Мәктәпне тәмамлаган мәшһүр кешеләр, мәгариф отличниклары, хезмәт алдынгылары. 

Ташкичү төп гомуми белем  мəктəбен тəмамлаучылар арасында  мактаулы исемгə лаек булган шəхеслəр бик күп. Алар арасында галимнəр, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бар:

 

Ибраһимов Фаяз Ибраһим улы.

Фаяз Ибраһим улы 1951 елның 27 мартында Татарстан республикасы Арча районының Ташкичү авылында  туып үскән. 1959 елдан 1966 елга кадәр Ташкичү сигезьеллык мәктәбендә белем ала.  “Бәкер” шифаханәсенең баш табибы булып эшли. Татарстан Республикасының атказанган табибы, Россия Федерациясенең  атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, “Ауропа-Азия” Бөтендөнья Гуманитар Академиясенең күренекле фән эшлеклесе.       

 

Тулырак мәгълүмат...

 

Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы

Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы 1959 елның  4 маенда Арча районының Ташкичү авылында туа. 1966- 1970 елларда Мәмсә башлангыч мәктәбендә, 1970- 1974 елларда  Ташкичү сигезъеллык мәктәбендә белем ала. 1976- 1981 елларда Казан финанс-икътисади институтын тәмамлап икътисадчы белгечлеге, 2005- 2007 елларда- Казан финанс-икътисади институтын тәмамлап практик психолог белгечлеге ала.  Хәзерге вакытта  Татарстанның Урал төбәгендәге даими вәкиллеге киңәшчесе,  «Урал татарлары» исемле Свердловск өлкә татар конгрессы рәисе урынбасары, Милли медиа-холдинг директоры, “Саф чишмә” өлкә татар газетасының баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты президиумы әгъзасы, Россия журналистлар  Шурасы әгъзасы булып тора. Эшләгән дәвердә ирешелгән уңышлары: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Казанның меңъеллыгы” медале, “Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен” медале, Халыкара “Сөембикә ” исемендәге көмеш беләзек бүләге иясе.

 

 

Камалиев Рүзәл Гәрәфетдин улы.

 Камалиев Рүзәл Гәрәфетдин улы 1965 елның 14 августында  Арча районы Ташкичү авылында туа. 1972-1980 елларда  Ташкичү  сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Балтач районы хастаханәсенең  терапия бүлеге җитәкчесе булып эшли. Татарстан Республикасының атказанган табибы.

 

Галиева Сания Әнәс кызы. 

Галиева Сания Әнәс кызы 1947 елның 29 апрелендә Арча районының  Ташкичү авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1954-1961 елларда Ташкичү җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1965 елда Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә.  Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.  “РСФСР ның Халык мәгарифе отличнигы”, 1992 елдан “Башкортстан республикасының атказанган укытучысы” исемнәрен йөртә.

 

Фәтхерахманов Рәшит Габделхак улы.

Фәтхерахманов Рәшит Габделхак улы 1962 елның 31 октябрендә  Арча районы Ташкичү авылында туа.1970 -1978 елларда Ташкичү сигезьеллык  мәктәбен тәмамлый. 1982-1987 елларда Казан дәүләт педагогия университетының филология факультетында белем ала. Алдынгы карашлы, эзләнүчән, күп кырлы талант иясе. Татар әдәбиятын укытуда А.Яхин методикасын куллана.  Аның  хезмәтләре Ташкичү авылы тарихы белән бәйле шәхесләрнең (М.Галәү, Ш.Мәрҗани) тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган.  2000 елдан  “Мәктәп китапханәсе” сериясенең редакция советы члены, үзе дә шушы сериягә кергән томнар авторы. 2009 елда үткәрелгән “Без Мәрҗани оныклары” төбәкара яшь иҗатчылар конкурсын оештыручы. Арча районында мәктәптә эшләүче бердәнбер  филология фәннәре кандидаты.

 

 

Хәбиров Харис Хәбир улы.

Хабиров Харис Хәбир улы 1937 елның 5 июлендә  Ташкичү авылында туа. 1944-1951 елларда Ташкичү  җидееллык мәктәбендә белем ала. Күп еллар  Камил Якуб исемендәге колхозда тракторда эшли. Районның иң алдынгы  механизаторы булып таныла. “Ленин ордены” кавалеры.  2010 елда вафат.

 

Шаһимәрдәнов Нәҗип Шаһимәрдән улы

1926  елның 2 февралендә Ташкичү авылында  туган. 1933- 1937 елларда Ташкичү башлангыч мәктәбендә укый.  Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугыштан соң  Мәскәү шәһәрендә югары белем алып, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә.Техник фәннәр кандидаты. 2003елда вафат булган.

