 

 

 

Туган як      /Рәҗәп ХӘНӘФИЕВ/

Балачагым үтте, егет булдым,

Чыныктым мин шушы кырларда.

Tyraн ягым! Карыйм да мин сиңа

Чумып калам татлы уйларга.

Бармы җирдә башка бер матурлык?

Бар гүзәллек синдә генәме?

Ник бу кадәр газиз күңелгә соң

Һәр түмгәгең, һәрбер үләнең.

Әнә, тугайларны моңга күмеп,

Зәңгәр күктә тургай җырлый ул.

Ул да гашыйк иркен кырларыга

Шуңа; җырлый, шуңа моңлы ул.

Әнә, күпме шатлык вәгъдә итеп,

Үсеп килә зифа игеннәр.

Тулысынча укырга...

 

 

Дәва таптым        /Хәйдәр ХӘНӘФИЕВ/

Хыялымда аккош булып

Кагылдым.

Кайттым әле туган җиргә,

Сагындым.

Менә, таныш үрләр, иген

Кырларым,

Башаклар шавын туктап

Тыңладым.

Анда йөрдем тракторлар

Үкертеп.

Җирен сөрдем йомшак итеп,

Күпертеп.

Тулысынча укырга...

 

 Ташкичү.                                                /Фаяз ИБРАҺИМОВ/

Торган җир оҗмах булса да, 

Якын Арча яклары.

Сагындыра Ташкичүнең

Яшел болынлыклары.

 

Гомерләрне ашыктырма,

Ашкынма, Ашыт суы.

Алып китмәсме елларны,

Кайтсын яшьлек ярсуы.

 

Чиләк-чиләк җиләк җыя

Тау итәгендә кызлар.

Кызлар эзен төшеп үбә

Таң алдыннан йолдызлар.

 

Яшьлегем һәйкәле нарат

Һаман ялгыз, берүзе.

Сыйган аның күңеленә

Авылымның бар сере.

Тулысынча укырга...

 

Ташкичүем - алтын бишек                /Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ/

Тарих мең дә җиде йөздә...

Ил тетрәткән, утлар кичкән,

Гайрәтле ир - Баһадиршаһ

Ташкичүнең суын эчкән.

 

Җыр яңгыраткан Габдессаләм,

Чишмә булып аккан гыйлем.

 Чын ирләрчә яратырга

Өйрәткән ул туган илен.

Тулысынча укырга...

   

 

Авылымның  данлы шәхесләре             /Рәмзия ФӘТТЕРОВА/

Ташкичүнең  горурлыгы бүген -   

 Мәрҗәни һәм Мәхмүт  Галәве.

Язмышлары, хезмәтләре белән 

Таң калдырмый икән кемнәрне?

 

Мактау гына тугел,  яклауга да

Лаек алар бугенге  көндә.

Кыю фикерләре, зирәк  акылы аша

Юлны күрсәтә безгә  буген дә.

 

Дини дөнья , фәндә, тәрҗемәдә

Хезмәт куйган алар тырышып.

Илдә барган шау-шу  аркасында

Язмышлары  куйган борылып.

Тулысынча укырга...

     


Татар язмышы                                           /Резеда ХӘКИМҖАНОВА/  

Ташкичүдә туып үскән,                                                     

Авылының суын эчкән.

Илен, халкын бик яраткан,

Халкы өчен ул җан аткан.

 

Авыл халкы сынатмаган,

Сәүдә иткән, иген иккән.

Ташкичүдә белем алып,

Авылыбызны данлы иткән.

Тулысынча укырга...

 

 

Авылым  - Ташкичүем                                      /Диләрә БАҺАВИЕВА/

Авылым матур , гүзәл табигате,                                                                

Кешеләре , кылган эшләре.

Бер-бер артлы тезелеп балкып торган

Мәһабәтле гүзәл йортлары.

 

Шул йортларда шау- гөр килеп торган

Иманлы, шат татар гаиләсе.

Гореф-гадәтләргә тугры калган,

Өлкән буын чылбырын бәйләүче.

Тулысынча укырга...

 

 

 

 

Тукай эзлəре буйлап сəяхəт                                 /Сәлимә Арсланова/

Арча ягы татар авыллары,
Тукай рухы сездə сакланган.
Чукындырганда да, йолып алып,
Аллаһ сезне аерым саклаган ...


Ташкичүең керде йөрəгемə,
Кодалары, парлы каз белəн,
Уңган киленнəрнең катыклары,
Кияү пəрəмəче, как белəн.


Мəймүнə апа кебек ак əбинең
Бəбкə үлəн үскəн өй алдын
Онытмамын, Арча Ташкичүе,
Телəсəм дə оныта алмамын ...

Тулысынча укырга...