Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ                                   

Туган ягымда мәчет ачу тантанасында катнашып кайттым бит әле. Ташкичү авылы мәчете реставрацияләнеп, Аллаһыга якынаерга теләүчеләр өчен үз ишекләрен яңадан ачты. Бәйрәмдә катнашучыларны республика премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, дин әһелләре, мәчет төзелешенә үз өлешен керткән иганәчеләр котлады.

Узган җомга арчалылар өчен истәлекле булды. Райондагы 71нче мәчетне Ташкичүдән ерак түгел Акчишмәдә ачканнан соң, тантана Мәрҗани мәчетенә күчте. Ә ул данлыклы: анда Шиһабетдин Мәрҗани башлангыч белем алган. Әтисе Баһаветдин 1821-1856 елларда имамлык иткән. Мәчеткә 1817 елда нигез салына, ә беренче намаз 1819 елда укыла. Шунысы: бу мәчет минем туган авылым белән бәйле. Аны авылдашым төзеткән. Тирә-якта шактый мәчетләр торгызган, Түбән Орының алдынгы карашлы кешесе Нәзир бай акчасына салына ул. Авылымда революциягә кадәр завод-фабрикалар эшләп торган, сәүдәгәрләре булган, шуңа да халыкта аны бүгенгәчә Байлар Орысы дип йөртәләр. Һәм шул байлар мәчетләрне яшәтүгә зур өлеш керткән.

Ә Ташкичү авылының үзенә XVII гасыр азагында нигез салына. Инешнең бер ягында ташлы тау, икенче якта болынлык. Авыл исеме дә шуннан алынаТашкичү. Аңа тирә-яктагы авыллардан күчеп килеп утыралар.

Рус башкисәрләренә каршы торган каһарман Батыршадан алып, олуг язучыбыз Мәхмүт Галәү һәм башка күп кенә шәхесләребезнең исеме дә шушы авыл белән бәйле.

1991 елда әлеге истәлекле тарихи бинаны Татарстан хөкүмәте тарихи архитектура һәйкәлләр исемлегенә кертә. Һәм менә шул программа нигезендә ул элеккедән дә матураеп, дин тотучылар карамагына тапшырылды.

Мәчет ачылуның тантаналы өлешеннән соң җомга намазына кадәр вакыт бар. Кунаклар чәй эчәргә китте, ә мин форсаттан файдаланып, өлкән абый-апалар белән әңгәмә корам. Тарих биредә дә бар илдәгечә: бүгенге кадер-хөрмәткә кадәр мәчет колхоз амбары ролен дә үтәгән, тулай торак та, мәктәп тә, хәтта ташландык бина да булып торган.

Мәчет ачкан саен, элеккесен кем җимергән, дип сорашам. Әбиләр әйтүенә караганда, манараны күрше Мәмсәдән килеп кискәннәр. Әмма манара кисүчеләрнең язмышы фаҗигале тәмамланган. Тик бу хакта тәфсилләбрәк сөйләүне кирәксенмәде авылның ак әбиләре. Инде фани дөньяда булмаганнарның күпне күреп киткәннәрен искә алып, бакыйлыкта да нинди җавап тотачакларын күзаллап, кызганалар, күрәсең. Гыйбрәт булсын, башка андый заманнар кабатланмасын, диеште алар.

Бик кечкенә идем. Шундый шомлы булды ул көн. Әти-әнием ишекләрне бикләп куйды, безне урамга чыгармадылар. Үзләре намаз укып утырды. Бу сугышка кадәр иде инде, 37нче ел булды бугай, – дип ачыклык кертте Гөлфия әби.

Районыбызда хәзер 71 мәчет эшли. Аларны ачабыз, тик кайберләре буш тора. Менә шунысы кыен, – дип борчыла Арча муниципаль район хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров.

Әйе шул, куркыныч заманнар кабатланмасын өчен, безгә иман ныклыгы кирәк. Әнә, оят булса да әйтим, туган авылымдагыкайчандыр тирә-якка иман нуры таратышкан Байлар Орысындагы мәчет тә буш тора. Имам вазифасын башкаручы Рафыйк абыйга рәхмәт: йозакны ачып кереп, берүзе намаз укып йөри… Ә Ташкичүдә намазларга йөриләр, дип куандырдылар безне. Шөкер, Мәрҗани эзләрен саклаган мәчет буш тормас.   

Чыганак:   http://beznen.ru