Мәрҗани Ташкичүдә. Мәгърифәтлелеккә беренче адымнар.

                             "Шиһап Мәрҗани татар халкының караңгы үткәнен яктыртучы  һәм                         

                        кояш чыгачагыннан хәбәр  бирүче беренче таң чаткысы булып исәпләнә".

   Җамал  ВӘЛИДИ

     1818 елның 3 январенда  Ябынчы авылы имамы  Баһаветдин  һәм   Бибихөбәйбә  гаиләсендә  татар халкының  бөек  улы  Шиһабетдин  Мәрҗани  дөньяга килгән.    

    1821 елда  Баһаветдинне Ташкичү мәчетенә имам  итеп билгелиләр һәм  Шиһабетдин   Мәрҗанинең  киләчәк тормышы Ташкичү  авылы белән  бәйләнеп китә.           

    Мәрҗани  бишенче яшендә үк әнисез  калган. Ул, бик яшь булганлыктан, анасы хакында тү­бәндәге вакыйгалар хәтерендә калуын яза: «Берва­кыт су янында мин мәче баласы белән  уйнап йөри идем. Шул вакыт, әнкәң чакыра, диеп, аның янына алып кайттылар. Ул вакытта әнкәм авыру иде. Яны­на барганда, кайгылы рәвештә булган күзләре белән  бераз өстемә карап торды. Аннан күзләреннән яшь­ләрен агызып: «Әй, балам! Миннән соң анаң кем бу­лыр? Кемгә әнкәй дип әйтерсең? Өс-башыңны кем карар?  Кем тәрбия кылыр?» - диде.

      Шуннан соң анам вафат булып, бер шәкерт үземне анам җеназасы артыннан кабергә кадәр күтәреп бар­ган иде. Анам хакында ошбу вакыйгадан башка һичнәрсә хәтеремдә юк», - дигән.

     Мәрҗани  балалык хатирәләреннән өч-дүрт яшьлә­рендә вакытта булган бер-ике вакыйганы исендә тот­канын бу рәвештә сөйләгән: «Ябынчы авылыннан Ташкичүгә күчкәндә, мине кабык көймә эченә салып барганнар иде. Һәм  дә шул вакытта күчкәндә, сыер­ны  чанага салып китергәннәр иде. Шул вакыт мин, гаҗәпкә калып, «сыер да атка утыра икән» диеп уй­лап барган идем».

   Яшь   вакыттагы нәрсәләрне хәтердә тоту акыл үт­кенлегенең бер үлчәве булып,   вакыйгаларны хәтердә тота алуы  Мәрҗанинең зиһене, зирәклеге куәтле булуын күрсәтә һәм  дә шул вакытта сыерны чанага салып баруларын тәнкыйть итеп, гаҗәпләнеп  каравы да шул вакыттан ук  аның  тәнкыйтькә сәләте булганлыгын аңлата.

    Мәрҗанинең яшь  һәм  егет булып үскән вакытлары хакында энесе Садретдин  түбәндәгеләрне  язып калдырган. «Мәрҗани бала вакытында әтәч, каз, күркә, эт, мәче кеби хайваннар белән  уй­науны, аларны бер-бере  белән  сугыштыруны сөя иде. Кайбер нәрсәләр хакында үзенә яңа бер фикер та­бып, шул фикерне тормышка ашырырга тырыша иде. Мәсәлән, йорттагы тавыкларның төрле төстә бу­луларын сөйми, үзе ак төсне генә яратканга, йортта­гы һәммә тавыкларның ак булуын ярата иде. Хәтта  бервакыт тавыкларны бөтенләй акка әйләндерү фи­керенә төште.  Бу   фикерен тормышка ашыру өчен, чебешләрнең һәм  кайбер тавыкларның  ак булмаганнарына  әтәч койрыклары тагып, өй  халкына аларны әтәч дип күрсәтеп, икенче төстә булган бик күп че­бешләрне, тавыкларны суйдырып бетерә. Бу  мәсьәлә  өйдәгеләр эчендә миннән башкасына мәгълүм түгел иде. Аның фикерен тормышка ашыруда мин ярдәмче идем».

