Пәнҗишәмбе, 29.10.2020, 10:07
Сәлам!!! Гость | RSS
Төп бит » Яңалыклар архивы

       Гомер китабымның битләрендә

       Хатирәләремне барларсыз.

       Кеше китә, җыры кала, диләр,

       Истәлегем итеп сакларсыз.

 

Кеше гомере чикле, бу дөньяга берәү дә мәңгелеккә килмәгән. Үзем исән чакта балаларыма, туганнарыма, мине белгән якыннарыма истәлек итеп калдырырга телим. Буыннар чылбыры өзелмәсен, тарихи вакыйгалар, үткәннәр онытылмасын иде.

 

        Рузалия Насибуллина (Рузалия Ибраһим)

 

 

 

Просмотров: 406 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 08.06.2017 | Комментарии (4)

Тап төшермәгез беркайчан

Авылым исеменә.

Таш киссәк тә, тау кичсәктә,

Кайтырбыз Ташкичүгә.

Фаяз Ибраһимов

    Ташкичү Мәдәнят йортында 20 нче май көнне зур тантана булды. Тантана Ташкичү авылында туып үскән, белем алган, "Бәкер" шифаханәсенең баш врачы Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовны искә алуга багышланган иде. Кичәгә Фаяз абыйның тормыш иптәше, балалары, хезмәттәшләре кайтты. Фаяз абыйның яшьлек дуслары, классташл ... Тулырак мәгълүмат»

Просмотров: 276 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 24.05.2017 | Комментарии (0)

За что татарский богослов из XVIII века попал в немилость Всемирному русскому народному собору?Башкортстандагы Батырша музее директоры Рафис Шәйхәйдәров әйтүенчә, Батырша явы – мөселманнарга җиңеллек китерә алган бердәнбер баш күтәрелеш.

“Батырша хәзрәт – күтәрелеш җитәкчесе генә түгел. Гомеренең күп өлешен ул балаларны тәрбияләүгә, олыларга үгет-нәсихә бирүгә, Ислам диненә өйрәтүгә багышлаган шәхес. Без аны, беренче чиратта, галим кешеләрнең берсе итеп күрәбез. Россиядә ул дәвердә аның кадәр галимлек дәрәҗәсенә ирешкән кеше булмаган. Кайбер галимнәрнең мәгълүматларына караганда, ул 26 ел мәдрәсәләрдә генә укыган, Коръән-хафиз булган”, – дип билгеләп узды Раф ... Тулырак мәгълүмат»

Просмотров: 240 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 24.04.2017 | Комментарии (0)

Арча районы Ташкичү мәктәбендә укучыларны милли рухта тәрбиялиләр

 Татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан, Арча районы Ташкичү мәктәбендә күптөрле чаралар үтә. Милли рухта тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен, мәктәп коллективы 2010 елда Каюм Насыйри исемендәге республика премиясенә дә лаек булган иде, дип яза район газетасы.

Мондый чараларның чираттагысын мәктәптә күп еллар өлкән пионервожатый, укыту эшләре буенча директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшләгән Рузалия Ибраһим кызы Насибуллина оештырды. Рузалия апаның барлык гомере балаларга тәрбия һәм белем бирү белән бәйле. Инде лаеклы ялда ... Тулырак мәгълүмат»

Просмотров: 284 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 19.04.2017 | Комментарии (0)

 

      Түбәндәге фотолар буенча фикерләрегезне көтеп калабыз. Иң яхшы язмалар ?????? урынына урнаштырыла. Шигырь формасында булса яхшырак.

 

                                       ??????

 

 

Просмотров: 292 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 08.04.2017 | Комментарии (1)

Ташкичү авылында туып үскән язучы М.Галәүнең мирасын өйрәнү дәвам итә. Бүген безгә кунакка М.Галәүнең оныгының кызлары Ольга Олеговна кызы Александар белән Иркутск, Анастасия Олеговна Мәскәү шәһәреннән кунакка килделәр. Алар мәктәптә "Таттелеком" оешмасы алып бара торган музей торышы белән таныштылар, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Р.Зәкуанов Ташкичү авылында Ш.Мәрҗани, М.Галәүләр истәлеген торгызу турында сөйләде.  Ольга Олеговна һәм Анастасия Олеговналар музей оешу торышы, эш барышы белән бик канәгать калдылар. Мәктәп директоры И.И.Гибадуллин кунакларны районда музейлар, истәлекле урыннарны торгызу торышы белән таныштырып йөрде. Яңа Кырлайда "Таттелеком" оешмасы реставрация ясаган Сәгъди абзый утарында булу, Г.Тукай музеен күрү куна ... Тулырак мәгълүмат»

Просмотров: 293 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 08.04.2017 | Комментарии (0)

        Март аеның беренче бәйрәме - 8 март көне һәркемнең күңелен җилкетә, яшәргә дәрт өсти! Сөекле әниләребезне сеендерәсе, күңелләребезнең җылысын бирәсе килә. Шушы максаттан, 6 март көнне әниләребезне, әбиләребезне, гомүмән, барлык хатын -кызларны мәктәпкә дәштек. Аларны 3 өлештән торган бәйрәм каршы алды. Педагог-оештыручы Г.Д.Касимова әниләрне актлар залына дәште. Бәйрәмчә киенгән укучылар аларны матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән котлады. Актлар залыннан барлык кунаклар, укучылар спортзалга юл алды. Монда Мәмсә авылы әниләре Ташкичү авылы әниләренә каршы спорт ярышларында катнаштылар. Аларга ярдәмгә кызлары да килде. Китте скакалка сикерү, капчык киеп йөгерү, кыршау әйләндерү, көнгерә булып йөгерү...  Бер әнинең дә, укучы кызларның да сынатасы килмәде. Шулай да "Нечкәбил", "Чикерткә", "Иң оста ярышучы" ... Тулырак мәгълүмат»

Просмотров: 283 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 10.03.2017 | Комментарии (0)

  Бүген мәктәптә район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисләре район семинары узды. Ул "Отчет-сайлау җыелышы уздыру буенча мастер-класс" темасы астында узды. Прфсоюз рәисләре башта яңартылган мәктәп белән таныштылар, укытучылар оештырган дәресләрдә, балалар бакчасы тәрбиячесенең ачык занятисендә булдылар. Семиарның икенче өлешендә мәктәп коллективы семинарда катнашучыларга Равил Сабырның "Сигезле бию" дип аталган спектаклен тәкъдим итте.  Өченче өлештә "Отчет-сайлау җыелышы үткәрү буенча мастер-класс оештырылды". Семинар эшлекле тонда узды.

Просмотров: 319 | Добавил: tashkichu10 | Дата: 01.03.2017 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 »