Туган як

Балачагым үтте, егет булдым,                          

Чыныктым мин шушы кырларда.

Tyraн ягым! Карыйм да мин сиңа

Чумып калам татлы уйларга.

Бармы җирдә башка бер матурлык?

Бар гүзәллек синдә генәме?

Ник бу кадәр газиз күңелгә соң

Һәр түмгәгең, һәрбер үләнең.

Әнә. тугайларны моңга күмеп,

Зәңгәр күктә тургай җырлый ул.

Ул да гашыйк иркен кырларыга

Шуңа; җырлый, шуңа моңлы ул.

Әнә, күпме шатлык вәгъдә итеп,

Үсеп килә зифа игеннәр.

Юк!

Иген генә түгел, поэмалар!

Күтәрелә шулай биредә.

И туган ЖИР!  Сиңа кулым тисә,

Сөенечем ташый мул булып,

Тирем тамса, шыта тук башаклар 

Алтын океан шаулый ургылып 

Таң җилләре сөеп битләpeңнән,

Бөркегәндә иген исләрен                       

Эх, җыр туа шулчак йөрәгемдә

Яңа тәэсир таба хисләрем.   

Чыклы үләннәргә битем куям

Иркенлеген күрче сулышның!    

Барысы өчен шуның изге җирем

Мин бурычлы сиңа, бурычлы.

Мин үләргә әзер кочып сине,

Сузса  дошман канлы кылычын

Тик суынсын йөрәк, и туган җир!

Туфрагыңа биреп җылысын.

 

 

КЫРЛАРЫМ

Әй, кырларым, балачактан инде

Кадерле сез якын күңелгә.

Сез сердәшем хисләр ташкан чакта,

Юатучым моңсу көнемдә.

 

Кадерле сез, чөнки һәр таң саен,

Зур шатлыклар алып киләсез.

Язын зур өметләр баглап,

Икмәгемне үстереп бирәсез.

 

Колач  җәйгән чиксез киңлегегез

Тиңсез хозурлыкка күмелгән.

Яңгырсыз да дымлы туфрагыгыз,

Чөнки аңа тирем түгелгән.

 

Сезгә чыгу белән  татлы уйлар

Якты хисләр били күңелемне.

Ярышып үскән игеннәргә карап

Эшләүләре бигрәк күңелле.

 

Туя алмыйм күпме тыңласам да

Тургайларның дәртле җырларын.

Әй, кырларым, кайнар йөрәгемне

Гашыйк иткән иркен кырларым.

 

 

 

 

Җиде һәм бер

Карга шулай бөркетне хурламакчы булды беркөтне

--Мин җиде бала үстерәм, ә син бары берне

--Дөрес,--диде кыя кошы.--Минем берәү

Ләкин аны карга түгел бөркет диләр.

 

Дөрес билге

--Нидән икән,-- диде тавык.Күркә үзе

Кичә миңа сәлам биреп узды кинәт.

Тиздән аны эшеннән алалар, димәк?!

 

Бушбугаз кысла

Гайрәт чәчте кысла: давай, җәелдерик!

Киң кулланыйк! Оештырыйк! Тәэмин итик

Алга барыйк! Җиң сызганыр вакыт җитте.

Шулай дип ул үзе һаман артка чикте.

 

Артык мактау нәтиҗәсе

Талант голе чәчәк атмый сулды,шинде.

Чөнки аңа чамадан тыш су сибелде.

 

Ялгышма

Әй,тавыгым,кошчыгым, сиң һич шатланма,

Үрдәкләр яшәгән җирне су басканга.

 

Коры куык

--Безнең эштә мөмкин түгел башкача

Безнең девиз, тизлек, -- диде ташбака.

 

Бер начальник фикере

--Мин падишә, минем башта кызыл кәпәч,

Мин кычкырмый, кояш чыкмый, -- диде әтәч.