МӘРҖАНИЛӘР НӘСЕЛЕ ТАШКИЧҮДӘ
2.1. Баһаветдин әл-Мәрҗани
Бу шәхес безнең Ташкичү авылына күчеп килү белән Мәрҗаниләр нәселе авылыбыз тарихы белән бәйләнә.
Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл- Мәрҗани 1786 елда, Бәрәскә авылында дөньяга килгән. 1810 елларда яшь Баһаветдин Ташкичү мәдрәсәсенә килеп атаклы мөгаллим мелла Шәмсетдин бине Габдеррәшитән белем алган. Шушы елларда Ташкичү авылы зурая, халкы арта. Авылда яңа таш мәчет салына. Баһаветдин мәдрәсәне тәмамлап, 1812 елның азагына Бохарага сәфәр кылып, анда белемен арттыра. Үзенең мәгърифәтчелеге белән аерылып торганга күрә, Бохара әмире Хәйдәрнең ихтирамын казана. Әмир аны мөдәррис итеп билгеләп Бохарада калдырырга ниятли. (Мәрҗани, 1). Баһаветдин әти-әнисен, туган ягын нык сагына, кайтырга ашкына. Бохара әмире аның теләгенә каршы килми. 1813 елда ул Бохарадан кайта, Бибихәбибә атлы кызга өйләнә. 1816 елда Баһаветдинны (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылына имам, мөдәррис итеп билгелиләр. Аның гаиләсе Ябынчыда яшәгәндә зурайган: 1818 елда, татар халкының сөекле шәхесе Шиһабетдин дөньяга килгән.
Тагын 4 ел уза. Ниһаять, 1822 ел: Баһаветдин гаиләсе белән Ташкичү авылына күчеп килә. Баһаветдин хәзрәтне инде моңарчы даны – дәрәҗәсе зур булган Ташкичү мәчетенә имам-хатыйб, мәдрәсәгә мөдәррис итеп билгелиләр.
Тормыш иптәше выкытсыз вафат булу сәбәпле, ул 1823 елда Бибихөбәйдә белән яңа тормыш кора. Бу никахтан 9 бала дөньяга килгән. Шуларның берсе Садретдин һәм икенчесе, аның энесе Галәветдин. Шулай итеп, авылыбызда безне нык кызыксындырган 3 ир бала, өч бертуган: Шиһабетдин, Садретдин һәм Галәветдин әтиләре Баһаветдинга терәк булып үсеп киләләр. (Шәҗәрә,2).
Баһаветдин калган бар гомерен авылыбызда дин-мәгърифәт таратып уздыра. 34 ел Ташкичү мәдрәсәсен җитәкли, күп шәкертләр анда белем алып үзләре дәрәҗәле руханилар булып киткәннәр. Баһаветдин төрле фәннәрдән дәрес биреп кенә калмаган, тирә-як авыллары имамнары арасында зур абруйга ия булган. Моны раслаучы факт итеп Шиһабетдин Мәҗанинең үз сүзләрен китереп була:
“...1843 елда яңгыр булмыйча һавалар бик коры торып, игеннәр, үсемлекләр һәм агачларның зарарлануы чигенә җиткәч, Мәмсә тау башына Ташкичү, Ашыт, Сәрдә, Кенәр, Печмәнтау, Кысна һәм Ашытбаш авыллары халкы җыелып, яңгыр теләде. (Безнең якларда бик коры килгән еллар булып торган.). Атабыз (Баһаветдин хәзрәт турында сүз бара), барлык җыелган халык теләге белән, яңгыр теләү намазында имам булды... (Мәрҗани, 1)
Ул заманда татар авылы ислам дине кушканча яши. Мәхәллә халкы иманга буйсына, аның сүзеннән чыкмый. Менә шулай тәртипле тормышка ирешелә дә...
Баһаветдин чорында Ташкичү мәдрәсәсенең даны тагын да арта, зурая.
Баһаветдин бине Сөбхан бине Баһаветдин 1856 елда вафат була.
2.2. Шиһабетдин әл - Мәрҗани.
Һәр халыкның мәдәни - иҗтимагый үсешенә көчле этәргеч биргән аның тарихында тирән эз калдырган шәхесләре була. Шундый кабатланмас шәхесләрнең берсе - Шиһабетдин Мәрҗани. Аның турында Тукаебыз әйткән:
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһап хәзрәт.