    Аннан соң  Мәрҗани, бу фикернең хата булуын  кире  кагып,  «безнең тавыкларны акка алыштыруы­быз җүләрлек булган икән. Төрле  төс үзе бер матурлык, табигать гүзәллекләреннән булганлыктан, төр­ле төсләрне җыю табигать бизәкләрен җыю булып, бу тагын артыграк һәм   яхшырак икән» дип сөйли иде».

    Садретдин хәзрәтнең  бу   сүзләреннән шуны аң­ларга мөмкин, Мәрҗани яшь вакытыннан мөстә­кыйль  фикерле,  һәрнәрсәне  үзенчә үлчәгән,  тәнкыйть  аша  үткәреп, тиешле бер план  белән  уйлап, шуның буенча хәрәкәт итәргә тырыша,  бер нәрсәне хакыйкать диеп аңлагач, янындагыларның каршы булуларына зур әһәмият бирми, аларны да үз фикеренә ияртеп эшне башлап йөрергә ярата, ял­гышканда да, хатасын аңлаганда да, башкалар сүзе­нә иярүдән бигрәк, үзенең фикеренә  һәм  дәлилгә ия­реп, үзенең үлчәве, вөҗданы канәгатьләнгән рәвештә эш кылуны сөя торган булган.

    Мәрҗанигә яшьтән  үк  табигый яңа фикерләр, яңа эшләр уйлап табарга сәләтле  булган.  Бу уңайдан Садретдин хәзрәт  бу сүзләрне яза: «Мәрҗани уен вакытларында ул көнгә кадәр билгеле булмаган уеннарны чыгарырга тырыша, һәм  берәр нәрсә  уйлап  чыгара иде. Мәсәлән, авыл мәктәбендә укыган чагында, агачтан кечкенә бер туп ясап, аны гаять нәзек, кеше күрмәстәй бер җепнең очына бәйләп, җепнең икенче очын кеше аңламастай итеп тәбәнәк өстәл аягына бәйли иде. Ан­нан бер түгәрәк ясап, «тупны авыз белән  өреп түгәрәк эченнән чыгара алган кешегә фәлән нәрсә бирәм» дип кызыктыра, балаларны шуның белән  мәшгуль итә иде».

     Бу вакыйгадан Мәрҗанинең дикъкатьлелеге ни дәрәҗәдә булуы, хәйләкәрлеге, иптәшләрен алдарлык дәрәҗәдә осталыгы һәм үткенлеге  күренә.

    Даһиларның күбесенең яшь вакытларында шук булулары турында  язалар. Халкыбыз арасында да, яшь ба­ланың азрак шаяру  һәм  шук булуын мактап «Балаң булса, шук булсын, шук булмаса, юк булсын» дигән бер мәкаль дә бар. Сәламәт табигатьле балаларның уенны яратулары табигый бер эш. Мәрҗани дә яшь вакытларында шаяруны, уйнауны сөя, уеннарында башлап йөри торган булган.

     Мәрҗанинең  шуклыгы бер мәртәбә Бохарада да килеп чыккан. Бервакыт кайбер шәкертләренә  бу сүзләрне сөйләгән: «Бер мәртәбә төнлә белән   кәгазь битлек куеп, бер шәкертнең бүлмә ишеген кактым. Ул шәкерт, ишек ачып, мине күрү илә «Аһ..», дип кычкырды да китеп егылды. Мин тиз ге­нә үз бүлмәбезгә качтым. Шуннан соң ул шәкерт, җен күрдем, дип, берничә атна авыру булып ятты. Ләкин  бу  вакыйгадан соң мондый шаярулардан тәүбә иттем».

      Мәрҗани яшь вакытыннан йөрәкле, батыр булып, кайчакларда куркынычлы, хәвефле эшләргә дә кере­шә торган булган. Бервакыт, унбиш яшьләрендә ва­кытта, бер кыз туганын һәм энесе Садретдинне, гади бер ишеккә утыртып, тирән  тегермән суыннан Ташкичүдән бер чакрым ераклыкта булган Кысна  авылына алып барган.

    Мәрҗанинең  яшь  вакытында   батыр һәм каһарман  көрәшче булуы  турында  энесе  Садретдин   хәзрәт  болай дип  яза: «Мәрҗани һәр җәһәттән башкалардан өстен булуны сөя иде. Көрәшне бик ярата иде. Көрәшкә яхшы ук осталыгы да бар иде. Яңа гына балигъ булган зама­нында Ташкичү  һәм күрше авыл сабантуйларында ка­мил ир булган таза мужикларны ега иде. Шуңа күрә Ташкичүдә батырлык һәм көрәшчелек  исеме  алган тирә-якның кешеләре Мәрҗанине  «Кө­рәшче Шиһаби» дип  атыйлар иде».

