Ш.Мәрҗанинең хаҗга сәяхәте

  

    1880 нче елның 11 августында Ш.Мәрҗани хаҗ сәфәренә юлга чыга. Ул үзе белән  энесе Садретдин һәм моңарчы хаҗда булган Зәйнулла бине Усманны  ала. Табигый, юлга чыгуны ул китаплардан башка китерә дә алмый. Коръән китабы, үзенең язмаларын ала. Юлга ул үзенең мөселман киемнәре белән чыга. Моның белән ул үзенең кайда гына булса да мөселман булып калуын  әйтергә тели. Башта пароход белән Нижний Новгород шәһәренә баралар. Бу шәһәрдә зур ярминкә була һәм Ш.Мәрҗанилар бу шәһәрдә 2 кон торалар. Мәрҗани сәүдзгәрләр белән очраша,  ихтирам йөзеннән , алар Мәрҗанигә юлда бару өчен өч йөз сум акча бүләк итәләр. Нижний Новгородтан  поезд белән Мәскәү, Курск, Киев шәһәрләре аша, Одессага барып җитәләр. Кара диңгез Шиһабетдиннең күңелендә онытылмаслык хисләр тудыра.  Икенче көнне ул базарга юл тота. Базарда кырым татарлары белән очраша. Одесса шәһренә Мәрҗани килгәнне белеп, мәчет имамы аларны кунакка чакыра. Имамның китапханәсендә Ш.Мәрҗанинең дә бер китабы була. Мәрҗани үз китабының Одесса шәһәрендә дә булуына бик куана.

    Сентябрь уртасында, визалар алганнан соң, Шиһабетдин Мәрҗаниләр, пароход белән Стамбул шәһәренә юл тоталар. Пароходта да Мәрҗани мөселманнар белән таныша һәм  аралаша. Одессадан чыгып 2 көн үткәч, Босфор бугазына керәләр. Шиһабетдиннең күзенә ташланган иң беренче манзара шул була: Станбул шәһәре мәчет манаралары белән бизәлгән.

    Стамбул шәһәрендә Мәрҗанилар 2 атна булырга уйлыйлар. Беренче эш итеп Стамбулның атаклы мәчетләренә йөриләр. Мәчетләрнең бай итеп бизәлешенә игътибар итәләр. 

    Шәһәргә Ш.Мәрҗанинең килүе дин әһелләренә билгеле була. Аны кунакка чакыра башлыйлар.  Бренчеләрдән булып шейх Әхмәт бине Әсәдтә кунакта булалар. Ш.Мәрҗанин шейхның китапханәсе гаҗәпләндерә. Шейх Кончыгыш илләрендә булган киаплар һәм кулъязмаларны күпләп җыйган була.  Алар кулъязмалар алмашалар. Көннәрен Шиһабетдин бушка уздырмый: ул мәчет каршындагы китапханәләргә йөри, үзен кызыкчындырган шактый материалларны күчереп ала.

     Стамбулда 12 көн булгач, хаҗчылар яңадан юла кузгалалар. Ш.Мәрҗани Египет цивилизациясе белән танышу өчен, шунда юнәлә. Беренче булып Измир шәһәрендә тукталалар. Бу шәһәр турында мондый юлларны язып калдыра: “... Юынган таш җәелгән  гүзәл пристане, бик яхшы мосафирханәләре,  гүзәл кибетләре, зиннәтле сәүдәханәләре, машиналы завод һәм фабриклары бар. Урамнарда трамвайлар йори. Уамнарга таш җәелгән булса да, күбрәк урамнары тар икән.   ... Монда безнең татар карендәшләребез дә бар икән”.

    Сәфәрендә Ш.Мәрҗани Искәндәрия шәһәрендә, Мисырда була. Урамнарда йөри, зиратларда була.Һәйкәлләл белән таныша. Мисырда фиргавеннәр пирамидасы яннарында була, кайберләренең эчлэренә кереп караганнар. Мисырдан Сүәешкә киткәннәр.  Сүәештән Гарәбстанга аяк басканнар. Дөяләргә утырып, Мәдинә шәһәренә юл тотканнар. Мәдинәдән – Мәккә шәһәренә. Кая гына барса да Мәрҗани үзе күргәннәрне язып бара, фикерләре белән уртаклаша.1880 нче елның 20 декабрендә кире Казанга кайтып төшәләр.

   Гарифжанов М.З           “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе”  муниципаль бюджет гомуми белем     учреждениесе түгәрәк җитәкчесе