Халык өчен бәһа җитмәс, кыйбат хәзрәт.
Мәшһүр мәгърифәтчене, тарихчы - галим һәм фикер иясен татар халкына үстереп, рухи тәрбия биргән ватаны булып, безнең Ташкичү авылы тора.
Мелла Шиһабетдин бине Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл -Мәрҗани 1818 елның 16 январендә Ябынчы авылында Баһаветдин хәзрәт гаиләсендә дөньяга килә.
Нәни Шиһапка 4 яшь булганда атасы Баһаветдинны имам итеп Ташкичү авылына күчерәләр. Шиһабетдин яшьтән үк бик зирәк, үзенчәлекле фикерләүче бала булып үсә. Аның бабалары чыгышлары буенча Әтнә төбәгендәге Мәрҗан, Комыргуҗа авыллары белән бәйләнгәннәр. Мәрҗаниләр нәселендә китап күчерүчеләр, шәкертләр тәрбияләүче укымышлылар, зыялылар күп булган.
Шиһабетдин мәшһүр белем йорты булган Ташкичү мәдрәсәсендә тәүге белемнәрен ала башлый. "Гыйлемлелекнең башы, Ташкичүдә башланды", - дигән ул. Ул Ташкичүдә дини белем генә алып калмый, ә фән серләренә төшенү юлында беренче адымнарын ясый. Чөнки мәдрәсәдә, дөньяви белем өлкәсендә, география, астрономия, хисап буенча заманына күрә гыйлем бирелгән. Сәүдә эше белән көн иткән халыкка бик тә кирәкле мәгълүматлар чыганагы бу. Ә Шиһабетдинда мәдрәсә гыйлеме галимлелек талантын ача. Ташкичү мәдрәсәсе татар милләтенә Шиһабетдин Мәрҗанине бирә !
Ташкичү мәдрәсәсе китапларны күчереп язу үзәкләренең берсе булып тора. Күчерелеп язылган бихисап шул кулъязмаларның берсе "Кыйссаи Йосыф" поэмасы булган. (Аны 1961 елда Мөхәммәт Мәһдиев тапкан). Бу кулъязма хәзер фәнни әйләнешкә 37 сан белән кереп киткән. (Мәһдиев, 3).
Уналты ел яшь гомерен Ташкичүдә яшәгән, булачак галим һәм мәгърифәтче үзенең бер китабында Ташкичүнең тарихы, мәчете - мәдрәсәсе, рухани - зыялылары турында бик күп кызыклы мәгълүматлар язып калдырган. (Мәрҗани, 1 китабы турында сүз бара). Анда авылыбызга хөрмәте зур булган Шиһабетдин хәзрәтнең, Ташкичүдә үткән яшьлегенә багышлап язылган шигъри юллары бар. (Нинди кызыклы факт бит бу!).
Яшьлек һәм сабыйлык дәверен үткәргән идем.
Анда мин тормышның яңа киемнәрен кидем;
Анда мин яшерен уйларымның ялгышлыгын күрдем,
Анда минем яшьлегемнең ботаклары тибрәнде. (Мәрҗани, 1)
Нинди мәгънәле, көчле уй- фикерләр белән сугарылган бу юллар!
Шиһабетдин үсеп буйга җитә. Ташкичү мәдрәсәсен тәмамлагач , үзе дә Ташкичү мәдрәсәсендә, шәкертләргә сабак бирә башлый.
1838 ел... Шиһабетдинга 20 яшь. Ташкичү авылы мәшһүр улын озата. Әтисе Шиһабетдинне шул елны, Бохарага югары белем алырга җибәрә. Булачак галим, Мәңгәр авылы сәүдәгәре Мохтар бәк Мөхәррәм кәрванына ияреп, 7 ай үткәч Бохарага килеп җитә. Бохарадан соң ул, 1844 елда, укуын Сәмәрканд шәһәрендә дәвам итә. Урта Азиядә алган белем, бай китапханәләр, андагы галимнәр белән очрашулар, Мәрҗанигә көчле тәэсир ясыйлар, аның дөньяга карашы киңәюдә, тарихчы- галим булып җитешүенә этәргеч бирәләр. Ул Урта Азиядә 1848 елга кадәр яши. Анда күргәннәре хакындагы язмалары, белемнәре соңыннан галимнең энциклопедик 6 томлык " Вафиятел- әлляф..." китабында файдаланылган. Ул Ибн Фадлан язмаларын да, монда белем алган чорда китапханәдән табып, укыган була.
