Шлиссельбург ныгытмасында Батырша хөрмәтенә хәтер тактасы куярга тәкъдим ителде

Тарихчы Фәйзелхак Ислаев фикеренчә, 1755-1756 елларда Идел-Урал халыкларының баш күтәрүе идеологы Батыршаның исемен мәңгеләштерергә кирәк.

Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштырырга телиләр. Бу хакта тарих фәннәре докторы, Россия ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаев бүген Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV “Фәезханов укулары” конференциясендәге чыгышында хәбәр итте.

"Кичә түгәрәк өстәлдә без Батыршаның хәтерен мәңгеләштерү турында сөйләдек. Бүгенге конференциядә бу фикергә ярдәм итүен телим. Чөнки нәкъ 255 ел элек 1762 нче елда Батырша Шлиссельбург ныгытмасында вафат булган. Кызганычка каршы, анда хәтер тактасы юк", - диде Фәйзелхак Ислаев.

Ул шулай ук, Батыршаның истәлегенә шушы күтәрелеш  турында материалларны бастырып чыгару кирәклеген әйтте. "Безнең Башкортостандагы коллегалар бу эшне башлаганнар инде. Мин конференция карары белән хөкүмәткә, алар да бу фикергә ярдәм итсеннәр дип мөрәҗәгәть итергә телим. Тиз арада шушы материалларны бастырып чыгарырга кирәк. Кызганычка каршы, үз вакытында әзерләнгән том бастырылмады", - диде ул. 

Фәйзелхак Ислаев Батырша турында китап язып, аны мөфти Равил Гайнетдинга бүләк итәсе килүен әйтте. "Ислам эшләрендә Батырша кебек үк батыр булсын дигән ният белән эшлим", - дип аңлатты ул аны һәм бу китап "һәр татар гаиләсендә булырга тиеш", - дип өстәде.

12 апрель 2017, 19:34 , Фото: kazanriu.ru

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Биккол)

 

Бөтендөнья рус халык соборы Батыршаны хөрмәтләүгә каршы чыкты

Рус халык соборы Санкт-Петербургның закон чыгару органнарын "әхлаксыз акциягә" бәя бирергә чакыра.

 Бөтендөнья рус халык соборының эксперт һәм хокук саклау үзәкләре Россия мөфтиләр Шурасы конференциясендә әйтелгән Батыршага истәлек тактасы кую тәкъдимен "әхлаксыз акция" 

 дип бәяләде. Бу хакта оешманың рәсми сайты хәбәр итә.

Искәртеп үтик, Тарих фәннәре докторы, Россия ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаев, 1755-1756 елларда Идел-Урал халыкларының баш күтәрүе идеологы Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV “Фәезханов укулары” конференциясендәге чыгышында белдерде.

Бөтендөнья рус халык соборы (Всемирный Русский Народный Собор - ВРНС) - Рус православ чиркәвенең рус халкын берләштерү максатыннан төзегән халыкара иҗтимагый оешмасы. Оешманың җитәкчесе - Патриарх Кирилл.

Конференция аптыраш тудырды, диелә Бөтендөнья рус халык соборы тараткан белдерүдә. "...билгеле булганча, Батырша - танылган антироссияле милләтче һәм дини фанат. Ислам фразеологиясенә ышыкланып, бу каршылыклы шәхес рус һәм православие диненнән булучыларга, аларга дустанә мөнәсәбәттә булган мөселманнарга каршы котырткан, үтереш-тәртип бозуларга чакырган, мөселман илләрен Россиягә каршы сугышка өндәгән. Бүгенге көндә ислам террорчыларының идеологиясе һәм пропагандасы шул рәвешле бара", - диелә белдерүдә.

Габдулла Галиев (Батыршаның чын исеме - ТИ.) эшчәнлегенә ноктаны мөселманнар үзләре куйган, аларның исемнәре дә билгеле, һәм конференцияне аларга багышлап үткәрсәң дөресрәк булыр иде, дип тәкъдим итә Бөтендөнья рус халык соборы.

