Татар язмышы.   Р.Р.Хәкимҗанова

Ташкичүдә туып үскән,

Авылының суын эчкән.

Илен, халкын бик яраткан,

Халкы өчен ул җан аткан.

 

Авыл халкы сынатмаган,

Сәүдә иткән, иген иккән.

Ташкичүдә белем алып,

Авылыбызны данлы иткән.

 

Хезмәт иткән үз халкына,

Тугры калган иманына.

Әйләнгән ул Ташкичүнең

Куркусыз каһарманына.

 

Күз яшьләрен түгә-түгә,

Хезмәт иткән халкы өчен.

Бик кыен вакытларда да,

Кызганмаган үзенең көчен.

 

Бар байлыгын, хезмәтләрен

Ялкын теле чорнап алган.

Дәүләт хөкем иткән үзен,

Ә ул батыр булып калган.

 

Халкы аны онытмаган,

Һәрчак зурлап искә алган.

Гомер бәйрәмен каршылап,

Авылым яңа сулыш алган.