1848 елда, Оренбург аша, Казанга кайтып төшә. Ә аннан атлар җиктереп, 10 ел буе кайтылмаган, Ташкичүгә ашыга. Бу вакыйга турында соңарак : "...Рамазан аеның унөчендә, иртәнге намаздан соң, ияләнгән ватан һәм күнегелгән урын Ташкичүгә кайтып, исәннәрне күрү һәм үлгәннәрне, ата-ананы зиярәт кылуга ирештек", - дип яза олуг галим . ( Мәрҗани, 1)
Аның белем дәрәҗәсен белгән Казан шәһәренең хөрмәтле руханилары, байлары ризалыгы һәм соравы белән Мәрҗанине Казанның беренче мәхәлләсе мәчетенә имам итеп билгеләгәннәр.
1849 елда " ... сигез ат җиккән 3 чана белән мине алырга Ташкичүгә килделәр", - дип яза Ш.Мәрҗани. (Мәрҗани, 1)
Казанның баш мәчете башлыгы булса да, Шиһабетдин хәзрәт, гел Ташкичүгә туган гаиләсенә кайтып йөргән. Замандашлары аның турында : "Мәрҗанинең атлары шәп булган, җаны теләгән вакытта ул Казан артына кайтып, нәсел - нәсәбенең хәлен белеп йөргән", - дип язып калдырганнар. (Мәһдиев, 3)
Ташкичү авылында Мәрҗаниләрнең бик бай китапханәсе дә булган диләр. Соңыннан ул рухи хәзинә, Совет чорында юкка чыга.
XIX гасырның икенче яртысы бара.. Бу татар милләте барлыкка килә башлаган һәм аның мәгърифәтчелеге чәчәк аткан чорлар була. Мәгърифәтчелек хәрәкәте башында Шиһабетдин Мәрҗани тора. Ул бик күп шәкертләр тәрбияләп калдырган.
Шиһабетдин хәзрәт горур, көчле гәүдәле, тирән белемле, туры сүзле шәхес булган. Ул университет галимнәре белән аралашкан. Үз динеңне, үз кыйблаңны саклап калып рус теле, рус мәдәнияте аша европа мәдәнияте, фәне казанышларына
чыгу кирәклеген Мәрҗани бик вакытлы аңлаган.
Мәрҗани үзенең бар көчен яшь буынны тәрбияләүгә, белем бирүгә тоткан, шәкерте Хөсәен Фәезхановның татар укыту системасында реформа ясау турындагы ниятләрен хуплаган. 1876 елда Казанда ачылган Татар укытучылары мәктәбендә Ислам дине тарихы буенча лекцияләр укыган. Галим 1877 елда Казанда уздырылган Тарих, археология һәм этнография җәмгыятенең IV Бөтенроссия съездында Идел буеның борынгы тарихына карата үзе туплаган чыганакларга таянып язылган зур доклад белән чыгыш ясаган. Аның доклады рус галимнәрен дә бик кызыксындырган, тәрҗемә ителеп рус телендә бастырылган. Шиһабетдин Мәрҗанинең Болгар һәм Казан патшалыклары турындагы докладын съездда академик В.В.Радлов рус телендә укыган.
Шиһабетдин Мәрҗанинең үзе исән чагында ук галим буларак даны еракларга таралган. . Шиһабетдин хәзрәтнең инглиз галиме Иосиф Готвальд белән дус булуы хакында да мәгълүматлар бар. 1874 елда Англия энциклопедисты Ш.Мәрҗанигә махсус хат язып, аннан биографиясен, рәсемен, хезмәтләре турында мәгълүмат сораган.
1880 елда Шиһабетдин хәзрәт хаҗ сәфәренә юлга кузгалган, Түбән Новгород, Мәскәү, Одесса аркылы Истанбулга килгән. Анда ул атаклы төрек галимнәре белән аралашкан. Аның хаҗга бару юлында күргәннәре турындй язган көндәлеген Ризаэтдин бине Фәхретдин "Рихләтел - Мәрҗани" исеме белән аерым китап итеп бастырган.