Санкт-Петербургта булган теракт корбаннарына матәм көннәре үткәрелгәндә, Батыршаны данлау безнең илдәге тынычлык һәм динара килешүгә каршы көрәш кебек кабул ителә, Санкт-Петербургның закон чыгару органнары һәм җәмәгатьчелек әлеге әхлаксыз акциягә үз бәясен бирергә тиеш, диелә хәбәрдә.

13 апрель 2017, 18:42

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”).

 

 

Батыршаны кимсетүгә карата Татар конгрессы сүзен әйтми калмас — Д.Мөхетдин

 

Батыршаны кимсетүгә карата Татар конгрессы сүзен әйтми калмас — Д.МөхетдинДамир Мөхетдин XIV Фәезхан укулары темасы һәм эчтәлеге белән кызыксынучыларны Диния нәзарәте рәсми чыганакларыннан мәгълүмат алырга чакырды.

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе имам – мөхтәсибе Дамир Мөхетдин Бөтендөнья рус халык җыеныннан соң XIV Фәезхан укулары темасы һәм эчтәлеге белән кызыксынучыларны (11-12 апрель, Санкт-Петербург) Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәсми чыганакларыннан мәгълүмат алырга чакырды, анда конференция барышы тулаем яктыртылган, дип җиткерде.

"Бөтендөнья рус халык җыены тарафыннан Санкт-Петербургта легендар шәхес - Абдулла Алиев (Батырша) тууына 300 ел уңаеннан XIV Фәизхан укуларын уздыруга карата күңелсез сүзләр ирештерелде. Дини фанатик, Россиягә каршы милләтче дип аталды Батырша. Рәсми сайтларда без халыкны конференция эчтәлеге белән таныштырабыз, Россия һәм чит ил ислам тарихчылары чыгышлары тезисларын бирәбез. Тарихи шәхесне кимсетүгә килгәндә, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья башкорт корылтае үз сүзләрен әйтми калмас, дип ышанам. Мондый атамага тагын мөселман тарихи шәхесләреннән кемнәр әләгер икән дип уйландым. Кол Шәриф? Имам Шамил? Салават Юлаев?", − дип язган Мөхтәсиб Мөхетдин үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында.

Исегезгә төшерәбез, кичә Бөтендөнья рус халык соборының эксперт һәм хокук саклау үзәкләре Россия мөфтиләр Шурасы конференциясендә яңгыраган Батыршага истәлек тактасы кую тәкъдимен "әхлаксыз акция" дип бәяләде.

"Конференция аптыраш тудырды", диелә Бөтендөнья рус халык соборы тараткан белдерүдә. "...билгеле булганча, Батырша —  танылган антироссияле милләтче һәм дини фанат. Ислам фразеологиясенә ышыкланып, бу каршылыклы шәхес рус һәм православие диненнән булучыларга, аларга дустанә мөнәсәбәттә булган мөселманнарга каршы котырткан, үтереш-тәртип бозуларга чакырган, мөселман илләрен Россиягә каршы сугышка өндәгән. Бүгенге көндә ислам террорчыларының идеологиясе һәм пропагандасы шул рәвешле бара", - диелә белдерүдә.

14 апрель 2017, 15:09 , Фото: Салават Камалетдинов

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”).

 

Ф.Ислаев: Батыршаның исемен мәңгеләштерүне Рус православ чиркәве үзе дә яклап чыгарга тиеш

Бөтендөнья рус халык соборы Батырша хөрмәтенә фәнни-гамәли конференция үткәрүне "әхлаксыз акция" дип атаган.

 Батыршаның исемен мәңгеләштерүне Рус православ чиркәве үзе дә яклап чыгарга тиеш. Тарих фәннәре докторы, Россия ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаев “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдерде.

Искәртеп үтик, Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV “Фәезханов укулары” конференциясендәге чыгышында Фәйзелхак Ислаев 1755-1756 елларда Идел-Урал халыкларының баш күтәрүе идеологы Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыккан иде.Бөтендөнья рус халык соборы моны "әхлаксыз акция" дип бәяләде һәм хокук саклау органнарын моңа бәя бирергә чакырды. “Батырша – дәүләткә каршы эшләгән антироссияле милләтче һәм дини фанат”, - диелә бу хәбәрдә. Батыршаны кимсетүгә карата Татар конгрессы сүзен әйтми калмас дип белдерде Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе имам-мөхтәсибе Дамир Мөхетдинов.