Тулырак мәгълүмат

 

 

 

 

 

 

 

Шаһидуллин Айрат Фирдәвес улы.

Шаһидуллин Айрат Фирдәвес улы 1971 елның 24 октябрендә Арча районы Мәмсә авылында туа. 1979- 1982 елларда Мәмсә башлангыч мәктәбендә, 1982- 1989 елларда  Ташкичү урта мәктәбендә белем ала. 1989 елда Камил Якуб исемендәге колхозда механизатор булып эшли башлый, читтән торып Әтнә совхоз-техникумын тәмамлый.  Татарстан Республикасының атказанган механизаторы.

 

Гумеров Азат Расим улы.

Гумеров Азат Расим улы 1973 елның 24 октябрендә Арча районы Мәмсә авылында туа. 1980- 1983 елларда Мәмсә башлангыч мәктәбендә, 1983- 1989 елларда  Ташкичү урта мәктәбендә белем ала.   1990 елда Камил Якуб исемендәге колхозда механизатор булып эшли башлый.  Әтнә совхоз-техникумын тәмамлый.  Татарстан Республикасының атказанган механизаторы.

 

Хабибрахманов Зөфәр Хәбибулла улы.

Хабибрахманов Зөфәр Хәбибулла улы 1928 елның 16 февралендә Мәмсә авылында туа. 1936 – 1940 елларда  башлангыч мәктәптә белем ала. Бик яшьли   колхозда эшли башлый. Эзләнүчән, техниканы яхшы белгән һәм  тракторларга яраклы яңа җайланма уйлап табучыны үз заманының “Кулибины” дип атаганнар.  “РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы”. 2010 елда вафат.


 

Шәйхетдинов  Нуретдин Гыйльметдин улы.

1954 елның 20 августында  Арча районының  Мәмсә авылында туа. Мәмсә башлангыч мәктәбендә 1961-1964  елларда укый. 1965- 1969 елларда Ташкичү сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең онкология хастаханәсендә врач-онколог булып эшли.  Татарстан Республикасының атказанган табибы.

 

Вәлиев    Инсур   Габделхак улы. 

1949 елның  26 маенда   Арча районы   Мәмсә  авылында  туган. 1956 елда Мәмсә  башлангыч  мәктәбенә укырга керә. Ташкичү сигезъеллык  мәктәбен  1964 елда  тәмамлый. Хезмәт юлын  Камил Якуб исемендәге колхозда механизатор булып башлый. 1985 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру  өлкәсендәге хезмәтләре  өчен “Татарстан АССРның  атказанган Авыл хуҗалыгы механизаторы “ дигән исемгә лаек була. Аңа 1993 елда  “Татарстан Республикасының   атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”  дигән мактаулы исем, 1995 елда  ТР президенты Указы белән  “Фән  һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының  дәүләт премиясе лауреаты “ һәм “Россия  Федерациясенең  атказанган  авыл хуҗалыгы  хезмәткәре “  дигән  исемнәр бирелде. 

 

Җәләев Данил Минһаҗ улы.  

1963  нче елның 19 ноябрендә Арча районы Ташкичү авылында туа. 1971 нче елда Ташкичү сигезьеллык мәктәбенә укырга керә, урта мәктәп курсын Яңа Кенәр урта мәктәбендә тәмамлый.  1981-1985 нче елларда Казан дәүләт педагогия институтының физика –математика факультетында укый. Институтны тәмамлагач, Ташкичү урта мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләнә һәм 2011 нче елга кадәр шунда математика укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Күп тапкыр укучылары математика фәне буенча район олимпиадасында җиңүгә ирешә . Үзе 2000 нче елда “Районның иң яхшы укытучысы” исеменә лаек була. Укыту-тәрбия эшендә ирешкән уңышлары өчен 2003 нче елда  “Россия Федерациясе гомуми белем мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

 

  Гарифжанов Мәсхүт Зариф улы.

1959 нчы елның 12 январенда Арча районы Мәмсә авылында туа. Мәмсә башлангыч, Ташкичү сигезьеллык мәктәбендә белем ала. 8 классны тәмамлагач, Арча педучилищесына  укырга керә. Хезмәт юлын 1978 нче елда Яңа Кенәр урта мәктәбендә комсомол секретаре вазыйфасы белән башлый, 5 ел башлангыч классларда, 3 ел физкультура, татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара. 1980-82 нче елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Читтән торып Казан дәүләт педагагия институтының география факультетын тәмамлый. 1991-94 нче елларда  Ашытбаш урта мәктәбендә география фәне  укыта,  укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара. 1993 нче елда “Районның иң яхшы укытучысы”, 1996 нчы елда республика укытучылары конкурсында катнашып, лауреат исеменә лаек була. 1998 нче елда укыту-тәрбия эшендә ирешкән уңышлары өчен “Татарстан Республикасы атказанган укытучысы” дигән исемгә лаек була. 2004 нче елдан   Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара.      