Галим-мәгърифәтче 1889 елда Казанда вафат була. Казан шәһәрендә аның торган йорты, укыткан мәдрәсәсе, хезмәт иткән мәчете биналары, Яңа Бистә зиратында кабере саклана.
2.3 Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани. (Мәхмүт Галәү).
Баһаветдин хәзрәт Ташкичүгә килеп иманлык вазифасын башкаруга керешә. Тик, озакта үтми аның хатыны Бибихәбибә вафат була. Шиһабетдин һәм тагын 3 бала анасыз кала. 1823 елда Баһаветдин мәрхүм хатынының сеңлесе булган Бибихөбәйдәгә өйләнә. Шушы никахтан 9 бала дөньяга килүе турында, туларның берсе Садретдин һәм икенчесе, аның энесе Галәветдин булганлыгы хакында инде әйтелгән иде.
Галәветдин 1840 елда туган, (63 яшендә Ташкичүдә вафат булган, кабере авылыбыз зиратында) Ташкичүдә әтисенең мәдрәсәсендә белем алгач, соңыннан үзе дә мәдрәсә каршындагы мәктәптә хәлфә булып шәкертләргә белем бирә.
1886 елгың ноябрь аенда, Галәветдин хәлфә гаиләсендә бер малай дөньяга килә. Аңа Мәхмүт дип исем кушалар. Тукай белән бер елны туган, киләчәктә классик татар язучысы булачак Мәхмүт Галәүгә, Тукай язмышы шикелле, ачы язмыш насыйп булган икән.
" Мәхмүт бик терчә, кызыксынучан, башлы һәм шук малай иде", - дип искә ала аны авылдашлары. Әтисе Галәветдин хәлфәдә укып башлангыч мәктәпне тәмамлый. Талантлы, белемгә омтылучан яшүсмер, 15 яшендә үк мөстәкыйль фикер йөртеп, Казандагы Мәрҗани мәдрәсәсенә барып, аны тәмамлый.Казанда яшәгән елларында Мәхмүт Болгар номерларына Тукай янына килеп йөри. Октябрь революциясенә кадәр ул Мәрҗани фамилиясендә йөргән. Шиһабетдин Мәрҗани аның кардәш абыйсы булган бит. Тукай Мәхмүткә үз итеп фамилиясен кыскартып "Мәрҗан" дип эндәшә торган була. (Ганиева, 5)
1903 елда Әстерхан шәһәренә китеп татар мәктәбендә мөгаллим булып эшли. 1906-1907 елларда Баку, Әстерхан шәһәре газеталарына мәкаләләр яза. Журналистика өлкәсендә тәҗрибә туплый. "Туп" исемле көлке журналын чыгаруда катнаша. Ул яшерен җәмгыять җыелышларында катнаша, зыялылар белән аралаша. Аның монда дөньяга карашы формалаша. Патша охранкасы Мәхмүт Галәүне эзәрлекли. Мөгаллимлек эшеннән азат итә.
1907 ел ахырында Мәхмүт Галәү Оренбург шәһәренә күчеп китә. Оренбург чоры (1907-1918) аның гомерендә тышкы яктан иң тыныч, хәвефсез, эш һәм иҗат өчен мөмкинлекләр ачылган еллары булгандыр (Даутов,4). Оренбургта ул атаклы "Кәримов - Хөсәеновлар" типографиясендә эшли.
1915-1918 елларда үз нәшриятендә "Кармак" журналын чыгара. Татар телендә дәреслекләр чыгара, рус классикларын тәрҗемә итә. Ул халкына аң-белем таратучы мәгърифәт эшлеклесе булып таныла.
Ниһаять, элеккеге тормыш тәртипләрен җимергән революция булып уза, шомлы үзгәртеп корулар чорлары башлана. Мулла нәселенә нинди караш барлыкка килгәнен бу факт ачык раслый. "Кармак" журналы яшәүдән туктый.