“Исламны күралмаган кешеләрнең эше”

“XX гасыр башында мондый сүзләрне язган кешене черносотенец – карагруһчы дигәннәр. Алар өчен без бөтенләй кеше түгел. Дөрес түгел бит бу. XVIII гасырдагы әйберләрне бу заманга күчереп карыйлар”, – дип саный тарихчы.

Фәйзелхак Ислаев Батыршаның тууына 300 ел тулуга багышланган Россия күләмендә фәнни-галәми конференция үткәрелүдә бернинди проблема күрмәвен белдерде. “Ничек инде Батырша “Россиягә каршы эшләүче танылган милләтче һәм дини фанатик” булсын? Мөселман кешесе бөтенләй милләтче була алмый. Мондый сүзләрне язган кеше үзе нәрсә язганын аңламый. Мөселманнарны, исламны күралмаган кеше эшләгән моны. Батыршаның дөрес фикерли торган кеше икәнен патшабикә үзе дә таныган. Ә болар шуны аңламый. Аңлыйлар алар, мөселманнар Санкт-Петербургта шундый конференция үткәргәнгә эчләре поша”, – диде ул.

“Бу әйберне язган кешеләр безнең Батыршага истәлек тактасы кую тәкъдиме турында белми дә әле, белсәләр безне бөтенләй бетереп атарлар иде. Батырша турында конференция үткәрү генә дә тавыш чыгара”, – дип саный ул.

“Батыршаның хаклы булуын патшабикә дә аңлаган”

Тарихчы әйтүенчә, Конференция Санкт-Петербургтагы террор актында үлгән кешеләрне искә алудан башланган, мөфти дога укыган. “Ә бу белдерүдә Батыршаны хәзерге заман террористлары белән чагыштыралар. Хәзерге заманда Батырша белән чагыштырырлык кеше бөтенләй юк”, – диде Ислаев. Ул Батыршаның эшчәнлеге рус чиркәвенә бары тик файда гына китергән дип саный.

“XVIII гасырның уртасында татар-мөселман халкы арасында иң авыр заман. Көчләп чукындыру заманы. Батырша Россия дәүләтендә ислам динен саклап калу өчен көрәшкән. Ул патшабикә Елизавета Петровнага хат яза, йөз битлек хезмәт. Анда бернинди фанатизм юк. Ул Россия мөселманнарының ни өчен җиһадка чыгарга мәҗбүр булулары турында аңлатып яза. Әмма Батырша русларга, рус дәүләтенә, православие чиркәвенә каршы түгел. Моның шулай икәнен патшабикә дә аңлаган. Бу хатта язылган әйберләрнең кабул ителүе шуны сөйли. Шул заман өчен хас булмаган күренеш – бик тиз арада чукынмаганнар өчен өстәмә салым, рекрутлык юкка чыгарыла, мәчетләр төзү рөхсәт ителә. Ул заманда бер кеше чукынса, калганнарын башка авылга күчереп утыртканнар, ул да бетерелә. Патшабикә иң фанатик рус дин әһелләрен эшләреннән алган. Лука Канашевич, Тобольскида Сильвестр Гловатскийны эштән җибәргәннәр. Революциягә кадәр бездә эшләгән Знаменскийның “История русской церкви” китабында шул хакта яза”, – дип сөйләде тарихчы.

Шул сәбәпле ул Батырша “безнең хәтеребездә дә булырга, рус халкы да хөрмәт итәргә тиеш”, дип саный. Тарихчы фикеренчә, Батырша явыннан соң дәүләт дини сәясәтен үзгәрткән, бу исә мөселманнар белән православие динендәгеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга китергән.

“Татар-мөселман дөньясында Батырша шикелле кеше юк”

Бөтендөнья рус халык соборы хокук саклау органнарын конференция эшчәнлегенә хокукый бәя бирергә чакырды. Ислаев моннан курыкмавын, киресенчә, хуплавын гына белдерде. “Бу бик әйбәт булыр иде. Ул безгә чыгыш ясар өчен мөмкинчелек, трибуна бирә”.

