"Арча төбəгеннəн чыккан язучылар əсəрлəрендə чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештə кулланылышы" исемле күчмә утырыш кысаларында "Тукай эзлəре буйлап сəяхəт" дип аталган маршрутта Кушлавыч, Яңа-Кырлай, Ташкичү, Хəтнə авылларында булганнан соң туган хис-кичерешлəр түбәндәге шигъри юлларга күчте. 


Арча ягы татар авыллары,  
Тукай рухы сездə сакланган. 
Чукындырганда да, йолып алып,
Аллаһ сезне аерым саклаган ...


Ташкичүең керде йөрəгемə,
Кодалары, парлы каз белəн,
Уңган киленнəрнең катыклары, 
Кияү пəрəмəче, как белəн.


Мəймүнə апа кебек ак əбинең 
Бəбкə үлəн үскəн өй алдын
Онытмамын, Арча Ташкичүе,
Телəсəм дə оныта алмамын ... 


Хəтнəң бае - урыс Перцов нəселе 
Россияне данга ураган!
Симетбашның татар Лотфулласы 
Шул урысны бүген зурлаган...


Изге чишмəлəрең суын эчтем
(Бир, ходаем, көткəн сихəтен!)
Хикмəтле син, гүзəл Арча ягы,
- Рəхмəт! - диеп, башым иямен.

 

                                   Сәлимә Арсланова---Тәтеш