Яңа большевиклар хакимияте Россия халкына "якты киләчәк" вәгъдә итә. Мәхмүт Галәү дә ихластан "яңа якты тормыш төзүчеләр" сафына басарга омтыла. Тик ул "сыйнфый яктан ышанычсыз кешеләр" исемлегенә кертелә. Андыйларны жаваплы эш урынына алмыйлар, алсалар да, озак тотмыйлар, берәр сәбәп табып, китәргә мәҗбүр итәләр. Моны М. Галәүнең эш эзләп күченеп йөрүе мисалында да күрергә мөмкин. 1919 елда ул Башкортстан мәгариф бүлегендә хезмәт итсә, 1920 елда Оренбургта һәм Мәскәүдә эшләп ала. "1921 елның көзендә, эшсез калып яңадан Оренбургка кайттым һәм ачлык сәбәбеннән башкалар белән берлектә хосусый бер җитештерү артеле оештырып эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр булдым",- дип яза ул 1930 елда, үзенең хезмәт биографиясеннән мәгълүмат биреп. - 1923 елда артель таратылгач, ...1924 елны бөтенләй эш табалмый уздырдым 1925 елда Мәскәүгә күчеп Центриздатта Үзәк наборщиклар мәктәбе оештырып, аның мөдире вазифаларын башкардым. 1926 елдан алып бүгенге көндә мин тагын эшсез. Ничек кирәк алай ярым ач хәлдә көн кичерәмен ..." (Даутов,4)
Иң гаҗәбе шунда, шушы елларда М. Галәүнең нәтиҗәле әдәби иҗат эшчәнлеге башлана . 1924- 30 елларда ул дистәдән артык хикәя , ике сәхнә әсәре һәм " Канлы тамгалар " исемле тарихи эпопеясын тәмамлый . Биш китабы дөнья күрә.
"' Камлы тамгалар" эпопеясенең язмышы исә , гыйбрәтле дә, аянычлы да. Ул дүрт китаптан торырга тиеш була. Дүрт китапның алдагы икесе генә безгә мәгълүм - алары да русча тәрҗемәләре аша гына.
Мәскәүдә яшәгән татар язучысы ул китапларын татар телендә бастырып чыгара алмый, русчага тәрҗемә итәргә була. 1931 елда беренче китабын "Муть", 1934 елда икенчесен "Мухаджиры" рус телендә Мәскәүдә бастырып чыгаруга ирешә.
Шул ук чорда, М.Галәү иҗатына төрле "эшлеклеләр" тарафыннан һөҗүмнәр оештыру, аңа контрреволюцион фикер таратучы "буржуа болганчыгы" дип яла ягу башлана. М.Галәү бу нахак гаепләүләрдән зур кыенлыклар, рухи газаплар кичерә. Үз исемен яклап язган ачынулы хаты да саклана. Казан нәшрияты да әдипнең кулъязмаларын кире кага. Татар телендә романнары басылмый кала.
Ике романы "Болганчык еллар", "Мөһаҗирләр" 1968 елда гына Казанда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты.
Мәхмүт Галәү һәм аның романнары 1937 елда, Сталин режимы репрессиясе чорының чираттагы корбаны булалар. Язучының бөтен архивы, бастырылмаган әсәрләренең кулъязмалары юкка чыгарыла, яндырыла. Үзе 1938 елда НКВД төрмәсендә атып үтерелә.
Мәхмүт Галәү язмышын уртаклашкан романнар бүген татар әдәбиятының классикасы булып тора. Андагы геройлар язмышы, иҗтимагый вакыйгалар мисаллары, Рус дәүләте чынбарлыгында яшәгән татар халкының ачы гыйбрәтле язмышы турында.
Мәшһүр аылдашыбыз романнарын укып, аларда бүгенге тормыш хәлебезне күрәбез шикелле. Башкачарак шартларда, тарих кабатланып тора икән бит. Романнарында сурәтләнгән : ачлык, төрле катламнар арасындагы конфликтлар, халык санын алу, дингә һәм төрле милләтләргә мөнәсәбәт, чит илгә күчеп китүләр - бүгенге көн күренешләре түгелме? (Ганиева, 5 ) Романнар безгә: - Уяу бул татар ! дип, искәртмиме?
Авылыбызның олы кешеләре әйтүе буенча, Ташкичү авылының кайбер кешеләре язмышы бу әсәрләрдә турыдын - туры сурәтләнгән . Авылдашыбыз Мәхмүт Галәү һәм аның милләтебезнең гыйбрәтле язмышын сурәтләп биргән кабатланмас иҗаты безнең милли горурлыгыбыз.
2.4. Садретдин әл-Мәрҗани. Зәкәрия һәм Габделмөэмин Садретдиновлар.