Фәйзелхак Ислаев әйтүенчә, татар-мөселман дөньясында Батырша шикелле кеше юк. Шул сәбәпле ул аның исемен хәтердә сакларга чакыра. “Тарихны өйрәнергә, аның хакында язылган китапларны белергә, ул хакта язып торырга кирәк. Бу бит эшләнми, кызганыч, мәкаләләр сирәк чыга”, – диде ул.

Фәйзелхак Ислаев, Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, аңа истәлек тактасы кую тәкъдимен бердәм хуплап чыгарга чакырды. “Бу очракта без, принципиальлек күрсәтергә тиеш. Без дәүләткә каршы бернинди начарлык китермибез. Ислам һәм православие арасында нормаль мөнәсәбәт булсын дисәк, Батыршага истәлек тактасын куюны православ дин әһелләре үзләре яклап чыгарга тиеш”, — диде ул.

“Җавап язарга җыенам”

Сүз уңаеннан, Батырша туган авыл мәктәбе аның исемен йөртә (Башкортстанның Балтач районы), Башкортстанда Батыршаның музее да бар. Ул Батыршаның кайбер чыганакларда башкорт дип аталуы белән дә килешмәвен белдерде: “Чыгышы белән ул – татар. Мишәрләрдән. Башкортларның анысы үз эше. Килеп чыгышы – мишәрләрдән, әтисе Түбән Новгород якларыннан килеп утырган, кызганыч, кайсы авылдан икәне билгеле түгел”.

Фәйзелхак Ислаев, Бөтендөнья рус халык соборына җавап язарга җыена. “Минем моңа бик ачуым чыкты, тынычланып, бер җавап язачакмын. Бу хакта халыкка җиткерергә кирәк. Хәзерге заманда шушындый әйбернең килеп чыгуы идиотлык. Бу белдерүнең бер җөмләсе дә дөрес түгел”, — диде ул.

14 апрель 2017, 18:44

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов)

 

Башкортстандагы музей җитәкчесе Шлиссельбургта Батырша каберенә таш куелуын тели

Рафис Шәйхәйдәров 15 ел элек Шлиссельбургтагы Батырша каберенә туган нигезеннән туфрак илтеп салган.

Башкортстанның Балтач районы Иске Балтач авылындагы Габдулла Галиев (Батырша) музее директоры Рафис Шәйхәйдәров Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батырша каберенә таш куярга кирәк дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

"Без Батырша хәзрәткә бик рәхмәтлебез, без аңа истәлек тактасы гына түгел, каберенә таш куелуын да теләр идек. Мин бер 15 ел элек Санкт-Петербургка баргач, музей директоры Батыршаның Шлиссельбург ныгытмасындагы каберен дә күрсәткән иде. Риваятьләр буенча аны күммәгәннәр, табигый бер чокырга ташлап, өстенә күпмедер туфрак ташлаганнар. Менә шул урында кабер ташы куярга кирәк. Мин үзем 15 ел элек Батыршаның туып үскән йортыннан туфрак алып барып, шушы ныгытмадагы каберенә салып кайттым. Туып үскән йорт туфрагы белән кабере туфрагын тоташтырдым”, - дип сөйләде Рафис Шәйхәйдәров.

Искәртеп үтик, Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштырырга телиләр. Бу хакта тарих фәннәре докторы, Россия ислам институты профессоры Фәйзелхак Ислаев Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV “Фәезханов укулары” конференциясендәге чыгышында белдергән.Бөтендөнья рус халык соборы моны "әхлаксыз акция" дип бәяләде һәм хокук саклау органнарын моңа бәя бирергә чакырды.

24 апрель 2017, 10:16

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина).

 

Имам Шамилне аңлаган кебек, Рус православ чиркәве Батыршаны да аңлар – музей директоры

Башкортстандагы Батырша музее директоры Рафис Шәйхәйдәров әйтүенчә, Батырша явы – мөселманнарга җиңеллек китерә алган бердәнбер баш күтәрелеш.