    Ташкичү  кешеләре  дә   «Көрәшче Шиһаби» белән горурланып, күрше авылларда  сабантуйлары, җыеннар булганда, Баһаветдин  хәзрәттән үзләре  белән   Мәрҗанине дә җибәрүне үтенә  иделәр.   Ташкичүнең кайбер картлары гына «мужиклар  белән   көрәшеп, яшь көенчә имгәнеп бетә» дип  сөйләп,  аңа  көрәштән   тукталырга киңәш бирә торган булганнар. Ләкин   Мәрҗани  үзе байтак вакытлар, көрәшкә   күңел  биреп, сабантуйларында йөргән,  мәшһүр батырлар белән  бил алышкан.  Бервакыт,  унтугыз яшьләрендә «Ибрай батыр» дип танылган бер кеше   белән  көрәшергә туры килеп, янында булганнар кө­рәшмәскә киңәш бирсәләр дә, Мәрҗани алар сүзенә карамый, аның белән дә көрәшеп, Ибрай батырны еккан.

    Көрәшкән вакытта Мәрҗанинең дәрәҗәсен күрсә­тә торган бер гадәте булган.      Бу турыда  Садретдин хәзрәт :  «Көрәшкәндә Мәрҗанинең шул гадәте бар иде – егылганнар белән түгел, бәлки егучы баһадирлар бе­лән көрәшүне сөя иде. Үзеннән бер мәртәбә егылган кеше   белән  дә  көрәшми иде», - дип риваять итә.

      Мәрҗанинең яшь  һәм  егет чакларындагы динилеге  хакында Садретдин хәзрәт яза: «Мәрҗани бала ва­кытыннан ук дингә ихласлы  булып, на­мазларны калдырмый иде. Бервакыт, балигъ булган­чы, тир  хастасы  белән  авырды. Сәламәтләнгәч, авыру вакытларында калган һәммә намазларын укыды. Үзе, өстәмә йөкләнгән намазларның һәммәсен үтә­дем, дип, соң гомерләрендә Аллага шөкер итеп сөйли иде».

      Мәрҗани  яшь вакыттан башлап гомере ахырына кадәр  үзенең өстенә шәригать йөкләгән гыйбадәт­ләрдә  кимчелек җибәрмичә   халыкка хезмәт итеп яшәгән.

     XIX гасырда  мәктәпләр, мәдрәсәләр  эшчәнлеге  ныклы   тәртипкә  салынмаган   була. Ләкин  Мәрҗани  алтын­чы яшеннән үк  атасының мәдрәсәсенә йөреп, борынгы тәртип  белән   дәрес укырга керешкән.

     Аннан  соң, тиздән гарәпчә укырга керешеп, нәхү һәм сарыф дәресләрен «Бидан», «Шәрхе Габдулла», «Кауагыйд», «Гауамил», «Әнмүзәҗ», «Кафия» ки­тапларыннан укыган.  Ул вакытта  мәдрәсәдә  мө­галлим булган мелла Таҗедди бине Габделҗәлил бине Хөсәен әс-Сәрдәвидә  укып, Мәрҗани  Коръәнне дөрес укырга өйрәнгән.

       Мәрҗани яшьтән үк  күңелен укуга салган. Укыган дәресләрен яхшы аңларга тырышкан, дәреслә­рдә сабакташларыннан  зирәк  һәм төпле акылы  белән  аерылып торган, әгәр дә тәрбиясе җитеш булса, гыйлем иясе  була­чагы  яшь вакытларыннан ук мәгълүм булган. Хәтта бервакыт үзенең хәлфәсенең бу  сүзләрне әйткәнле­ге  билгеле: «Мин никадәр шәкерт укыттым, күрдем. Әмма   Шиһабетдин кадәр зиһенле, аның кадәр аңлы шәкерт күрмәдем.  Сабакларын берәр генә  мәртәбә укый да, һәммә  яшьтәшләреннән артык белә, дәрес­не буташтырып икенче урыннардан сораганда да, һич аптырамый, буталмыйча җавап бирә, унике-унөч яшьлек балаларның шулкадәр белүенә гаҗәплә­нәм.  Әгәр дә   хәзрәтнең бу баласы сәламәт кенә үссә, зур галим булыр».