Садретдин бине Баһаветдин бине әл-Мәрҗани 1826 елда, Ташкичү авылында дөньяга килә.Баһаветдин хәзрәтнең турыдан-туры варисы булып ул кала, чөнки олы улы Шиһабетдин, белгәнебезчә, Казан шәһәренең баш мәчете имамы була.
1856 елда әтисе вафатыннан сон, имтихан тотып, Ташкичү мәчетенә имам - хатыйб һәм мөдәрислеккә указ ала. Кышкар имамының Бибиәсмә исемле кызына өйләнә. Бу никахтан 12 бала дөньяга килгән. Яшьли вафат булганнары да бар. Садретдин мулла бик дәрәҗәле мулла булган. Алар зур гаилә булып ике катлы йортта яшәгәннәр.
Аның ике улы Габделмөэмин һәм Зәкәрия язмышы гыйбрәтле. Кече улы Зәкәрия Истамбул университетын бетерә. Казан шәһәрендә яшәгән, зур дәрәҗәгә ия шәхес булган. Ул 1912-1918 елларда Казанда,"Кояш" газетасын нәшер иткән һәм газетаның редакторы вазифасын башкарган. Авылдашыбыз Зәкәрия Садретдинов - Мәрҗаниләр нәселенең бер вәкиле; татар милләте рухи, милли, сәяси яктан уянып, яңарыш- үсеш кичергән 1905- 1917 елларда, татар милләтенең иң алдынгы зыялылары, язучылары, алдынгы фикерле бай сәүдәгәрләре белән бергә, бер казанда кайнаган кеше.
Аның авторитеты татар милли буржуазиясе һәм зыялылар арасында бик югары була, аның шул чорда татар мәдәнияте яңарышына үз өлешен керткән шәхес икәнен дәлилләп китик.
Беренчедән, аның турында: Тукай Уральскига белем алырга киткәч, аны укыту өчен татар байларына мөрәҗәгать итеп, Тукайга күпмедер күләмдә матди ярдәм итүне оештырган дип сөйлиләр.
Икенчедән, Зәкәрия Садретдиновның "Кояш" газетасын чыгара башлавы факты үзе ни тора ! Нәшер итүче һәм редакторы Зәкәрия Садретдинов булган газетаның редакциясе Казанда "Амур" гостиницасында урнаша. "Кояш" газетасы исеме үк ишарә ясап торганча, демократик- милли рухтагы басма була. Анда татарларның алдынгы демократик зыялылары тон бирә. һәм, Тукайның иң якын дусты Ф.Әмирхан шушы газетага җаваплы секретарь булып урнаша. Тукай инде Зәкәрия абыйны күптән белгәч, газетага мәкаләләр, шигырьләр бирә башлый. Мәсәлән, Тукай "Кояшның чыга башлавына рухланып, газетада чыккан бер язмасында: "1912 иче елда караңгы Казан өстенә "Кояш" чыгып, "Йолдыз" ны (башка икенче газета турында әйтелә) сүндерде", - дигән. Тукайның бу сүзләрендә, Кояш газетасының татар милләте өчен әһәмияте ачык күрсәтелә. Шушы газета белән хезмәттәшлек итү өчен Әмирхан һәм Тукай, ике бөек шәхес, "Амур" гостиницасында номерлар алып яши башлаганнар. Тукайны, 40 сум айлык акча биреп, газетага язышучы итеп билгелиләр (И.Нуруллин, 6).
Тукай 1913 елда Клячкин шифаханәсенә кереп яткач газетада еш басылган. Палатасына "Кояш" газетасының һәр саны килеп торуын түземсезлек белән көткән, атаклы Тукаебыз.
Менә бер документ (бу Ф.Әмирханга шифаханәдән Тукайның язган хаты):
"Фатих !
Мәкаләне бик сирәк нәрсәне баскан кеби зурлап баскансыз. ("Кояш" газетасында басылган мәкалә турында сүз бара.)Рәхмәт. Тагы да язмый булмас ахры дип торам әле. Хәтереңдә булса, Шиһап хәзрәтнең әллә кайсы гарәп шагыйреннән алып Болгар манарасына язган бәетен язып җибәр әле. Хәзер үк ."Кояш" тәртипсез килә.Соң килә. 72 нче номер бер көндә өчәү килде. Бу көнге номер икәү килде. 73 нчене исә бөтенләй күргәнем юк. Зинһар , хәзер бер номерын җибәрсәгез лә !