Имам Шамилне аңлаган кебек, Рус православ чиркәве Батыршаны да аңлар – музей директоры

Батыршага, иң беренче чиратта, XVIII гасырның күренекле мәгърифәтчесе итеп карарга кирәк. Башкортстанның Балтач районы Иске Балтач авылында урнашкан "XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев (Батырша) музее" учреждениесе директоры Рафис Шәйхәйдәров "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

“Батырша хәзрәт – күтәрелеш җитәкчесе генә түгел. Гомеренең күп өлешен ул балаларны тәрбияләүгә, олыларга үгет-нәсихә бирүгә, Ислам диненә өйрәтүгә багышлаган шәхес. Без аны, беренче чиратта, галим кешеләрнең берсе итеп күрәбез. Россиядә ул дәвердә аның кадәр галимлек дәрәҗәсенә ирешкән кеше булмаган. Кайбер галимнәрнең мәгълүматларына караганда, ул 26 ел мәдрәсәләрдә генә укыган, Коръән-хафиз булган”, – дип билгеләп узды Рафис Шәйхәйдәров.


Батырша мирасы – китапханә

Рафис Шәйхәйдәров үзенең Батырша хәзрәт нәселенең 8 нче буын вәкиле булуын әйтте. Музей директоры әйтүенчә, мәгърифәтченең нәселе тарафыннан сакланган китапханә дә бар.

“Китапханәнең соңгы хуҗасы 6 нчы буын оныгы Шакирҗан хәзрәт булган. 1918 елда, эзәрлекләүдән качып, ул Югары Карышбаш авылыннан чыгып китәргә мәҗбүр була. Шул вакытта китапханәне өч өлешкә бүлеп калдыра. Ике баласы 1930 елларда кире кайта ала. Бу – 1903 елгы кызы Латыйфа, 1906 нчы елгы улы Әхмәтнәби. Алар кире кайтканнан соң, китапханәне үзләренә ала. Ләкин халык яратып укый торган Мөхәммәдьяр, Һәфтияк Шәриф, Кисекбаш китабы, Хәдисләр, Коръән китаплары, мөнәҗәтләр һәм башка халык арасында күп укыла торган китапларны халык бүлешеп алып бетерә. Китапханәдә галимнәр укый торган китаплар гына кала. Бу нәселдән килгән мирас малы бүлү китаплары", – ди Рафис Шәйхәйдәров.

"Гадел казый"

Батырша бик күп бай гаиләләргә мирас малы бүлү белән дә шөгыльләнгән булган. "Уфа провинциясе һәм Оренбург губернасы җитәкчеләре дә мал бүлгәндә аны тәкъдим иткән. Гадәттә, һәрвакыт мал өлеше кемгәдер җитми кала, йә аз күренә. Батырша хәзрәт бүлгәндә, бөтен кеше канәгать кала торган булган, шуңа күрә аны тәкъдим иткәннәр. Чөнки ул вакытта әле Россия кануннары көченә кереп бетмәгән, мөселманнар шәригать хөкемнәре белән яшәгән”, – диде әңгәмәдәш.

Күтәрелеш җитәкчесе булу өчен Батыршадан да лаеклы кеше табылмаган

Музей җитәкчесе әйтүенчә. Батырша халкы бай яшәгән авылда – Күземъярда эшли башлаган. Бүген бу авыл Пермь крае Барда районына керә. Батырша мәдрәсәсе урынында хәзер медпункт урнашкан. Шушы авылда мәгърифәтче булып эшләгәндә аны Олыкош авылының старшинасы Мөслим күреп ала һәм үзенә чакыра. (Чиләбе өлкәсе Кунашак районы Мөслим авылы). Батырша Мөслим старшинаның бертуган сеңлесенә өйләнә. Берникадәр анда мәгърифәтчелек кылганнан соң, үзенең Карышбаш авылына әйләнеп кайта.

"Күрәсең, әти-әнисе дә олыгайган була", – дип аңлатты моны музей директоры. "Батырша Карышбашта үзенең мәдрәсәсен ачып җибәрә. Ул мәдрәсәгә Башкортстаннан, Чиләбе, Пермь җирлегеннән генә түгел, Татарстанның Балтач районыннан кадәр үк Исмәгыйль Апкин килеп укый. Шулкадәр данлыклы мәдрәсәгә әйләнә".