      Мәрҗани    мәдрәсәдә  укулары  турында үзенең    шәкертләренә :  «Безнең кече энебез (Садретдин турында сүз бара)  миннән үткенрәк булып, дәресне дә тиз белә, сүзне дә тизрәк аңлый, ләкин шуның илә бәрыбер тизрәк оныта иде. Әмма  минем сабакны белүем дә, аңлавым да акрынрак иде. Ләкин бер нәрсәне яхшы аңлап җитсәм, онытмый идем» - дип сөйли торган булган.

      Мәрҗани «Вафийәтел-әсляф» китабында   Ташкичү  мәдрәсәсендә  укыган вакытында бабасы Габденнасыйр  белән   булган бер вакыйгасын  менә ничек  тасвирлый: «Сабый вакытымда бабам Габденнасыйр янына кердем. Ул :  «Нинди дәрес укыйсың?» - дип сорады.  «Сарыф укыйм», - дип җавап бирдем. Шул вакыт кайбер карендәшләрем, бабамның сорауларына  җавап таба ал­мый оялып калыр дип уйлап, миңа чыгып китәргә ишарә итсәләр дә, чыкмадым. Бабам сарыфтан биш-алты сүз сорады. Бар  сорауларга  һич тотлык­мый, тукталмыйча җавап бирдем. Ләкин иң соң со­раган сүзе мин белмәгән сүз иде. Шул вакыт гакылым белән  уйлап, чамалап, «фәләнчә булса кирәк» дип җавап бирдем. Шуннан соң бабам өйдән чыгып китте.  Атам янына кайткач, бабам белән  ике арада бул­ган вакыйганы сөйләдем. «Соңгы сорауның  җавабын чамалап кына әйттем, дөрес булырмы, хатамы, ачык белмимен», - диюемә атам: «Һәммәсенә дә дөрес җа­вап биргәнсең», - диде.

      Мәрҗани гарәпчә  укый   башлаган вакытларында тугыз-ун яшьлек сабый бала булган. Бу вакыйгадан Мәрҗанинең яшь чагыннан ук дәресләрен яхшы тө­шенеп укуы, фикерен дә эшкә җигә белгәнлеге  кү­ренеп тора. Сабый вакытында чамалап кына биргән җавабының дөрес булып чыгуы,  аның  яшьтән үк дикъкать һәм  чагыштырып карау сәләте көчле  булуын,  фикерләү  дәрәҗәсенең  китапка гына бәйләнеп калмаганын күрсәтә.

     Дәресләрен яхшы белүче  зирәк  шәкертләрнең дә  күбесе акылларын эшкә җикмиләр, алар  укыган  китапларга гына бәйләнеп калып  киләчәк тормышта  уңышка  ирешә алмыйлар. Мәрҗани исә  бу   гадәттән  котыла алган.

    Мәрҗани  тырышып дәрес укыган вакытларында байтак уңайсызлыклар, дәрестән аера торган эшләр дә  килеп чыккан.  Ул, йорттагы бала­ларның иң өлкәне булганлыктан, күп вакытта йорт хезмәтләрен  башкару һәм балалар карау  аңа  йөкләнгән була.  Мәдрәсәгә барып  сабак  укый торган  вакытлары бик әһәмиятсез, вак-төяк эшләр  белән  үтә  торган булган. Шуңа  күрә   күп вакытта Мәрҗани кич белән  балалар йоклагач, йорт эшләре беткәч ке­нә мәдрәсәгә бара алган.  Моңа  Мәр­җанинең үз анасы вафат булып, күп балалы үги ана кулында тәрбияләнүе   дә тәэсир  иткән.

    Мәрҗани үзе дә, яшь вакытларын искә төшереп сөйләгәндә, йорт хезмәтләре, балалар карау белән  мәш­гуль булып, дәрес укырга вакыт таба алмаганын, яшь анасыннан рөхсәт алуы читен булганын, төн ур­тасында мәдрәсәгә ялгыз гына курка-курка барга­нын, һәм дә кич урамнарда этләргә очрап, яшь чак­ларында шулардан бик куркуы турында  сөйли торган булган.  Кайбер вакытларда Мәрҗани белән  яшь анасы ара­сында каршылыклар да чыгып, арага атасы   катнашып, Мәрҗанине  шелтәләү  очраклары да да булган.