Зәкәрия абзыйга (газетаның нашире һәм редакторы 3. Садретдинов турында сүз бара) сәлам.
Бәндәңез Тукай . 1913 сәнә, 18 март".
Бу хатта телгә алынган Тукайның мәкаләсе "Кояш" ның 74 нче санында басылган , "Уянгач беренче эшем" дип аталган. Бу мәкаләнең мәгънәсенә, 1913 елда Бөек Тукаебызның "уянуына", аның дөньяга карашы үзгәрүе һәм иҗатының яңа дәвергә керүе итеп карарга кирәк. Ләкин инде килеп җиткән рәхимсез үлем, шагыйрьгә бу адымын ясап,, өлгерергә иректә, вакытта бирмәгән!
Ә без Ташкичүлеләр, якташыбыз чыгарган газетаның, бөек Тукаебыз тормышының соңгы елларында аның өчен рухи маяк булуы белән чын күңелдән горурланабыз !
Аның абыйсы Габделмөэмин тиешле дин белеме алгач, 1890 елдан алып, әтисе Садретдин янында Ташкичү мәчетенең икенче имамы булып тора.
Әтисеннән соң аңа калган баш имамлык вазифасын 1917 елгы революциядән соң да башкара. Тик инде башка чор, динсезлек чоры башлана. Муллалар куыла, җәзалана, мәчетләр ябыла башлый. Муллалар Совет властена кирәк булмый хәзер. Габделмөэмин мулланы гаиләсе белән мәчет янында урнашкан ике катлы йортыннан куып чыгаралар, милкен тартып алалар. Хөкем ителүдән аны авыл халкы гына коткарып кала.
Авылда күмәкләштерү чоры башлана.,..Авылга еш кайтып йөргән, Совет властена яраклаша алмаган Зәкәрия абзый 1930 елда вафат була.
Мәчетебездә намазлар уку туктатыла. 1938 елда аның манарасын ишеп төшерәләр, ашлык саклау склады итәләр. Элекке ике катлы мулла йортын башлангыч мәктәп итеп куллана башлыйлар.
Халык үз дини традицияләрен барыбер онытмый. Габделмөэмин мулла җитәкчелегендә качып-посып гает намазларын укыганнар, башка дини йолаларны үткәргәннәр. Мөэмин муллабыз 1956 елда вафат була.
Таш мәчет 1970 - 80 елларда Ташкичү сигезьеллык мәктәбе бинасы булып торды.
2005 елда атаклы мәчетебездә яңарту эшләрен башладылар. Ул республика ярдәме белән тулысынча реконструкцияләнде. 2010 елда яңарган мәчетебезне зурлап ачу тантанасы булды. Бүген мәчетебездән көн саен азан тавышлары яңгырый. Мәһабәт мәчетебез ерактан ук үзенә рухи сафланырга чакырып тора кебек.
3. Йомгаклау.
Бу хезмәттә Ташкичү авылында яшәгән, туган як тарихында якты эз калдырган Баһаветдин, Шиһабетдин, Садретдин, Галәветдин, Мәхмүт ,Зәкәрияләр- Мәрҗаниләр нәселе вәкилләре тормышы буенча эзләнүләр урын алды. Татар халкының бөек улы - Шиһабетдин Мәрҗани мәгърифәтчелеккә баруда тәүге адымнарын Ташкичү мәдрәсәсендә ясаган.
Безнен авылдашыбыз булган классик татар язучысы Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗанинең гыйбрәтле тормыш юлы да ихтирамга лаек булып тора.
Куелган максатка ирешеп, безнең Ташкичү ягы, Мәрҗаниләр нәселе вәкилләре аша гына да, татар халкы тарихына һәм татар милләте үсешенә шактый зур өлеш кертүен ачыкладык, һәм шушы әле ачылып бетмәгән дөреслекне башкаларга да җиткерү вакыты килеп җитте.
Әле без бу өлкәдә эзләнүләребезне дәвам итәбез. Димәк бездә бүген милли асылыбызны яңарту юлында - дөрес юлда икәнбез !
Менә шундый нәтиҗәләргә килдек.
Кашшапов Ф.Х. тарих укытучысы.