Рафис Шәйхәйдәров әйтүенчә, баш күтәрелү котылгысыз дип әйтерлек күренеш була. "Шушы дәвердә хөкүмәтнең һәм христиан дине әһелләренең көчләп чукындыру нәтиҗәсендә халыкта ризасызлык туу сәбәпле, ул инде күтәрелешне җитәкләргә мәҗбүр була. Чөнки аңардан да лаеклы шәхес табылмый. Оренбург губернасында Татар Каргалысы авылыннан Габделсәлам Ураев аның рухи җитәкчесе була. Язган хатында да Батыршаны җитәкче итеп тәкъдим итә. Батырша күтәрелеш җитәкчесе булса да, Русия Хөкүмәтенә каршы килсә дә, бу мөселманнар өчен искиткеч көтелмәгән нәтиҗәләр булып кайта. Көчләп чукындыру берникадәр туктатылып тора. Көчләп чукындырылган һәм чукындырылмаган кешеләргә – ике конфессия вәкилләренә бергә яшәргә рөхсәт була. Диннәрен алмаштырган кешеләр түләргә тиешле салым Патша указы белән гамәлдән чыгарыла", – дип билгеләп узды музей мөдире.

Батырша күтәрелеше – мөселман халкына җиңеллек китергән бердәнбер күтәрелеш

Рафис Шәйхәйдәров фикеренчә, Рус православие чиркәвенең Батыршаны хөрмәтләп искә алуга каршы булуын элекке гасырлар буе килгән каршылыкның кайтавазы дип кенә карарга кирәк. Батырша хәрәкәтен хәтта террорчылар гамәлләре белән тиңләп карауга ул үз мөнәсәбәтен белдерде. "Рус чиркәве дә аны аңлар. Салават Юлаевны, чеченнарның Шамилен дә, калган бөтен баш күтәргән шәхесләрне андый сүз белән атамыйлар бит. Батырша хәзрәт күтәрелешендә беркемгә дә зарар килми, ул беркемне харап итми, ә мөселманнарга ул күтәрелеш ирек бирә. Бу мөселман халкына җиңеллек биргән бердәнбер күтәрелеш. Аңа кадәрге каршылыкларның нәтиҗәсе андый булмаган", – ди әңгәмәдәш.

Батырша хәзрәт андый кискен бәягә лаек шәхес түгел

"Батырша халыкларны укыткан, мәгърифәт нуры чәчкән, мәдрәсәләр төзегән, ислам динен куәтләгән шәхес. Чиркәү әһелләре, бәлки, үзләре дә тирәннән аңламагандыр, өстән-өстән генә фикер йөртеп, ялгыш фикер таралуы да бар. Бәлки, аларга кемдер шундый аңлатма биргәндер. Батырша хәзрәт андый кискен бәягә лаек шәхес түгел.

Ул бит халкының азатлыгы өчен көрәшкән шәхес. Халык бит авыр яшәгән, ул патшага язган гарызнамәсендә дә, патша үз кул астындагы кешеләрнең хәлен белеп торырга, аларга җиңеллек тудырырга тиеш, дип язган бит. Аны андый сүз белән атау үзе гөнаһ", – дип белдерде Рафис Шәйхәйдәров.

"Батырша – мишәр,әмма моңа басым ясау кирәкми"

Әңгәмәдәш Батыршаны милләте буенча татар дип кистереп әйтмәде. "Ул вакытта милләткә бүленмәгән, ул вакытта сословиеләр генә, ул мишәр сословиесеннән. Татар инде ул, ләкин моңа басым ясау кирәкми. Ул вакытта милләте түгел, мөселманлыгы мөһим булган", - диде. Шулай да, үзенең "Батырша эзләреннән" дигән китабы чыкканын, анда нәселе турында "гаскәри мишәрләр" дип язылганын шәрехләп үтте. "Бу тарихи мишәрләр авылы. Анда әле дә мишәрләрдән башка беркем яшәми", – диде.

Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV “Фәезханов укулары” конференциясендәге чыгышында Фәйзелхак Ислаев 1755-1756 елларда Идел-Урал халыкларының баш күтәрүе идеологы Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыккан иде. Бөтендөнья рус халык соборы моны "әхлаксыз акция" дип бәяләде һәм хокук саклау органнарын моңа бәя бирергә чакырды. “Батырша – дәүләткә каршы эшләгән антироссияле милләтче һәм дини фанат”, - диелә бу хәбәрдә. Батыршаны кимсетүгә карата Татар конгрессы сүзен әйтми калмас дип белдерде Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе имам-мөхтәсибе Дамир Мөхетдинов

20 апрель 2017, 11:11

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина).