      Бервакыт Мәрҗани үз мәдрәсәсенең шәкертләре­нә: «Балаларыгыз булса, сукмый, кыйнамый, яхшы тәрбия итәргә тырышыгыз. Суккан вакытта да баш­ка, җилкәгә сугудан сакланыгыз. Башка сугу мигә зарар бирә, хәтер көчен, зиһенне киметә. Безнең әткәбез яшь вакытында минем башка суккалый иде. Шуңа   күрә  бераз зарарландым. Хәтерем кимеде», -дип сөйләгән.

      Мәрҗани   анасыннан яшь ка­лып, үги ана кулында тәрбияләнүдән файда да күрүен  шушы  рәвештә сөйләгән:  «Гәрчә яшь вакытта  ата-ананың шәфкать илә сөелүләре күп насыйп булмаса да, бу эш Ходаның зур  игелеге  булды.  Һәр­вакыт  үзем  өчен  үзем кайгыртырга, үземә күбрәк тырышырга туры килде. Минем янымда ата-ананың мәрхәмәтенә күбрәк таянып эш кылучылар бар иде. Алар зур камиллек хасил итә алмадылар. Минем дә шулай булып калу ихтималым бар иде. Аллаһының һәммә эшләрендә бер хикмәте бар. Бу эшләрне уйлаганда, Аллага шө­кер итәмен», - дигән..

       Мәрҗани  мәдрәсәдә  укыган  чагында  гыйлем өлкәсендә канәгатьсез, һәрнәрсәне белергә тырыша, атасының өстәлендә булган һәммә язуларын, китапларын бу­таштырып бетерә, бу эшләре өчен атасыннан шелтә дә ишетә торган булган.  Мәрҗани атасының  һәм  бабасының китапханәсендә булган гарәпчә китапларны аңларга, укырга тыры­ша, байтак вакытларын укымаган китапларын бе­лергә тырышып, кайбер кичләрдә озаклап китаплар карап утырган.

       Ул вакытларда мәдрәсәдә  гарәпчә уку билгеле  бер тәртипкә  куелмаганлыктан, шәкертләрнең гарәпчә китапларны аңлаула­ры,  хәлфәләрнең тырышлыгыннан тыш, шәкертләрнең үз тырышлыкларын таләп иткән. Шунлыктан Мәрҗанигә дә, гарәпчә китапларны аңлау өчен, күбрәк үзенә  тырышырга  туры   килгән.

     Мәрҗани   үзенең   шәкертләренә яшь вакытын­да үзенең гарәпчә китапларны укырга өйрәнүе турында  сөйләгәнлеге мәгълүм: «Гарәпчә белүем аз, гарәпчә китапларны бик аз укыган булсам да, үзем укымаган  китапларны  да   укып төшенергә ты­рыша идем. Шуннан ләззәт ала идем. Һәрбер гарәпчә китапны укуны зур дәрәҗә диеп уйлый идем. Күп вакыт бер нәрсәне дүртәр мәртәбә укый идем. Берен­че мәртәбә аңламыйча гына укып чыгып, баш кына авырта иде. Икенче мәртәбә укыганда, кайбер җөм­ләләрен, өченче мәртәбә укыганда, күп җирләрен аң­лый идем. Дүртенче мәртәбә укыганда гына автор­ның максатын яхшы аңлап, аннан соң икенче китап­ларны укырга керешә идем».

     Мәрҗани  яшьтән күп китаплар укып, мәгълүмат арттыруы өстенә  бәхәсле  мәсьәләләрне ата-бабасыннан сораган, һәрнәрсәне  төп­тән аңларга тырышкан, шәригать мәсьәләләренең  чишелешләрен   тикшерә торган булган. Мәрҗанидә тәнкыйди  фике­рләү  дәрәҗәсе  бик тиз үсеш алып,   инде  унтугыз-егерме яшь­ләрендә үк ул, гади муллаларны гына түгел, бәлки мәшһүр авторларның да язмаларын  тәнкыйтьләп, алар сүз­ләрен  үзенчә   бәяли башлаган.

