Дәва таптым

Хыялымда аккош булып

Кагылдым.

Кайттым әле туган җиргә,

Сагындым.

Менә,    таныш үрләр, иген

Кырларым,

Башаклар шавын туктап

Тыңладым.

Анда йөрдем тракторлар

Үкертеп;

Җирен сөрдем йомшак итеп,

Күпертеп.

Булганым юк бу төшләрдә

Күптәннән...

Арышларым агарышып

Көткәннәр.

Шул тарафка исәр җилгә

Кагылдым.

Кайтыйм әле туган җиргә

Сагындым.

И, саба җил, тузгыт әйдә

Чәчләрем.

Сагынуыма дәва таптым

Яшәрдем.

 

Ильич таңы

Алсулана офык, Ил күгендә

Бәйрәм таңы җилпи канатын.

Пъедесталда Ильич басып тора,

Шунда төбәп нурлы карашын.

“Аврораның” ның көчле залпы белән

Бәхет алып килгән кеше ул.

Утлы көрәш юлын күкрәп үткән

Сыйныфымның яшәү көче ул!

О Россиям!

Туфрагыңа анының

Мәрхәмәтле кулы орынган.

Ленин – сүнмәс кояш!

Планетабыз

Шушы исем белән җылынган!

Ленин!

Шушы исем бөек державамны.

Яңа җиңүләргә илтәчәк.

Айга вымпел куйган кешелекнең

Йолдызларга буе җитәчәк!

Мөмкин түгел чиген билгеләргә

Йөрәкләрдә туган җырларның!...

Ильич таңы балкый, ал әләме,

Куанычы булып елларның!

 

Әнкәй

Кемнәр ачты икән басу

Капкасын?

Әнкәм бәгърем сизенгәндер

Кайтасын.

Айлы кичтә керфекләрен

Какмыйдыр.

Төсем итеп китапларым

Саклыйдыр

Кыска төндә җиде тапкыр

Уянып.

Ындыр ягын күзәтәдер

Моңаеп

Йөземне ак,йөрәкне пакъ

Иткән ул.

Кече күңел, олы җанлы

Икән ул.

 

Таң

Тирәктә кошлар шау-шуы.

Эх, бу таң атулары.

Күңелле таныш җирләрне

Бер урап кайтулары.

 

Йомшак җил хуш исләр ташый

Тәрәзәләргә туктап.

Хезмәтчел бөек  халкымны

Яңа көн белән котлап.

 

Юкәләр хушбуй сөртенгән

Ямьләнгән чишмә яны.

Җыр белән җәя колачын

Җиһанда тормыш таңы.