Ташкичү мәктәбендә укыган, эшләгән кешеләрнең  Республикада, районда партия, дәүләт,

хуҗалык җитәкчеләре вазыйфаларын башкарулары

 

Фамилиясе, исеме, отчествосы

Кайсы авылдан?

Кайда эшләгән?

Сафин Нургали

 Сафа улы

Мәмсә

ВЛКСМның Тукай (Кызыл Юл) райкомы беренче секретаре (1946-1949 еллар)

Кызыл Юл, Балтач, Алабуга, Әгерҗе КПСС райкомының беренче секретаре, ТАССР Югары Советы рәисе урынбасары 

Валиев Инсур Габделхак улы

Мәмсә

Арча, Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, “Вамин-Алексеевский” ширкәте генераль директоры

Ибраһимов Фаяз Ибраһим улы

Ташкичү

“Бәкер” шифаһанәсе баш табибы

Галявиев Сәет Галявиевич

Ташкичү

КПССның Арча райкомы оештыру бүлеге җитәкчесе (1977-1978), Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге җитәкчесе

Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы

Мәмсә

Екатеринбург шәһәренең “Саф чишмә” газетасы редакторы, “Азатлык” радиосы журналисты, татар конгрессының Урал төбәге башкарма комитеты директоры

Багавиев Рәдиф Җәүдәт улы

Ташкичү

Казан шәһәре полициясенең 12 нче бүлеге (“Танкодром”) җитәкчесе

Нурмухамметов Нияз Фаритович

Ташкичү

Идел буе  ОАО “Сетевая компания” электр челтәренең Арча филиалы директоры

Гимадетдинов Надил Гадилович

Мәмсә

“Татарстанда җирле үзидарә” журналының баш мөхәррир урынбасары

Сафин Рушан Гадрафикович

Мәмсә

“Арскагропромснаб” база җитәкчесе (1984-1985, 1993-1999, 2001-2004)

ОАО “Арские коммунальные сети” җитәкчесе (1999-2000)

Сафин Газинур Масхутович

Ксна

“Ашытбаш” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе (1997-2000)

“Сельхозтехника” РОсының Яңа Кенәр бүлекчәсе җитәкчесе (2000-2002),

“Ашытбаш” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе (2001-2005),

ООО “Вамин-Мәрҗани” нең “Ашытбаш” бүлекчәсе башкарма директоры (2005-2007),

Питрәч районы ООО “Соя-Кулаево” директоры (2007-2008),

Арча районы ООО АФ “Акчишмә” директоры (2008-2017)

Аюпов Альтаф Абдуллович

Ксна

Арча районы КПССның район комитеты авыл хуҗалыгы җитәкчесе (1983-1986), Арча районы администрациясе оештыру бүлеге җитәкчесе (2000-2001), азык-төлек продуктлары җитештерү һәм сыйфатын тикшерү буенча Арча районы дәүләт инспекциясе җитәкчесе (2003)

Миначетдинов Марат Канафиевич

Татарстан Республикасы Буа районы Кара-Китән авылы

Ш.Мәрҗани исемендәге СХПК җитәкчесе (1998-2005),

ОАО АФ ”Вамин-Мәрҗани” генераль директоры (2005-2017)

Маликов Газиз Габделнурович

Ташкичү

Арча райкомы оештыру бүлеге җитәкчесе (1977), К.Якуб ис.колхоз парткомы секретаре (1982-1991), Мәрҗани ис.колхоз рәисе урынбасары (1991-1995),

Ташкичү авыл советы рәисе (1995-2000), “Ашытбаш” колхозы рәисе (2000-2002), Ташкичү авыл советы рәисе (2002-2008), “Вамин-Мәрҗани” агрофирмасы профком рәисе (2008-2013)

Шавалиева Рамзия Азатовна

Ашытбаш

Ташкичү сигезьеллык мәктәбе укытучысы (1974-1990),

Ашытбаш урта мәктәбе директоры (1990-2008), “Ташкичү җирле үзидарәсе” башлыгы (2008-2013)

Файзуллин Фәһим Хатипович

Иске Ашыт

Ташкичү урта мәктәбе укытучысы (1984-1998), Иске Ашыт урта мәктәбе директоры (1998-2010), “Иске Ашыт җирле үзидарәсе” башлыгы (2010-2011), “Ташкичү җирле үзидарәсе” башлыгы (2011-эшли)

Касимова Илүзә Маратовна

Мәмсә

“Ялкын” журналының яшьләр редакциясе редколлегиясе члены, 2016-2017 нче еллар