 

 

 

БАТЫРША ЭЗЛӘРЕН БАРЛАГАН

Рәфис Шәйхәйдаровның “Батырша эзләреннән” дип аталган яңа дөнья күргән китабын укыганнан соң туган уйлар
Райондашыбыз Рәфис хәзрәт Муллагатдәр улының югарыда исемләнгән яңа китабын мин зур канәгатьлек белән башыннан ахырынача бер тында укып чыктым. Әйтергә кирәк, китап эшләнеше һәм эчтәлеге ягыннан да соклангыч матур чыккан, һәм, иманым камил, райондашларымның күңеленә хуш килер.
Китапны бастырып чыгаруга хәзрәт күп көч сала, озак еллар әзерләнә. Батырша эзләреннән сәяхәттә йөри, җирле хакимият башлыклары, мәктәпләр, мәчетләр һәм төрле катлам кешеләре, зыялылары, тарихчылары, крайны өйрәнүче белгечләр белән элемтәгә керә, тарихи чыганаклар белән таныша, аларны чагыштырып анализлар үткәрә, фотоматериаллар туплый. Хәтта Батырша туган йорттан (Карышбаш — Югары Карыш) туфрак алып, бөек якташыбызның гомерен өзгән Шлиссельбург кальгасындагы каберенә илтеп салуга ирешә, ягъни Батыршаның мәңгелек рухын туган җире белән тоташтыра. Быел изге якташыбызның батырларча шәһит китүенә (24 июль, 1762 ел) 250 ел тулды. Ул вакытта ил батырына нибары 46 яшь булган. Гадәттә, шәхеснең вафат булган көнен билгеләмиләр, чөнки батырлар — үлемсез, аларның гомере — мәңгелек.

Озак еллар эзләнүләр, уйланулар нәтиҗәсе булган бай эчтәлекле бу китап, 2012 елда дөнья күрде. Тиражы 1000 данә. Китапны әзерләү өчен файдаланылган чыганаклар саны гына да утыздан, ә фоторәсемнәр саны кырыктан артык. Китапның тышлыгы яшел төстәге калын картоннан эшләнгән һәм аның фасад ягына рәссам Раушан Шәмсетдинов эшләгән Батырша рәсеменең фотокопиясе куелган. Ә китап эчендә Башкортстанның атказанган рассамы, якташыбыз Мэлс Вафин бик уңышлы иҗат иткән Батырша комп озициясе урнаштырылган. Китап эчтәлеге ягыннан бер-берсенә бәйле тугыз бүлектән һәм егерме бер бүлекчәдән тора. Анда канлы 1755 һәм аңардан соңгы вакыйгалар хронологик бер сәйләнгә тезелгән. Китапка баш сүзне район җитәкчесе, Хакимият башлыгы Рәфил Әмин улы Галләмов язган һәм ул Башкортстан Республикасының Балтач һәм Аскын районнары ахуны, Иске Балтач мәчетенең имам-хатибы, Батырша китапханәсен саклаучы һәм музей директоры Рәфис хаҗи Муллагатдәр улы Шәйхәйдаровның игелекле иҗади хезмәтенә югары бәя биргән, халкыбызның үткәнен өйрәнүдә ифрат авыр һәм җаваплы эзләнү эшләрендә аңа яңадан-яңа уңышлар теләгән.

Хәзрәтебезнең “Батырша эзләреннән” дип аталган яңа китабы нәшер ителүе турында “Балтач таңнары” гәзите үзенең агымдагы елның 6 сентябрь санында хәбәр иткән иде. Анда райондашыбыз Ханис Хаҗимовның “Үткәннәрне яхшырак белү киләчәгебезне өметлерәк итәр” дип аталган бай эчтәлекле бик матур мәкаләсе басылган.

