Ташкичү.                        Фаяз Ибрагимов

Торган җир оҗмах булса да,

Якын Арча яклары.

Сагындыра Ташкичүнең

Яшел болынлыклары.

Гомерләрне ашыктырма,

Ашкынма, Ашыт суы.

Алып китмәсме елларны,

Кайтсын яшьлек ярсуы.

Чиләк-чиләк җиләк җыя

Тау итәгендә кызлар.

Кызлар эзен төшеп үбә

Таң алдыннан йолдызлар

Яшьлегем һәйкәле нарат

Һаман ялгыз, берүзе.

Сыйган аның күңеленә

Авылымның бар сере .

Манарасында көмеш ай 

Мәрҗани мәчетенең

Таңнар ата азан белән 

Авылым бәхетенә.

Тап төшермәгез беркайчан

Авылым исеменә.

Таш киссәк тә, тау кичсәктә,

Кайтырбыз Ташкичүгә.