Авылым  - Ташкичүем                                                Баһавиева Диләрә Наил кызы.

 

 

Авылым матур , гүзәл табигате,

Кешеләре , кылган эшләре.

Бер-бер артлы тезелеп балкып торган

Мәһабәтле гүзәл йортлары.

 

Шул йортларда шау- гөр килеп торган

Иманлы, шат татар гаиләсе.

Гореф-гадәтләргә тугры калган,

Өлкән буын чылбырын бәйләүче.

 

Горур басып мәгърур мәчет тора

Авылым уртасында,

Яше-карты агыла шул мәчеткә

Булгандыр дип бу йорт безнең бәхеткә.

 

Ике катлы мәктәп, өч кибете

Моң агыла клуб ягыннан.

-Шуннан да зур бәхет бармы?-диям,

Шөкер итик дуслар барыннан.

 

Горурланам,авылым,синенө белән

Яшә әле,яшә тагын да.

Һәр бер көнгә сөенеп яшим әле,

Яшим әле авылым куеныңда. 

 

 

 

Әнием, бәгърем

Күзкәйләрен, әнкәй, нигә моңсу?

Карашларын карый еракка.

Балаларым минем –күз нурларым

Кайтырмы, дип тагын кунакка?

 

Бүген берсе килде, ә аннан соң бүтән...

Шулай көтә-көтә ай үтә.

Балалры кайтыр микән, диеп,

Күзен алмый юлдан әнкәй көтә.

Дөнья куып,тормыш мәшәкате белән

Үтә безнең һәрбер көнебез.

Әнкәй көтә, дигән сүзне бары

Бәйрәм саен гына уйлыйбыз .

 

Андый көннәр килер үзебезгә

Ләкин инде аннан соң булыр.

Әнкәйләрнең моңсу карашлары

Йөзебездә инде чагылыр

 

Кайтам әнием, йөгереп-йөгереп кайтам,

Син көтәдер, диеп төп йортта.

Сау-сәламәт, исән иминлекне

Үзем әйтәм, әниеп, шул хакта.

 

Чөркелдәшеп икәү чәй эчәрбез

Дөнья хәлен ипләп сөйләшеп.

Күчтәнәчтән авыз итә-итә,

Утырырбыз озак гөрләшеп

 

Әнием бар, диеп  сөенәмен,

Ничә яшьтә генә булсам да.

Синең янда булу үзе рәхәт

Сабый бала булып калсам да .

 

Исән-имин генә тор син, әнием,

Син бит безгә әни – гел кирәк !

Гел дә шулай шат елмайсын йөзең

Бул син безгә, әнием , гел терәк!