Мәкалә авторы Рәфис хәзрәтнең яңа китабына җентекле һәм уңай бәяләмә биреп, китап авторына “кирәкле һәм саваплы эше өчен” рәхмәтләр юллап, райондашларыбызның китап белән танышырларына якты өметләр баглаган. Мин исә Ханис Хаҗимовның бәяләмәсенә кушылып, аның тиздән өстәл китабы булырына ышаныч белдерәм. Китапның эзмә-эзлекле эчтәлеге шулай дип әйтергә ышаныч тудыра. XVIII гасыр урталарында башкорт-татар халкының дини кысуларга, колониаль изүләргә каршы восстаниесенең рухи җитәкчесе һәм оештыручысы булган мәгърифәтче Батырша турында район гәзите битләрендә күптәннән яктыртылып килә. Районыбыз тарихы китабында да төбәк тарихчылары язган материаллар шактый зур урын биләгән. Батырша турында русча, башкортча, татарча язылган тарихи китаплар да бихисап. Ләкин Рәфис хәзрәтнең“Батырша эзләреннән” дигән китабы үзенчәлекле, чөнки ул бөек Батыршаһ җирлегендә туып-үскән һәм аның эшен лаеклы дәвам иткән дин әһеле куллары белән татар телендә язылган һәм милли героебызга кайнар мәхәббәт белән сугарылган яңа фикерләрне туплаган тарихи монография. Хәтерем ялгышмаса, Батырша турында җирле авторлар тарафыннан язылган беренче китап һәм шуның белән дә ул безгә кадерле, истәлекле.

Заманында Батыршаның исемен әйтү дә тыелды. Аны онытырга боердылар. Ләкин ул онытылмады, гасырлар төпкеленнән мөселман халкы күңеленә кайтты. Бу юлы ул мәңгелеккә кайтты. Татар-башкорт халкының Салават батыр шикелле үк бөек милли герое, азатлык көрәшчесе, халкы өчен җанын фида кылырга әзер шәхес кайтты. Ул шәхес яшь буыннарга тәрбия һәм яшәеш үрнәге булып яши һәм яшәр. Шунысы аяныч, 1755 елгы Батырша восстаниесе канга батырыла, тарафдарлары кыргыйларча җәзалана, Батырша үзе һәм өч баласы һәлакәткә тарый, нәсел җепләре өзелә. Объектив сәбәпләре булган бу кыйралышта Батыршаны гаепләүчеләр дә юк түгел, ләкин бу чынбарлыкка туры килми. Батырша восстаниесе бастырылса да, аның тарихи әһәмияте бәясез: патша хөкүмәте мөселман башкорт һәм татар халкын көчләп чукындырудан, мәчетләрне җимереп яндырудан баш тарта, яңаларын төзергә рөхсәт итә, берникадәр социаль льготалар да бирә. Сәбәбе: өзлексез күтәрелеп торган татар-башкорт восстаниеләрен корал кулланып кына җиңү мөмкин түгеллегенә ышана. Ләкин көрәш башка формаларда дәвам итә. Анда инде Батыршаның шәкертләре дә катнаша.

Рәфис хәзрәтнең яңа китабында Батырша хәзрәтнең шәкертләре, старшина Янышевлар династиясе, Колый Балтачев, Чуртанлыкүл авылы турында да информацияләр күп. Яңа китап белән кызыксынучылар китаптан файдалы мәгълүматлар табар. Ахырда Рәфил Галләмов фикеренә кушылып, шуны әйтәсе килә: “Китап туган ягыбызның түгел, ә бәлки, тоташ илебезнең язмышына уңай йогынты ясаган шәхесләребезнең тарихын өйрәнү районыбызга булган горурлык хисләрен тагын да арттырыр, ә үткәннәребезне белү киләчәгебезне өметлерәк итәр. Халкыбызның үткәнен өйрәнүдә ифрат авыр һәм җаваплы эзләнү эшләрендә Рәфис хәзрәткә яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын.

Рәфис хәзрәтнең яңа язма иҗади эше Батыршага багышланган бихисап тарихи китаплар арасында лаеклы урын алыр һәм райондашларыбызның яраткан китабына әверелер”.

15 Сентябрь, 2012 - 09:59 Әхнәф МАЗҺАРОВРайон сулышы

Әхнәф МАЗҺАРОВ.

Чыганак: http://baltach.ru

 

 

Дәвамы...