      Мәрҗани,  тырышлыгы, сәләте, гыйлем­гә ихласлы  булуы   нәтиҗәсендә, мәдрәсәдә булган сабакташ­лары һәм  хәлфәләре арасында бик тиз  дан  казан­ып, унҗиде яшеннән башлап атасы мәдрәсәсендә дәрес укытырга керешкән. Кайбер дәрес­ләрне укыту рәвешен үзгәртергә кирәк дип табып, фикерен атасына сөйләгән һәм  кайбер дәресләрне үзе теләгәнчә укы­тырга карар биргән.

      Дәресләр укытуда  Мәрҗанинең игътибарын башлап җәлеп иткән нәрсә фарсы телендәге сарыф  китабы булган. Гарәп теленең кагыйдәләрен фарсыча китап­тан укып, гарәпчә  һәм  фарсычаны бер-беренә катнаш­тырып уку шәкертләргә читен булганлыктан, сарыф китабын үзе язып укыта башлаган. Бу хакта эне­се Садретдин хәзрәт болай дип яза: “Мәрҗани бала вакытыннан ук төшенүчән, уйлаучан иде. Бер эшкә керешүдән элек, ул эшне үзенчә дикъкатьләп, фикерләп зиһененнән үткәрә иде. Шуңа күрә замана­сында танылган кайбер нәрсәләрне яратмавы, үзгәр­тәсе килүе, кулыннан килсә, үзгәртүе дә бар иде. Авылда вакытта да үзен зур галимнәр кеби тота, уйлап кына сөйли,  муллаларча йөрүне ярата, ата-бабасы вә башкалар янында берәр гыйль­ми мәсьәләдән сүз кузгатырга, гыйльми мәҗлес ясап, җентекләп тикшерергә, мәгълүмат алырга ты­рыша иде. Һәрнәрсәне төптән аңларга сөючән, камиллек һәм бөеклеккә ихласлы булып, һәркемнән өстен, һәр җә­һәттән беренче буласы килә иде. Үзен камилләште­рергә тырыша, күп вакыт китап уку белән   мәшгуль бу­ла, бик аз аралаша иде”.

         Унҗиде-унсигез яшьлек  авыл шәкертенең газеталар чыга башламаган,  җәмгыятьтә үзгәрешләр  фикере кермәгән бер заманда, боларны эшләү зур гамәл кебек   күренмәсә дә, дөнья күрмәгән, авылыннан бер адым да читкә  чыкмаган   гади  авыл  кешесенең   шундый  эшкә  алынуы  аның гаять сәләтле һәм  олуг фикерле  бу­луын күрсәтә иде. Укыткан укытучылары аның зирәклегенә  һәм  максатчан булуына таң калып: ”Бу  бала киләчәктә зур галим булыр, - дип  аның  тырышлыгы, күп  нәрсәләр  белергә омтылуына сокланганнар.  

    19-20  яшьләренә җиткәндә аны укыткан остазлары  тагын укырга, гыйлемен арттырыга киңәш итәләр.Ул вакытта гыйлем эстәү өчен  шәкертләрдә Урта Азиянең   Бохара шәһәренә укырга китү  гадәткә кергән була.  Бервакыт Мәрҗани үзе дә: «Соңгы вакытларда авылда бер дә гыйлем артты­ра алмый башлаган идем. Авыл тормышыннан бик туйган идем. Бохарага барып олуг галимнәрнең дә­ресләрендә булып, тынычлык илә гыйлем эстәргә, төрле китапханәләрдә булган зур белгечләрнең әсәр­ләрен укырга ихласым бик куәтле иде».

Мәрҗани   алга таба да  белемен арттыру  бурычын куя  һәм 1838 нче елда  Мәңгәр авылының  сәүдәгәре Мохтарның йөкләренә утырып  Бохарага юл тота. Алда аны әле зур сынаулар көтә...

 

Автор: Кашшапов Фәнил Хәлил улы.

МӘРҖАНИЛӘР  НӘСЕЛЕ  ТАШКИЧҮДӘ

Шиһабетдин Мәрҗанигә   багышланган чаралар

Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы

Г.Тукай Ш.Мәрҗани турында

Ш.Мәрҗанинең хаҗга сәяхәте

Ш.Мәрҗани Казанда

Ш.Мәрҗанинең Бохарага сәяхәте

Ш.Мәрҗани – тарихчы